Кара төннең карасында (хикәя)

I

Минем сезгә моннан егерме-егерме биш еллар чамасы элек үзем белән булган вакыйганы сөйлисем килә.

Сентябрь башлары иде. Туган авылыма кайту уе белән Әкчиннән Миякәгә килеп төштем. Анда яшәп яткан ерак туганым Сабирҗан белән киленем Рәгыйдә бик теләп үзләренең «Запарай»ларында Кәркәлетамакка ук илтеп куярга булдылар. Көзгә кереп килгәндә, уҗым арышы чәчкән чорда була торган вак күзле яңгырга да (аларны бездә спас яңгырлары диләр) карамыйча – озын-озак уйлап тормыйча, авылга каратып юлга да чыктык. Әнәч авылының аргы очында, «хәзер туктыйм-хәзер туктыйм» дип иренеп кенә типченеп яткан Миякә инешен үткәч, егерме елдан артык күрмәгән юл буйлап турыдан кайтасым килеп, машинабызны асфальттан кискен уңга каерып, җәйге ат юлына бордырып чыгарттым. Һәм без бая гына, санап кына, тамгалап азапланган вак тамчылардан оешып, эреләнә барып, кушылып, яфраклардан лычтырдап ташкын сулар ага башлады, шундый тиз арада җеби, сазланырга өлгергән җиргә күз дә салмыйча килгәндә – менә сиңа мә! – Сталин заманнарында колхоз межаларына утыртылган тирәклектә чөгендерчеләрдән калган чокырга кереп тә сеңдек. Бик ышанычлы рәвештә баттык. Әле генә шалтырап килгән ат юлы кинәт кенә ниндидер җеннәр могҗизасы белән тирән кара буразналарга әйләнде дә куйды. Яһү, бу нәрсә? Күз ачып йомганчы!.. Запарайның үзенең чыгарга дәрманы юк, ул көчәнә-көчәнә, безне коткарырга теләп, көпчәген әйләндергән арада, әкәм-төкәм кебек, мыштырдый, бездән читләшә, бата, күмелә бара, без исә аны, ничек кенә теләсәк тә, бу саздан этеп тә, күтәреп тә чыгара алмый идек. Шулай этә-төртә торгач, ләмдә коенып, тәмам шахтёр рәвешен алып, пычрандык. Җитмәсә, сентябрьнең алдагы атна-ун көнендә, әйткәнемчә, бары тик көзге спас яңгырлары башланган чорда гына төшә торган караңгылык сәтрәсе кинәт кенә куерып, күзләрне бәйләп тә өлгерде.

Алга да, артка да барыр әмәл юк иде. Ә миңа, ике-өч кенә көнгә эшеннән сорап киткән мосафирга, юл бары тик алга, турыдан – үземнең урман кисеп, печән чабып үскән яланнарым-кырларым, урманнарым аша соңгы елларда ташландыкка әйләнгән иске ат юлы буйлап җәяү генә чыгарга калган иде. Мин теләгемне юлдашларыма чиштем.

– Адашмассыңмы? – булды аларның бар борчылганы. – Авылга бит моннан кимендә алты-җиде чакрым...

– Һи-и, тапкансыз адашыр кеше! – дидем, яңа куйдырган эре металл тешләрем белән һаваны уртлап. – Мин моннан бәйләнгән күз белән дә җырлап кына кайтам!.. Хлебороб юлына чыгам да Түгәрәк Имәнгә суктырам!.. Шалт, Мөхәммәтҗан!..

– Кара аны, Мөхәммәтҗан абзыкаем, – диде, киная белән кисәтеп энекәшем. – Башың әйләнеп, адаша күрмә. Көзге кара күзне яра, дигән әйтем бар. – Әйдәгез болай итик: сез кабинага кереп утырып торасыз. Мин, авылга барып, трактор алып киләм. Аннан асфальтка чыгып, авылга пешкән йомырка кебек теркелдәп кенә тәгәрәячәкбез...

Соңыннан ачыклануынча, килеп туган шартларда бу бик төпле киңәш булган. Әмма, мине, туган тугайларын үтә дә сагынган, аннан, алда үзен көткән сынауларны башына да китермәгән, сабырсызның «Күрмәгәннең ачасы, күргәннең качасы килә», – дигәненә ышанган хәлдә, могҗизага һәвәс затны тыю мөмкин дә түгел иде.

Без шулай иттек тә. Һәм мин, сумкамны иңемә асып, юлдашларым белән бераз гасабиланып җәһәт кенә хушлаштым да, тирә-якны чаштыр-чоштыр китереп, алга кузгалдым. Караңгы куера, яңгыр тагын да көчәя төшкән иде. Аның кай арада тукыма плащ аша костюмыма үтеп, эчке киемемне чылата, авырайта, тәнемә ябешеп, пошлыктыра башлавыннан мин юлымның газаплы булачагын шунда ук сизендем. Кайчандыр Сталин бишьеллыклары заманында утыртылган, хәзер урманга әверелгән тирәкләр рәтен үткәч тә, аяк астындагы халәт тагын да катлауланды: элек, гадәтенчә, шалтырап яткан ат юлым чөгендерчеләр техникасы белән усал ермачланып, бер тәртипсез буразна хасил иткән юлым кара сазга әйләнде дә куйды, аяклар, потлы гер таккандай, авырайды. Гүя мин камыр баскан Геракл кебек шап-шоп килеп, үз артымнан Җир Шарын тартып киләм. Юл кешесе белә: яңгыр әле коры туфракның үзәгенә үтеп, аны эчтән изрәтеп, былчыратып, боламык ясап өлгермәгән, шул ук вакытта балчыкның изелеп, коры матдә булудан туктаган, табаннарга ябышып, ачуны китерер дәрәҗәдә өстерәлгән аякларга атларга бирми башлаган минутлары була. Мин нәкъ шундый мизгел корбаны идем. Бая гына чепек, вак күзле яңгыр, инде пыскаклап сибелүдән туктап, юнәлешен үзгәртте һәм уң тарафтан кыеклап, йөзгә бәреп ява торган эре тамчылы коенга әверелде. Дөресен әйтим, дөньяда илле ел яшәп, минем мондый көчле яңгыр күргәнем юк иде. Битем-ишарәтем буйлап аккан суларны сөртә-сөртә, «ә» дигәнче, үзе суга әйләнгән кулъяулыгымны сыккалап арыганнан соң, кесәмнән чыгарып та азапланмыйча, җиңем белән генә йөземне сыпыра башладым. Күз чокырларына тулыша барган тозлы тир яңгыр белән кушылып, авызга саркылып төшә һәм тозы телне әчетеп, ачлы-туклы балачак хатирәләрен уята. Бер яктан бу җанга рәхәтлек китерә, әлбәттә, мин моңа шат: тупас, әмма иркен табигатьнең нечкә дә, холыксыз да булган хозурында иркәләнә идем!.. Беркем комачауламый, үземдә булмаган чит акыл яктылыкларын эзләп көчләми, үземдә булган акылны да рәнҗетми – талатмыйча, мин, ниһаять, Әнәч межасы аша чыкканнан соң, үземне инде ихластан да туган тарафларга кайткан кеше рәтендә тоеп, авыр балчык уралган аякларымны урман янәшәсеннән сузылган буразналардан өстерәп баруымны дәвам иттем.

Уф!.. Озак та үтми беренче тапкыр арый башлавымны тойдым.

Кая ди, миңа, әле юлының башына гына төшкән юлчыга, арырга-талчыгырга бик иртә иде!..

Үземне битәрләп тә алдым: бәй, баксаң, янәшәмдә генә, урман кырыенда, туган нигеземә кайту кызулыгы белән чирәм булырга тиешлеген дә онытып, мыш-мыш килеп, үзле балчык өстерәүне дәвам итәм икән! Күз бәйләнсә дә, дөнья әлегә кыенлык аша булса да таныла-күренә сыман, мин күпмедер вакыт чирәмнән атлаштырган булдым, әмма бу бәхет тә озакка тәтемәде: аяк астымдагы кайчандыр трактор ярган ызан, чокыр-чакыр, тәртипсез киселгән агач төпсәләре, ботак-санак, чытырман алга барырга бирми, чабылмый калып, урман кебек үрчегән кыргый үлән, кырлы курай, төлке койрыгы һәм башка шырлык аякка урала. Берничә тапкыр таеш басып, тәгәрәп тә киткәләдем. Туктап, берәр аваз, тавыш ишетелмәсме, дип колак салгалыйм. Чүгеп тә тыңлап карыйм. Юк, агымы таш тегермән куласасыннан гүләп аккан яңгыр тавышыннан башка берни дә ишетелми. Алдан барасы юлны күрү, үзеңне, уңны-сулны аешу мөмкинлеге юк, аның каравы, мине уратып алып биләгән караңгылыкның мәйданы чиксез иде. Бер яктан, урман үзе дә, чирәмнән читкә этәреп, кире килгән юлыма кысрыклап чыгара. Егылып, баш чүмечемне җимермәс өчен, мин, табаным белән тойган иске ызаныма төшәргә мәҗбүр идем...

Ә яңгыр туктау түгел, көчәйгәннән-көчәя барды. Алдымда, ниһаять, дивар кебек тоташ караңгылык хасил булды. Бу энә очы кадәр дә якты сизелмәслек кабер караңгысы иде. Мин үземдә моңа кадәр тоелмаган ялгызлыктан калтыранып куйдым. Йөрәгемне бер мизгелгә «Адашмаммы?!» дигән куркыныч уй парә-парә телеп үтте. Шушында?! «Комлык» башында?! Туган авылымның каш өстендә?!

Әткәмнең мине, туганымнан соң, күреп тә өлгермәс борын фронтка китеп югалганына быел җитмеш бер ел тулды. Җитмеш еллык кабер караңгылыгы, бәлки, шулай буладыр да инде...

Минем өчен хәзер уң да, сул да, ал да, арт та юк иде. «Караңгы дип килми калма, ай булмаса, йолдыз бар», дип җырлаган да бит халкыбыз. Әмма... Нишләргә? Биредә ае да, йолдызы да булмаган тома сукырлык халәте генә бар иде.

Караңгылыкның яктылык белән ничек, кайчан кушылганы-аерылганы тоемланмаган бу сынауда миңа хәзер туган җирне ярату гына аз, аны бары тик ис-хис, табаннарым белән тоеп белергә кирәк иде. Монда камил акыл да, камил тойгы да түгел, бары тик тәнемдәге биш тоем тойгысы – хәтер, сабый чак, үсмер чак ядкарьләре генә коткара алачак. Минем бурыч шушы егерме еллап күрмәгән алты-җиде чакрым араны күзләрем белән күреп түгел, ә бәлки, мөмкинендә, кулларым белән тотып, чамалап, борыным белән иснәп, телем белән тәмләп, күкрәгем белән сөреп, беренче чиратта, шушы җирне, шушы туфракны, аяк астымда леркелдәп, лырк-лырк килеп, лашпырдап яткан баткакны, буразналар белән ергаланып беткән чиксез материкны, аның үрен-тигезлеген, түбәнен-текәсен, чокырын-түбәнен хәтеремнән үткәреп, чагыштырып, аяк табаннарымның һәр төге, ноктасы белән танып, нигеземә кайтып егылу иде. Кыскасы, мин үкереп яуган яңгыр караңгысында үземә  үзем әйдәп баручы штурман идем. Бу бурычны үтәү өчен, кайчандыр урман буендагы ат юлы булган, инде заман техникасы ерткалаган буразналардан уңга да, сулга да чыкмаска, табаннарымны ватерпас итеп шушы материкның баткак дәрьясын өстерәргә, Миякә урта мәктәбендә укыганда, өч ел буе йөргән юлым белән кушылган тәңгәлендә авылга таба кискен сулга борылырга, аннан «Комлык» юлы буйлап Түгәрәк Имәнгә килергә, аннан инде, үзем әйтмешли, «бәйләнгән күз» белән дә өч үр аша түбәнгә төшеп, авылга кайтырга тиешмен! «Түгәрәк Имән»гә җитсәм, мине беркем адаштыра да, югалта да, җиңә дә алмас, Алла боерса! Ул бит минем мәңге адаштырмас маягым!.. Бу яланнар минеке, алар мине аңлый һәм тыңлый; моңа үземне лаек дип саныйммы, әллә санамыйммы, ничек кенә булмасын, аларның алыштыргысыз, газиз вә асыл баласы идем. Әлбәттә, һәркем үзен шундый итеп тоя ала һәм моңа хакы бар.

Шулай итеп, ориентир билгеле: ул минем күзләремә күренмәсә дә, биш тоемым белән тоелып, барлыгы уң тарафымда кара төн карасында чак-чак беленеп яткан урман. Димәк, үземнән ун-унбиш адымдагы урман буеннан сулга язлыкмыйча, бата-чума, шушы буразналардан алга, бары тик алга!

Мин киемемне сыгып алырдай булып, энәсеннән җебенә кадәр чыланган, егыла-тора шакшы дуңгыз хәленә җитеп пычранган идем. Кинәт теземнән алата тирән ямга чумдым. Башта сул, аннан уң аягымны чыгарырга дип иелгәндәме, белмим, иңемдәге йөгем чокырга капланып төште һәм битемә салкын пычрак явын орды. Җиңем белән баткакны сөртәм дип аны битемә сылаганда чайкалып китеп, сул аягым катасын кулдан ычкындырдым. Күзеңә төрткән хәлдә дә күренмәс спаста югалган катамны баткак диңгезендә ничек кенә актарынсам да, таба алмадым. Бик табарга теләсәм, таң атканын көтәргә, ә бәлки, шушы мизгелдә, кулыма эскәк тотып, ләм диңгезендә төне буе буй салып йөзәргә тиеш идем. Эзләнүдән туктап, бер аягым оекчан килеш юлымны дәвам иттем. Бу мәхшәрдә бер аягың киемле, икенчесе шәрә килеш атлау мәрәкә күренеш, моның сихәте кышкы челләдә бер балаксыз чалбарда йөрү яки салкын мунча керү кебегрәк булганга, уң як катамны салып, кулыма эләктердем дә ике аягым да оекчан килеш атлый башладым. Табаннарымны очраклы пыялатимердән ярдыру, чөй-кадакка кадату куркынычын санамаганда, яланаяк бару миңа күпкә уңайлырак тоелды...

Шунысы кызык: бу коточкыч ялгызлыкта һич тә ялгыз буласым килмәде. Киресенчә, кичергән газапларымны урман эчләрендәге оя-өннәреннән барча җанварлар – бүре-аю, төлке-бурсык, ялан-басулардагы тишекләреннән әрләнйомран, тычкан халкы карап торуын тели идем. Имеш, шулай булырга тиеш!.. Алда бернинди үзгәреш тә, шылт иткән кузгалыш та, караңгылыкта кәтрә дә яктылык көтелмәгәнгә, берөзлексез буразналар буйлап чайкалганда, үземне мавыктырыр өчен күңелле уйлар уйларга, матур сәхифәләрне хәтергә төшерергә тырыштым. Гүя алар мине эчтән яктыртырга тиеш иде. Миңа юлымны кыскарту, үземне бу саңгырау ялгызлыктан чыгару өчен, бары тик уй, кыңгыраудай уята торган уй кирәк иде! Ләкин уйларның күңеллесе, хатирәләрнең матуры килергә ашыкмады. Шулчак колагыма баян моңы ишетелгәндәй булды. Чаллыдагы баянчы дустым Рифкать Муллин уйнагандай тоелды. Әйе, шул, нәкъ үзе!.. Юк, ул түгел, бу Зәкәрия!.. Үткән гасырның туксанынчы, милли күтәрелеш еллары башында Уфадан Чаллыга күченеп килгәч, мин, беренчеләрдән булып, оешып яткан татар гимназиясендә музыка укыткан педагог һәм виртуоз баянчы Зәкәрия Туллин белән таныштым. Мәктәп теплицасында яшәп азапланган бу моңзар-мәгърифәтче мине шулай бер тапкыр кунакка, дөресрәге, мәктәп котельныенда пожарниклардан яшертен кораштырылган «саунага» – мунча керергә чакырды. «Нигә болай яшисең? Директорыгыз берәр бүлмә дә алып бирә алмыймыни бу йорт артыннан йорт сафка баскан мактаулы «КамАЗ»да?» дигән сорауга ул, көлемсерәп: «Директорыбыз югарыдагы оператив киңәшмәдә бездә фатирга мохтаҗ кешеләр юк, дип мактанган, – дип сөйләп китте. – Бер бүлмә сорап язган гаризам буенча ул мине чиратка да куймаган әле... Көнләшә, малай. Чөнки үзе дә музыкант – калай сыбызгыда уйный...» Мин аның баяннан чыгарган моңлы борылыш-бөгәлләренә шаклар каткан идем. Каяндыр, Урта Азия якларыннан кайткан бу табышмак-музыкант татар моңын, кем әйтмешли, «бөгеп кенә сала» иде. Ул шундый каршылыклы тоннарда уйный белә: елар урында көлеп елыйсың, көләр урында елап көләсең... Милләт баласы, көннәр буе балаларга моң өләшә: хорда һәм ялгыз җырлата, аларга гомумтөрки-татар моңының илаһи чыганакларын аңлата-аңлата арый, хәлдән тая, дәресләрдән соң, теплицасындагы шыгырдык диванында бераз хәл җыя да, яңадан баянын кулына алып, моң шахтасына төшә һәм кара күмердән ак моң чаба... Азмы иде алар, мондый моңзарлар, бездә, татарда?!

Шулай, ничектер, мин аңардан «Уел»ны уйнавын үтендем. «Бер тапкыр, Ташкентка килгәч, бу җырны җырлаганда, Илһам Шакировка «озатып баручы да булган» идем, – дип мактангандай итте ул, башкалар «аккомпанировать иттем», дип әйтәсе урында үзен «озата баручы», дип кенә атап. – «Уел» – татарның Казан алынганнан соң, хан, каласына керә алмыйча, каз кебек, бер аягында басып торган көннәре турындагы эпохаль опера ул. Аһ, вакландык, быр-рат!..»

Зәкәрия уйнаган җиреннән кинәт туктады. «Кара! – ди. – Шкаф астына кара!..» Ни күзем белән күрим, ниндидер зур күзле, бөдрә керфекләренә, иреннәренә, – бәлки, миңа шулай күренгәндер! – азгын хатыннар кебек, кычкыртып иннек-кершән буянгандай, комык безгә карап тора... «Бырыс!» – дип куркытырга теләде аны Зәкәрия, әмма комык кереп китәргә ашыкмады. «Ул берьялгызы түгел. Монысы разведчиклары гына. Калганнары сигнал көтә. Минем уйнавымны яраталар. Кайвакыт күмәкләп, аяк очларыма килеп утырып тыңлыйлар. Юк, миннән бигрәк, баян каешын ярата алар, – дип сөйләп китте шаян музыкант. – Баян каешына ниндидер татлы моң сеңә бугай. Комыклар әле дә үз өлешләре итеп кимерергә каеш көтә. Әмма мин гармуннарымның күрекләрен дә ашарлар дип, аларны кич белән күн капчыкларга салып, түшәмгә аса башладым. Түшәмгә сикерә алмыйлар, явызлар. Күрәсеңме, кереп тә киткән? Чөнки мин аларга өлеш чыгара алмыйм. Миңа ул өлешне директор бирергә тиеш. «Комыклар гармун каешларын ашады, яңа каеш алырга акча бүлегез әле», – дигән идем, – «үз акчаңа ал, комыклар мәктәп бюджетында тормый», – диде ул берчакны. Кеше, адәм баласы, комык аңлаганны да аңламый, дускаем».

II

Яңгыр туктады. Бу хәлне бераз гына уңай якка үзгәрткәндәй итсә дә, уптым-илаһи алганда, хәлне яхшыртмады, чөнки киемнәрем чылану гына түгел, гәүдәм, чамасыз күп көч куюдан токмач камыры кебек пешенеп, куна тактасына җәярлек булып изрәгән иде. Оекчан килеш лачтыр-лочтыр атлаган уңайга үземне көндезен, яктыда фараз итеп, чит кеше күзлегеннән күрергә тырыштым. Ниндирәк икән мин хәзер? Әнә, яңгыр белән тулышкан буразналар, бомбалардан калган буранкаларны хәтерләткән чокырлар аша иңенә сумка аскан, бер кулына катасын эләктергән, икенче кулын, кинәт таеп китеп, йөзтүбән төшмәс өчен җиргә кадалырга әзер тоткан кара чутырдай бер албасты килә. Хәзер өстән, югарыдан карасак, бер назари нокта, такыр башлы микроб, нишләргә белмичә, уңга-сулга бәргәләнә, гүя ул, кая таба борылса, нәрсәгә тотынса да, электр шаукымы суккан калкавычны хәтерләтә. Ул – мин. Башына кигән кәпәче сынган кош канаты сыман янтаеп төшкән, йөзе дегеттәй кара, озын, өркәчле борыны исә авыр, кайнар тында җепшенеп, бүртенеп, бәрәңгегә әверелгән, кашларына учлап-учлап ләм ләпәшкән... Бу – мин. Килә... Кулында нәрсә? Ката!.. Аяк савыты!.. Туфли галиҗәнапләре! Икенчесе кая? Анысы баягынак кара упкын астында калды. Ул чакта нигә монысын күтәреп килә? Музей өченме? Тиле түгелме бу абзый? Мин гарьлегемнән генә түгел, ирлек ачуым белән кулымдагы катаның икенчесен болгап очырганымны сизми дә калдым. Кай тирәгәрәк барып төшкәндер?!

Кара төстәге аяк савытымның бернинди эз калдырмый, күзгә дә чалынмыйча юкка чыгуы, мине караңгылык белән яктылык янәшәлеге, аларның бердәм каршылыгы турындагы әллә-нинди тирәнтен уйларга кертеп җибәрде. Аннан, кая ашыгырга, перспектива – нуль, вакыт чиксез иде, дип әйттем бит инде. Уңга-сулга, алга-артка карамыйча, җирне бары тик аяк табаннарым, иңем янәшәсендәге урман исен, аның якындагы җисемен, йөрәкләребез арасын тыным, кулларым, гәүдәмнең һәр күзәнәге белән тоеп, иң мөһиме, урман кырыен зиһеннән ычкындырмыйча, бернинди адашу, эз югалтуларга юл калдырмыйча бардым да бардым. Кыскасы, мин хәзер Яктылык белән Караңгылык дигән ике бөек төшенчәнең, ике бөек тәгълиматның бербөтен булып оешкан матдәсе, колы – сынау һәм сыналу мәйданы идем...

Мин шушы караңгы төнгә кадәр караңгылыкның, җир һәм һава кебек җиде каттан торганлыгын, бер караңгылык эчендә икенче, өченче караңгылык булганлыгын, аларның бер-берсен яктыртып, эчтән сукырайтканын да белмәгәнмен. Яктылык караңгылыкны җиңә дип раслау өчен, бик беркатлы кеше булырга кирәк икән. Яктылык караңгылыкны җиңсен өчен, ул бары тик югарыдан гына төшәргә тиеш. Димәк, яктылык бары тик билгеле кануннан, канун кабул итүче система, түрәләрдән төшәме? Кешелекне, кешелектәге кечелек – яктылыкны Аллаһ яраткан бит. Без моны беләбез. Алайса караңгылыкны кем яраткан? Яктылыкка чыганак кирәк, ә караңгылыкка – кирәкми, ул караңгылыкны үзеннән-үзе җитештерә торып, чиксез караңгылыкка әверелдерә. Ул яктылыктан алданрак яратылган булганмы? Чынлап та, бар ителгән, яратылганга кадәр дөнья бары караңгылыктан торгандыр. Караңгылык яктылыктан картрак, өлкәнрәк. Миңа ишелгән караңгылык та миннән өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк менә.

Тукта, мондый караңгылык Аллаһының Фиргавен токымына һәм аның яраннарына җибәргән тугызынчы җәзасы түгелме?! Тәнемне чемердәтеп, куркыныч шаукым үтте. Коръән Кәрим сүрәләре раславынча, Аллаһы Тәгалә аларны динне кабул итмәгәннәре өчен һәм иманга килмәсләрме, дип, кодрәтлеләрдән кодрәтле ун җәза – корылык, кан, гөберле бака, чебен-черки, мал-туар үлеме, тән җәрәхәтләре, давыллы-утлы боз явымы, саранча афәте, гадәти булмаган караңгылык, сабыйлар үлеме кебек газаплар газабы белән сыный. Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында: «Аларга ачык дәлил итеп корылык, су басуын, саранча, бет, бакаларны һәм кан газабын җибәрдек. Бу дәлилләрне күргәннән соңра да алар тәкәбберләнеп, азгын кяфер кавеме булдылар», – ди. Әлеге караңгылык нәкъ шул чактагы динсезләр өстенә төшкән тугызынчы газапның кабатланышы түгелдер лә, Илаһым?! Без кайчан иманга килербез? Без төзәләчәкбезме? Нәрсә көтәбез?

Караңгылыкта яңгыраган Беренчел Бөек Шартлау дөньяны бар итеп яктырткан. Шул рәвешле, яктылык караңгылыктан туган, шуннан бар булган, димәк. Без яктылыкны ничек кенә олыламыйк, бөек пәйгамбәрләрне сурәтләгәндә, аларның маңгаеннан чыккан илһам нурларын ничек кенә зурламыйк, аларның фикер яктысын ничек кенә алтын боҗралар белән данламыйк, безне бар иткән Аллаһ үзе дә шушы башлангыч караңгылыкның бер өлеше булып чыга түгелме? Шуңа күрә дә шайтан – кешенең зарури иярченеме? Армиядә хезмәт иткәндә, төнлә дә күрә торган яңа җайланма белән танк йөрткәннәрем хәтеремә килә. Кап-караңгыдагы юл нишләп безнең күзләргә ямь-яшел булып күренә иде икән? Шул җайланма белән елга төбеннән аша чыкканда да су төпләре ямь-яшел иде. Ә карадан туган яктының сыек яшел булуының сере нәрсәдә иде икән соң?

Кызык, яктыда түгел, кара төннең карасында, төн эчендәге төндә мин фикер иясенә әверелгән идем. Гүя караңгылыкның якты шартлары миннән философ ясарга җыена...

Дөнья буйлап миллион чакрым юллар үтеп, кем әйтмешли, алтыдан алтмышка җитеп, авылыма берничә чакрымда гына калган арада аңладым шушы чиксез гади хакыйкатьне. Яңгыр коя, аяклар астында гөрләвек булып айкала-чайкала иде. Мин күз нурларымны ук итеп, гүя күз кабакларымны җәядәй киереп, караңгыда нәрсәләрнедер күрергә тырыштым. Юк, караңгыдагы агачлар да, иген басуы да, кыргый үләннәр дә, хәтта артымнан «өстерәлеп барган» буразналар да күренми, ләкин – шунысы сәер! – «караңгыдагы караңгы» эчендә, бер аягымны суырып алганчы икенчесе ләмгә баткан, чаптыр- чоптыр килеп атлаган уңайда, ниндидер алтынчы тойгым, табан очларым, сихри көч аша шушы күренмәгән агач башларын каккан җилләр тавышыннан, урманның, яланның тын алышыннан чыгып, үземнең дөрес юнәлеш белән Хлебороб борылышына якынлашып килүемне чамалый идем! Бу чама дигән нәрсә, әлеге мизгелдә үзем матдәи сукыр булып, рухи күрүчәнлекнең балачактан сакланган Хәтер ядкаре иде!

Кинәт ерактан, бик ерактан, «Урман арты» дип аталган төштәге Ишле юлы тарафыннан нур көлтәсе балкып чыкты. Яңгыр шавы астында бернәрсә ишетмәстән, аның машина уты булуында шикләнмәдем. Прожекторның нуры очында караңгылык дигәннең очтыгы да юк иде. Караңгылыктан чыккан якты, инде прожектор түгел, гүя ялган прожекторга әверелеп, үзенең «ата- анасын» юк иткән, ашаган иде. Караңгы кайда булды? Яктылык мине, әле генә бернәрсә «күрмичә дә күрә алган» кешене, тәмам сукырайтты: алда нәрсә – чокырмы, упкынмы, әллә танк люгы, пароход карынымы? Мин яктылык белән караңгылыкның икенче бөек сыйфатын аңладым: арттан яктырткан ут сукырайтмый, алдыңдагы чокырны, упкынны күреп була, ә менә алдан яктырткан ут сукырайта, син яктыга әсир төшеп, хәзер теге караңгыдагы чокырга килеп чумасың! Мондый халәтне «күз чагылу», диләр. Күз чагылу – куркыныч нәрсә. Арттан яктырткан ут исә шунысы белән хәвефле: үзеңнән алдыңдагыларның аркаларын күрергә мәҗбүрсең. Кемнәр алар? Шик туа. Үтерергә килмиләрме? Арттан яктырткан яктыдан адәмзатта шөбһә, курку уяна, һәм ул саклана, кирәк икән сугыш та ача. Шул шик-шөбһәдән, куркудан кылыч-мылтыкка ябышып, кешелек гасырлар буена күпме кан койды? Күпме Робеспьер, Ленин, Сталиннар – һәркайсы үзенә хас гадел, үзенә хас ялган нур белән сукырайтып, күпме халыкларны кырдылар? Әүвәлдән арттан, аннан алдан, аннан «уңлык», аннан «суллык»та гаепләп, аннан югарыдан торып кыруны «сәяси чисталык» хакына тормышка ашырмадыкмы? Безне алга – рухи яктылыкка илтер өчен, алдыбызга чыккан яңа пәйгамбәрләр аркасын күрмәс, артларыннан бармас өчен, без аларның башына җитмәдекме?! Мөхәммәд галәйһиссәлам яктысыннан котылу хакына аңардан алда килгән пәйгамбәрләрдән пот ясап, Көнбатыш Мөхәммәд өммәтенә каршы унике тәре явы оештырмадымы? Урта гасырларда Африка-Азиянең кара халкыннан таланган алтын, фил сөяге, энҗеләр исәбенә инде безнең заман – ХХI гасыр башында, көне-төне Европага агылган кара мигрантларның кипкән телләрендә җавап булып, бүген кире кайтмыймы ул яулар?

Прожектор яктыртуын дәвам итте. Һавада көз торса да, ут ташкынының көлтәсен яңгырлы күбәләкләр сырып алган, алар, энҗе тамчылар, ниндидер сәер ноктаи фотоннар белән буталышып, туктаусыз кайныйлар һәм юкка чыгалар иде. Бу тамаша үз хәлем хәл икәнлекне оныттырды. Шушы балчык диңгезе минем өчен гүя дөньяны танып белү чарасы – бәхетем чыганагы иде. Шушы ачышларны ясарга нишләп элегрәк кайтмаганмын икән Түгәрәк Имәнемә?! Моның өчен тома караңгы кирәк булдымы? Яңгырларны үз гомеремдә аз кичердемме мин? Ә мондый яңгырны кичергәнем булдымы элек? Юк! Мең кабат юк! Мине – гамьсез кешене – җир ничек күтәреп йөрткән икән? Бу кадәр наданлыкта ничек яши алганмын? Шулчак яктылыкка алданып, канатларын яндырган күбәләк- бөҗәкләрдән көлеп куйдым. Әлеге мизгелдә аңыма килеп, чыраем чалшайган булгандыр: кара урманда, берьялгызым, үземнән-үзем көлдем – бәй, мин, бәндә, адәмзат, үзем дә шушы күбәләкләр кебек яктыга алданып, утка керәм, канатларымны көйдереп юкка чыгам икән бит! Мине бу күбәләкләрдән бары якты белән караңгы арасындагы чаманы бар иткән акылым – баш мием аера һәм коткара икән бит!.. Чөнки мин, бәндәчел кеше, үтә дә хәйләкәр: онытмагыз, мин әле, нурдан тайшанып, кара күзлек киеп, күзләремне саклый да беләм! Шулай итеп, артык яктыдан, күз чагылудан азат булам. Яктылыктан аңа караңгылыкны сатып котыла алам икән. Әмма күбәләкләр, сукырлар кебек, яктыдан сакланып, кара күзлек кими. Чөнки алар яктылык белән имгәнми, яктылык эчендә булып, караңгылыкта яши, җанының галибанә таңы, рухының бөек яктылыгында бәрәкәт таба...

Кинәт мин, янә дә абынып, чак кына ләм диңгезенә капланып төшмәдем. Капшап карадым: урман читендә торып калган ялгыз төпсә икән. Кешеләр арасында да шундый абындыра торган «туң төпсәләр» бар. Кулларым белән сыйпаштырып, өстенә утырдым. Каен булырга тиеш. Каен бугай. Капшап карыйм: калын, картайган тузы кайрысына ябышкан. Ак булса да, караңгыда аклыгы танылмый. Иелә биреп, алга укталам: андагы караңгыда ниндидер сүрәнлек шәйләнә. Юк, яктылык түгел. Шәй. Шәй шәйләнә. Урманны өстән айкаган прожектор яктысы кинәт юкка чыкты. Сүндеме? Сеңдеме? Кирегә борылдымы? Ачыкларга хәлемнән килмәде. Утырган уңайдан сулга укталдым. Кызык бит: караңгылык эчендәге караңгыда урман юклыгы, анда бары тик урылган басу икәнлеге зәгыйфь кенә чалымлана. Анда чәчүлек җир – басу булганын сабый чагымнан ук беләм бит!..

Килгән юлым дөрес. Кинәт якында, гүя миннән кул сузымында гына, йөрәкне ярып, чыйнап өргән тавыш ишетелде. Тынсыз калдым. Бүреләр мәллә? Юк, бүре болай өрмәс. Ул улар гына. Этме? Чигәмдә нәрсәдер чүкеч белән сугып тибә. Аякларым тез буынымнан өзелде. Өнем качты, башымдагы кәпәчем бер күтәрелде, бер төште. Шул чакта гомеремдә беренче тапкыр тойдым: куркып, котың качканда, өреккәндә, кешенең лепкәсе, баш чүмеченнән аерылгандай, аслы-өсле йөри башлый икән.

Эт икән!.. Ул, туктаусыз абалап, минем тирәдә чабуларга тотынды. Кайсы урынымнан өзеп алыр икән дип, бер йодрык булып йомарландым.

– Кто там?

Эндәшергә итәм, тавышым чыкмый. Йотылган. Курку өчен караңгы кирәк. Яктының очтыгы булса да, болай ук курыкмаган булыр идем.

– Барсук, ко мне!..

Җанга җылы керде. Кеше. Ат менгән. Эт, мине калдырып, хуҗасына таба китте.

– Лошадей не замечал, добрый человек?

– Не-е-т... – дим мин, кайткан зәгыйфь тавышым белән. – Нет, д-д-добрый человек...

Хлеборобның малларын югалткан ат караучысы, борын астыннан нәрсәдер мыгырданып, минем кебек үк, караңгыда билгесез кеше белән мөгамәләгә кереп тормады, атының тоякларын үзле балчыкта шомбыртап, үз юлыннан китеп тә барды...

Кеше белән дөм караңгыда да, яктыдагы кебек, күрми-күрешмичә аңлашып, дөнья көтеп була икән. Күңелең изгедә булса. Моннан йөз ел чамасы элек Украинадан китертеп, бабаларыбыз нәселен сыеклату максатында туган җирләребезгә утыртылган һәм биредә дустанә тамырланып киткән кахуллар токымы белән үзара шулай матур яшәвебезгә куанып бетә алмадым. Ә менә уең явызлыкта булса, бер сүз дә кушмыйча, шәрран яра яктыда да дошманлашырга, хәтта дөнья белән хушлашырга да мөмкинсең.

Яңгыр тагын тынгандай итте. Моңа артык үкенмәдем дә, куанмадым да, гүя минем өчен яңгырның туктау-туктамавының инде бернинди мәгънәсе калмаган иде. Миңа караңгылыкның хет кечтеки булса да эчтән күзәнәкләнеп яктыруы, дөньяның аз гына күренә башлавы зарур иде. Шырпым да, электрик утым да булмау сәбәпле, кулымдагы сәгатьтән вакытны да белә алмыйм, ичмасам!.. Юлга чыкканыма ике сәгать чамасыдыр. Кара исәп белән кичке уннар булырга тиеш. Ару-талчыгуымның чигенә җитеп, бишек сиртмәсе кебек бөгелә-сыгыла, баткак диңгезен издем. Хәзер инде «чаманы чамалап» хәрәкәт итәргә кирәк. Агяһ (уяу – ред.) бул, дим мин үземә, караңгыда, кызулык белән Хлебороб юлын узып китеп, дөрес юнәлештән чыга күрмә – синең юлың «Кысык»тан соң икенче юл белән кушыла да кискен уңга борыла!.. Аяк табаннарыңа яңа көч- куәт, сизем җибәр!.. Их бу якты җитешмәүләр! Их бу караңгыда бәргәләнүләр! Ходай Тәгаләм, нишләп син миңа, тугры колыңа, бераз гына булса да эңгер яктылыгы җибәрмисең?! Нинди гөнаһларым өчен син мине эңгерләрнең сабыр яктысыннан да мәхрүм итәсең?

Һәм миндә, соңлаган юлчыда, янә дә фикер иясе уяна: кешелекнең күпчелеге өчен иң таман, иң идеаль якты – ул шәхсән яктылык үзе дә, аның капма-каршысы – караңгылык та түгел, ә уртакул булып әлҗе-мөлҗе килгән ярым-якты эңгер икән! Кешелек ашар ашын, язар сүзен нәкъ шушы эңгердә эзләп таба, чөнки ул үзе дә шул эңгер-меңгердә яши. Әмма барлык кешелек түгел, әйткәнемчә, күпчелек. Болардан тыш, караңгылыкта да күрә ала торган сирәкләрдән-сирәк затлар бар. Алар яктыда күргәнне караңгыда да күрәләр. Андыйлар кешелек эңгерендә башкалар күрмәгән идеалны казып чыгаралар.

Яктылыктан башка тормыш мөмкин түгел, ансыз – дөнья сансыз. Хак сүзләр! Әлбәттә! Әмма аңа табынмаска, аны тулысынча үзеңә хезмәткә куярга кирәк! Хлеборобтан килгән «Кысык» урманы борылышында миңа караңгылык белән яктылык кушылган чикне таба алмыйча, газапланып, түбән ганимәт, ясалма, русча әйткәндә, «серость» тудырган соргылт байлыклар турында уйланырга туры килде. Алар җәмгыятьне бертөрлелеккә, сәләтсезлеккә, хаксызлыкка батыра торган иң куркыныч көчләр икән. Бәгырьсезлек белән туңйөрәклелек шунда яратыла икән. Соргылт төс яктылыктан да, караңгылыктан да бердәй курка. Аларның икесен дә алыштырырга тырышып, киләчәкне тоткарлап тора. Ул икесенең дә җиңүеннән өркә...

Юк, караңгылык кимемәде дә, сүлпәнәймәде дә. Каршыма ярсу җил исүен тойдым. Бу шатлыклы фал иде. Табаннарым белән җирне капшадым. Туган туфрак, кулга караганда, күбрәк аяк табаннары аша сиземләнә, таныла һәм табыла. Мин җирнең сиздермичә генә уйсудан бераз текәгә тарта баруын, кулларымның җил-яңгырда җилсенгән сырты белән урманның тын алуын, колакларымның йомшагы белән авазлар тирбәлешен тойдым. Уң тарафта, ниһаять, «Кысык»тан ургып чыккан урман юлы иде! Бу юллардан кышын, җәен, язын, көзен өч ел буе җәяү йөреп, Кыргыз урта мәктәбендә мәгърифәт эстәгән идем. Шулчак тагын яңгыр коя башлады. Күкнең төбе тишелгән иде, билләһи!.. Кискен вә гайрәт белән туксан градус сулга тарттым. Мин йөз процентлы караңгыда йөз процентлы кара нокта булып авылыма юл сапкан идем! Алга, инде «Комлык» үренә!

– Әссәламегаләйкем, якташлар! – дип ыңгыраштым, шатлыгымны кая куярга белмичә. – Әссәламегаләйкем, кан-кардәшләрем!

III

Кинәт колакларыма «Аһ!» дигән нечкә хатын-кыз авазы ишетелгәндәй итте. Кем тавышы булыр? Бер генәме? Кемнәрнеке, диген!.. Бу бит заманында тузан да төшермәгән олы юл иде. Авылыбызны Әкчин тимер юл станцасы, район үзәге белән тоташтырган борынгы «Кыргыз» юлы, кая басма, әнә шул үзәк өзгеч «аһ»лар белән түшәлгән. Сугышларның гаделенә дә, гаделсезенә дә якташларым биредән киткәннәр. Андый сугышларның һәркайсында да халык кырылган. Һәлак булу хакына җиңү «гадел» сугыш буламы? Исәннәре шушыннан әйләнеп тә кайтканнар. ГПУлар да шушы юлдан алып киткән «сыйнфый дошманнарны». Атлар кешнәгән. Ләкин халык сугыш һәм ГПУ мәнфәгатьләре белән генә чикләнеп калмаган. Ул яшәгән: туйлар ясап, кызлар биреп, килен төшергән, биредә, әнә теге караңгыда йөзгән каен төпләрендә, кода-кодагыйларны ачы бал белән сыйлап, биегән-җырлаган.

Авазның хуҗасы Гөлзәйнәп зуринәм кебек тоелды. Безнең яклар теле белән әйткәндә, Гөлдәйнәп дүринәй. «Зур инәй», ягъни әтиемнең бертуган агасының хатыны. «Аһ» дигән аваз аныкы, бары тик аныкы гына булырга тиеш. Мин аны эчемнән «Көмеш дүринәй» дип атый идем. Тумышы белән Башкорт Аетының Сабирҗан хәзрәт гаиләсеннән иде ул. Башкорт булса да, мин аның башкортча сөйләшкәнен хәтерләмим. Атасы кайчандыр гражданнар сугышында Зәки Вәлиди армиясендә полк мулласы булып хезмәт иткән. Ул моның белән горурлана иде. Мулла даирәсендә тәрбия алып, татлы телле, башка хатыннар балаларын бары тик тупас сүз, каты мөгамәлә, талчыбык белән өшкергәндә, үзенекеләрне мактап кына сөйләгән «дүринәмнән» гел көмеш кенә коелып тора иде. Шушы юлдан алып киткәннәр аны Бәләбәй төрмәсенә. 1944-1947 елларда өч ел утырып кайткан ике пот бодай өчен. Тоткыннар арасында фронт өчен баш бармаклы бияләйләр тегүдә беренче урынга чыга мулла кызы! Планнан тыш тегелгән башбармаклар аңа көненә йөз грамм ипи китергән. Шул ук башбармак хакына аны бер айга алдан азат та итәләр. Нәкъ менә шушы урында, «Кысык» авызында, милиция сагы астында авылдан алып чыккач, артларыннан тотам да калмыйча, «Инәйне кайтарыгыз!» дип елап йөгергән өлкән улы Әмин белән соңгы тапкыр «Аһ!» дип хушлаша ул. Дөресен әйткәндә, өтермәгә Әмин улы утырырга тиеш була. Әмма бер ел чамасы элек ире Әхмәтвәли дүрәтәй сугышта һәлак булгач, иң өлкән уллары Әзһәм дә – фронтта, калган балаларыннан Әмингә ундүрт, Раузага унбер, Зөфәргә җиде, Хәләфкә ике генә яшь бит әле, хөкем органнары гаиләдән утыртырлык кеше калмаганга, әниләре – Гөлдәйнәп дүринәйдә туктыйлар. Һәм атасыз да калган балаларны утыртудан «кызганып», инәләрен алып киттеләр. Безнең закуннар «кешелексез» дип кем әйтә алыр? Аяк астымдагы җир «Аһ!» итеп куйды. Бу дүринәй сыкрануы иде. Җирнең биле сынар чиккә җитеп сыгылды. Бу дүринәй сыгылуы иде. Әминнең инәсенә сүз тишмичә, гыйнвар суыгында бәләкәй чана тартып, туң җиргә чалкан ятып, колхоз келәтенең идәнен бораулап, капчыгына ике пот чамасы иген агызып алуына да шул каһәр суккан ачлык һәм атасыз-атсыз калу сәбәпче иде бит инде. Аны, чанасын Өязенең яшь бозы өстеннән өстерәп, үз капкасына керәм дигәндә генә, төнге уникедә идарәдән кайтып килгән колхоз рәисе эләктереп ала. Җир-Ана тагын «Аһ!» итте.

Әмин абзыйның миңа үзенең сөйләгәне хәтердә: бишенче сыйныф укучысы, ул, атасының үлем хәбәрен почтальон биреп киткән похоронкадан мин менә хәзер юнәлеш тоткан Түгәрәк Имән басуында, урак урган чакта белә. Бу кадәр авыр хәбәрне инәсенә ничек җиткерергә дип аптырап елый башлый. Имәнгә асылган бишегендә йокыдан уянган энесе Хәләф тә кычкырып еларга тотына...

Чиләкләп койган яңгыр янә дә тына төште. Аяк асларымда ком катысы тоеп, сыек баткактан чыга, «Комлык үре»нә күтәрелә баруымны абайладым. Ат җигеп, мин моннан канатлы арбаларымда текердәп кенә үтә идем, билләһи!.. Инде Түгәрәк Имәнгә күп дигәндә ярты чакрым ара калгандыр. «Яраткан саен максат, идеал ерагая, Түгәрәк Имән генә ерагаймаса ярар иде, – дип уйлап алдым. – Тирә-як караңгы булса да, шөкер, түккән тирем якты». Шулай дип уйлап өлгермәдем, «Караңгы ничек шулкадәр тома караңгы була ала ул?» – дигән ачулы уй килде башыма. Күземә ак-кара күренмәгән килеш туган ояма кайтып җитеп килсәм дә, чур, нәрсә бу: шатлыктан башка монда берәр үкенеч тә юкмы? Нишләп һаваны биләп алган, үзем ачкан җиде кат караңгының бер генә каты булса да миңа ачылмаска тиеш?! Бу табигать кануннарын инкарь итү түгелме? Мин аяк табаннарымдагы яшерен ватерпасларым белән рельефны танысам, «укый» алсам да, күземдәге җиде кат яктының берсе белән булса да Түгәрәк Имәнемне чамаларга тиешмен!.. Тагын да шул чама. Нишләмәк кирәк, тормыш үзе – чама. Дүрт-биш сәгать буе капшанып килеп, Җир шарының шушы бер тар даирәсеннән генә чыгып караганда да, кимендә өч йөз яшьтә булып, кешелеккә маяк сыйфатында хезмәт иткән һәм үзем дә шуның ябалдашы астында үскән Түгәрәк Имәнне эзләп табу – минем өчен хәзер бәрәңге ашау кебек гади нәрсә һәм, шул ук вакытта, килеп туган шартлардан чыгып, эскерттә энә табуга тиң катлаулы бурыч иде!

«Кыргыз юлы» басуының авылдан күтәрелгәндә өченче, соңгы үрендә бар дөньяга яктырып торган Түгәрәк Имәнемне тапмыйча, аның белән күрешмичә ярамый! Аңа кайту – авылыңа кайту. Аннан ерагаю – авылыңнан ерагаю. Имәннең һәр нәрсәгә үз исәбе бар. Өтермәгә китеп барган Гөлдәйнәп дүринәйне сакчылар, ул инәлеп үтенсә дә, имән янында туктатып, шушыннан озатып калган иренең рухына дога кылдырып маташмаганнар. Шул ук Әмин абзый раславынча, дүринәй Түгәрәк Имән каршыннан үткәндә, эчтән генә укынып, егерме тиенлек көмешен ыргыта:

– Күрешергә насыйп ит, Түгәрәк Имән!.. Балаларымны сакла!.. Телсез итмә!..

Насыйп итте Түгәрәк Имән. Барча халык тәрбияләде дүрт ятимне. Дүринәйнең үзенә дә исән-сау кайтып, балаларын аякка бастырырга насыйп итте. Шулчак мин инде бу караңгыда ничә сәгатьләр тома сукыр хәлдә килеп, беренче тапкыр караңгылыкның кап-кара карыныннан, кайдадыр бик тирәннән карадан да кара сәер шәүләне абайлагандай булдым. Гүя бер караңгы үзеннән икенче бер караңгыны бүлеп чыгара иде. Мөмкинме бу? Күзләремә яшь тыгылды! Юк, бу һава яктыра төшкән икән дә, күрә башлаганмын икән, дигән сүз түгел иде әле. Ышанасызмы, артта, меңләгән яфраклары, кытай иероглифларын хәтерләткән ботаклары белән һаваны ботарлап утырган ниндидер зур кара йодрык тоемлана иде... Мондый күрешү дүринәмнең Түгәрәк Имән төбенә ыргыткан көмеш тиененнән миңа әйләнеп кайткан садакасы иде кебек!..

Кискен сулга борылып, шәүләгә таба юнәлдем. Аяк асларымда игене җыештырылып алынган камыл. Миңа җылы, бу сәяхәттә беренче тапкыр шулай рәхәт иде. Куанычымнан барлык Җир Шарын өстерәгәндәй мышнап, үзенә чакырган кара иероглифларга киләм... киләм... киләм һәм имәнем ябалдашының иң астагы ботакларына килеп төртеләм...

Башымны иеп, кәүсәне кочам, аның таш кебек йомшак кайрысын кат-кат капшыйм, ләззәтләнеп, кулларым белән сыйпыйм... Һәм шатлыгымнан, күңел ярсуымнан, караңгылыктан чыккан караңгылык яктысыннан сихәт алып, үксим:

– Исәнме, Түгәрәк Имәнем! Мин, ниһаять, синең канатларың астында! Мин, ниһаять, өйдә!..

– Әйе, син өйдә, – дип пышылдый имән шыбырдап яуган яңгыр астында. – Инде сиңа авылыбызга төшәсе генә калды...

Бу инде Ватан үзе иде.

Мин аны караңгы төн карасында табаннарым сиземе белән эзләп таптым.

Кайтып җитү шатлыгыннан яңа дәрман алып, инде аяк астымдагы бәлаләрдән шикләнми-курыкмый батырая төшеп, беренче үрдән сыдыра-атлый түбәнгә өстерәләм. Галәм корабын кирәкле биеклеккә чыгарганда, ракетасының беренче баскычын ыргытып калдырган космонавт үзен шулай бәхетле тойгандыр, дип уйлыйм мин. Үземне адәмзат итеп тоя башлаганнан соң, унҗиде яшькә кадәр шушы туфракта иген иккән, шушы болыннарда печән чапкан, шушы урманнарда бүрәнәләр аударган үсмер буларак, мин, адашу дигән нәрсәне күз алдыма да китермичә, икенче үрне дә төшеп җитәм. Яңгыр туктый. Чокырдагы авылдан ут әсәрәсе дә күренми. Нишләп? Электрлары кая? Мин мондый газаптан соң, төн уртасында бертуган абзамны борчырга теләмичә, авыл очындагы беренче йортта яшәгән туганымнан туган Риф абзыйларда кунарга һәм туган нигеземә иртән генә кайтырга карар итәм. Камыллы басудан чирәмгә күчкән уңайдан, иркенгә чыккан туп кебек инде соңгы, өченче үрдән дә аска таба тәгәрим һәм каршымда челтерәп яткан Кырлыган инешенә килеп керәм. Үземнеке!.. Барысы да үземнеке!.. Аһ, рәхәтлекләр! Сәгатьләр буена яуган яңгырда салкыная төшсә дә, су ничектер иркә, сагынычлы, җылымса иде. Агымсу, оекларым аша үтеп, арыган аякларыма, каты кантарларга бәргәләнә-сыргалана, шактый авырта башлаган табаннарымны сылый, дәвалый, массаж ясый иде...

Менә, ниһаять, Риф абзыйның ишеген шакыйм.

– Ыхту тамы?

Бу инде теге Хлебороб кахулы түгел, Рафига түти. Дарига җиңгинең әнисе. Сиксән дүрт яшьлек әбекәй. Гөлдәйнәп дүринәйнең ахирәте, сугыш ятимәсе.

– Рифләр кая? – дим мин, кем икәнлегемне әйтеп тә тормыйча. Ул колакка катырак, миннән сорашып та азапланмый.

– Нету, – ди шикләнеп караңгы төндә, урысча гына. – Раевка пошёл. Газплитә алырга...

Раевка. Авылдан җитмеш-сиксән чакрымда бар шундый станца. Тукта, нинди газплитә тагын? Сорашып өлгерә алмыйм, карчык шакылдатып келәсен төшерә.

Болай булгач, өйгә кайтмый булмый. Күрәсең, юлны башлагач, язмыш аның азагын да күрсәтергә җыена. Капкадан чыгу белән, урамга борылам дигәндә, ниндидер көтелмәгән тирән чокырга килеп төшәм. Тукта, нинди чокыр?! Монда бернинди дә чокыр-чакыр юк иде бит элек!.. Туры килсә, килә бит!.. Кулларым белән балчык өемнәрендә капшанып, аннан шуышып чыгам. Алга юл да, атларлык форсат та табалмыйм: уңда, сулда, алда, артта – һәркайда балчык өемнәре. Таеп китеп, кире чокырга төшәм. Чокыр авыл буйлап сузылып алга таба барган кебек. Тукта, бу бернинди чокыр түгел, траншея түгелме? Миңа, инде хәзер бер дөм караңгыдан икенче дөм караңгыга төшергән чокыр- траншея буйлап барудан башка чара юк. Шулчак алдагы ихаталардан чыра-шәм уты кебек зәгыйфь якты күренгәләштерә. Бу көчсез, соргылт якты, өмет өстәп, мине сукырайтты да кебек. Җан ачуы белән алга ыргылдым һәм чокырда печән күбәсе кебек таза бәдәнле берәү белән маңгайга-маңгай чәкештем. Күзләрдән утлар күренде. Бик әшәке сүгенү яңгырады. Мыгырдануына караганда, ул чокырга тәгәрәп төшкән исерек һәм шактый каты исерек иде. Аһәңеннән, караеп бөтәшкән төндә, җитмәсә чокырда, бу кешенең авылныкымы-түгелме икәнлеген чамаларга мөмкин түгел иде. Артыма ут капкандай, сикереп чыктым. Алла сакласын! Хәзер, кем кемне белгән?! Әмма ул монда минем өчен кечкенә булса да хәбәр алырлык бердәнбер адәмзат иде!..

– Нәрсә бу? – дип кычкырдым мин, онытылып. – Бу ниткән чокыр?!

– Авылга газ керт-тәб-без, әм-мит-ке. Газ-офицаровать ит-тәбез! – дип мыгырданды ир кеше кыршылган тимер тавышы белән. Ул чокыр эченнән кулын сузды, аннан сасы аракы исе бөркелде. – А-а-бзый!.. Т-тартып ч-чыгар!..

Чыгардым. Газ кертүченең гәүдәсе «тонна ярым» иде. Мин аңардан тизрәк котылырга тырыштым. Бәйләнә күрмәсен. Шулай да:

– Электрыгыз кая? – дип сорарга булдым.

– Газ к-керткәнче... м-мишайт итмәсен, дип, э-электрны к-кисеп ыргыттык, – диде ул, горурланып... Абзый, с-салырга юкмы?

– Юк.

«Сукыр булса да, кыз яхшы, урау булса да, юл яхшы», дигәннәре хак икән. Мин, урам буйлап кайтырга мөмкин булмагач, ике дә уйламастан, кире үз чокырыма төшәм. Кинәт баш миләрем яктырып китә:

Газ! Авылга, ниһаять, газ кертәләр икән бит!

Җир катламнарында – гасырлар буена, кем әйтмешли, үземнең астымда Аллаһ тарафыннан миңа атап кына яратылган зәңгәр дәһшәт бүген үзебезгә кайта!..

Риф кардәшем хатыны белән бергә менә нинди «плитә» алырга Раевкага киткән! Һәм мин туган якларда нефть – җир мае чыкканнан соң, илле-алтмыш ел узганнан соң, моңа кадәр һаман чыра-утында яшәгән авылыма, ниһаять, шул җир маеның яктысы киләчәгенә, аның авылдашларымны җылытачагына куанып бетә алмыйча елмаям һәм үземне шушы көзге яңгырларда, караңгыда калып, газ үткәрүдә катнашкан бер инсан итеп тоеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укыйм. Әгәр мин бүген кичләтеп, Әнәч борылышыннан авылга кайтырга чыкмаган булсам, бу шатлыкны кичерә алыр идемме?!

Газ керткән көннәрдә авыл халкын, гадәттәгечә, икенче өзеклеккә кертеп, электрдан мәхрүм итеп торганнар, күрәсең. Миңа хәзер җир йөзендә авылымның шәмдәл утларыннан яктырак утлар юк. Траншеядан казып чыгарылган туфрак өемнәре буйлап пластунча шуышканчы, миңа туры чокыр буйлап юл кыскарту җиңелрәк иде...

Мин караңгыдан яктыга таба барам. Әйе, авылымның ошбу тычкан утлары, яландагы прожектордан да көчлерәк булып, мине туган йортыма алып кайттылар.

– Мунча суынмагандыр әле, – диде Миннур җиңги, тупсадан үткәч тә. – Кереп чыкмыйсыңмы?

– Керми диме?!

– Җир сөреп килдең мәллә? – Ак түшәктән ак күлмәге изүеннән томырылып чыккан абзам, онытылып, мине танымый торды. – Син... Донбасс шахтасыннан түгелдер бит?

– Әйе, – дидем. – Сезләрне газ белән җылытыр өчен, Донбасслардан җир чокып кайттым...

Мин караңгыдан яктыга таба бардым. Әйе, авылымның ошбу тычкан утлары, яландагы прожектордан да көчлерәк булып, мине туган йортыма алып кайттылар. Әйе, теге җырда җырланганча, «караңгы дип килми калмадым». Ай юк дип тә, йолдыз юк дип тә тормадым. Шулай да, мондый да дөм караңгыда нәрсә алып кайтты икән мине илемә? Кем әйтә ала? Бу ниткән табышмак?

Элек авылда ак мунча юк диярлек, барысы да кара иде. Хәзер барысы ак, каралары юк. Минем абзамның мунчасы – кара. Шуңа күрә, үзе кебек, мунчасы да сирәк. Мунчаны керә башлаганда, сәгать төнге бер иде. Мин аннан, кара штурманга әверелгән мосафирдан, бодай бөртеге кебек яктырып чыктым. «Минем әсәрләрем дә кешеләрне караңгыдан яктылыкка алып барса иде, – дип уйладым шунда. – Алар бу нигъмәтләрнең никадәр кадерле булуын тизрәк аңларлар иде».

Караңгылыктагы яктылык, газ ялкынындагы утын, инде тарихка әйләнгән кара мунча белән менә шулай күрешеп хушлаштым. 

"КУ" 1, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: