ТАТАР СӘҮДӘГӘРЛӘРЕ ИСЛАМ ДИНЕН ТАРАТУ СИСТЕМАСЫНДА (дәвамы)
Мәчетләрне без табыш китерми торган вакыфларга тиңлибез.
(XVIII гасырның икенче яртысы – XIX гасырның беренче яртысы)
Вакыфлар
Мәчетләрне без табыш китерми торган вакыфларга тиңлибез. 1833 елга Мәхкәмәи
шәргыя округында аларның саны 3133 җитә, чирек гасырдан, 1858 елда һәммәсе 3554
мәчет хисаплана (Загидуллин И.К. Исламские институты в Российской империи:
Мечети в европейской части России и Сибири. Казань, 2007. С.143).
XVIII гасырның икенче яртысы – XIX йөзнең беренче яртысында Ш.Мәрҗани
хезмәтендә теркәлгән вакыфның бер төре – байлар тарафыннан кулъязма дини
китапларны, Коръәнне мәчетләргә бүләк итү. Әйтик, XVIII гасыр ахырында Бәрәскәнең
таш мәчетен салдырган сәүдәгәр Ибраһим бине Йосыф бине Әснай бине Исәнкол бине
Борнагол Казанның беренче мәчетенә вакыф итеп кулъязма Коръән тапшырган (386-
387 б.). Туган авылында таш мәчет төзеткән Баязид бине Госман бине Габделкадыйр әл-
Кышкари, шулай ук, мәчеткә «Мишкятел-мәсабих» исемле китап бүләк иткән (387 б.).
Татар сәүдәгәр катламы вәкилләренең дини активлыгының тагын бер мөһим
юнәлеше булып XIX гасырның беренче яртысында мәчетләргә күчемсез милек вакыф
итүне атарга кирәк.
Казан шәһәренең 1 нче гильдия сәүдәгәре Гобәйдулла Юнысов 1830 елда шәһәрнең
1 нче җәмигъ мәчете файдасына ике сәүдә урынын яздыра. Аларны арендалаганнан
килгән табышның бер өлеше – мәчетне карап, төзекләндереп тору һәм «дәүләт
йөкләмәләрен үтәү» өчен, икенче өлеше руханилар файдасына дип тәгаенләнә.
1841 елда Тараның 1 нче гильдия сәүдәгәре Айтынкин шәһәрнең 1 нче җәмигъ
мәчетенә 30 мең сум ассигнацияләрне (8541 көмеш сум) вакыф итеп банкка сала.
1845 елда сәүдәгәр Габделхаликъ Ибраев Стәрлетамактан 5 чакрым ераклыкта,
Эстәрле елгасы буендагы 90 дисәтинә 1480 сажин сөрүлек җирен шәһәр мәчетенә –
ягарга утын, идәненә җәяргә намазлыклар, намаз бүлмәләрен яктыртырга шәмнәр һәм
лампадалар сатып алу, ә калган суммаларын үзе төзеткән укыту комплексына тоту өчен
бүләк итә (еллык гомуми керем – 120 сум). Ул төзеткән мәдрәсә комплексында бер таш
һәм бер агач уку биналары, таштан салынган кухня һәм ишегалдында казылган кое
кергән. Табышның 1/10 өлеше шушы вакыф белән идарә итүче мөтәвәллигә бирелә.
Байның бүләге хакимият тарафыннан 1849 елда рәсмиләштерелә.
1848 елда Мәскәү җәмигъ мәчетенең вакыф йортын сатудан кергән акча (159
сум 90 тиен) Мәскәү шәһәре саклау кассасына салына (Загидуллин И.К. Вакуфы в
имперском правовом пространстве // Ислам и благотворительность: Материалы
Всероссийского семинара «Ислам и благотворительность» (Казань, январь 2005 г.).
Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2006. С.44–102).
Бу рәсми исемлек тулы булмаса да, мәчетләргә күчемсез милекне вакыф итүчеләр
бик аз булуы аңлашылып тора. Димәк, 3 мең мәчетне карап тотуда электән оешкан
традицион алымнар өстенлек иткән: 1) мәчет төзегән мөселманнарның балалары,
нәселләре киселгәнче яки кулларыннан маллары киткәнче, ата-бабалары төзеткән
бинаны карап, төзәттереп торганнар; 2) гыйбадәт йортлары мәхәллә халкыннан
җыелган сәдака хисабына, 3) мәхәллә рухание акчасына, яисә 4) берәр байдан ялынып,
акча сорап алу хисабына төзекләндерелгән, җылыту өчен утын белән тәэмин ителгән;
5) алынучы булмаса, авыл кешеләре яисә авыл җәмгыяте чыгымнарга барган.
Мәдрәсәләр төзү һәм укыту системасы коруга ярдәм
1740–1761 елларда Идел-Чулман буйларында хөкүмәт тарафыннан уздырылган
чукындыру кампаниясе мөселманнарның көчен генә түгел, җәмгыятьнең «йомшак»
якларын да ачып сала. Шул ачыклана: авыл җәмгыяте чукындыруга каршы абызлар
җитәкчелегендә бер йодрык булып каршы торган очракта да, әгәр аның бер әгъзасы зур
сынау белән очрашканда, аннан котылып калу өчен чукынса, бу хәл авыл җәмгыятенең
конфессиональ бөтенлеген җимергән, балаларының чукынган булуына, авылга
православие руханиеның килеп йөрүенә юл ачкан. Үз чиратында, чукынып, гомерлек
рекрут хезмәтеннән котылып калган кеше урынына икенче авылдашы алынган, бу
дәүләт йөкләмәсеннән авыл җәмгыяте барыбер котылып кала алмаган. Шул сәбәпле,
һәрбер игенчене иманлы, динле итеп тәрбияләү мәсьәләсе килеп туган. Авылларда
халык сайлап куйган абызларның дини эшчәнлегенең бу яктан сыйфатсыз һәм йомшак
икәнлеген, формаль булуын яңа чукынганнарның саны раслап торган.
Нәкъ менә шуңа күрә, чукындыру кампаниясеннән соң Идел-Чулман буйларында
көн күргән мөселманнар тарафыннан ясалган иң мөһим нәтиҗә – төбәктә дини белем
бирү системасын булдыру кирәклекне аңлау була. Бу хакта Газиз Гобәйдуллин болай
дип яза: «Сәүдәгәрләр һәм аларның илһамчылары руханиларга һәрничек булса да,
татарны татар итеп тота торган юллар кирәк булып, ул да булса татарны чукындырмый,
мөселман итеп асрау иде. Шуның нәтиҗәсендә татарларда мәдрәсә вә мәктәп ачарга
омтылыш туды» (Гобәйдуллин Г. Тарихи сәхифәләр ачылганда. Сайланма хезмәтләр.
Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. 187 б.).
Әлбәттә, бу вакытта ук Көньяк Кавказда укып кайтып, мәдрәсәләр ачып,
шәкертләргә белем бирүчеләр юк түгел, ләкин алар аз булган. Биредә XVIII гасырның
беренче яртысында Пётр Iнең салым сәясәтеннән һәм чукындырудан качып, Көньяк
Урал төбәгенә күченүләрне һәм берничә дистә елда йөзләрчә яңа торак пунктлары
барлыкка килеп, халыкның ныклап үрчи башлавын да истән чыгармаска кирәк. Укыту
системасының үзәгендә исә дин әһеле торган. Шул рәвешле, татар җәмгыяте алдына
гыйлемле руханилар әзерләү бурычы килеп баскан.
«Казан татарлары статистик һәм этнографик нисбәтләрдә» (Казан, 1843) китабын
язу максатында Карл Фукс каладагы татар мәдрәсәләре белән якыннан кызыксына.
Шәһәр ахуны аңа: «Без галим мулла булырга теләүчеләрне укырга Бохарага
җибәрәбез», – дип сөйли (Фукс К. Күрс. хезмәт. 130 б.). Ахунның сүзләреннән
күренгәнчә, зиһенле шәкертләрне тирән дини белем алырга дип, Урта Азиягә җибәрү
шәһәр руханиларының (һәм байларының) татар мөселман җәмгыятен гыйлемле дин
әһелләре белән тәэмин итү буенча махсус проекты булган икән. Чөнки гыйлемле
рухани гына гыйлемле шәкертләр әзерләячәк һәм мөселманнар тормышында килеп
туган мәсьәләләрдә чыганаклар буенча дөрес хөкем чыгарачак. (Шәкертләрне Бохара
мәдрәсәләренә остазлары вәгазьләп җибәргәннәр икән, димәк, алар укырга китәчәк яшь
кешегә, байларны җәлеп итеп, матди ярдәм дә оештырган булырга тиешләр, дигән уй
килә). Әлбәттә, Бохарага Г.Курсави, Ш.Мәрҗани һ.б. кебек үз теләкләре белән укырга
китүчеләр дә аз булмаган.
Шул рәвешле, Бохарага барып, укучылар саны шактый күп булып, сәүдә
кәрваннарында килүчеләрне каршы алу, урнаштыру буенча махсус кешеләр
шөгыльләнә башлаган. Бу хакта Габделбарый Баттал-Таймас болай дип яза: «Төньяк
төркиләрнең яшьләре ерак заманнардан белем алу өчен ислам илләренә, шулай
ук Бохара мәдрәсәләренә укырга бара торган булганнар. Бу җирләрдә мөселман
яшьләрен укырга чакыру, урнаштыру, ярдәм итү буенча даими рәвештә эш алып
бара торган булганнар. Укырга килгән талиблар аерым мәхәллә булып яшәгәннәр,
аларның үз имамнары да булган. Шул имам аларны мәдрәсәләргә урнаштыру белән
дә шөгыльләнгән. Белем алгач, мәдрәсәне тәмамлагач, алар үз якларына кайтып, күп
очракларда мулла булганнар, ә кайберләре үзләре укыган мәдрәсәләрдә мөдәррис булып
та калганнар. Бу традиция XIX йөзнең ахырларына хәтле шактый актив дәвам иткән»
(Габдулла Баттал-Таймас. Муса Ярулла Биги: тормышы, эшчәнлеге һәм әсәрләре /
төрек теленнән тәрҗемә итүче һәм басмага әзерләүче Ә.Кәримуллин. Казан: «Иман»
нәшрияты, 1997. 8-9 б.).
Россия империясе Хива, Бохара һәм Коканд ханлыкларын басып алгач һәм үзенә
буйсындыргач, Идел-Урал төбәгендә яшәгән мөселманнар өчен андагы мәдрәсәләрнең
әһәмияте нык кими. Ягъни татар яшьләренең читкә дини белем тупларга баруы –
мәшһүр уку йортлары һәм остазлар булуга бәйле була.
Биредә шунысын ассызыклап үтү мөһим: авыл мәхәлләсе, беренче чиратта,
үз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгән һәм башкалар ихтыяҗларын үтәргә аның
кызыксынуы да, матди ресурслары да булмаган.
Әлбәттә, алыпсатарлар, туганлык һәм төбәкчелек традицияләренә буйсынып, туган
авылларында да башлангыч мәктәп биналары да төзеткәннәр. Шулай да аларның татар
милләте үсешенә керткән әһәмиятле роле мәдрәсәләр комплекслары төзү белән бәйле.
Бу очракта алар мөселман җәмгыятен кайгыртучылар һәм аны үстерүче иганәчеләр
буларак чыгыш ясаганнар.
Казанда 1771 елны – Апанай һәм Ахун, 1780 елны Әмирхан мәдрәсәләре
ачылганлыгы билгеле.
Мәдрәсәләрне гыйлемле муллалар, сәүдәгәрләр белән килешеп булдыралар.
Ш.Мәрҗани татарларның борынгы мәдрәсәләре турында да язып калдырган. Биредә сүз
Кариле (1768 ел), Бай Оланнар (1757 ел), Орнашбаш (XVIII гасыр азагы), Ашыт, Мәчкәрә,
Казаклар (1779 ел) авылларындагы дини уку йортлары турында бара (Мәрҗани Ш.
Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында
файдаланылган хәбәрләр). Казан, 1989. 238, 282, 285 б.). Акрынлап, аларның саны
нык арта.
Калаларда һәм авылларда мәдрәсә биналары төзү турында мәгълүматлар күп
сакланмаган. Булганнары игътибарга лаек. Әйтергә кирәк, торак пунктында гыйлемле
остаз эшләмәсә, төзелгән мәдрәсә гади бина булып калган. Шул ук вакытта байның
тиешле дәрәҗәдә кайгыртуы булмаса, мөгаллим-мөдәрриснең – яшәү, шәкертләрнең
белем алу һәм торак шартлары начараю дини уку йортының эшчәнлегенә тискәре
йогынты ясаган.
Мәчкәрә авылында мәдрәсә 1758 елдан билгеле. Биредә мөдәррис Габделхәмид
Түнтәри заманында Казанның булачак 1 гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешев
(1832 елда вафат) шәкерт булып йөргән. ХIХ йөзнең беренче утыз елында Мәчкәрә
мәдрәсәсенең даны үсүгә уку йортын, шәкертләрне һәм мөдәррис-хәлфәләрне
кайгырткан Габдулла байның өлеше зур була (Медресе и мударрисы на территории
Татарстана в XVIII – начале XХ в., учебная литература и методы обучения: учебное
пособие / А.Ю.Хабутдинов, Р.Р. Сафиуллина. Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2017. С. 44).
ХIХ йөз башында Югары Курса авылы мәдрәсәсе дә сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев
хисабына тотылган (Шунда ук. 36 б.). Аның хатыны биредә 1812 елга кадәр укыткан
Габделнасыйр Курсавиның сеңлесе була. Габдулла байның бер улы Муса Бохарага
барып та укый (Мәрҗани Ш. Күрс. хезмәт. 388 б.).
Ташкичү бае Баязид бине Ибраһим Кышкар авылыннан ятим бала тәрбияләп,
Бохарага җибәреп укытып кайтара. Гыйлемле мөдәррис булып җитешкән үги улы
Шәмсетдин бине Габдерәшид бине Госман бине Габделкадыйр өчен Баязид бай таштан
ике катлы мәдрәсә бинасы салдыра. Шәмсетдин 1820 елларда хаҗ кылырга китә һәм
Каһирәдәге Әл-Әзһар университетында фарсы телен укытырга кала. Биредә 7 ел эшләгәч,
1832 елда вафат була. 1821 елдан Ташкичүдә 2 нче мулла булып, Баһаветдин Мәрҗани
(1856 елда вафат була) хезмәт итә башлый. Аның улы Шиһабетдин Баязид бине Ибраһим
төзеткән мәдрәсәдә укый (Медресе и мударрисы на территории Татарстана в XVIII –
начале XХ в., учебная литература и методы обучения: учебное пособие. С.49).
Казан губернасында 1831 елны төзелгән Халык мәгарифе министрлыгына
буйсынмаган уку йортлары исемлегендә ачылган елы, шәкертләр һәм укытучылар
саны күрсәтелгән 14 мөселман уку йорты хакында мәгълүмат бар. Аларның
кайберләренең кем хисабына тотылганы да күрсәтелгән. Байлар Сабасындагы 1760
елда ачылган мәдрәсә (40 шәкерт) крестьян Биктимер Габдерәхим хисабына көн
күргән, Көек авылында 1782 елдан эшләүче мәдрәсә (76 укучы) Казан сәүдәгәре
Апанаев кайгыртуында яшәгән. (Махмутова А.Х. Восстановление и развитие системы
образования татар-мусульман во второй половине XVIII – первой половине XIX вв.
// Образование и просвещение в губернской Казани. Вып.4. Сб. статей. Казань:
Институт истории им.Ш.Марджани, 2012. С. 132).
1816 елны Казанның баш халык училищесы укытучысы А.Пятов шәһәрдәге биш
мәдрәсә белән таныша, университеттагы училище советына язган хисабында болай
дип белдерә: шәһәрдәге татар уку йортлары уртак бер тәртиптә оешканнар. Бер
гыйлемне сөйгән татар бае мәдрәсә өчен йортын иганә итә. Ә мәхәллә мулласы шунда
мөгаллимлек итәргә алына. Бу хакта ишетеп, уку йортына шәкертләр җыелган. Уку
йорты иганәләр хисабына яшәгән. (Махмутова А.Х. Күрс. хезмәт. 131 б.).
Казандагы Әҗем мәчете мәхәлләсе мәктәбе бинасын 1795 елда сәүдәгәр Назир
Әҗем улы төзеткәне билгеле (Медресе и мударрисы на территории Татарстана
в XVIII – начале XХ в., учебная литература и методы обучения: учебное пособие.
С. 54). 10 нчы җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәне 1776 елда (кайбер мәгълүматлар
буенча 1808 елда) эшмәкәр крестьян Яхья Максутов төзетә (Шунда ук. 82 б).
Шәһәрнең 5 нче җәмигъ мәчете каршындагы Сәгыйт мәдрәсәсе бинасы 1808 елда
мәхәллә мөселманнары һәм сәүдәгәр Бикбау Хәлфин тарафыннан төзелә һәм 1815
елда зурайтыла (Шунда ук. 74 б.). 1нче җәмигъ мәчете мәдрәсәсенә яңа бинаны 1837
елны 1 нче гильдия сәүдәгәре Гобәйдулла Юнысов төзеп бирә (Шунда ук. 62 б). 4 нче
җәмигъ (Зәңгәр) мәчет мәдрәсәсенең уку бинасы 1810–1826 еллар аралыгында бертуган
сәүдәгәр Арсаевлар тарафыннан корыла (Шунда ук. 81 б). Иске Татар бистәсендәге
1798 елда ачылган 2 нче мәхәллә мәчете мәдрәсәсенең чыгымнарын 1831 елда сәүдәгәр
Габидулла Рыдин күтәргән (Махмутова А.Х. Күрс. хезмәт. 132 б.).
Чистай шәһәрендә 1846–1893 елларда имам-хатыйп булып Югары Сасна авылында
туып-үскән сәүдәгәр улы шәех Мөхәммәтзакир Камалов тора. Аның хатыны Әсманың
әтисе Хәсән бине Муса бине Ягъкуб әс-Соснавый киявенә атап таштан 1847 елны ике
катлы мәдрәсә һәм яшьләргә яшәр өчен йорт җиткерә. «Камалия» мәдрәсәсе шулай
барлыкка килә (Медресе и мударрисы на территории Татарстана в XVIII – начале
XХ в., учебная литература и методы обучения: учебное пособие. С.86). Чистай шәһәре
мәчетен дә Хәсән бине Муса төзеткән (Мәрҗани Ш. Күрс. хезмәт. 392 б.).
Йомгаклап әйткәндә, XVIII гасырның икенче яртысы – XIХ йөзнең уртасында
мөселман дини җәмгыятенең иң зур казанышы һәм нәтиҗәсе урта дини белем системасын
төзү була. Бу өлкәдә татар эшмәкәрләре, сәүдәгәрләре үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр.
(Дәвамы бар)
"КУ" 05, 2023
Фото: pixabay
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев