Логотип Казан Утлары
ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕНДӘ ИСЛАМ ДИНЕ КАБУЛ ИТЕЛҮГӘ 1100 ЕЛ

Казан ханлыгында ислам дине

Һәр империянең оешу, чәчәк ату һәм таркалу дәвере була. Кодрәтле Җучи Олысы да бу мәҗбүрияттән котыла алмый, билгеле. Алтын Урта дәүләтенең таркалу механизмын хәрәкәткә китерүче төп көч итеп чыңгызлыларның тәхет өчен көрәштә бер-берсенең канын коюлары да, илдә башланган тирән сәяси кризис та күрсәтелә ала.

Алтын Урта таркалу һәм татар ханлыклары оешу

Һәр империянең оешу, чәчәк ату һәм таркалу дәвере була. Кодрәтле Җучи Олысы да бу мәҗбүрияттән котыла алмый, билгеле.

Алтын Урта дәүләтенең таркалу механизмын хәрәкәткә китерүче төп көч итеп чыңгызлыларның тәхет өчен көрәштә бер-берсенең канын коюлары да, илдә башланган тирән сәяси кризис та күрсәтелә ала.

Үзбәк хан (1312-1342) тәхеткә утыргач, үзәк хакимиятне көчәйтү максатында яңа идарә системасы кертә: Җучи нәселе дәвамчылары кул астында булган күпсанлы биләмәләрне 70 төмән итеп зурайта, аларны җитәкчелектә хан билгеләгән бәкләр торган 10 өлкәгә – олыска берләштерә, реформа барышында 120 чыңгызлыны юк итә (Почекаев Р.Ю. Золотая Орда. История в имперском контексте. СПб.: Наука, 2017. С. 67). Үзбәкнең улы Җанибәк тәхеткә менгәндә, 2 ир туганын, аның нәсел дәвамчысы Бирдебәк барлык 12 туганын, хакимлеккә дәгъва итмәсеннәр дигән уйдан чыгып, һәлак итә.  (Почекаев Р.Ю. Күрс. хезмәт. С. 101). Иң аянычлысы – Бирдебәктән соң тәхеткә утыртырга Бату нәселеннән килгән чыңгызлы калмый диярлек.

Үзбәк ханның хатыны, Бирдебәкнең әбисе Тайдула, оныгы үтерелгәннән соң хакимиятне үз кулында саклап калырга теләп, хан итеп Бату нәселеннән чыккан чыңгызлыны түгел, ә Җучиның башка балалары нәсел дәвамчыларын куярга исәпли. Җучиның алтынчы улы Тагут нәселеннән булган  Нәүрүзне 1359 елда ак киездә күтәргәч, яңа ханга кияүгә чыга. Нәтиҗәдә Ак Урда тәхете өчен көрәшкә Күк Урдада яшәгән чыңгызлылар килеп кушыла, Нәүрүз хан һәм Тайдула үтерелә. Шул рәвешле, 1380 елга кадәр тәхеттә егермеләп чыңгызлы утырып ала һәм хакимият өчен көрәштә юк ителә (Почекаев Р.Ю. Күрс. хезмәт. С. 101).

Туктамыш (1380-1395) Күк Урда тәхетенә 1380 елда, Чагатай олысының хакиме Аксак Тимер әмир ярдәме белән ия була. Ул Ак һәм Күк Урданы берләштерә, 1382 елны Мәскәүне алып, 1374 елдан салым түләүдән туктаган рус кенәзләренә карата сюзерен һәм вассал мөнәсәбәтләрен кайтара. Ул да түгел, 1383 елда Харәземне Аксак Тимердән тартып алып, Алтын Урдага куша.

Үзенә уңыш һәрчак юлдаш була дип уйлаган Туктамыш 1380 нче елларда Монгол дәүләтен берләштерүче роленә әзерләнә башлый, хәтта «Туктамыш каан» (ханнарның ханы) исеме белән тәңкәләр суктыра.  Дәүләтнең чикләрен киңәйтүне дәвам итеп, 1385 елда Чагатай олысы кулына күчкән Азәрбайҗанны кабат Алтын Урдага кайтара, 1386 елда Ширванны үзенә буйсындыра. Туктамыш 1387 елда, Аксак Тимернең Иранга һөҗүм итүеннән  файдаланып, Чагатай олысы башкаласы Сәмәркандка барып җитә. Фәкать Аксак Тимер гаскәренең кире кайтуын ишетеп, башкалага һөҗүм итәргә базмый. Активлык күрсәтеп, Аксак Тимер 1388 елда Харәземне кабат үзенеке итә, шул ук елны гаскәре белән Мәвараэннәһергә килгән Туктамыш гаскәрен тар-мар китерә.  

1391 елда Кондырча елгасы буендагы зур бәрелештә Туктамыш кабат җиңелү ачысын татый. Аксак Тимер, Күк Урда белән идарә итүне Туктамыштан тартып алып, чыңгызлы Тимер-Котлыгъка һәм әмир Идегәйгә тапшыра. 1395 елда Аксак Тимер Терек елгасы буенда хәлиткеч бәрелештә  Туктамыш ханның гаскәрен тар-мар итә һәм Ак Урданың Сарай, Азәк, Болгар, Хаҗитархан шәһәрләрен җимерә. Шәһәрләрне тәмам юкка чыгарудан 1396 елда башланган чума афәте генә коткарып кала (Почекаев Р.Ю. Күрс. хезмәт. С. 118-119). Нәтиҗәдә, Ак Урдада Үзбәк хан төзегән үзәкләштерелгән идарә һәм салым җыю системасы тәмам таркала, төбәкләрдә хакимият җирле аксөякләр кулына күчә.

Туктамыш 1395-1406 елларда Идегәй әмир белән тәхетне кире кайтару өчен көрәш алып бара. Әтиләре үлгәч, бу көрәшне уллары дәвам итә.

 Идегәй әмир, үзе билгеләп куйган марионет ханнарны файдаланып, Алтын Урда белән идарә итә, Ак һәм Күк Урдаларны берләштерә, күчмәннәр арасында ислам динен тарату буенча масштаблы кампания оештыра, ләкин 1420 елда Туктамышның улы Кадыйрбирде тарафыннан үтерелә.

Идегәй һәлак булганнан соң, Алтын Урда таркалуның соңгы этабы башлана. Әле 1410 нче елларда Көнбатыш Себердә Төмән йорты (XVI  гасырлар Себер ханлыгы) оешкан була. Берничә дистә елда бер-бер артлы чыңгызлылар җитәкчелек иткән яңа дәүләтләр барлыкка килә:  Олуг Урда (1441-1502), Кырым ханлыгы (1441-1783), Казан ханлыгы (1445-1552) һ.б. башка дәүләтләр һәм Нугай Урдасы (1480-1613).

Казан ханлыгы сәяси тарихының төп этаплары

Бирдебәк хан үтерелгәннән соң, чыңгызлылар арасында Дәште Кыпчакта башланган тәхет өчен канкойгыч көрәш Урта Идел төбәгендәге үзәк хакимиятне нык йомшарта. 1361 елны Булат-Тимер Урта Идел буе шәһәрләрен үзенә буйсындыра һәм Болгарда хан исеменнән тәңкәләр дә суктыра. 1369 елны, Булат-Тимер үлеменнән соң ике ел узгач, төбәк белән Хәсән исемле хан идарә итә.  Рус елъязмаларында һәм татар риваятьләрендә Болгар олысының түбәндәге идарәчеләре теркәлгән: Мөхәммәд Солтан (1370 нче еллар), Бәктут (якынча 1391 ел), Ентәк (1398/1399 еллар), Талыч (1410/1411 еллар), Гаязетдин (1421-1425 еллар) һәм Мәхмүт-хуҗа (1429 ел) (Загидуллин И.К. К вопросу об образовании Казанского ханства // Средневековые тюрко-татарские государства. 2015. №7. С. 18-19).

XIV гасыр ахырында Туктамыш һәм Аксак Тимер арасында сугыш, ушкуйниклар һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Болгар, Җүкәтау, Кирмәнчек, Казан, Кашан, Чаллы кебек шәһәрләр талана, төбәк икътисадына зур зыян салына. Әлбәттә, мондый канлы вакыйгалар төбәк элиталарының илбасарлар белән көрәшү өчен берләшүенә китергән.   

XV гасыр башында Урта Идел төбәге Идегәй әмир һәм тәхеттән куылган Туктамышның уллары арасында көрәш мәйданына әверелә. Шулай итеп, тәхет өчен барган көрәш дулкыны, төгәлрәк әйтсәк, үзәк хакимияттәге тирән кризис төбәккә зур бәлаләр китерә.

Әйтергә кирәк, идарә структурасында да үзгәрешләр күзгә ташлана. XV гасырның беренче яртысында биредә Болгар, Җүкәтау һәм Казан олыслары булганлыгы билгеле (Мустакимов И. Термин «Золотой престол» в Поволжье по данным арабографичных источников (К вопросу о статусе г. Булгара на ордынском и постордынском пространстве) // Гасырлар авазы – Эхо веков.2008. №1. С. 147; Гариф Н. Казан ханлыгы: Оешу тарихы, идарə системасы, административ бүленеше һəм феодал вассаллык мөнəсəбəтлəре. Казан: Татар. кит. нəшр., 2006. 77 б.).

Казан ханлыгы оешу XV гасырның 40 нчы елларында Алтын Урда  тәхете өчен көрәшкә кушылган, Туктамышның нәсел дәвамчысы булган Җәләлетдиннең улы, мәшһүр сәясәтче һәм оста хәрби җитәкче Олуг Мөхәммәд һәм, бигрәк тә, аның өлкән улы Мәхмүд шәхесләре белән бәйле.

Җәләлетдин Литва кенәзе ярдәмендә 1411 елда Алтын Урда тәхетенә утыра, 1412 елда  Дмитрий Донскойның улы Бөек кенәз Василийны Сарайга чакыртып, яңадан еллык салым түләргә мәҗбүр итә. 1420 еллар ахырында тәхет аның улы Олуг Мөхәммәдкә күчә. Чынлыкта ханның исеме Мөхәммәд булып, «Олуг» сүзе шулай ук Алтын Урда тәхете өчен көрәшкән адашы (анысын аеру өчен «Кече Мөхәммәд» дип атыйлар) белән бутамас өчен өстәлә. 1431 елда Сарайга хакимлеккә рөхсәт сорап килгән Дмитрий  Донскойның улы һәм оныгы арасындагы бәхәстә Олуг Мөхәммәд онык Василий Васильевич ягына баса.

1436 елда Идегәй уллары һөҗүменнән соң, Олуг Мөхәммәд тәхетен югалта, Кырымга күченә. Тәхеттә утырган Тимер Котлыгъның улы Кече Мөхәммәд хан аны җиңеп, Кырымнан бәреп чыгара (Худяков М. Күрс. хезмәт. С. 22-23). Дәште Кыпчактан куылгач, 1437 ел кышын Олуг Мөхәммәд үзенең 3 меңлек гаскәре белән Бөек Мәскәү кенәзлеге чигендәге Белев шәһәре янында уздырырга ниятли. 1437 елның 5 декабрендә Василий  II-нең  үзенә каршы җибәрелгән 40 мең яугирдән торган гаскәрен тар-мар иткәннән соң,  Урта Идел төбәген буйсындыра һәм шуннан торып, Бөек Мәскәү дәүләте шәһәрләренә берничә тапкыр һөҗүм ясый.

1439 елның июлендә гаскәре белән Мәскәүне 10 көн чолгап торып, Олуг Мөхәммәд, кирмәннән кала Мәскәүнең бистә өлешен һәм тирә-як авылларны туздырып, Коломна кирмәнен яндырып, әсирләр һәм зур байлык белән әйләнеп кайта (Мәрҗани Ш. Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. 164 б.). Мәскәүгә каршы сәясәтен дәвам итеп, Түбән Новгород белән идарә итәргә ярлыкны Даниил Борисовичка бирә. Үзе 1444-1445 елларда ставкасын Түбән Новгород янында кора (Горский А.А. Москва и Орда. М.: Наука, 2000. С. 143-144).

Василий II сугышка кузгалып, 1445 елның гыйнварында Муром янында Олуг Мөхәммәд гаскәренең алдынгы отрядын туздыра. Бу эш җавапсыз калмый: Олуг Мөхәммәд шул ук елның маенда Василий II гә каршы Мәхмүд һәм Якуб исемле улларын җибәрә. Алар 7 июль көнне Суздаль шәһәре янында Бөек кенәз гаскәрен тар-мар итеп, Василий II нең үзен әсир итәләр.

Курмышта вакытта, 1445 елның 1 октябрь көнне Олуг Мөхәммәд һәм Мәхмүд, Василий II дән ханга ел саен салым түләргә вәгъдә алып, аны Мәскәүгә кайтарып җибәрәләр. Шушы вакыйгадан соң Мәхмүд Казанда, җирле хакимиятне туздырып,  идарә итә башлый. Ә Олуг Мөхәммәд, мөгаен,  Алтын Урда тәхете өчен көрәшне дәвам иткән яки үлеп киткән. Аның исеме соңрак чыганакларда күренми.

Яңа оешкан Казан ханлыгының сәяси тарихы берничә этапка бүленә – дәүләтнең көчле, шанлы чагы (1445-1487 еллар), рус протектораты  чоры (1487-1521 еллар), милли күтәрелеш заманы (1521-1550 еллар), Казан өчен көрәш (1550-1552 еллар).

Бу бүленешкә, ханлыктагы иҗтимагый һәм икътисади вакыйлардан тыш, күршедәге Алтын Урда кыйпылчыклары булып оешкан ханлыклар һәм Нугай Урдасы һәм, бигрәк тә, көчәеп килүче ут күрше – Бөек Мәскәү кенәзлеге/Мәскәү дәүләте белән мөнәсәбәтләр нык тәэсир итә, аерым очракларда соңгылары хәлиткеч роль уйный.

Беренче этапта тәхеттә Мәхмүд (1445-1461 елдан  соң), аннары баласы булмаган өлкән улы Хәлил, ул үлгәч, энекәше  Ибраһим (1467-1479) һәм хатыны Фатыйма белән никахыннан туган улы Илһам (Алихан) (1479-1487) утыра.  Бу никахтан, тагын, Ходайкол һәм Мәлик Таһир исемле ике угыл һәм ике кыз булган. Фатыймадан туган балалар Казанда мөстәкыйль сәясәт алып барганнар һәм күбрәк нугайлар белән аралашканнар (Алишев С.Х. Казан ханлыгы тарихыннан. Казан: «Раннур» нәшр., 2003. 37 б.).

Ибраһимның икенче хатыны – акыллы һәм сөйкемле Нурсолтан – гүр иясе булган абыйсы Хәлилның тол калган хәләл җефете. Бу никахтан  Мөхәммәд-Әмин һәм Габделлатыйф исемле угыллар туа. Нурсолтан, ире Ибраһим вафатыннан соң, 1480 елда Кырым ханы Миңле-Гәрәйгә тормышка чыга. Бер яктан, бу вакыйга ике ханлык арасында мөнәсәбәтләрнең тагын да якынаюына китерә. Әмма бу елларда Бөек Мәскәү кенәзлеге белән Кырым ханлыгы Олуг Урдага каршы юнәлтелгән ныклы союзда булалар. Нәтиҗәдә Нурсолтан балалары Мәскәү яклы сәясәттә катнаша.

1484 елны Бөек кенәз гаскәре Казанга килеп, Илһамны тәхетен Мөхәммәд-Әмингә тапшырырга мәҗбүр итә. Ләкин бер елдан Казан аксөякләре кабат тәхеткә Илһамны кайтаруга ирешәләр.

Рус протектораты  чоры. 1487 елда Мәскәү гаскәренең Казанны алып, Илһам ханны, аның ир һәм кыз туганнарын һәм әнисе Фатыйманы әсир итеп, Вологдага җибәрүдән һәм Бөек кенәзнең ханлык тәхетенә Мәскәүдә тәрбияләнгән Мөхәммәд-Әминне (1487-1496) утыртудан башланып китә. Яңа сәяси халәт Казан хөкүмәте өчен, нигездә, өч кагыйдәне үтәүдә чагыла. 1) Мәскәүгә каршы сугыш ачмау. 2) Бөек кенәз рөхсәтеннән башка яңа хан сайламау. 3) Ханлыкта булган рус кешеләренең мәнфәгатьләрен кайгырту. (Худяков М. Күрс. хезмәт. С. 51). Бу чорда Мәскәү хөкүмәтенең Казан илендә йогынтысы көчәя.

Казан аксөякләренең ханлык хокуклары кысылуына риза булмаган төркеме 1496 елда тәхеткә Себер ханы Мамукны чакыра, ләкин аның кырыс идарә ысулы белән килешмичә, кире кайтарып җибәрергә мәҗбүр була. Мәскәү хөкүмәте Казан тәхетенә Кырымда тәрбияләнеп, берничә ел гына Мәскәү кенәзлегендә яшәгән Гаделлатыйфны билгели, Казанда каршылыклар чыккач, аны кабат Мөхәммәд-Әмин хан (1502-1518) алыштыра. Көтмәгәндә, яңа хан милли мәнфәгатьләрне өстен куеп, мөстәкыйль сәясәт үткәрә башлый, Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне яңача кора. Ләкин балалары булмаган Гаделлатыйф һәм Мөхәммәд-Әмин үлгәч, Олуг Мөхәммәд нәселеннән тәхеткә утыртырлык чыңгызлы калмый. Бу вакытка Мәлик Таһир үлгән, аның уллары чукынган, төрмәдә утырган Ходайкол 1505 елда чукынып, Бөек кенәз Василий I-нең кыз туганы Евдокиягә өйләнгән, шул рәвешле хан булу хокукын югалткан була (Худяков М. Күрс. хезмәт. С. 47, 48).  

Мәскәү хөкүмәте бушап калган тәхеткә 1502 елда Кырым ханы, Олуг Урда тар-мар ителгәннән соң Мәскәүгә килеп сыенган һәм Касыйм ханлыгында көн күрүче Кече Мөхәммәд нәселеннән булган Әхмәд ханның туганнарыннан берсе – 13 яшьлек Шаһгалины җибәрә. Чынлыкта аның исеменнән Мәскәүдән килгән илче Карпов идарә итә. Аның эш алымнарына түзә алмыйча, Шаһгалины куып җибәргәч, казанлылар 1521 елда тәхеткә Кырымнан Сәхиб-Гәрәйне дәшәләр. 1502 елда Олуг Урда тар-мар ителгәч, Кырым ханлыгы үзен Алтын Урда мирасчысы итеп атый һәм Казан ханлыгына хокукы бар дигән фикердән чыгып эш итә.

Шул рәвешле, Казан ханлыгы тарихында яңа чор – милли күтәрелеш этабы башлана (1521-1550 еллар). Сәхиб-Гәрәй җитәкчелегендәге Казан һәм ярдәмгә килгән Кырым гаскәрләренең Мәскәүгә һөҗүме нәтиҗәсендә, Бөек кенәз Василий III ханлык өстеннән протекторатны юкка чыгара һәм Кырымга еллык салым түләү турында солыхка кул куярга мәҗбүр була. Сәхиб-Гәрәй, 1524 елда үз урынына 13 яшьлек Сафа-Гәрәйне (данлыклы Кырым ханы Миңле-Гәрәйнең улы Фатыйх-Гәрәйнең улы) калдырып, Истамбулга китеп бара һәм беркадәр вакыттан соң Кырым ханы булып таныла.

1531 елда Мәскәү хөкүмәте басымы белән Сафа-Гәрәй Казаннан куыла, аны Шаһгалинең энесе 15 яшьлек Җангали алыштыра. 1535 елны казанлылылар, Җангалине үтереп, кабат Сафа-Гәрәйне чакыралар. Ул Җангалинең тол калган хатыны, нугай морзасы Йосыфның кызы Сөембикәгә өйләнә. Яңа  хан, Бөек кенәз Иван IV кечкенә булудан файдаланып, берничә тапкыр рус шәһәрләренә яу чаба. Мәскәү белән килешүгә корылган мөнәсәбәт яклы Казан аксөякләре Сафа-Гәрәйне тәхеттән төшерү өчен заговор коралар.  Ахыр  чиктә, 1546 елның 13 июнендә аның урынына тәхеткә Шаһгалине утырталар. Бер ай үткәч, Әстерхан һәм нугай яугирләренә таянып, Сафа-Гәрәй тәхетен кире кайтара. (Худяков М. Күрс. хезмәт. С. 110-112).

Сафа-Гәрәй хан 1549 елда кинәт үлеп китә. Хан итеп, Кырымнан аның улы Бүләк-Гәрәйне чакыру барып чыкмагач, тәхеткә Сафа-Гәрәйнең 2 яшьлек улы Үтәмеш-Гәрәй утыртыла,  регентша итеп әнисе ханбикә Сөембикә билгеләнә. Хәрби көчләр белән Кырымнан килгән гаскәр башлыгы Кошчак углан идарә итә.

Язманың дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

 

"КУ", 06, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев