Логотип Казан Утлары
Хикәя

Укытучы кыз бәхете (хикәя)

Һәрвакыттагыча, иртәнге җидедә Фәридәнең кесә телефонының будильнигы җырлап җибәрде. Күзен ачар-ачмас, ул SMS күреп алды, SMSны укыгач, кыз бетте генә инде. Анда өч кенә сүз язылган иде: «Без кичә яндык»

«Кил, кил, кил...» — җырның бу куплетын җитмешенче кат җырлады бугай инде ул. Ә иркәсе һаман юк әле. Тагын бер кат сузып җибәрүе булды, кинәт...

Көтмәгәндә ишектән килеп кергән Женя апасының калын тавышын ишетеп куркып ук китте Фәридә, кулындагы энәсеннән бәйләп утырган шәл читенең күзәнәкләре берәм-берәм «сикерешеп» чыктылар... Кыз, күзен ишектән алып, тиз-тиз генә күзәнәкләрне җыярга кереште.

— Нинди бетмәгән «кил, кил» инде ул сәгатьләр буе? — дип ачуланды квартирант кызын Женя апа. — Килер әле, кая барыр, килмичә? Төн уртасы җиткәнен беләсеңме син, балам? Шулай «балам» дип, яратып эндәшә ул Фәридәгә, ачулануы да аны яратып, үзенчә кызганудан гына.

Сөйгәнен сагынып, юксынып, җырлар җырлап, берүзе кич утырды шул төн кошы Фәридә. Төн уртасы җиткәнен сизмәгән дә икән.

Ул, ашыкмыйча гына әзерләнеп, йомшак урын-җир эченә чумды.

Ә иртән...

Һәрвакыттагыча, иртәнге җидедә Фәридәнең кесә телефонының будильнигы җырлап җибәрде. Күзен ачар-ачмас, ул SMS күреп алды, SMSны укыгач, кыз бетте генә инде. Анда өч кенә сүз язылган иде: «Без кичә яндык». Ике күзен шушы утлы сүзләрдән аерып ала алмыйча, соң дәрәҗәдә борчылып, кат-кат укыды Фәридә Фәритенең сүзләрен, әмма «Нишләп?», «Нигә?», «Ничек?», «Ә билгеләнгән туебыз?» дигән сорауларына ни телефон, ни Женя апасы җүнләп җавап бирә алмадылар. Телефондагы өзек-өзек гудоклар Фәридәне тагын да көчлерәк борчуга салдылар.

— Ник телефоныңны алмыйсың, бәгърем? — дип иләнде ул, тик нигәдер ерактагы Фәрите, никахланган яры, дәшмәде генә...

Фәридәгә мәктәбенә керергә вакыт җиткән иде. Кыңгырау чыңы белән бергә дәрескә керде. Исәбе берәүгә дә, берни дә сиздерергә түгел иде, билгеле. Нихәтле сынаулы күз аңа төбәлгән. Ягымлы, сөйкемле, нурлы күзләр...

— Фәридә Гаязовна, Сезгә ни булды? Нигә еладыгыз?

— Апа, нигә борчылдыгыз? Безгә әйтегез!..

Фәридәнең ике күзенә ихтыярсыздан кайнар яшьләре бөялде, керфекләре юешләнде, ул сыйныф бүлмәсеннән чабып чыгып китте. Тәнәфес вакытында укытучылар бүлмәсендә директорлары Мансур Наилевич Фәридәне генә түгел, барлык коллегаларын тиз «тынычландырды» — иртәгә Мәгариф бүлегеннән саллы гына тикшерү киләсе, итәкләрне җыеп, әзерләнеп торасы икән...

Фәридә тынычланды. Юк, тикшерүдән курыкмый ул, чөнки үз-үзенә ышана. Аны иң яхшы аңлаучылар, тыңлаучылар, хәленә керүчеләр шушы укучылары икән ләбаса! Аны хөрмәт итәләр, яраталар икән бит!

Фәридә, беренче елын чит шәһәрдә торып, чит кешеләрдә яшәп, урта мәктәптә быел беренче елын балалар укытырга алынган Фәридә Гаязовна, күзенә генә карап утыручы укучыларын сагынып, яратып, тәмам тынычланып, ныклы, ышынычлы адымнары белән 11 А сыйныфының ишеген ачты.

"КУ" 2, 2015

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев