Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Бер мәхәббәт тарихы (хикәя)

Язмыш кызык икән. Суга дип киткән, кияү алып кайткан, ‒ дигән мәкальдәге кебек килеп чыга. Икенче көнне егетнең туганнары муллага «әйе» ‒ дигәч, йорттан китәргә ярамаганлыкны, килен икәнлеген аңлаталар. Шулай итеп, кыз бу ишле гаиләгә килен һәм төшкән җиренә таш булып яши башлый...

Биредә мин еракта калган, сугыш елларында фронтта башланган олы мәхәббәт тарихы турында язарга телим. Аңа охшаш хәлләр ни өчендер киноларда һәм китапларда гына буладыр кебек.  Тарихның геройлары бүгенге көндә Җиңү язын тантана итә алмыйлар. Ә бу тарих безнең  як кешеләренә яхшы таныш. Терәлеп торган ут күршем Нурия Хәкимованың сөйләгәннәренә нигезләнеп, аның әти-әнисе турында язарга телим. Аның әнисе Галимә Благовар районы Күгел авылында туа. Кызга дүрт яшь тулгач, гаилә Кемеровага күчеп китә.

...Унҗиде яшьлек Галимә фронтка шахтерлар шәһәре Прокопьевскидан китә. Сугыш башланганда, ул яңа гына мәктәпне бетергән була. Аннан соң медицина сестраларының бер еллык курсларына  укырга керә. Тик аны тәмамлаганнан соң да үз теләге буенча фронтка җибәрүдән баш тарталар ‒ Галимә бик яшь, гәүдәгә бала-чагадай бик кечкенә һәм ябык була. Шәһәрдә көн саен “Чапаев”ны әйләндерәләр, һәркемнең тизрәк легендар комдив кебек дошманга каршы көрәшер өчен фронтка китәсе килә.

Галимәнең барлык ахирәтләре һәм курсташ кызлары доброволецлар отрядына кертеләләр. Шуңа күрә ул, көн саен хәрби комиссариатка килеп, үзен алгы сызыкка җибәрүләрен таләп итә. Тәвәккәл таш яра. Кызларны Куйбышевка хәрби әзерлеккә җибәрә башлагач, Галимә дә поездга килә һәм ыгы-зыгы буталышта фронтка китүчеләр исемлегенә эләгә.

Шул рәвешле Галимә Харьков юнәлешендәге сугыш хәрәкәте үзәгенә барып чыга.

Кызны санитарь частька билгелиләр. Ул яралыларны яу урыныннан җигүле этләр ярдәмендә госпитальгә җибәрергә, аннан соң санитар поезды белән тылга озатырга тиеш була. Бервакыт, аягы тирән яраланып, кан эчендә яткан яралы офицер янына килә. Офицер авыртуларына тешләрен кысып, медсестрадан рядовой Шәяхмәтовка да ярдәм итүен үтенә. Галимә офицерны тиз генә госпитальгә озатып, солдат янына ашыга. Шәяхмәтов шулкадәр нык яраланган була, исән калуына өмет булмый диярлек. Санитарка аның яраларын бәйләгәннән соң, солдатның бите генә ачык кала. Галимә исемен дә сорап тормый (хәер ул җавап кайтара алыр идеме икән), госпитальгә озата. Яралыларны әлеге яу кырыннан бик озак чыгаралар, алар шулкадәр күп була. Соңгыларын коткарганчы, беренчеләрен станциягә озатырга өлгерәләр. Солдатның язмышы Галимәгә тынгы бирми. Тик ул аны кабат очратырына ышанмый. Шулай да эзләнүләр уңышлы тәмамлана: яралыларны санитар поездына  утыртканда, Галимә аны таба. Бу вакытта солдат аңына килгән була. Егетнең исеме Хәлиулла, ул Галимәнең туган авылы белән янәшә торган Бүздәк районы Көязетамак авылыннан икән.

Кыз, якташын очраткач, шушы вагондагы яралыларны госпитальгә озатырга үзе теләп алына. Юлда барганда,  аларны санитар поезды икәнен белдерүче билгеләр барлык вагоннарга да куелган булуга карамастан, берничә тапкыр бомбага тоталар. Соңгы күренеш аеруча куркыныч була. Вагон кеше гәүдәләре боткасына әйләнә. Галимәнең аягы һәм кулбашы яралана. Бәхеткә каршы, яралары авыр булмый: кулбашын пуля сыдырып кына, ә аягын үтәли тишеп чыккан. Аңына килеп, шушы куркыныч хәлне күргәннән соң, абыйсыдай якын күргән үзеннән ун яшькә өлкән якташы Хәлиулланың исән калуына өмете калмый кызның. Хәтта җиңелчә яраланганнар да бомбадан котыла алмаганнар.

Шулай да Хәлиулла ниндидер могҗиза белән исән калган. Ул Галимә белән бер госпитальгә эләгә. Сугыш тәмамлануга якынлаша, тышта ‒ 1945 елның апреле, Берлинга да бик якын калган. Галимә госпитальдә озак ятмый, тик егет терелгәнче, аның үтенече буенча, яралыларны дәвалау өчен биредә кала. 1946 нчы елда кыз егетне беренче группа инвалиды буларак, башка яралылар белән бергә Башкортстанга озата бара.

Яралылар озатып йөрүче кызкай солдатны абыйсыдай күреп якын итә. Сугыш алдыннан армиягә алынып, өч ел хезмәттән соң, туры сугышка кергән Хәлиулла аны чын-чынлап ярата. Станциядә яралыларны калдырып, аерылышыр вакыт җиткәч, егет:

‒ Галимә, китәргә ашыкма. Мине ата-бабам торган, кендек каным тамган урынга Көязетамакка кадәр илтеп куй. Туган авылың Күгелгә кереп, якыннарыңны да күреп чыгарсың. Аннан мин сине ат белән станциягә китереп, поездыңа үзем утыртып җибәрермен, ‒ дип, калырга кыстый.

Эчтән генә озатучы кызкай "Сугыш вакыты түгел, берничә көн соңарып барганга атмаслар әле," ‒ дип уйлап, тәкъдим белән килешә.

Ике солдат берьюлы кайткан өйдә хәерчелек хөкем сөрсә дә туган-тумача җыелып, мулла чакырып, булганын өстәлгә куеп, аш үткәрәләр. Табын өчен җаваплы түбәтәй кунактан: “Ризасыңмы?” ‒ дип сорый. Дүрт яшьтән рус арасында үскән Галимә елмаеп тик утыра. Хәлиулланың апалары, муллага: “Әйе” ‒ дип әйтергә кирәк, йоласы шул икәнен аңлаталар. Ни өчен икәнен аңламаса да, ризалашып, кәләш булып куя. Берничә кич кызлар белән кичке уеннарга чыгып, күңелен бушаткач, аның кайтканын капка төбендә көтеп утырган Хәлиуллага:

‒ Озак кунак булдым. Син дә бераз хәл алдың. Иртәгә мине станциягә илтеп куярсың инде, ‒ ди.

Язмыш кызык икән. Суга дип киткән, кияү алып кайткан, ‒ дигән мәкальдәге кебек килеп чыга. Икенче көнне егетнең туганнары муллага “әйе”‒ дигәч, йорттан китәргә ярамаганлыкны, килен икәнлеген аңлаталар. Шулай итеп, кыз бу ишле гаиләгә килен һәм төшкән җиренә таш булып яши башлый. Биата-бианасы төп йортка күчкәнче, анда аңлашып яшиләр. Кичәге фронтовиклар икесе дә шунда ук колхозга эшкә чыгалар. Сугышта алган яраларына карамастан, ташлама сорамыйча, намус белән эшлиләр.

Шәяхмәтовлар кырык өч ел бергә яшәп, биш (Ләлә, Нуриәхмәт, Нурия, Суфия, Роза) баланы олы тормыш дигән озын юлга озаталар.

Яшәү дәверендә Галимә Кашафетдин кызы белән Хазиәхмәт улы күп тапкыр чакыру кәгазьләре котлау открыткалары алып, очрашуларга йөри. Алар өчен иң зур һәм көтеп алынган бәйрәм Җиңү көне була. Гомер буе илебезгә тынычлык теләп яшәгән Шәяхмәтовлар Җиңүнең алтмыш еллыгын да күрә алмыйча, бакыйлыкка күчәләр. 

Тормыш дәвам итә.  Бергә җыелган чакта, аларның фото сурәтләрен карап, балалары, туганнары аларны хөрмәтләп хатирәләрен яңарталар; оныкларына сөйләп, горурлык хисе тәрбиялиләр.

Сания Шәрипова, Башкортстан, Бүздәк

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    2

    0

    Ҙур рәхмәт.