Казан ханлыгында ислам дине (дәвамы)
Өстенлекле катлам вәкилләренә руханилар, гаскәриләр, сәүдәгәрләр кергән, түбән катламны һөнәрчеләр, игенчеләр һәм кол-чуралар тәшкил иткән. Халык 700 дән артык авылда һәм Алат, Арча, Җөри, Чаллы, Кашан, Алабуга кебек шәһәрләрдә көн күргән.
Мәскәү хөкүмәте 1545 елдан башлап, ханлык өстеннән кабат протекторат урнаштыру өчен, Казан кирмәненә уңышсыз һөҗүмнәр ясый (Алишев С.Х. Казан ханлыгы тарихыннан. 105 б.). Яңача хәрәкәт итеп, 1551 елда ханлык башкаласыннан 30 чакрым ераклыкта Зөя кирмәнен кора; Түбән Иделгә хәрби отрядлар җибәреп, казанлыларның Кырым белән элемтәләрен өзә; Кошчак углан үтерелгәч, Сөембикә һәм Үтәмеш-Гәрәй хан Мәскәүгә озатыла. Казан тәхетенә кабат Шаһгали утыра. Казанлылар баш күтәргәч, Шаһгали тәхетне калдырып качып китәргә мәҗбүр була.
1552 елның көзендә казанлылар Әстерханнан чакыртылган 19 яшьлек Ядегәр-Мөхәммәд хан җитәкчелегендә башкаланы Иван IV гаскәрләреннән саклыйлар, рәхимсез канлы сугышта бәйсезлекләрен югалталар. Әмма Казанны алу әле ханлыкны буйсындыру дигәнне аңлатмый: «Казан сугышы» 1557 елга кадәр дәвам итә.
Ханлык халкы утрак тормыш алып барган элекке Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урданың Болгар олысы җирләрендә оеша. Язма чыганаклар буенча, аның Мәскәү дәүләте белән чикләре генә төгәл билгеле – алар көнбатышта Сура һәм Ветлуга елгалары бассейнына, көнчыгышта Агыйделгә, төньякта – Вятка һәм Чепца елгалары бассейнына, көньякта Иделнең Самара Лукасына җиткән (Хисматуллин Б.Р. Политико-административное регулирование земельных правоотношений в Казанском ханстве: Автореф. дисс. ... канд. ист. наук. Казань, 2019. С. 8).
Ханлык салым җыюны күздә тоткан административ-территориаль берәмлекләргә – башларында дәүләт чиновниклары торган даругаларга бүленгән: Алат, Арча, Гәреч, Чуваш (Җөри), Нугай, Кырым (Буртас) даругалары (Галлям Р. Административные даруги Казанского ханства: опыт реконструкции // Казанское ханство: актульные проблемы исследования. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани, 2002. С. 281, 296, 311).
Дәүләт белән идарә итүче хан каршында илкүләм мәсьәләләрне хәл итүдә мөһим роль уйнаган һәм Аргын, Барын, Ширин һәм Кыпчак ырулары вәкилләре булган карачыбәкләрдән торган киңәш органы – диван институты эшли (Мухамедьяров Ш.Ф. Социально-экономический и государственный строй Казанского ханства. Казань, Изд-во «Ихлас», Институт истории им. Ш. Марджани 2012. С. 222). Дәүләткүләм мәсьәләләрне тикшереп, җаваплы карарлар кабул итү һәм аны үтәтү өчен хан яки карачыбәкләр дәүләтнең төрле өлкәләреннән руханиларны, казак-огланнарны, бәкләрне, фин һәм мукшы халыклары җитәкчеләрен Корылтайга эндәшкәннәр. 1496-1551 еллар аралыгында булган шундый 15 Корылтайда ханны төшерү, яңа хан кандидатурасын билгеләү, аны чакыру, ак киезгә күтәрү, Мәскәү белән сөйләшүләр алып барырга рәсми вәкилләр сайлау, Рус протектораты елларында Бөек Мәскәү кенәзлеге белән хезмәттәшлек турында килешүгә тугрылык анты бирү кебек, ханлыкны борчыган гомуми мәсьәләләр тикшерелгән (Худяков М. Күрс. хезмәт. С. 192, 193).
Ханлыкның идарә системасында башка төбәкләрдән күченеп килгән аксөякләр өстенлек иткән. Аксөякләр килмешәк бәк һәм морзаларга һәм төбәк биләренә (мөселманнар) һәм мәҗүси халыкларның элиталарына бүленгән (Гариф Н.Г. Күрс. хезмәт. 115-116 б.).
Өстенлекле катлам вәкилләренә руханилар, гаскәриләр, сәүдәгәрләр кергән, түбән катламны һөнәрчеләр, игенчеләр һәм кол-чуралар тәшкил иткән. Халык 700 дән артык авылда һәм Алат, Арча, Җөри, Чаллы, Кашан, Алабуга кебек шәһәрләрдә көн күргән.
Казан ханлыгын халкы ярты миллион чамасы булып, шуның 200 меңен мөселманнар, яки казанлылар тәшкил иткән (Хамидуллин Б.Л. «...Окаянная дщерь Златой орды... »: очерки и историографические заметки по истории Золотой Орды и Казанского ханства.. Казань: Татар. кн. изд-во, 2018. С. 285-286). Дәүләттә – рус чыганакларында «казанлылар» исеме белән аталган, игенчелек белән шөгыльләнгән мөселман халкы, шулай ук башкортлар һәм мәҗүси диндәге марилар, удмуртлар, чувашлар, мукшылар яшәгән.
Мөселман дәүләтенә хас билгеләр
Рус чыганакларында ханлыкта яшәгән җирле халык, «казанлылар», «казан халкы» дип исемләнүдән тыш, конфессиональ төшенчәле «басурманнар», «бесерменнәр» («мөселманнар»ның бозып әйтелеше) дип тә атала. Шуңа күрә тарихчылар казанлыларның милли үзаңнарында конфессиониум өстенлек иткән дип фаразлый (Хамидуллин Б.Л. Күрс. хезмәт. С. 285). С.Герберштейн Алтын Урда җирләрендә яшәгән төрки-татарларның бигрәк тә «бесермен», ягъни мөселман дип эндәшкәнгә шатлануларына игътибар иткән (Гербештейн С. Записки о Московии / Пер. с нем. А.И. Маминова и А.В. Назаренко. М.: Изд-во МГУ, 1988. С. 167). Мондый гадәт һәм үз-үзеңне тотыш, һичшиксез, руханилар һәм суфиларның даими вәгазьләве нәтиҗәсендә формалашкан.
Гомумән алганда, Казан ханлыгының – мөселман дәүләте, анда ислам диненең дәүләт дине булуы түбәндәге дәлилләр белән раслана.
1. Казан тәхетенә фәкать ислам динен тотучы, әти-әнисе мөселман булган чыңгызлылар гына утыра алган.
2. Мөселман руханиларының башлыгы дәүләт хакимияте даирәсенә кергән. Дин әһелләре, өстенлекле һәм зыялы катлам вәкилләре буларак, дәүләт дәрәҗәсендәге мәсьәләләрне хәл итүдә зур роль уйнаганнар. Нәкъ менә мәдрәсәдә укыган яки өй шартларында белем туплаган мулла уллары һәм белемле башка шәхесләр хан һәм олыс җитәкчеләре канцелярияләрендә бахшилар һәм бетекчеләр булып хезмәт иткәннәр. Мәсәлән, Ибраһим хан ярлыгы «хаҗи Корбан-хафиз тарафыннан төзелде» дигән сүзләр белән тәмамлана (Госманов М., Мөхәммәдьяров Ш., Степанов Р. Яңа ярлык // Казан утлары. 1965. №8. 148 б.). Алар, шулай ук, дәүләтнең рәсми илчелекләре составына кертелеп, дипломатик сөйләшүләрне теркәп барганнар яки дәүләтара эшләрдә тулы вәкаләтле әгъза буларак катнашканнар. Бу хакта рус елъязмаларында мәгълүматлар очрап тора. Әйтик, 1518 елда Мөхәммәд-Әминнең үлеме турында хәбәр белән Казаннан Кол Дәрвиш илче итеп җибәрелә. 1534 елда Җангали хан бөек кенәз Василий III кә хат белән Чура мулла-задәне юллый. 1541 елда бояр улы Рудаков-Булатов белән Бөек кенәз исеменә хатны Гаммәт шәех китерә. (Мухаммедьяров Ш.Ф. Күрс. хезмәт. С. 224). 1533 елның июнендә Җангали хан белән нугай морзасы кызы Сөембикә арасында никахны килештерү өчен Мәскәүгә җибәрелгән Казан ханлыгы илчелеге составына оглан Аппак, кенәз Кадыш һәм бахши Әвтәк керә. 1534 елда Мәскәүгә Казан хөкүмәтеннән килгән илчелек составында бахши Хуҗа Әхмәт була. 1545 елның 13 июнендә Шаһгалинең тәхеткә утырганын хәбәр итү өчен Мәскәүгә оглан Аллаһбирде, кенәз Тәвәккәл һәм бахши – мулла улы Агиш составындагы депутация озатыла (Худяков М. Күрс. хезмәт. С. 97, 98, 110).
Урта гасыр җәмгыятендә дини белем бирү һәм уку-язуга өйрәтү суфилар һәм руханилар кулында тупланып, еш кына мәктәпләрдә яисә гаиләләрдә тормышка ашырыла. Аксөякләрнең һәм гади халыкның Коръән телен белмәүләре ислам дине тәгълиматын таратучы һәм аңлатучы руханиларның һәм суфиларның дәрәҗәләрен гаять югары күтәргән. Изге дини текстлар белән төрки мөселман җәмгыяте арасында тәрҗемәче, шәрехләүче һәм арадашчы вазифасын үтәүче руханилар һәм суфилар мөселман җәмгыятенең идеологлары булган дип әйтергә мөмкин.
Ислам дине ритуалларын үтәүче бу социаль һәм һөнәри төркем вәкилләре хан һәм олыс җитәкчеләре тарафыннан салымнар җыю һәм аларның вакытында керүен кәгазьгә төшерү, идарә итүгә кагылышлы рәсми күрсәтмәләр язу һәм аларны күчереп күбәйтү, мәхкәмә карарларын теркәп бару, васыятьнамәләр төзү һ.б. шундый гаять мөһим язу-сызу эшләре белән дә шөгыльләнгәннәр.
3. Ханнар рәсми карарларында сүзләренең хаклыгын раслау яки кылган гамәлләрен дәлилләү өчен «Аллаһ», «Мәхәммәд пәйгамбәр», шулай ук шәһадәт кәлимәсе сүзләрен («Лә иләһә иллә-л-Лаһ, Мөхәммәд расүлү-л-Лаһ») кулланганнар (Алишев С.Х. Казан ханлыгы тарихыннан. Казан: «Раннур» нәшрияты, 2003. 71 б.).
4. Казан ханнарының тамгаларында, мөһерләрдә дә шәһадәт кәлимәсе язылган (Мустакимов И.А Еще раз о Казанском ярлыке хана Сахиб-Гирея // Средневековые тюрко-татарские государства. Сб. статей. Вып. 5: Вопросы источниковедения и историография истории средневековых тюрко-татарских государств. Казань, 2013. С. 43).
5. Алтын Урдадагы кебек үк, тормышның аерым юнәлешләрендә шәригать кануннары өстенлек иткән. Казыйлар гражданлык хокукы өлкәсендә – гаилә мөнәсәбәтләрен көйләгәндә, мирас һәм милек бүлгәндә, шулай ук тормышның башка якларында килеп чыккан мәсьәләләрне шәригать күзлегеннән бәяләп, карар чыгарганнар. Бу эш үзәкләштерелгән булып, олысларда казыйлар эшләсә, Казанда баш казый торган (Гариф Н.Г. Күрс хезмәт. 37 б.). Баш казый апелляция институты вазифасын да үтәгән, ягъни иң югары дини мәхкәмә буларак, төбәк казыйларының карарлары белән риза булмаган мөрәҗәгатьләрне, шикаятьләрне тикшергән. Аерым очракларда ялгышлар кабатламасын өчен махсус фәтвалар чыгарган.
6. Ислам традициясе буенча, җомга көнне җәмигъ мәчетләрендә имам-хатыйб укый торган хотбәдә илнең сәяси җитәкчесе – Казан ханының исеме аталган. Сәхиб-Гәрәй, Бөек Мәскәү кенәзенең Сура елгасы буенда ике арадагы чиккә терәп үк, Васильсурск кирмәне төзеп, Казан ханлыгына һөҗүм куркынычы тудыргач, 1524 елда җавап йөзеннән, күрәсең, каршы якны куркыту максатын алга куеп, үзен Госманлы солтаны вассалы дип игълан итә. С.Алишев бу вакыйганың Казан ханлыгына чынлыкта кагылмавын күрсәтә (Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV – XVI вв. Казань: Татар. кн. изд-во, 1995. С. 64-65). Чыннан да, Истамбул һәм Казан арасында яңа дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерер өчен ике яктан да бернинди адымнар ясалмый. Ш.Мәрҗани фикеренчә, Сәхиб-Гәрәй Казан дәүләте тәхетенә утыргач, үзенең сюзерены итеп, Госманлы дәүләтен тану сәбәпле, Казан дәүләте имам-хатыйблары хөтбәләрендә Төркия солтаннары макталып телгә алына башлый. Мәрҗани хәзрәтләре: «Шул сәбәптән булса кирәк, борынгы карчыклар кулында булган китаплардагы хөтбәләрдә Төркия солтаннары макталып телгә алына», дип фаразлый (Мәрҗани Ш. Күрс. хезмәт. 168 б.). Билгеле булганча, 1516 елның 24 августында Госманлы солтаны I ислам солтаны исемен кабул итә һәм Истамбул хәлифәтен нигезли (Мухамедьяров Ш. Ислам в Казанском ханстве // Ислам на европейском Востоке: Энциклопедический словарь. Казань: Магариф, 2004. С. 125-127). Безнең уебызча, Ш.Мәрҗани телгә алган текстлар Идел-Чулман төбәгендә 1552 елдан соң кулланыла башлаган булса кирәк.
Югарыда аталган тәртипләр Алтын Урда таркалгач барлыкка килгән һәм утрак тормыш алып барган барлык ханлыкларга да хас дип әйтергә була. Димәк, мәдәни берлекнең мөһим нигезен Алтын Урда заманында чыңгызлылар, карачыбәкләр, бәк, әмир, оглан кебек аксөякләр арасында таралган һәм төрки-татар ханлыкларында куәт алган ислам дине тәгълиматы тәшкил иткән. Руханилар һәм суфилар арасында шәхси элемтәләр шактый тотрыклы булган, суфиларның бер төбәктән икенчесенә күчеп йөрүе дәвам иткән дип уйларга нигез бар.
Урта Азия белән даими багланышларның ачык мисалы булып Казанда «таҗик сарае» (рус чыганакларында Урта Азия сәүдәгәрләре гадәттә шушы исем белән аталган. – И.З.) булуы һәм анда Көнчыгыштан китерелгән товарларның даими сатылуы күрсәтелә ала. 1552 елда Казанны алгач, калада яшәгән бохарлы сәүдәгәрләрнең шактый күп сандагы балалары һәм хатыннары әсир ителә (Мухамедьяров Ш.Ф. Социально-экономический и государственный строй Казанского ханства. Казань: Институт истории им.Ш.Марджани, 2012. С.194-195).
Кайсыбер хакимнәр дә мәдәни багланышларны көчәйтүгә өлеш керткәннәр. Мәсәлән, Мөхәммәд-Әмин идарә иткән елларда, бигрәк тә, Урта Азия белән аралашу көчле булган. Мондый мөнәсәбәтләрнең даими төс алуының сәбәбе – Мөхәммәд-Әмин һәм үзбәк Мөхәммәд Шәйбани хан арасындагы дуслык. Күренекле тюрколог Зәки Вәлиди Казан ханының 1505 елда Бөек Мәскәү кенәзе гаскәрләрен җиңүенә багышлап Мөхәммәд Шәйбаниның шигырь язуын искәртә. Бабур исә үзенең истәлекләрендә Мөхәммәд Шәйбани ханның Мөхәммәд-Әмин сараена Голәм Шади исемле музыкантны җибәрүе турында хәбәр итә. В.П. Юдин бу шәхеснең Мөхәммәд Шәйбани хан биографиясен теркәгән һәм аның күренекле гамәлләрен мактаучы фарсы телендә язылган «Фатх-намә» авторы булу мөмкинлеген әйтә. Әдәбиятчылар да игътибар иткән – Казан ханлыгының күренекле шагыйрьләре Мөхәммәдьяр һәм Шәриф Хаҗи-Тархани иҗатына чагатай шагыйрьләре әсәрләренең йогынтысы, бәлки, шушы тыгыз элемтәләрнең чагылышы булырга мөмкин (Мустакимов И.А Еще раз о Казанском ярлыке хана Сахиб-Гирея. С. 34). Безнең уебызча, ике дәүләт арасындагы мәдәни багланышлар күпкырлы булып, ислам гыйлеме, кулъязма китаплар һәм белем алуны, башка төрле һөнәр ияләрен алмашуны да читләтеп узмаган.
Күрше мөселман дәүләтләре һәм төбәкләре белән мәдәни багланышлар дәвам итүнең тагын бер дәлиле булып, «Зафәрнамә-и вилайәт-и Казан» («Казан вилайәтенең җиңүе») исемле әсәрнең авторы – Шәриф Хаҗи-Тархани тәхәллүсен йөрткән шагыйрьнең – чыгышы белән Әстерхан ханлыгыннан булуы һәм аның өчен Казан иленең ватанына әверелү факты тора. «Шәриф Хаҗи-Тархани» тәхәллүсен Колшәриф сәедкә нисбәт итәләр. Шул рәвешле, сәедләр, чыңгызлылар кебек үк, Алтын Урда кыйпылчыгы булган татар дәүләтенең берсеннән икенчесенә күченеп йөргән.
(Дәвамы бар)
"КУ", 06, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев