Төнге кош (хикәя)

Чулпан, гомердә булмаганча, йоклый алмый ятты. Күңелен нәрсәдер борчып, бимазалап тора иде аның. Бөтенесе дә тәртиптә, югыйсә. Тормышы ипле генә бара, ире Наил дә тәртипле, эшчән, Чулпан өчен өзелеп-өзгәләнеп тора, әнә — уртак бәхетләре — кызлары үсеп килә. Нәкъ менә Энҗе аларның тормышларын, күңелләрен, бәхетләрен тигезләп, бөтенәйтеп тора да инде. Калганы өчен борчыласы юк. Әйбәт фатир да, мул, җитеш тормыш та булыр, Аллаһы боерса... Булганына канәгать итеп яшәргә кирәк.

Чулпан, әйләнгәләп ята торгач, ниһаять, күңел борчуларының сәбәбен уйлап тапты. Күптән авылга кайтканы юк аның. Әнисе, әтисе ни хәлдә икән анда? Авырмыйлармы? Әнә, ниндидер грипп йөри ди бит... Күңелләре тынычмы? Тыныч түгел инде анысы. Дөньяның төрле тарафларына таралган балалары өчен борчылып яталардыр. Ничек тыныч булсыннар инде?! Әле менә бу килгәннәрендә дә гел балаларын, оныкларын барлап утырдылар. Сагынуларымы, картаюларымы?

Искә алырлык та шул. Тату гаилә булып яшәделәр алар. Көне-төне колхоз эшендә булсалар да, кызларын тәүфикълы итеп үстерә алдылар, аякка бастырдылар, кеше иттеләр, эшкә урнаштырып, тормышка бирделәр... Чулпан әти-әнисе белән бер мәртәбә генә телгә килгәнен хәтерли. Бер мәртәбә булса да, берәгәйле булды, ахры. Әле дә, җае килгәндә, шул хакта искә төшереп торалар.

Кызларының, бала чактан яратып йөргән егетенә кияүгә чыкмыйча, Наил белән тормыш корып җибәрүенә аптыраганнар иде алар. Чулпанның ул вакыттагы аңлаешсыз гамәле ата-ана өчен мәңгелек сер булып калды, ахры. Менә бу килгәндә дә... Бәй, ничек истән чыккан диген, әле күптән түгел генә килеп киттеләр ләса! Чулпан белән Наил аларны булдыра алган кадәр кунак иттеләр, түрләрендә генә утырттылар... Юк, әти-әнисе өчен борчылу түгел бу... Чулпанның күңелендә бөтенләй бүтән кайгы, бүтән гамь... Нәрсә, нәрсә борчый соң аны?

Наил йоклый. Бик арыйдыр шул. Бөтен гаилә аның өстендә бит... Эше дә тынгысыз. Эше генә ярар иде, эшеннән калып та эшли, аз булса да акча булыр, тормышыбыз бөтенәер, дидер инде. Ярата ул... Чулпанны да, Энҗене дә ярата. Бигрәк тә кызы өчен үлеп тора. Шушы яратуы аркасында күбрәк тә иркәләп куя. Ә тегесенә иркәләнергә генә булсын...

Юк, ире өчен борчыла алмый Чулпан. Борчып торган булса, карамас та иде... Кияүгә дә чыкмас иде. Шулай да, аларның бергә булуларында Наилнең өлеше күбрәк. Ул вакытта Чулпан Илнар белән йөри иде. Сигезенче класстан бергә алар. Мәктәптә дә, мәктәптән соң да. Бер-берсенә гашыйк булган ике үсмергә баштарак аптырап, гаҗәпләнеп йөрсәләр дә, соңрак күнектеләр тагы — аларның мәхәббәтләре хакында сокланып, хәтта яратып сөйли башладылар. Сокланырлык та булгандыр. Кулга-кул тотынышып, авыл читендәге урман буенда йөргән бу ике яшь йөрәкне рәнҗеткән җан ияләре, кичерелмәс гөнаһларга тарып, шундук тәмугка әләгер кебек тоелгандыр шул...

Мәктәптән соң да ташлашмадылар. Чулпан университетка, Илнар төзелеш институтына укырга керде. Алар, кулга-кул тотынышып йөрүче гашыйклар яшеннән чыгып, олы тормыш хакында хыялланып яшәүче Ләйлә белән Мәҗнүнгә әверелә бардылар. Беренче мәхәббәтләре шул ук икенче, өченче мәхәббәтләре дә иде. Вакыты җиткәч, мәңге бергә булу хакында вәгъдә бирештеләр, аны татлы, исерткеч үбешү белән беркетеп тә куйдылар.

Менә шул вакытта Чулпанның гомер юлында Наил пәйда булды. Очраклы рәвештә генә каршына чыккан бу чибәр, акыллы, итагатьле егет аны шундук әсир итте. Моңа кадәр дә, Илнардан аерылып торган араларда, аңа чибәр, инсафлы егетләр очрамый калмый иде. Ләкин Чулпанның күңеле берсе артыннан да ияреп китә алмады. Илнарына булган көчле мәхәббәте, аңа биргән ант-вәгъдәсе Чулпанны төрле ымсынулардан, иләс-миләс тойгылардан саклап-яклап килә иде. Наил белән бүтәнчә булды... Хәзер Чулпан белә инде, Наилнең иксез-чиксез мәхәббәте үзенә җәлеп итте аны. Андый мәхәббәтне Чулпанның киноларда гына күргәне бар иде. Бәй, уйлап карасаң, мөмкин хәл түгел бит бу — Наил бер ай буе Чулпанга чәчәк ташыды. Көн саен бер роза чәчәге. Көн саен бер... сүз. Сөю сүзе! Баштарак ул сүзләр Чулпанның йөрәгенә үтеп керә алмасалар да, бердәнбер көнне яшь, дәртле йөрәк түзмәде, Наилнең: «Син минем язмышым!» — диюенә дөрләп кабынды да китте...

Илнар бу вакытта авылда иде. Алар инде ярәшкәннәр, туй, никах хакында сөйләшү булмаса да, алтын балдакларга кадәр алып куйганнар. Ике як та, үзара килешеп, туганлашу, кодалашу мәшәкатьләре белән яшиләр иде.

Чулпан ике ут арасында калганын аңлады. Гомерлек мәхәббәте булган Илнарны югалтудан курыкты ул. Ә Наилнең мәхәббәте аның күзләрен генә түгел, аң-зиһенен дә томалап алган, бөтен дөньясын сөюгә тутырган булып чыкты. Егет бу мәлдә үзе өчен дә, Чулпан өчен дә берьюлы ярата иде, ахры. Шуңа күрә, Чулпан үз хисләре, үз күңеле хакында әлләни борчылмады да. Бөтен җаваплылыкны Наилгә калдырып, шул ук вакытта, авылда эшли башлаган Илнарны да онытырга теләмичә, баштарак чыгарылыш сынаулары, аннары диплом эше белән мәшгуль булып яшәде.

Ул көнне Чулпан мәңгегә дә оныта алмас кебек. Аңа бу көнне, бер-бер артлы, ике егете белән дә очрашырга туры килде. Икесен дә үзенчә сынап карамакчы булды ул. Наилгә: «Минем күптән яратышып йөри торган егетем бар, бүтән килмә», — дисә, Илнарга: «Мине бер егет үлеп ярата, миңа ул үзе дә ошый... Кичер мине, без синең белән бергә була алмыйбыз», — диде. Наил дә, Илнар да кайнар яшьләрен түгеп еладылар. Наил, Чулпанның каршында тезләнеп торган килеш, үзенең тылсымлы сүзләрен кабатлады:

— Язмышым минем!..

Илнар исә, балаларда гына була торган саф, керсез, әмма яшькә тулган күзләрен мөлдерәтеп карап торды да:

— Мин сине Себергә алып китәм. Эш тәкъдим итәләр... — диде.

Чулпан Наилне сайлады. Яшь, дөресрәге, яңа мәхәббәт көчлерәк булгандыр инде. Аннары... Чулпанның бер дә Себергә китәсе килми иде. Ә Илнар китте. Мәхәббәт соранып, түбәнсенеп йөрмәде, китте дә барды. «Чулпаннан ким кызга өйләнмим!» — дигән. Өйләнгән. Сүзендә торган. Хатынының төс-кыяфәтенә кадәр Чулпанга охшаган, дип сөйләнделәр... Яшьлек мәхәббәтен әлегә чаклы һич оныта алмый, имеш. Таныш-белешләре хәзергә кадәр килеп әйтеп торалар. «Бүген дә синең белән яши ул, һич оныта алмый, хыялланмаса гына ярар иде», — диләр. Чулпан үзе дә оныта алмый аны. Төшендә еш күрә. Бәхетле итеп күрә. Әмма күзләре моңлы. Шулай да була икән: үзе бәхетле, үзе моңлы... Кайчакта ул Наил Чулпанны яулап алган сүзләрне кабатлый:

— Язмышым минем! — ди.

Чулпан аңа шундый ук моңсу караш белән җавап бирә:

— Нигә баштарак әйтмәдең аны, Илнар? — ди. Аннары: — Минем бер дә, бер дә Себергә китәсем килмәгән иде шул, — дип өсти. Шунда ук үз тормышы хакында сөйләргә керешә: — Минем Наил әйбәт. Тәртипле. Тырыш. Гаиләбез өчен үлеп тора. Кызыбыз өчен җанын бирергә дә әзер... Ә! Әйтергә дә онытканмын, минем кызым бар бит. Нишләптер ул сиңа охшаган. Нигә алай икән ә, Илнар?

— Илнар дәшми. Тик тора. Җансыз, гамьсез кеше кебек...

Чулпан йоклый алмады. Илнар хакындагы уйларын куып җибәргәч тә озак кына әйләнгәләп ятты әле. Бу кадәр уйлануга... Күптән тынычланырга, бушанырга тиеш тә соң... Юк, һаман шул борчу, шом... Нидер бар... Бар... Нидер бертуктаусыз кимереп, әрнетеп тора аның җан-бәгырен...

Торып өстәл лампасын кабызды, сәгатькә карады. Иртәнге дүрт тулып килә. Юк, иртә торасы юк. Болай гына карады. Үзе дә аптырый: шушы мәлне, шушы минутны мәңгелеккә истә калдырырга теләгән кебек карады. Сәер...

Әллә яңгыр ява башлады инде? Түбә кыегындагы калайда тамчылар сикерешкән кебек... Әнә — җил дә уянды, тәрәзә каршындагы миләш куаклары талгын гына кузгалышып, үзләренең дәртле дә, шомлы да биюләренә керештеләр...

Бу вакытта инде таң ата башларга тиеш. Нишләп һаман караңгы соң әле урамда? Ниндидер шомлы, давыллы, яңгырлы, караңгы төн бу... Көзге, шыксыз төнне хәтерләтә... Чулпан тагын торды, тагын ятты. Наилнең ачылган өстен ябыштырды, күршедә генә, үзенең кечкенә караватында җәйрәп яткан Энҗене үрелеп карады. Йоклый...

Тәрәзә ягыннан килгән тавышлар көчәйде. Җил көчәйде. Өй алдындагы миләшләр тагын да ярсыбрак бәргәләнергә керештеләр. Алар, үзара тарткалашу белән генә риза булмыйча, үрелеп, ябалдаш канатлары белән тәрәзә өлгеләрен кыйный башладылар... Канатлары белән шул. Кошлар кебек! Ә? Кош? Кош бит бу? Ниндидер кош килгән аларның тәрәзәсенә... Әнә ничек кыйный тәрәзә өлгесен... Уятмакчы буламы? Нәрсә кирәк аңа? Ничек керә алган ул миләш куаклары аркылы? Кошмы соң бу?

— Наил! Наил, тор әле, тор...

— Ә? Нәрсә булды?

— Наил, тор инде тизрәк! Тәрәзәгә кара әле...

— Ә? Нәрсә? Нәрсә бар?

— Белмим... Нәрсәдер бар анда... Кемдер бар...

— Кемдер?.. Кем?

— Белмим... Куркам мин, Наил...

Наил, торып, тәрәзә янына китте. Үрелеп карый башлады. Аның килүен күрдеме, тәрәзәдәге кош бермәлгә тынып калгандай булды. Ләкин бераздан тагын ярсып бәргәләнергә кереште.

— Саескан бу... Каян килгәндер ул?..

Наил, тынычланып, куркуыннан калтыранып, юрганына төренеп утырган Чулпан янына килде, кулларын аның иңбашына куеп, янәшә утырды.

— Наил... Куып җибәрик аны... Әнә бит ничек интегә...

— Хәзер...

— Ә син курыкмыйсыңмы?

— Курыкмыйм. Бераз шикләндерә генә... Саесканның килүе — начар фал. Кайгы, бәла чакырып килмәсен тагы...

— Алайса, чыкма... Үзе китәр әле...

— Бер дә китәргә охшамаган бу... Чыгып кумыйча булмас...

— Алайса мин дә чыгам!

— Юк, син чыкмыйсың! Энҗе белән каласың.

— Ярар, чыкмам... Тик син аны кыйнап үтерә күрмә, яме. Кош бит ул, җан иясе.... Мескен...

— Мескен? Бер дә мескен түгел. Әнә — бәреп керә инде...

— Наил...

— Әү...

— Саескан шыгырдый бит, ә моның тавышы юк...

— Юк шул... Чын кош түгел бу... Серле кош, шомлы кош... Теге догаңны укы әле, шикләнгәндә укый идең бит...

Наил торып чыгып китте, Чулпан әбисеннән өйрәнеп калган догаларын укырга кереште. Үзенең күзләре — тәрәзәдә... Ул инде сизеп, хәтта төгәл белеп тора: Наил, чыгып, коймага сөяп куелган себеркене кулына алды, капкасын сак кына ачып, бакча эченә керде, үрелеп, тәрәзә каршында бәргәләнүче саесканны куа башлады... Әнә, әнә... Себеркесе дә күренеп-күренеп китә... Караңгы, шомлы төндә тәрәзәгә кагылып киткән себерке тагын да куркынычрак икән... Ул, кайчакта, канатларын җәеп, эчкә керергә азапланган кошка бәрелеп-бәрелеп китә. Бәрелгән саен, кош кайдадыр юкка чыгып тора. Аннары тагын пәйда була. Наил шактый азапланды. Барыбер үзенекен итте. Бәргәләп-суккалый торгач, саесканны тәрәзәдән куып җибәрә алды. Кайсыдыр бер китүеннән кош кабат килмәде, юкка чыкты. Ниндидер сихер белән, җил туктады, миләшләр дә кинәт тынып калдылар, хәтта төн дә яктырып киткәндәй булды.

Чулпан белә: төн яктырмады, бу — офыкта таң беленә башлады. Дөнья үз күчәренә кайтты...

Наил керде. Йөзе җитди. Мондый чакта: «Йөзе качкан», — диләр. Керде дә, өстен салып, дәшми-нитми генә килеп, юрган астына чумды. Шуннан соң гына җәймәсе астыннан башын чыгарды:

— Китте... Бик сәер кош... Кошка охшамаган да... Онытыйк бу турыда, — диде.

Шул ятудан икесе дә оеп, йоклап киткәннәр. Алар торганда тышта июль кояшы патшалык итә иде инде.

Наил, тиз-тиз генә торып киенде дә, ашап та тормыйча, эшенә чыгып китте. Энҗе һаман йоклый. Чулпан да, Наил артыннан ишекне бикләгәч, кабат урынына килеп ятты. Йөрәге ярсып-ярсып тибә иде... Төнге кош белән булган хәлләр хәтерендә яңарган саен, ул күңел ярларының ишелүен, шомлы, караңгы уйлар кочагына егылып төшә баруын тойды.

...Юк,юк, безнекеләр белән берни дә булмагандыр... Әти дә, әни дә исән-саулардыр... Наилләр ягында да үлем-китем көтелми иде. Әле кичә генә Наил телефоннан сөйләшеп кайтты. Барысы да тәртиптә, дигәннәр, кышкылыкка печән әзерлиләр, мунчага яңа бура бурыйлар икән...

Чулпан болай изаланып ятуның юньлегә булмавын, бу хәлләрне оныттырырлык берәр эшкә керешергә кирәклеген аңлады. Торып, кер юарга әзерләнә башлады. Урам чатындагы коедан су алырга чыгып китте. Юлда Сания карчык очрады. Бу урамда аларда гына телефон бар. Әллә, рөхсәт сорап, авылга, өйгә шалтыратып караргамы? Өйдә ничек икән? Нишләптер күңел тыныч түгел...

Сания карчык шундук риза булды. Урамда Чулпанны яраталар. Наилне дә яраталар. Бигрәк тә Энҗене яраталар. Урамга бер бала бит ул. «Дәү әниләреңә шылтыратабыз», — дигәч, Чулпанга Энҗе дә иярде. Шулай алар икәүләп, күчтәнәчкә бер кап «филле чәй» тотып, Сания карчыкларга барып керделәр.

— Әйдүк, кызым, түргә узыгыз... Чәй эчеп аласызмы?

Чулпан шундук телефонга барып ябышты.

— Юк, Сания әби, эчеп тормыйбыз. Шылтыратам да чыгып китәм... Кер кайнатырга куйган идем. Әнә, теләсә, Энҗе калсын... Миңа борчу гына ул, ә сезгә — тере курчак, күпме телисез, шулкадәр уйнагыз...

Трубканы әнисе алды.

— Әү, кызым...

— Әни, әни! Сез исән-саулармы? Берни дә булмагандыр бит?

— Нигә алай дисең, кызым? Барыбыз да исән-сау...

— Бүген начар төш күрдем, шуңа соравым, әни... Хәзер тынычландым инде, курыккан идем. Ярый шылтыраттым әле, йөрәгем купты, билләһи...

— Кызым, үзегез ничек соң? Кияү эшлиме? Энҗебез үсәме?

— Үсә-үсә, әнә, синең белән сөйләшергә чират көтеп утыра...

— Кызым...

— Әү, әни...

— Кызым...

— Әни, нәрсә? Нинди сүзең бар?.. Әни... Әни!

— Кызым, бүген иртән Илнарны кайтардылар...

— Ничек инде... Кайтардылар? Илнар авылга кайттымыни? Ялгамы?

— Кайтты да... Кайтмады да...

— Әни, нәрсә булды? Ник болай сөйләшәсең?

— Кызым, Илнар үлеп кайтты бит...

— Ә? Нәрсә? Илнармы? Кайчан? Ничек?..

— Бүген иртән дидем бит... Себердән кайтканда, гаиләсен хатынының әниләренә кертеп калдырган да үзе авылга ашыккан... Ныграк ашыккан шул синең Илнарың... Иртәнге дүртләрдә юлда машинасы белән әйләнгән...

— Әни... Син ни сөйлисең?.. Илнар үлгәнмени?

Чулпан, аңламаганга сабышып, юри сорады. Телдән калмас өчен, акылдан язмас өчен сорады. Шундук үткән төндә тәрәзәләренә килгән кош исенә төште... Кайдадыр ерак юлда үлеп яткан Илнарның үксез җаны шулай кош булып кайтты микәнни? Әллә?.. Әллә, юлда чагында, уй-хыялларын канат итеп иркәсе янына килгәч, бергәләп, куып җибәргәнгә рәнҗеп, якты дөньядан баш тарттымы аның җаны?

Чулпан, буыннары йомшап, ишек төбендәге эскәмиягә утырды. Телефон трубкасы идәнгә шуып төште. Анда һаман әле әнисенең әллә каян, дөнья читеннән, ә бәлки күк катыннан ишетелгән кебек, тонык тавышы яңгырап тора иде:

— Кызым... Кызым... Балам... Балакаем... Күңелеңне тый... Җаныңны җый... Йөрәгеңне ярсытма... Синең Наилең бар, кызың бар... Тормышың бар... Кызым, ник дәшмисең? Кызым!.. Балакаем!..

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: