Мулла кызы (хикәя)

Алма җиңел турала. Тураган саен тәлинкәдә өелә генә бара. Кайбер кисәкләре зур өстәл өстендәге өрәңге яфраклары төшкән ашъяулыкта ята. «Грушевка» сорты аеруча тәмле. Казан тирәсендә күпләр утырта аны. Камырым да әзер, җиде яшьлек оныгым Гадел ярата торган алма бәлеше исе тиздән бөтен тирә-юньне әсир итәчәк. Менә үзе дә килеп җитте.

– Дәү әни, менә, кара, нәрсә таптым мин!

Кулларымны сөртеп, күзлегемне төзәтә-төзәтә кулыма аклы-каралы фото алам. Анда дүрт бала сурәтләнгән.

– Кайдан таптың моны, улым?

Күз яшьләремне көчкә тыеп калам.

– Китап арасыннан таптым, ә нәрсә? Елыйсыңмы әллә?

– Юк, юк...

Шулай дисәм дә, яңагымнан яшьләр агып төшә.

– Ә бу кем?

– Бу мин, туганнарым белән.

– Алар минем бабайларыммы?

Гадел тезләремә менеп утыра.

– Юк, бу минем абыйларым: Мөхәммәт, Сафа һәм Нурияздан.

Бала игътибар белән фотога карый.

– Дәү әни, син шундый кечкенә. Ничә яшь соң сиңа монда?

Сурәтнең артында төсе уңган штампта: «Фотограф А.В.Соловьев, Большая Проломная, 15, Казань» дип язылган.

Ә тагын да астарак – «1926 ел» тора.

– Миңа монда ун яшь.

– Ә нишләп сез монда үзегез генә? Әтиегез-әниегез кайда?

– Әни... юк инде, ә әти...

– Дәү әни, әйт инде тизрәк?

Гадел түземсезлек белән минем кулымны селкетә. Җавапны көтеп тормыйча, идәнгә сикереп төшә дә коридорга чыгып йөгерә.

Мин фотодагы балаларның моңсу күзләренә кабат күз салам. Һәркайсының карашы олыларча. Минем башымда – җәймәдән тегелгән яулык. Сафа өстендә – мөгаллимебез пинжәге. Катлаулы чорлар иде шул. Бу – туганнарым белән төшкән бердәнбер фото. Ничек табылды әле ул? Карточканың бөкләнгән почмагын турайтырга маташам.

Күптән булган хәл бу. Моннан соң тулы бер гомер узган.

Күземне йомып, балалар йортындагы мәктәпне искә төшерәм. Аннары медучилище һәм беренче эш урыны. Шау-шусыз гына туй, олы кызыбызның дөньяга килүе. Без офицер киеме кигән ирем белән Казан үзәгендә, яр буенда йөрибез. Сугыш. Мин госпитальдә. Авыртудан өзгәләнгән яралының ыңгырашкан тавышы ишетелеп торган авыр носилканы көчкә өстерәп барам.

Нури белән Сафа яңа солдат шинеле кигәннәр дә сугышка китә торган фронт составы янында басып торалар. Күптән көткән май ае һәм иремнең сугыштан кайтуы...

Ә моңа кадәр – балачак. Менә әни йон эрләп утыра. Мөхәммәт белән без ишегалдында тавык куып чабабыз... Көзге моңсу кичтә коедан су алган әти артыннан йөгерәбез... Ул мине кулымнан тоткан да тизрәк бар дигән сыман алга этә. Бу нәкъ шул кич иде. Без шуннан соң киттек, шуннан соң барысы да үзгәрде...

 

***

Таң ата. Арба көпчәге шыгыр-шыгыр килә, кыр буйлап сузылган юл очсыз-кырыйсыз булып тоела. Көзге яңгыр юган юл шактый сикәлтәле. Миңа рәхәт, уңайлы гына ятып, ат тояклары тавышын тыңлап барам. Якты кояш нурлары акрынлап төшә башлаган кырауны да җиңә. Мин барысыннан да иртәрәк уяндым. Абыйларым бер-берсенә елышып йоклыйлар әле. Нури, Мөхәммәт һәм Сафа. Яннарында аягын салындырып әтием утыра. Әтием өстемә япты, күрәсең, ул черем дә итмәгәндер. Мин аның борчулы йөзенә карыйм: күзләре еракка төбәлгән һәм алар, әйтерсең, тонык пыяла белән капланган. Уянганымны аңа әйтәсем килми. Бәлки, ул бик мөһим әйберләр турында уйлыйдыр. Өйдә намаз укырга җыенса, һәрвакыт битемнән үбә дә тавышланмаска куша. Әтием һәрвакыт Ходай белән үзе генә сөйләшергә ярата иде. Безгә: «Ул бар һәм бер, бөтен җирдән дә күрә һәм ишетә», дип әйтә иде. Аллаһы Тәгалә бик кешелекле һәм әниемне күреп тора. Әнием бит аның янында... Әтиебез әни киткән көнне елаганда, безнең барыбызны да шулай дип юатты. Һәм әниемнең күңеле булсын өчен мин һәрвакыт сүзне тыңларга тиеш.

Нәкъ шулай итәм дә, әтием кушканны һәрвакыт үтим. Минемчә, авылда һәркем әтиемне хөрмәт итә. Күбесе киңәш-табыш сорап яки болай гына сөйләшергә дип килә. Әле ул тагын авылдагы балаларны укырга, язарга өйрәтә. Теләге булганнарны, әлбәттә.

Авыр көпчәк иртәнге юка бозны ватып, пычракка батты. Арба никадәр селкенсә дә, абыйлар уянмады. Кичә бик авыр көн булды. Арыдык. Аеруча Сафа арыды. Чөнки Ибраһим абый яши торган күрше авылга барып җиткәнче, төнгә кадәр мин аның кулында булдым. Хәзер абый да безнең белән, дилбегә аның кулында. Кичә әти кайтып керде дә тиз генә кышкы киемнәрегезне киегез дип, җыенырга кушты. Куркып калдым. Нишләптер ул тиздән кыш җитә, шуңа күрә тиз генә Ибраһим абыйларга китәргә кирәк, диде. Аннары сандыктан ипи чыгарды, ниндидер әйберләрне алып сәкегә тезеп куйды. Барысын бергә эскәтергә төрде дә капчык итеп аркасына асты. Без тыныч кына башлыкларыбызны, толыпларыбызны кидек. Әти кабаланып, өй буенча йөргән арада мин әниемнең яулыгын һәм читекләрен киеп, аның яраткан җәймәсен кочаклап, почмакта басып көтеп тордым. Караңгы төшкәнне күргәнем юк иде. Урамга чыккач, без өй артыннан борылдык та корылыктан кипкән басу аша алга таба йөгердек. Узган ел бер тамчы да яңгыр яумады, шунлыктан җир ярылып беткән һәм атлаган саен абындыра иде. Әти шауламаска һәм артта калмаска кушты. Бу миңа бер уен кебек тоелды. Сер булса да, соңрак Мөхәммәт абыйдан сорашып белермен дип уйладым. Ул миңа барысын да сөйли. Иң арттан Сафа йөгерә, шуңа күрә курыкмыйм. Йөгерергә читенрәк, әниемнең читеге зур булгач, камылга эләгә дә кала, эләгә дә кала. Арытты. Әти безгә борылып, калкулыкка җиткәч, ял итеп алырбыз, хәзергә түзегез, диде.

Тауга күтәрелгәч кенә артыма борылып карадым. Барыбыз да тыныбыз кысылып, җиргә утырыштык. Каршыбызда үзебезнең Әсән авылы иде.

Ай яктысы. Барлык йортлардан да мәһабәтрәк булып, мәчет манарасы күренә. Нишләптер аның өстәге тәрәзәсеннән яктылык сирпелә. Кинәт кенә бөтен дөньяны яктыртып, түбәдән көчле ялкын күтәрелде. Мин әтигә борылдым, ул исә, йөзен читкә борып, тавышсыз гына елый иде. Безнең йорт та мәчеттән ерак түгел. Кулымны сузып, түбәләрне саныйм. Бер, ике, өч... Безнең йортыбыз да яна!

Бер сүз әйтергә дә өлгерми калдым. Әти кинәт кенә торып басты да кулымнан кысып: «Кузгалыйк, балалар!» – диде. Аның артыннан шактый йөгереп бардым, абынып егылгач, Сафа мине кулына күтәрде. Без каядыр җитеп тукталдык.

Ибраһим абыйның нык курыкканы сизелә. Әти белән шыпырт кына нәрсә хакындадыр сөйләшәләр, еш кына тәрәзәгә күз салгалыйлар. Чыра яктысы бүлмәне яктыртмый диярлек. Без киң сәкегә дүртебез бергә яттык. Минем бөтенләй йокым килми иде, абыйга карап яттым. Ул йокы аралаш ыңгыраша. Абый миңа безнең монда ник килүебез һәм ни өчен өебез януы хакында барыбер сөйләмәде. Мин берничә тапкыр әтинең иртүк шәһәргә китеп өлгерергә кирәклеге турында әйткәнен ишеттем. Югыйсә... Ул Ибраһим абыйның колагына нәрсәдер пышылдады. Абый исә, әтинең аркасыннан сөеп, баш какты.

Әнием киткәннән соң, мин бик тәртипле кыз булырга тырыштым. Укырга, язарга өйрәндем. Миңа язу ошый иде. Хәрефләрем матур гына кебек. Аларның кайберләре нокта белән, ә кайберләре дулкынлы итеп языла. Ә әти укый башласа, җырлаган кебек килеп чыга. Әлиф, ләм, мим – мин өйрәнгән беренче хәрефләр. Әтием шәһәрдә белемле кешеләрнең башкача язуын әйтте. Уңнан сулга. Мин исә озакламый шуларны үз күзем белән күрәчәгемне уйлап яттым. Тизрәк таң атсын иде. Әтием күптән түгел генә шәһәрдә булды, кая барасыбызны беләдер, мөгаен. Ул абыйга хәзер иң мөһиме – безне коткарып калу, диде.

Коткарырга? Ә нәрсәдән коткарырга соң?

Көн туды. Мин һаман да арбада, үзем әтигә карыйм. Аның безне коткарачагын төгәл беләм, нәрсәдән коткаруын гына аңламыйм. Әлегә...

Кузгалып киткәнебезне бөтенләй хәтерләмим. Мине монда кемдер иртүк алып килде. Барасы юл ерак, алда тулы бер көн. Әти бераздан абыйларны уятыр да, без арбадан төшәрбез. Атыбыз ял итеп алсын һәм тагын безне алып барсын өчен азрак җәяү атларбыз.

Кич җитте. Ат башын чайкый. Ибраһим абый аңа капчык белән тарттырылган үлән әзерли һәм безнең белән саубуллаша. Аның әйтүе буенча без шәһәр читеннән узачакбыз, һәм ул шунда безне төшереп калдырачак. Без берәм-берәм аның белән кочаклашып чыктык. Ул бигрәк тә әти белән озаклап хушлашты.

Әти безне үзенә чакырды. Барыбыз да аңа елыштык, ул да безне муеннарыбыздан кочаклап алды. Ниндидер бер мөһим нәрсәне истә калдырырга кирәклеге турында әйтте. Хәзер безнең исемнәр башка булачак, үзебезнең исемнәрне онытырга кирәк икән. Вафа, әтинең исеме шундый. Димәк, без – Вафиннар, ә әти-әниебез – крестьяннар. Без моны гомер буена истә тотарга тиеш. Моның ялган икәнен бик нык әйтәсем килсә дә, дәшмәдем. Әти имән бармагын ирененә китереп, шулай кирәк, диде.

Без елга буендагы биек йортлар аша юан баганалы тимер койма буйлап барабыз, аларның һәркайсы кечкенә шарлар белән бизәлгән. Мин янә читекләремне шапылдата-шапылдата, төрелгән җәймәмне кочаклап, Нури артыннан йөгерәм. Алда әти бара, аның кулында әле өйдән үк алган капчыгы. Монда урамнар авылдагы кебек караңгы түгел. Биек баганаларда юлны яктыртып, тонык кына пыяла шешәләр янып тора. Җил аларны селкетә, яктылык тагын да кими төшә, шул чакта күңелсез булып китә. Тагын әниемне сагынып елыйсым килә. Ул да, мөгаен, безнең белән барыр иде һәм минем белән янәшә атлар иде.

– Без кая барабыз?

Мөхәммәт миңа борылып, иңбашын сикертеп куйды. Әмма мин тыныч, абыйларым беркайчан да ташламаячагын бик яхшы беләм.

Урамда бездән башка беркем дә юк. Таш коймаларга күп төрле кәгазьләр ябыштырылган, алар җилдә селкенеп тора. Кызык, нәрсә язылган икән аларга? Әти кинәт кенә түбәле тимер болдыр каршында туктап калды да капчыгын Нурига тоттырды. Биниһая зур агач ишектә бер кәгазь бите эленгән. Зур хәрефләр белән нидер язылган, саннар да бар: бер, тугыз, ике, ике. Әти ишек шакый. Эчтә нидер дөбердәгәч, ишек биге шалтырый башлады. Авыр ишек ачылып китте, һәм караңгыда әти русчалап нидер әйтте. Әтием безгә көтеп торырга кушып, эчкә үтте. Мин Сафага сыендым, ул минем кулымнан нык итеп тоткан. Ишек янәдән ачылып китте, һәм без бер-бер артлы тезелешеп, баскычлар буйлап менеп, өйгә кердек. Монда бик җылы. Алгы бүлмә идәне шома ак таштан түшәлгән һәм бик якты иде. Мөгаен, шәһәрдә бөтен җирдә шулайдыр. Безнең каршыбызда яулыклы, озын буйлы бер апа басып тора. Ул безнең арттан ишекне бикли һәм ым кагып кына үзе артыннан барырга куша. Әти башын селкеп куя, һәм без озын коридор буйлап, ачык ишекле бүлмәгә узабыз. Әти, сәкегә утырып, тыныч кына көтеп торсак, безне ашатачаклар, ди. Бик яхшы булыр иде дә соң... Мин беренче булып, ишеккә якынрак килеп утырдым. Ниһаять, теге авыр җәймәдән арынырга да була. Ул җәймә мине урамда җылытты, әмма күтәреп йөрергә бик авыр иде. Әтинең мине чакырганын ишетеп, сәкедән сикереп төштем дә аның янына килдем. Бүлмәдә тагын шул апа. Ул яулыгын салган, зур өстәл янында солдат киеменнән утыра һәм җитди йөз белән безгә төбәлгән. Солдат хатын русча нидер әйтә, әмма мин аңламыйм һәм әтигә карыйм. Әти минем өчен нидер әйтергә тели, әмма ул аны туктата һәм янә миннән сорый:

– Син... кем... кызым, исем?

Дөрес әйтмәсә дә, мин аны аңлыйм һәм җавап бирәм:

– Мөнирә, әтинең исеме Вафа.

– Ничә яшь сиңа, кызым?

– Алты, – мин алты бармагымны күрсәтәм.

Теге хатын әтигә борыла, әти килешмичә, башын селки. Алар тагын да кычкырыбрак сөйләшә башлыйлар. Бәхәсләшәләр һәм кычкырышалар. Ниһаять, тыналар. Әтием башлыгын сала да, аны ике кулы белән күкрәгенә кысып, ялварып, теге усал хатынга күз ташлый. Миңа карап алганнан соң, хатын авыр сулап, кулын селки. Аннары әти миңа чыгарга куша.

Абыйлар миннән нәрсә булганын сорыйлар, әмма җавап бирергә өлгерми калам. Хуҗа хатын коридорга чыга да безне яңадан үз янына чакыра. Без бергәләшеп башка бүлмәгә керәбез. Монысы зур зал. Сафа миңа мәчеттә дә шундый зал икәнлеген әйтә. Чыннан да шулай иркен микәнни? Диварга ак халаттан һәм башлыктан ниндидер абый сурәтләнгән картина эленгән. Ул зур кашык тотып, елмаеп тора. Мөгаен, безне хәзер сыйлыйлардыр. Менә бит чәйнек, дүрт калай кружка һәм кашык китерделәр. Монда сәке юк, барыбыз да киң өстәл янына утырыштык. Безгә карап, теге хатын авыр көрсенеп куйды да әтигә тиз-тиз генә нәрсәдер әйтеп, ишектән чыгып китте.

Без һәрвакыттагыча барыбыз бергә. Әни генә юк. Әти калай кружкаларга кайнар су агыза. Капчыгын ачып, ипи чыгара һәм берәр телем сындырып бирә. Ипине кайнар суга салсаң, бик тәмле шулпа килеп чыга. Кап-кайнар! Хәзер әзрәк суына һәм...

Без кружка белән кашыкларны өстәлгә куябыз. Әти калган ипине төреп, Сафага суза.

Ул шыпырт кына аңа нидер әйтә, ә абый игътибар белән тыңлап, баш кагып тора.

Аннары... аннары әти һәрберебезне кочаклап, үбеп чыкты да аңа китәргә кирәклеген әйтте. Заманалар авыр, диде, шуңа әлегә безгә шушында яшәп торырга туры киләчәк икән.

Әтием китешли кабат яныма килеп чүгәләде һәм, башымнан сыйпап, сабыр булырга, абыйларны, бигрәк тә Сафаны тыңларга кушты. Әгәр дә без бергә, бердәм булсак, тормыш яхшы якка китәчәк, чөнки гаилә – иң мөһиме, диде. Әтинең бөтен нәрсәне дә дөрес эшләгәнен беләм, шуңа күрә дә аның кая китәсен дә сорамадым.

Карашым белән әтине озатканда, мин аның ачык ишектән йөзен учлары белән каплый-каплый китеп барганын күреп калдым. Аны солдат хатын көтеп тора иде, һәм алар бергәләшеп күздән югалды. Каты итеп ишек ябылды, шомлы итеп келә шалтырады.

Сафа минем колагыма пышылдады шулчак:

– Син әти әйткәннәрне хәтерлисеңме?

– Әйе, – дим мин, шулай ук пышылдап кына.

– Беркайчан да, беркемгә дә әти турында сөйләмә, үзеңнең кем кызы икәнеңне дә әйтмә.

– Яхшы, ә без кайчан да булса өйгә, авылга кайтачакбызмы?

– Беркайчан да! – диде Сафа.

– Нигә? – дип кычкырып җибәрдем мин күз яшьләренә буылып.

– Чөнки, сеңлем, син – мулла кызы...

 

***

Гадел кулымнан җилтерәтә. Аның әйләнеп килгәнен сизми дә калганмын.

– Дәү әни, син бит әтиегезнең кая киткәнен әйтмәдең.

– Кайчандыр безне коткарып калды да китте.

– Кая китте?

– Белмим, Гадел. Без аны башка күрмәдек.

– Ә ни өчен коткарды?

Мин оныгымны кочагыма алдым.

– Синең өчен, улым.

Русчадан Нурия ХӘЙРУЛЛИНА тәрҗемәсе

"КУ" 10, 2019

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: