Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Ике кулда ике уфалласы

Тылда җиңү яулаган хатын-кызларга багышлана...

Тылда җиңү яулаган хатын-кызларга багышлана

 

Ике кулда ике уфалласы

(Бер арбага нәрсә саласың?)

Сыер  җиккән Әсманың артыннан

карап нәүмизләнеп каласың.

 

Билчән ера бармак араларын,

Яраларын тозлы тир юа.

Ике уфалланы бер тиң тартып,

Хатыннар бүген дөнья куа.

 

Арба төпләреннән ашлык түгел,

Сыңар салам таба алмыйсың.

Олылардан калган бишмәтне дә

Ун кат түгел, йөз кат ямыйсың.

 

Ике кулда ике уфалласы -

Ирләр, атлар бар да киттеләр.

Сугыш хатыннары үз-үзләрен

Ватык арбаларга җиктеләр.

 

Чиратлашып имезделәр алар,

Ач яңаклы сугыш баласын.

Җиңү диеп типкән йөрәк тартты

Ике кулда ике уфалласын.

 

Ике кулда ике уфалласы

Өлеш кертте бөек Җиңүгә.

Арган-талган хатын башын төртә,

Офыкларда кояш иңүгә.

 

Кояш чыкмас борын чыгасы бар,

Урагыңны билгә кыстырып.

Сызлаган билеңне уа-уа,

Елыйсылар килә кычкырып.

 

Ошбу уфалласы туйдырды бит,

Ач-ялангач адәм баласын.

Ыңгырашты, ләкин горур үтте,

Яшәү белән үлем арасын!

 

Әлфирә Галиева, Аксубай

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев