Текә ярда

Барган җиренә ашыгуына карамастан, Гөлсинә юл буенда менә авам, менә егылам дип чайкалып торган кыз баланы күргәч, бик теләрдән булмаса да машинасының тормозына басты.”Кая барасың? Нигә бер үзең юл буенда?”, - дип сорады ул егерме яшьләр тирәсендәге, карап торуга матур гына күренгән кыздан. “Миңа кайтырга кирәк... Тик минем акчам юк юлга... Мине беркем дә утыртмый. Алыгыз мине”, – дип сорагач, Гөлсинә машинаның пассажир ягы ишеген ачып, кызны утыртты.

“Яп-яшь кенә бала... Тылык исерек... Юлда бер ялгызы. Ни хәл очратмас диген..., - уйланды Гөлсинә. - И, дөньясы!..” Яхшы гына салып алган кыз исә бер тын баргач укшый башлады. Нигә утырттым бу исерекне, дип үкенә башлаган Гөлсинә, машинасын туктатып, кызның косканын көтеп торды. Кызга ачуы кабара башлаган хатын машина ишеген шап итеп япты да тагын кузгалып киттеләр. Кәефе кырылганын яшерми-нитми, кырыс, хәтта дорфарак тон белән кызның кайда яшәвен, юлда нишләп эчеп-исереп бер ялгызы йөрүен сорады. Ашказанын хәмердән бушатып алгач әзрәк җиңеллек кергән кыз, тартып-өзеп дигәндәй җавап бирә башлады. Исеме Алсу. Тугыз айлык кызы белән әнисендә яши. Дусларына ял итәргә барган җирдән кайтып килеше. “Нигә илтеп куймадылар соң дус-ишләрең?”, - дип сорады Гөлсинә айный башлаган кыздан. “Аларның вакыты юк”. “Синең белән күңел ачарга вакытлары бар...” “Нигә миңа бәйләнәсең? Нәрсә кирәк сиңа?” дигәндәй Гөлсинәгә акаеп караса да, кыз дәшмәде. “Балаң бар дисең инде ызначит? Ә кем белән соң ул хәзер?”- Гөлсинә, кызны ошатып бетермәвен ачыктан-ачык күрсәтеп, карашы белән аны бораулап алды. Ял итеп, күңел ачып бәйрәмдә йөргән кызның кикриге шиңә барды, машина креслосына сеңеп диярлек утырды. Шулай да, Гөлсинә биргән сорауларга җавап бирә барды. “Мин Диләрәмне бик яратам. Ул әлегә әни белән калды”, - дип, Гөлсинәгә гаепле карашын ташлады.

- Әтисе бармы соң кызыңның?

- Белмим кем икәнен...

- Очраклы гына бала инде, димәк?

- Мин алай санамыйм кызымны. Мин аны үлеп сөям. Ул да мине бик ярата. “Әннә, әннә” ди, - Алсуның күзләрендә беренче тапкыр елмаю чагылды. Гөлсинәнең сорауларын да көтмичә, бәләкәч Диләрәсе турында сөйли башлады...

Гөлсинә аны тыңлап-тыңлап барды да, үзалдына әйткән кебек:

- Ә беләсеңме... Син бит озакламый яраткан балаңны югалтачаксың, – диде. Таныш булмаган хатыннан көтмәгәндә мондый сүзләрне ишетеп, Алсу бер мизгелгә тынып калды. Ничек инде ул югалтсын Диләрәсен? Нәрсә сөйли бу хатын? Әллә акылыннан язганмы?

- Ни сөйлисез сез? Нигә алай дисез?

Гөлсинә тиз генә җавап бирмәде. “Уйлансын әле әзрәк. Авырткан җиренә тисә, бәлки, барып җитәр. Бәлки, аңлар әзрәк...”, - дип уйланды ул үзалдына.

Күзләреннән яшьләре атылып чыгардай булган Алсу бу сәер хатынга төбәлеп:

-Әйтмәгез андый сүзләр. Диләрәм минем бу тормышта бердәнбер шатлыгым, бердәнбер куанычым. Ул мине бик ярата. Әнием мине яратмый... Ул миңа өйгә кайтмаска кушты... Мин кайтмыйм бүтән анда ..., - дип тезеп китте.

- Әниең сине яратмый? Ә ни өчен әниең сине яратырга тиеш? Тырыша-тырмаша, көч сала-сала, интегә-интегә сине үстереп, менә шулай йөргәнең өчен яратырга тиешме?

Алсу борынын мышкылдатып кына җавап бирде.

- Муенына бала такканың өчен яратырга тиешме сине әниең?Бәлки, аның да сине үстереп кеше иткәч, әзрәк үзе өчен яшисе киләдер? Син үзең, баламны яратам, дисең. Ә ни эшләдең син балаң өчен? Күке кебек әниеңә ташлап чыгып киттеңме?

Кыз җавап тапмады. Шулай да, бераз сүсез баргач:

- Апа, ни дип әйтсәгез дә, мине ничек тиргәсәгез дә, кызыңны югалтасың, дип әйтмәгез, зинһар, - дип ялварды.

- Әй, кызым, миннән торамы соң эш? Үзеңнән тора. Әнә бая мин утыртканда упкынга очардай, егылырдай булып талпынып тора идең. Син бит хәзер дә шул халәттә. Әниең, кызың кулларын сузган бу ярга сикерсәң, югалмассың. Ә рәхәт, җиңел күренгән эчкече, алдакчы дусларың көткән ярда упкын. Анда син кызыңны да, үзеңне дә югалтачаксың...

Кыз дәшмәде. Бары юеш танавын учлары белән сөртеп кенә алды.

Сөйләшеп бара торгач, кыз яшәгән зур гына авылга килеп тә җиттеләр. Гөлсинә кыз күрсәткән җирдә машинасын туктатты да Алсуга борылып карады. Алсу тиз генә чыгып китмәде. Башын игән килеш бераз утырды да, чак кына ишетерлек итеп: “Рәхмәт сезгә, апа, барысы өчен дә...”, - диде. Аның артыннан карап калган Гөлсинә, Алсуның капка төбендә эскәмиядә утырган олы яшьтәге хатын һәм кечкенә кызчык янына барып туктаганын күргәч, җиңел сулап куйды һәм барасы юлын дәвам итте...

Физәлия Дәүләтгәрәева

kitap.net.ru

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: