Исемең балкый илем күгендә

Бәлки, менә шушы үлем безгә,

Мәңге бетмәс яшәү китерер...

М.Җәлил “ Дуска”

 

Көрәштәше шулай диеп язган.

Дускаена соңгы сүзләрен.

Алиш абый, онытмыйбыз сине,

Җырларыңда балкый эзләрең...

 

Рәсемеңә карап уйга калам,

Шундый матур абый булгансың...

Зәңгәр күзең, горур карашларың.

Ватан өчен гүя тугансың.

 

Дус абыйдай яратабыз сезне,

Галстуклы, ап-ак күлмәкле.

Әкиятләрең аша елмаясың,

Нечкәбилле, серле, хикмәтле...

 

Алиш абый, синең әкиятләрең.

Тормыш сабаклары икән бит!..

Сертотмасың кебек булсак әгәр,

Туган илдә урын булмас бит...

 

Җиңелмәгән горур Җәлилче сез,

Вөҗдансызлар пычрак атса да...

Җырларыгыз кайтты туган җиргә.

Кояшыгыз читтә батса да...

 

Алиш абый! Синең батыр исмең,

Балачакның күңел түрендә.

“ Нечкәбил”ең,”Сертотмас”ың белән,

Яшисең син безнең күңелдә,

Балкыйсың син илем күгендә!

 

Камиль Минһаҗев

Теләче районы Баландыш төп мәктәбенең

6 нчы сыйныф укучысы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: