Логотип Казан Утлары
Хикәя

Көндәлегем битләреннән... (хикәя)

Минем саф хисләремә кагылырга Айгөл белән Мәдинәнең ни хаклары бар? Укытучыга каршы әйтергә ни хаклары бар? Миннән көләргә ни хаклары бар?

— Утыр, Рәзинә, «бишле!» — диде укытучы. Әмма 11 «А» кызлары яшь педагогның бу сүзләрен гел бүтәнчә ишеттеләр.

Бүлмәдә чебен очканы да ишетелерлек тынлык урнашты. Авыр тынлык иде бу. Сыйныф ниндидер шартлау көткән кебек тоелды миңа бу минутларда...

Кара инде, Айгөл белән Мәдинә торып ук бастылар. Мин, йөзләрен күрмәсәм дә, ниндирәк сүзләр әйтәселәрен белгәнгә, партама сеңдем.

Менә тынлыкны Айгөлнең чәрелдек тавышы ярды:

— Кызлар, ишеттегезме, аңладыгызмы инде, миңа ышанмаган идегез...

Аның сүзләрен Мәдинә элеп алып китте:

— Рәзинәне ярата бит ул, шуңа аңа гел «бишле» тезә... Дөрес бит, кызлар?

Ни кызлар, ни малайлар актан-карадан Мәдинә белән Айгөлгә бер сүз дә әйтмәделәр. Сүзне хәзер укытучы абыебыз әйтергә тиештер инде. Нәрсә диярсең икән инде, Ленар абый?

Мин, кызарынып, партама сеңеп утыра бирәм. Тынлык озакка сузылды түгелме? Киеренкелектән башым чатнарга, колакларым чыңларга тотынды. Бары тик бераздан гына гадәти тыныч гөжләүне ишетә башладым. Сыйныфташларым, күзләре ялтырап-ялтырап алса да, тирләп-пешеп мәсьәлә чишүләрен беләләр. Әйтерсең, Айгөл белән Мәдинәне бөтенләй дә ишетмәгәннәр.

Рәхмәт сезгә дәшмәвегез өчен, дип, күңелемнән аларга рәхмәт укыйм.

Ә мин үзем нигә болай кызарынып утырам соң әле? Минем саф хисләремә кагылырга Айгөл белән Мәдинәнең ни хаклары бар? Укытучыга каршы әйтергә ни хаклары бар? Миннән көләргә ни хаклары бар?

— Сабыр, сабыр, — дидем мин үз-үземә. — Сабыр, Рәзинә... Кулыма ручка алсам да, башкалар кебек мәсьәлә чишәрлек хәлем дә, теләгем дә юк икәнен беләм бит инде югыйсә.

— Әйдә, Айгөл. Чык тактага! — диде Ленар Илсурович.

Айгөл такта янына чыгарга уйламады да, ахры, бер минут эчендә китап-дәфтәрләрен җыештырып, сыйныф бүлмәсеннән чыгып ук китте. Айгөл артыннан, аның күләгәсе кебек, сүзсез генә тек-тек басып, «бишле» алгандай, башын югары тотып Мәдинә теркелдәде...

Шул чыгып китүләреннән Айгөл белән Мәдинәне без бүтән күрмәдек. Аларның башка мәктәпкә китүләрен генә белдек. Нәрсә диим? Айгөл белән Мәдинә үз мәхәббәтләре өчен көрәшмәделәр шул, миннән чын көндәш ясап, мәхәббәт сынауларын уза алмадылар кебек. Алар Ленар абыйның минем элекке күршем булуын да, безнең икебезнең арадагы дуслыкның самимилеген, эчкерсезлеген дә күрмәделәр, минем нигә шулкадәр үлеп бетеп математиканы яратуымны, бу фәнне су урынына эчүемне аңларга да теләмәделәр ... Ни өченме? Чөнки алар үзләре дә минем кебек чын күңелләреннән Ленар абыйга гашыйк иделәр.

Алай да, рәхмәт сезгә, сыйныфташларым, рәхмәт сезгә, Айгөл белән Мәдинә!

Рәхмәт сина, укытучым, Ленарым! Сиңа күземне тутырып карарга курыккан яшьлек мәхәббәтем, мәктәп елларым мәхәббәте!

Надия Вәлиева. Казан

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев