Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Әбием, әйтче...

Әбием, әбием, чынлап торып Син сугышта булдыңмы?

Әбием, әйтче, ник олылар

Бертуктаусыз уфтана?

Нигә алар авыр диеп

Тормышка нык зарлана?

 

Алар, балам, авырлыкның

Ни икәнен белмиләр.

Тыныч тормышның кадерен

Сакламыйлар, күрмиләр...

 

Әбием, әбием, чынлап торып

Син сугышта булдыңмы?

Мылтык тотып фашистлардан,

Илне саклап тордыңмы?

 

Юк, үскәнем, мылтыкны мин

Кулымда һич тотмадым...

Без күрдек чын авырлыкны

Ачлыкны да кичердек.

 

Киләчәк өчен корбанга

Үзебезне китердек.

Күпме балалар сугышта

Ятим булып калдылар,

Күпме солдатның гомерен

Гаепсезгә алдылар.

 

Тик сыгылмадык беркайчан,

Уфтанмый алга бардык.

Яшьлекне дә, гомерне дә

Бары җиңүгә салдык...

 

Сугыш бик куркыныч, балам.

Бүтән була күрмәсен.

Бер кеше дә без үткәнне

Беркайчан кичермәсен.

 

Уфтанмыйча, зарланмыйча

Шөкер итеп торыгыз.

Якты киләчәк өчен дип

Сез дә тормыш корыгыз!

 

 

Басырова Эльмира Фәнис кызы,

182 нче политехник лицейның 9 в сыйныф укучысы

Җитәкчесе: Гатауллина Алсу Сөләймән кызы,

туган тел һәм әдәбият укытучысы

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия конкурс

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев