Абыең булса, шундый булсын (хикәя)

«Там, там, там, тамуыңны яратам», — яңгыр астында шулай дип җырлап барганда, ул уянып китте. Кайдадыр чалкан ята икән бит, ә аның өстенә ниндидер кыз иелгән. Теге җылы тамчылар шуның күзеннән тама икән ул!

Марат бер мәлгә үзенең кайдалыгын аңышмыйча торды. Янында елап утырган Айсылуны күргәч, ул сискәнеп китте.

— Нигә елыйсың? — дип сорады Марат.

Айсылу эндәшмәде.

Тагын бер тапкыр кабатлап сорагач кына, Айсылу үзенең куркыныч төш күргәнлеген һәм бик каты куркып абыйсы янына килүен әйтте.

— Әй, куркагым! — дип шаяртты Марат. Һәм Айсылу йоклап киткәнче аның янында утырып торды. Әйе, шундый абыең булганда бернинди куркыныч төштән дә, караңгылыктан да курыкмый инде Айсылу.

Ләйсән ХӘЛИУЛЛОВА, IХ «А» сыйныфы укучысы

"КУ"  1, 2015
Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: