Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Беләбезме кадерен?

Шушы рәхәт тормышның без беләбезме кадерен?!

Дәү әнием килде әле

Бүген безгә кунакка.

Сеңлем белән каршыладык

Колач җәеп шул чакта.

 

Алып килгән күчтәнәчтән

Сыгылып торды өстәлләр!

Күрешү мизгелләреннән

Тулды безнең күңелләр!..

 

Дәү әнием: “Ашагыз!” - ди,

- Бәхетле сез, балалар!

Без үскәндә икмәккә дә

Туймадык бит оланнар...

 

Әтиебез китеп барды

Ватан өчен сугышка...

Хатын-кызлар гына калды

Тормыш йөген тартырга.

 

Килеп керде яу кырыннан

Көн дә ачы хәбәрләр:

Кемдер үлгән, яраланган,

Хәбәрсез югалганнар...

 

Әниебез көн-төн эштә,

Ә без өйдә 5 бала.

Кечкенәбез бигрәк нәни:

Ул бит әле яшь бала.

 

Бар уебыз ни ашарбыз,

Ничек үтәр көнебез?

Ач булсак та бирешмибез,

Өй эшләрен эшлибез.

 

Әти-әни исән булсын!

Түзәрбез без барсына!

Бетсен генә ачы сугыш!

Бирешмәбез салкынга!

 

Балачакның матур чагын

Алды сугыш афәте...

Түздек инде... Түземлекнең

Менә хәзер рәхәте.

 

Иң бәхетле көнебез дә

Җиңү көне булгандыр.

Ачы хәсрәтләрне онтып

Күңел нурга тулгандыр.

 

- Сез, балалар, белегез, ди,

Бу тормышның кадерен!

Онытмагыз! Бәхет өчен

Күпләр бирде гомерен!

 

Тыңладым да дәү әнине

Уйлап йөрдем көн озын...

Шушы рәхәт тормышның без

Беләбезме кадерен?!

 

 

Гыйбадуллин Сәйдәш, Казан шәһәре 182 нче политехник лицееның 

6 Б сыйныф укучысы

 

Фото: авторныкы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик эчтәлекле, матур шигырь