Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Яшьлек хатирәләре (хикәя)

Өйләнешергә куелган туй көне үзеннән-үзе кичектерелде. Аралар суынганнан-суына барды һәм менә көннәрдән бер көнне Айсылу әйберләрен җыеп башка шәһәргә күченеп китте, сабыен саклап калырга уйлады...

Мин аны йөрәгемнән мәңгегә алып атарга, ә баламны саклап калырга ант иттем.

Язның ярсулы бер көне иде ул... Аны яңадан очратты.

Айсылу тукталышта озак кына троллейбус көтте, аяклары да туңып бетте, кулларына әбисе бәйләгән ап-ак йон бияләйне кисә дә, зәмһәрир суык барыбер үтеп керде. Менә ерактан троллейбус күренде, Айсылуның йөзендә нур балкыды. Троллейбуста кеше күп иде, алма төшәрлек урын да юк. Әллә ничек күзе арттагы урында утыручы бер кешегә төште. Бу кешедә ниндидер таныш чалымнар сизеп алды. Юк, юк, ул булырга мөмкин түгел, ул бит башка шәһәрдә яши дигән фикер яшен тизлегедәй башыннан йөгереп үтте.

Еллар агым сулар кебек үтә торды. Айсылуның да нәни йөрәгендәге ярасы төзәлә барды, үзендә көч табып, яшәвен дәвам итте ул. Хәзер бит алар икәү, ике йөрәк бергә тибә башлады. Әллә ничек сикәлтәле булды Айсылуның язмышы.

Бер-берсенә гашыйк ике пар аккошка күз тидерделәр, ахрысы. Айнур күзгә күренеп үзгәрде, кул күтәрә, кычкыра башлады. Хәтта Айсылуның карынында типкән нәни сабый да кызыксындырмый башлады аны. Өйләнешергә куелган туй көне үзеннән-үзе кичектерелде. Аралар суынганнан-суына барды һәм менә көннәрдән бер көнне Айсылу әйберләрен җыеп башка шәһәргә күченеп китте, сабыен саклап калырга уйлады. Ул анда мәктәпкә эшкә урнашты. Җир йөзендә яхшы кешеләр очрый шул ул, Айсылуга да булышучылар табылды.

Акрынлап тормыш алга барды. Айсылуның яшәү мәгънәсе — нәни кызчыгы туды. Ерактан Айсылуга күз атып, булышып йөргән Тимерхан үзенең ярдәм кулын сузды, мәхәббәтен аңлатты. Айсылу да мәхәббәтне кабул итте, аның кызы әтисез үсәргә тиеш түгел иде. Троллейбуста күзгә-күз очрашкан теге кеше турында юл буе уйланып барды Айсылу. Ул кеше белән көн саен шул бер үк троллейбуста бер үк вакытта эшкә бара торган булдылар.

Ләкин бүген троллейбуста Айсылу үзенең юлдашын очратмады, әллә берәр нәрсә булдымы икән дип йөрәге чәнчеп куйды.

Көннәр үтә торды, Айсылуның гомер йомгагы сүтелде дә сүтелде. Ул үзенең тормышыннан бик тә канәгать иде. Тимерхан да Айсылуны өзелеп яратты, аның баласын үзенеке кебек кабул итте. Хатын Тимерханга ияләшкәнен сизми дә калды. Тормышы үзеннән-үзе бер пазл кисәкләре кебек җыелды да куйды. Берәр кисәге югалса, ул пазлларны җыеп булмас иде сыман тоелды.

Менә бүген дә ул троллейбусны бик озак көтте. Утыргач та күзе һаман да теге кешене эзләде. Айсылуга нишләптер ул бик таныш кеше кебек тоелды. Бүген ул иң арттагы урында утыра иде. Айсылу озакка сузылган бу очрашуларны өзәргә булды... Чөнки үзенчә бик бәхетле иде! Бүген ул Тимерханга яхшы хәбәр әйтергә җыена иде.

 

Алёна Фәхретдинова,

Казандагы 37нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

"КУ" 3, 2015

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер магьнесез хикэя