Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Батырларга баш иям

Тыныч булсын бар Җир шары, Исән булсыннар әтиләр. Яшь коймасыннар әниләр, Булмасын һич тә ятимнәр.

Явыз дошман бәреп кергән

Безнең тыныч илебезгә.

Гөлләр үскән туган җирне

Әйләндергән кара көлгә.

 

Сугыш кырына киткәннәр

Баһадирдай күпме ирләр.

Кан эчендә ятып калган

Меңләгән газиз әтиләр.

 

Хатыннар, яшь балалар да

Авырлыкны бик күп күргән.

Арба тартып, ач-ялангач,

Кайгы белән гомер иткән.

 

Ул елларның михнәтләрен

Укыйбыз без китаплардан.

Дошманнарның явызлыгын

Без күрәбез кинолардан.

 

Сугыш турында сөйләгән

Һәр кешенең күзендә яшь.

Күңелләрдә әле һаман

Ул яралар яңа килеш.

 

Тыныч булсын бар Җир шары,

Исән булсыннар әтиләр.

Яшь коймасыннар әниләр,

Булмасын һич тә ятимнәр.

 

Бөек Җиңү бәйрәменә

Быел 75 ел булды.

Батырларга башым иям,

Йөрәгемә куеп кулны.

 

Хәйруллин Камил 

Казан шәһәренең 186-нчы лицее

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев