Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Гаиләң өчен

Тынычлык булганда гына Бик бәхетле яшиләр.

Күгәрченнәр гөрләшсеннәр

Аяз күк йөзебездә.

Шатлык нурлары балкысын

Һәммәбезнең күзендә.

Зур куаныч, зур бәхет ул,

Әти-әниле булу.

Гаиләң өчен зур сөенеч

Шатлык китереп тору.

Гаилә җылысы һәрчак

Безне җылытып торсын.

Тормышыбыз һәрвакытта

Гөрләп гел алга барсын!

Тыныч тормышта яшәсен

Җирдәге бар кешеләр.

Тынычлык булганда гына

Бик бәхетле яшиләр.

 

Тимур Ситдиков

Чистай шәһәре 

"16 нчы урта мәктәбе" нең 8 нче сыйныф укучысы

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев