Канатсыз фәрештәләр (хикәя)

Аны шәһәр читендә ташлап калдырдылар бугай. Чүплек исе, ачы төтен исе килә. Төтен булуы аны сөендерде: димәк ул, каядыр җәһәннәм астында түгел, теләгәндә, кайтыр юлны табарга мөмкин булыр.
Кабыргалары шыгыр-шыгыр килә. Ләкин курку, караңгы төн авырту-сызлануны басып тора әлегә. Менә этләр өргәне ишетелде. Авыл этләре кебек кенә түгел болар, шыңшыйлар, бер-берсе белән тешләшеп чинашалар.
Әүвәл җил сыбызгысын хәтерләткән өзек-өзек тавышлар ишетелгәндәй булды. Менә берзаман әлеге аһәң ниндидер көйгә салынды кебек: бу килешендә ошбу өннәр алай ук өркетми, шомландырмый; ул тоеп алган көй, киресенчә, аңа дәрман өсти, котыласына өмет бирә; әлеге шомлы, куркыныч мохиттә капылт туган көй янәшәдәге урман тавышын аның тарафына алып килә; урман шавы белән бергә кушылып, шактый түбән ноталардагы күңел көен куаклыктагы сандугач оясы биеклегенә күтәрә дә шуннан соң әле һаман тыпырчынган җанын өмет хисе биләп ала; ул бер дә тукталып тормый, урмандагы төнге кошлар тавышы җаена агач ботакларын тирбәтә, яфракларны шыбырдата, әлеге тирбәнешнең дулкыны тиздән аның хыялында туачак көйнең тәүге ноталарын ишеттерә.
Ул оркестрдагы контрабас тавышын аермачык ишеткән кебек булды.
Төтен исе бик ачы, күзләрне кисә. Димәк, чүп өеме өстендә ята. Бәлки, янындадыр? Хуҗасыз этләр тавышы куркуын арттырып, авыртуны бөтенләй басты. Ул чүплектән читкәрәк тәгәрәде. Якында урман кебек агачлык шәйләнә. Күзләре караңгыга ияләшә башлагач кына күрде ул аны. Шул рәвешле үрмәли- тәгәри агачларга якынлашырга тырышты. Менә куш каенны узып китте. Бер
нарат төбенә килеп җиткәч, туктап калды.
Нарат янында ул беркавымга тынычланды, күзләре караңгыга ияләшә башлады,
күтәрелеп, төнге аяз күккә карады. Йолдызлар аңа таба чекрәйгән, тын гына күзәтәләр. Аяз булса да, җиле бар, нарат ботаклары төрле тавышка шыгыр-шыгыр килә. Төнге урман оркестрының яңгырашы күңелендә туачак яңа көй белән бергә кушыла. Бу гамәл-фигыль аны бөтенләй тынычландырды. Тагын кесәләрен капшады. Берсеннән хатынының лифчигын тартып чыгарды, борынына төртеп алды да кесәсенә кире тыкты. Бу юлы трусигын салып җибәрмәгәннәр икән...
Нарат кәүсәсе коп-коры. Ул аны башта учы белән капшап карады, аннары сыпырды. Тавыш чыкты. Тагын да катырак ышкыды, тавыш көчәйде. Юан нарат скрипка таягы булмаса да, әлеге тавыш аны тынычландырды гына түгел, күңелен кымырҗытты, хәлен җиңеләйтте. Ул йолдызларга төбәлде һәм үзенең языла башлаган көенә төнге күктән тагын яңа ноталар эзләде. Көй эзләде. Ул көйнең шактый өлеше язылып, хәтер киштәсендә урын алган иде инде. Күңеле хәтерендә алар. Тик әлегә башы да, ахыры да юк. Ничек тәмамланасы да билгесез. Кыл уртадан башланды шикелле әлеге көй.
Теге йолдызлар, шыбырдашып, урман өстенә яварга кереште. Алан яктырып китте. Төнге ут бөҗәкләре яктысы икәнлеген белсә дә, ул аның өчен җиргә төшкән йолдызлар иде. Бары аның гына колагы тоя алырлык аһәң ишетелде, шуның аркасында караңгы төн тагын да җылына төште.
Бу тәравих укый торган вакыт булырга тиеш. Аңа кадәр ястү. Һәр намаз алдыннан фарыз укыла. Ошбу намаз вакытында һава чак кына җылынып алгандай була. Мәрхүмә әнисе шулай ди торган иде. Әнисе үзе исән чагында малаен намазга утыртырга бик теләсә дә, Бәхти карышты, «соңыннан!» дип аклана килде. Тик хәтерли, әнисе намаз укыган чакта (андый вакытта намаз укыган кешенең алдына, каршысына чыгарга ярамый, мөгаен, ул читтәрәк, ян ягында булгандыр) өй эче дә яктырып, әнисе ягыннан ниндидер дулкын-дулкын җылылык сирпелә кебек иде. Ул чакта аның әлеге дулкын тирбәнешен көйгә саласы бик килсә дә, өлгерми калды, әнисе вафатыннан соң, өйдә намазлар укылмый башлагач, көй дә, теге җылылык та суынып, яктылыгы да сүрелде. Бәхти күптән түгел «Гарасат» дигән бер романнан Мөхәммәд пәйгамбәр турында гыйбрәтле фикер укыган иде. Ул шул урынга килеп төртелгәч, аптырап калды: яшь чакта әнисе сөйләгән бер риваять бит бу?! Укый башлауга исенә төште: Мөхәммәд пәйгамбәрнең дус шагыйре булган һәм пәйгамбәр шуңа һәрчак: «Син, кичәге, бүгенге турында язасың. Без ни булганын үзебез дә беләбез. Син язучы бит, яз әле иртәгесе көн хакында, киләчәк турында!» – ди икән. Тегесе аңа каршы: «Ә мин аны кайдан белим?!» – дип сорый. Мөхәммәд пәйгамбәр иреннәрен кыймылдатып, акрын гына: «Сиңа аны Җәбраил фәрештә әйтеп торыр, – дигән. – Тавышын ишетмәсәң дә, дулкын-дулкын булып килгән җылысын тоярсың!» – дигән.
Электән калган гадәте буенча намаз вакытларын хәзер дә гел карап бара, яхшы белә иде.
Хатыны Зәмирә дә тәрәзәдән йолдызларны күзәтә торгандыр. Тик ул аларның җиргә коелганын күрә алмый. Шул... берән-сәрән атылганнары чалынса гына инде күзенә. Ул йолдыз яңгырын күрмәгән яшь, матур хатынны кызганып, жәлләп тә куйды. Тәрәзәне ачмасын инде, өйдә бригадир булгач, киенмәгәндер дә, күкрәкләре ялангачтыр... Салкын тияр. Трусигы да юктыр. Бәлки, бригадир күптән китеп баргандыр? Хәзер хатыны аның кайтканын көтеп утыра торгандыр?..
Аландагы җиләк исе килеп торган үләннәр арасыннан көй ургыла да ургыла. Әлеге көйдә ялгыз хатынның моңсу рәвештә тәрәзәдән йолдызларны күзәтүе дә, ирен сагыну хиссияте дә бар. Ул хиссияттә хатынның ике битендәге уймакланып торган чокырлары, көлгәндә, шул чокырларның тирәнәеп алулары да чагыла. Аның күзләре генә түгел, бар йөзе көлә, бу көлү һәр ир-атны аяктан егып, гашыйк итәрлек. Күрәсең, бригадир да ярата аның көлүен. Болар үзләре үк көйнең яңа өлешен яза: әнә ул хатыны күзендәге дымны үз җиле белән 
киптерә; тик белеп булмый: бригадир белән булган мизгелләр турында сөйлисе киләме аның, әллә инде ул үзенең аянычлы хәленнән күңел яше белән тын гына елыймы соң? Хатынының көен урык-сурык кына тоя, аны һаман бер тәртипкә сала алганы юк. Моның шулай икәнен белү урман караңгылыгына караганда да шомлырак, куркынычрак иде.
Көй хатирәләрне бер тәртипкә сала. Бригадир элегрәк тә шәһәрчеккә кайтып килгән булган. Айгизәне эзләп тапкан ул, хәтта күрешкәннәр дә. Бу хакта Бәхтигә Айгизә үзе түгел, мәдәният йортында ул укыткан пианино дәресләренә йөргән Зәмирә чиште. Үзе күз атып йөргән Бәхти белән Айгизәнең мөнәсәбәтләреннән көнләшә иде ул. Тик кызның буйдак музыка укытучысына «күз атуы»ның сәбәбе генә аңлашылып җитми иде әлегә. Зәмирәнең Бәхтидән үзенә багышлап җыр яздырасы килә, йә яңа берәр көен үз исеме белән аталуын тели. Кыз һәркайда күз өстендәге каш кебек булырга омтыла, башкалар янында ялтырап күренергә тели. Пианино дәресләренә йөрүе дә музыкага гашыйк булуыннан түгел, хәтта Бәхтигә карата гыйшык та сәбәп түгел моңа; бары тик игътибар үзәгендә гел ул гына булырга тиеш! Нишләтәсең, холкы шундый, җирдә яшәргә түгел, күкләрдә очарга яратылган җан бугай ул. Бәхти аңа ошаса да, ул аңа кияүгә чыгу турында хыялланмый, чөнки егетнең иске пианиносыннан башка берние дә юк икәнлеген күреп тора. Зәмирә кебек чибәрләр бай ирнең йә сөяркәсе, бәхет елмайса, иркә хатыны булырга хыяллана...
Дусты Айгизә сер итеп кенә аңа каладан кайткан түрәнең, бригадир үзе була инде ул, сүз кушуы турында сөйләгәч, көнләшепләр үлә язды. Ни кылганын да аңлап җитмичә, Бәхтигә «яшерен серне» әләкләргә чапты.
Бертуктаусыз колак төбендә яңгыраган көй кинәт атылган йолдыз кебек бистә ягына очты, бригадирның ачык форточкасыннан аның өенә барып керде, анда Айгизәнең маңгай чәчләренә кагылып үтте, кыеклап бәйләгән алсу косынкасы чугы белән уйнап алды һәм яшьле күзләреннән үпте.
Алардан киткәч, төн ката үз өенә кайтып кергән бригадирны хатыны Айгизә каршы алгандыр. Әй, юк ла, Айгизә бригадирдан качкан дип сөйлиләр бит. Кайларда каңгырап йөри икән соң ул? Табасы, күрәсе иде элеккеге күрше кызын... Җаныннан саркыган көй капылт борылышлар ясады, күңел оркестрында барабан дөбердәп алды, флейта салкын тавышын ишеттерде. Аннары ул җан оркестрындагы скрипканы эшкә җикте. Скрипка, гадәттә, җырчы тавышына охшаган була.
Көй дәвам итте. Ул хәзер Айгизә турында иде. Бригадир шәһәрчеккә бөтенләй күченеп кайткач, беренче эше итеп Айгизәгә өйләнде. Моңа бар да шаккатты, Бәхти исә бөтенләй акылдан язгандай йөрде. Югыйсә теге чакта аңлашканнар иде бит инде, ул гына да түгел, алар тиздән өйләнешергә сүз куешканнар иде бит канә! Халык өчен тәмләп сөйләрлек гайбәт булса, Бәхтигә бу табышмак, нык төенләнгән бер сер иде. Ул бик хисле егет, кайчак ул хисләре аңын да томалап китә, ниндидер дәһшәтле көчкә әверелеп, җанын актарып ташлый; мондый очракта дошманыңнан йә үч аласы килә, яисә инде соңгы чиктә бауга менәсеме соң?! Бик озак исерек кебек йөрде ул. Бу хәл тагын бер кешегә, ул да булса, Зәмирәгә бик каты тәэсир иткән иде. Көнчелек уты кызны көйдереп бетерә язды шул чакта: тиктомалдан гына Айгизә нинди бәхеткә юлыкты! Бригадир кадәр бригадирның хатыны булды. Бригадир исә аны алдады! Бәхти янында чуалып, Айгизәне аннан биздерсәң, мин сиңа өйләнәм, дип вәгъдә иткән иде ләбаса! Шул чакта:
– Монда Айгизәнең ни катнашы бар? – дип, аптырап сораганын да ачык хәтерли.
– Айгизә – Бәхтинең илһамчысы! Күрәсеңме, ул нинди шәп көйләр яза. Барысы да шул Айгизә аркасында. Ә монда бары мин генә беренче булырга тиеш! Халык монда бары мине генә Алла итеп күрергә тиеш! Бар игътибар миндә, бар сүзләр бары минем хакта гына булырга тиеш!
Бригадирның җавабы кызны ышандырды. Чөнки аның: «Кара аны, син дә ул Бәхти янында бик чуалма. Көнләшеп куюым бар!» – диюе баягы сүзләренә ныклы дәлил кебек иде.
Шушы урында көй туктап торды. Бәхти аны онытмаячак, хәтер киштәсеннән җуймаячак. Оркестрның тулы яңгырашына (tutti) әле ерак. Ләкин күңелдә партитура сурәте бар инде. Ул әлегә фабула рәвешендә генә.
Аның үтереп эчәсе килә башлады. Чү! Нигә нәкъ менә бу нарат төбенә килде соң әле ул? Югыйсә аланның алдына ук чыгып торган куш каен янында туктый ала иде. Аны узып, наратка таба ук шуышты. Аның сизгер колагы төнге күбәләкнең әрекмән яфрагы өстендәге чык тамчыларыннан җыелган суда коенганын ишеткәч, ары үрмәләде бугай. Әрекмәнле урынны эзләп тапты. Тик монда дым гына. Ул теле белән әрекмәнне ялады. Монысын белмәгән булган икән: бераз арырак кырмыска оясы да бар. Учын кырмыска оясына терәде һәм кире тартып алып, кырмыскаларын сыпырып төшергәннән соң, аны иреннәренә китерде. Ачы тәм авызын киптерде генә, аның каравы, башы ачылып, зиһене аязды. Скрипка тавышы яхшырак ишетелә башлады – бу бригадир җыры иде. Тавышы гөбедән чыккандай булса да, моңы юк, көе юк икән бригадирның. Ул аны кызганып куйды. Көе булмаган килеш ничек яши икән соң бу адәм? Көйсез яшәп булмый лабаса! Бик кыен көең булмаган килеш хәят итүләре... Бәлки, ул көе юклыктан бригадир булгандыр да. Рәсми рәвештә «директор» дип аталса да, халык аны «бригадир» дип йөртергә гадәтләнгән. Үги атасы җәбрәй Сәми дә әүвәл бригадир булып торды. Туксанынчы еллар башында килде әлеге гаилә алар бистәсенә. Әллә сиксәндә үк микән? Бистә дигәне хәзер яңа шәһәрчек инде. Директор анда иң зур хуҗа.
Булачак бригадир яшьли ата-анасыз калып, монда – элеккеге бистәдә ятимнәр йортында тәрбияләнде. Ятимнәр йорты ябылгач, ул башкалар белән күченеп китмәде, урманга качып калды. Көзгә таба гына пәйда булды бистәдә. Аны башкаладагы ятимнәр йортына җибәрергә кызгандылар, дөресрәге, үзенең китәсе килмәде, елады, ялварды, үтенде, мине анда җибәрмәгез дип, күз яшьләрен түгә-түгә гозерләнде үсмер; тора-бара малай кемдә туры килсә, шунда яши башлады. Ләкин әйбер урлап халыкның үзәгенә үтте. Аны барыбер милициягә тотып бирүче булмады, кызгандылар, жәлләделәр. Бүреккә салып диярлек тәрбия кылырга тырыштылар. Буй җиткергәч, көннәрнең берендә эскерттәге энә кебек югалды ул. Шактый гомерләрдән соң, хәзер инде шәһәрчеккә әйләнгән бистәгә янә әйләнеп кайтты. Үзе генә түгел иде, башкаладан яхшы машинага утырып килде. Шома йөзле ташкала кешесе аны монда хуҗа-түрә итеп билгеләде.
Аннан соң ул үзенә аерым йорт, дөресрәге, өч катлы коттедж булдырды, Айгизәгә өйләнде, тик әлегә балалары гына юк.
Бригадир эшкә ныклап кереште. Әүвәл бушап калган ятимнәр йортын үзенеке итте, хакым бар, бу минем өем, диде. Аның янәшәсендә эштән туктап калган кирпеч заводы, май заводы бар иде. Аларны да үзенә яздырды. Ваучер кәгазьләре бер уч иде. Бистә читендәге элеккеге совхоз да аның исеменә күчте. Тик бер төн эчендә мең башка якын башмак тана, шулкадәр үк сыер малы гына каядыр юкка чыкты. Бушап калган абзарларга чит илдән чучкалар алып 
кайтып тутырдылар. Хөкүмәт ит планын үтәүне бурыч итеп куйган иде, бу эшкә алынган фермерларга миллионлаган субсидияләр бүленде. Бригадирга шуннан зур өлеш чыкты.
Хәзер шәһәрчеккә әйләнгән бистәдә аның нәселен дә, яшь чагын да белүчеләр калмаган диярлек иде, кем кая күченеп китеп бетте. Хәер, барыбер танымаслар иде. Үзгәргән ул. Әллә парик та киеп куйган инде? Калын кара кысалы күзлеге дә аны башка кеше итә.
Бәхти таныды. «Фәрештә» дигән кушаматы да исенә төште. Анысы консерватория тәмамлагач, туган бистәсенә кайтып эшли башлагач иде. Бригадирның яшь чагын белү генә түгел, алар бер өйдә диярлек үстеләр: аның әти-әнисе ятимне кызганып, еш кына үзләренә ала иде.
Кырмыска кислотасы, чынлап та, зиһенен ачты, исенә төшерде: бригадирның атасы бистәдә атаклы көмешкә куучы иде бит. Үзенекен итте ул чакта Сәми: әүвәл «Горбач» указы чагында «шинкар» даны алып, итәк астыннан шәраб сатты. Аракы-шәраб ише эчемлекләр кибетләрдә күренә башлагач та, аптырап калмады, яңа эшкуарлык җәелдереп җибәрде: көмешкә кайната башлады. Алар шул чагында – көмешкә ясаганда, ут чыгып, янып үлделәр. Гаиләдән бер малай исән калды. Аның көе әлеге вакыйгадан башланган иде түгелме соң: янган йорт, ятим калган малайдан идеме?
Юк, башы ул түгел иде бу көйнең! Бу бары «оркестрдагы» скрипка тавышы гына. Башы әле һаман табылмаган.
Исенә килгән һәр хәл-вакыйгадан гына түгел, үзе белгән, аралашкан бар кешедән дә, хәтта нинди явыз бригадирның үзеннән дә бер бөртек кенә булса да, игелек-яхшылык, мәрхәмәт орлыгы табасы килә. Яза башлаган көйне табасы килә һәм аны симфоник оркестр өчен ноталарга салачак.
Замана шундый: тормыштагы һәртөрле кабахәтлектән гаҗиз булган күңел күзенең гүзәл манзара күрәсе килә. Җан да шуңа күрә гел матурлыкка омтыла. Гомер буе мәхәббәт, матурлык эзли кеше. Җирдә начарлык, явызлык күп булгангамы, кабалана-кабалана, тырыша-тырыша эзли аны адәми зат...
Аның күңел көе бригадирның кабахәт гамәлен акларга азаплана. Бүгенге явыз адәмнең түгел, моннан дистә ел элек аларның ишегеннән керә алмыйча салкын болдырда туңып, катып торган бәләкәй малайны исенә төшерә дә үзенең шул чактагы кыланышын акларга тырыша... Бригадир – ул чакта аны яшь язуындагыча «Абрам» дип тормыйча «Абрар» дип йөртәләр иде, кайчандыр монда читтән килеп йортка кергән атасының исеме дә «Самуил»дан Сәмигә әйләнгән – ялан тәпиенә калош эләктереп пес итәргә чыга да бозланып каткан ишекне ачарга көче җитми. Ул – хуҗа малае Бәхти – өйдәшенең туңып торганын белсә дә, ишекне юри барып ачмый, кертәсе килми. Кемгә, нигә кирәге бар аның, катып үлсен шунда дип уйлый. Чөнки Абрарның ата-анасы аркасында ярты бистәнең йортлары янып, кара күмергә әйләнде. Ул гаиләне яратмыйлар. Ут чыгарганчы да аларның башкалар кебек мондагы заводларда эшләп азапланганы булмады, атасы башта бригадир исәбендә йөрде, аны ташлагач, сату итте, дигән идек. Аларны бары каргыйлар гына. Бәхти моны ишетеп белә. Ләкин бүген Абрардан аның өчен үч алуы түгел. Конфет өчен күралмавы, өйдә ике малай булгач, өлкәннәр игътибарны да, конфетны да икегә бүлә. Әтисенең кесәсенә ияреп кайткан суыра торган конфетның да берсе Абрарга эләгә. Элек конфетлар икәү, өчәү булса да, бары аңа гына тия иде. Үз бәхетен беркемнең дә башкалар белән, бигрәк тә читләр белән уртаклашасы килми. Көйнең ошбу өлеше әнә шул турыда.
Бригадир көенең башын эзләп тапты сыман ул, ниһаять! Бер дә көйсез адәм 
түгелдер бит инде. Тагын эзләячәк әле... Һәркем бәхет эзли. Моның бер дә гаебе юк. Иң әһәмиятлесе: бәхетле булырга омтылган кешегә этлек кылырга, аяк чалырга берәүнең дә хакы юк! Андыйларга Аллаһның каргышы төшә, диләр. Без моны белмибез генә. Каргыш – бик авыр нәрсә... Дошманыңа да күрсәтмәсен андый бәлане, дип уйлый Бәхти, һәм аның чираттагы көй-нотасы нәкъ шул хакта. Тора-бара әлеге көй күкләр белән тоташа. Аллаһ ризалыгын ала ул анда...
Көй акылга буйсынмый, ул бары күңел ихтыярында.
Берәрсенә ияреп, җылы өйгә керү бәхетенә ирешкән малайның табан асты бозланып ката. Бәхти аны, ишек катындагы агач караватка төртеп егып, шул бозга кайнар сулышын өрә, туңган урынга үзенең җылы кулларын куя, авыртудан шыңшыса, сиздермичә генә бөеренә төртә. Аягы җылынып бетә. Малайның күзләрендә яшь. Ул моңлы күзләрдә яшәү чаткысы. Тегесенең рәхмәт йөзеннән хуҗа малаен кочаклыйсы килә. Бәхти дә йомшара. Кесәсендәге соңгы конфетны алып, аңа суза, үзенең авыз суы корый. Аннары алар пыр тузып уйнарга керешә.
Көйнең бу өлеше җиңел язылды. Симфоник оркестр өчен барысы дүрт өлештән булыр дип уйлаган иде. Малай чак хатирәләре, мөгаен, виолончель белән башкарылыр. Аның тавышы тыгыз, куе. Һәм скрипка. Нечкә, якты, җылы хиссиятне скрипка яхшы бирә.
Кырмыска оясы янында җылырак, әлбәттә, ләкин хуҗалары кием астыннан кереп, гел бимазалап тора. Бер караганда, бу яхшы да, аңа хәзер йокларга ярамый. Көенә кискен борылыш кирәк.
Бер кат кырмыскаларны сыпырып төшергәч, көйнең икенче өлеше башланды. Салмак иде ул. Әнә, бригадир аның өендә, аның газиз хатыны янында. Бәхтинең хатыны бик чибәр, алай гына да түгел, дөньяда атаклы бер матур иде. Бәхти Айгизәгә үч итеп өйләнде аңа.
...Бригадир башка чакта бик кыю, әрсез һәм оятсыз иде дә, хәзер шул матурлык каршында ничектер юашланып калган. Яшь хатынга якынлашкан саен гәүдәсе калтырый.
– Син мине чәнчеп үтермәкче мәллә?! – ди ул калтыранган тавыш белән. – Теге чакта сине тыңламаган өчен үч алырга уйлыйсыңмы?! – Хатын бу сүздән үзе дә дерт итеп куя. – Хәзер, хәзер, чишенәм, – ди һәм халат төймәләрен ычкындыра башлый.
– Тукта! – дип кычкыра бригадир. – Тукта, дидем мин сиңа!
– Син монда шуның өчен килмәдеңмени? Минем Бетховенны шуның өчен өйдән типкәләп чыгармадыңмыни?!
Хатынның куркынган күзләре бригадирга төбәлгән. – Син бик матур! Менә дигән мисс!
– Синең үз хатының да курчак кебек.
– Юк! Син матур!
– Синең хатының тагын да...
– Ул башка!
– Кысыр, димәкче буласыңмы? Үзең гаепле, диләр түгелме соң?!
– Молчать, дура! Ул көмәнле!
– Ха! Кемнән?! Синнәнме әллә?!
– Тагын кемнән булсын, тиле хатын?!
– Базыңдагы каймак чүлмәгенә ата мәче төшкән!
– Молчать, дура!
– Дурасы дурадыр да... Минем Бетховенны юкка гына типкәләп чыгармадың бит! Менә, үчеңне ала аласың аннан хәзер, бригадир!

Хатынның чишелгән төймәле изүләре ачылып, аннан шалкан кебек шәрә матур күкрәкләре тышка бәреп чыга. Бригадир тораташ булып каткан. Ул бер адым хатынга таба атлый... Скрипка ачыргаланып еларга керешә.
– Дөнья кабахәт. Ә син гүзәл. Монда кайтканнан бирле мине сиңа тарта. Айгизәгә дә. Сезнең икегезнең берегез дә Бәхтигә булырга тиеш түгел иде!
– Бетховеннан үч алуың инде, беләм...
– Сез мине икегез дә малай чактан ук санга сукмадыгыз. Ятимгә күрә.
– Без барыбыз да ятим, без барыбыз да – адашкан җаннар...
– Ә сез ник ятим әле?
– Күкләр бездән күптән йөз чөергәндер инде... Карале, бригадир... кем...
Абрар, теге чакта син икебезгә дә берьюлы гашыйк булган идеңме әллә?!. Бригадир дәшми. Тынлык. Әлеге тынлыкны оркестрдагы альт тавышы
дәвам итә. Ул йомшак, иркә тавыш.
Күптән түгел шәһәрчектә гомуми җыелыш булды. Бригадир анда зур доклад белән чыгыш ясады. Без коммунизмдагы кебек яшәргә тиеш, диде. Мисаллар китерде. Хезмәт хакларының ун тапкыр арттырылачагын вәгъдә итте. Бер мәртәбә «коммунизмда яшәп алган» халык акрын гына, тын гына кул чапкандай итте.Үрле-кырлы сикерүче күренмәде.
Бригадирның яшь чагын хәтерләгән элеккеге бистә кешеләре аның бу сүзләренә бөтенләй ышанмады. Аракы сатып һәм көмешкә коеп, мал тупларга хыялланган нәселнең язмышы аянычлы тәмамланды ласа. Тормышлары көйләнә алмады. Урлап яки әшнәлек аркасында капылт баеп, бүген затлы чит ил машинасына кунакласаң да, ни хәл итмәк кирәк, йөргән юлларыңда бабаңнарның чабата эзе ярылып ята...
Теге чакта Абрар бистәдән калага китеп югалса да, чынлыкта исә, ул бер дә «югалып» калмады. Балачактан яклаучысы, сыеныр кешеләре булмау, малайда бары үз көчеңә генә таянырга кирәк дигән эчке инстинкт тәрбияләгән, моны кечкенәдән канына ук салган. Үсеп җиткәч, әнә шул кан күзәнәкләре акылына тынгылык бирмәде. «Үз көчең» дигән нәрсә аны әрсез итте, кыюлык өстәде. Дәүләт малын аерым төркемнәр, хосусыйлаштырабыз дигән булып, үз кесәләренә шудырып яткан чакта ул да нәкъ әлеге «базар»ның уртасында кайнап алды; кирәкле урында кирәкле чакта туры килде. Халык нишләтергә дә белмәгән ваучер кәгазьләрен күпләп кулга төшереп, алар берничә шома егет белән берләштеләр, араларында шактый гыйлемлеләре, акны карадан аера белгәннәре дә бар иде. Вахит Алиевич дигән бик шома кавказлы белән дуслашты, шуның белән дә шактый эшләрне әйләндереп куйдылар: харам малны күпләп кулга төшерергә җай чыккан иркен вакыт иде ул. Вахит Алиевич дигәне берничә шәһәрдә казинолар да тота, Кавказ аша монда тоташкан наркотрафик та аның күзәтчелегендә иде, дип сөйләделәр. Ул чынлап та башкисәр, юлындагы көндәшләрен ике дә уйламыйча юкка чыгарып бара иде. Бу кырын гамәлләрдән Абрар да читтә калмады. Элекке башкисәр төркемнәре замана үзгәрә барган саен малларын канунлаштырып, берзаман хөрмәтле әфәнделәргә әверелеп киттеләр, депутат кәнәфиләрен сатып алдылар. Шуның белән урланган малны сакларга да, арттырырга да җай чыкты.
Харам мал холыкларын да үзгәртте: алар гүя дөнья тоткасы, алар, имеш, иң акыллы, иң башлы, иң гыйлемле һәм үткен зиһенле, алар, имеш, «Алла» иде, алар, җилпер канатлары булмаса да, изге фәрештәләр иде. Мал ничек ансат килсә, күп вакыт шулай җиңел генә шуып та чыга иде. «Атай малы жәл түгел, үземнеке мал түгел!» – дигән гыйбарә дә бу дәвергә карамый, чөнки аларның аталары малсыз, ягъни чабаталы, дүрт сыйныф белемле булган. Менә шул малайлар бер кәлимә дога белмәсәләр дә, зур мәчетләр, алтын түбәле чиркәүләр салдырдылар, шуның белән исемнәрен мәңгеләштерергә тырыштылар. «Алла йортлары» төзеткәч, үзләрен имам-руханилардан да гыйлемлерәк, белеклерәк итеп хис иттеләр.
Кесәсе шактый калынайган Абрар барыбер тыныч түгел, ятимлек, ялгызлык хисе аны һаман куркыта иде. Шуңа күрә ул башкалада калырга теләмәде, аулаграк урын сайлады. Нәкъ шул вакытта үзе туып үскән һәм инде шәһәрчеккә әверелеп барган туган бистәсе исенә төште. Хәер, ул аны беркайчан да онытмаган иде, ниндидер көч магнит кебек аны гел шунда тартып торды. Аларның гаиләсен өнәмәгән, янгын чыгарган өчен үги атасын каргаган күршеләр, әмма шул ук вакытта аны өй саен үзләренә алып, киендереп, тамагын туйдырып, тәрбияләп тә ятим икәнлеген гел исенә төшереп торган ул кешеләр алдында башка сурәттә күренәсе килә иде. Чөнки анда бәхетсез балачагы ирешмәгән максат-хыяллары, теге чакта аны санга сукмаган гүзәл Айгизә, Зәмирә калган иде...
...Бригадир чыгышыннан соң, җыелышның концерт өлеше булырга тиеш. Бәхтине игълан иттеләр. Ул рояль артына утырды һәм башын кыңгыр салып уйный башлады, аннары скрипка алып сыздырырга кереште. Бу әсәр Бәхти- Бетховенның (хатыны кайчак шаяртып үзара гына шулай дип атый аны) мәхәббәт турындагы яңа көе, беренче әсәре иде. Айгизәгә багышланган көй. Уйнап бетергәч, көчле алкышлардан мәдәният йортының түбәсе күккә күтәрелгәндәй булды. Халык аягүрә басып, кул чапты. Бригадирның «коммунизм» хакындагы буш сүзләре шундук җилгә очты. Бистә бары Бәхти турында, аның таланты хакында гына гөжләде ул көннәрдә.
Хатыны Зәмирә исә үпкәләп, үзенчә фикер йөрте: «Нишләп әле ул ниндидер Айгизәгә багышланган! Нишләп миңа түгел?! Әәә... Беренче мәхәббәте, диделәр бит?»
Ә үзенең беренче гыйшкы кем иде соң әле? Биюче малай Абрармы? Шул ятим малаймы?.. Ул кинәт кенә юкка чыккан иде бит?! Бригадир сурәтендә яңадан әйләнеп кайтса да, теге чактагы малай күптән югалган, онытылган иде инде...
Бригадир йодрык белән сугып, мәдәният йорты директорының язу өстәлен урталай сындырды. Бик ачулы иде. Хөсетлеге яман иде бригадирның, ул, «авызлыгын» чәни-чәйни, клубтан урамга атылды һәм атнага якын кеше күзенә күренмичә йөргәннән соң, төн ката Бәхтинең такта ишеген тибеп аударып кына, йортына бәреп керде. Ярдәмче-бурзайлары Бәхтине типкәләп тышка чыгарып аттылар.
Монысы булган хәл турындагы көйнең бер өлеше.
Бәхти чираттагы кырмыска көтүе һөҗүменнән котылды да күңел кылларын «Фәрештәләр» дигән исем астында яңа көйгә салырга кереште. Моң булып күкрәктән агылды ул...
– Син мине кеше юклыктан файдаланып, пычак белән чәнчемә тагы, яме?!
Хатын бригадирның әлеге сүзләрен шундук аңлады һәм кухня өстәлендәге зур пычакны тартмага шудырып төшерде. Өстәл өсте бушап калды.
Бригадир капылт икенче кеше булып үзгәрде.
– Мин спирт заводын эшләтеп җибәрәм. Главный технолог булып
киләсеңме? – диде. – Син КХТИ бетергән бит. Мин беләм, – дип куйды. Хатын халатның соңгы төймәсен ычкындырды.

– Син монда шуны әйтергә килмәдең бит. Йә?!! Бригадир, алпан-тилпән атлап, ишек ягына борылды.
– Матурлык чәчәкләрен кыргыйларча коясым килми. Ә инде минем хатыным булырга ризалык бирсәң? Бу хәерче Бетховеның белән ачтан интегеп ятканчы! Кара син бу өегезне!.. Эт оясымыни?! Үзен хөрмәт иткән кеше мондый куышта яшимени? Бер атнадан киләм. Җавабыңны әйтерсең, – диде ул һәм каты басып чыгып китте. Ярдәмче бурзайларның берсе ишегалды ягына очкан ишекне урнаштырып маташа иде.
Бригадирны инде киткәндер дип уйлаган иде, тегесе бераздан тагын әйләнеп керде. «Нәрсә эзләп кергән идем әле мин монда?»
Хатын инде тынычланган, шулай да кычкырып сөйләшергә базмый, курка. Әмма бригадирның зыян салмаячагын аңлагач, беркадәр кыюлык иңгән инде. Ул тавышын көчәйтеп: «Матурлык эзләп йөри идең», – диде. «Ә, ие шул», – дип җаваплады бригадир моңарчы ул гомер ишетмәгән йомшак, назлы тавыш белән. «Син матурлык конкурсында мисс булган кыз идең! Хәерче композитор алачыгында шиңәчәксең бит болай!» Артына чәчәк гөлләмәсе яшергән, сары розалар көлтәсе. Ул аларны өстәл өстенә куйды да, шыгырдый торган идән тактасына салмак басып, бу юлы бөтенләйгә чыгып китте. Бригадир басканда, идән әллә нинди тавыш чыгара икән, дип уйлап куйды хатын, халат төймәләрен каптырганда.
Бригадир аның тәненә орынмаса да, шәрә гәүдәсенә ниндидер пычракмы, тузанмы йогып калган шикелле иде. Ул өйдәге утларны сүндерде дә шәм кабызды, аннары халатын салды, шәп-шәрә килеш душка керде. Өй эчендәге караңгылык матур хатынның ачык күкрәкләрен, тәнен шашып-шашып үбәргә кереште. Ул әүвәл кытыкланды, аннары рәхәт караңгылык дулкыны аны иркәләргә кереште. Тик бу иркә дулкынның «тавышын» ишеткәч кенә, ул аның Бәхтинең күптән язган көе икәнлеген хәтеренә төшереп, сискәнеп китте. Су кранын борды. Боз кебек салкын су куырып алды. Кайнар суны кушты. Беркавымнан соң җылынды, хуш исле сыек сабынны учына алып күкрәкләрен, тыгыз ботларын ышкырга кереште. Зур сөлгегә уранып, душтан чыкканда, өй эче йолдызлар яктысыннан гөлт иткән. Шул яктылык белән ачык форточка аша тагын ниндидер бер таныш көй ургылып керә. Әлеге көйне алар икесе дә – урман кырыендагы нарат төбендә яткан Бетховен да, өй уртасында шәп- шәрә басып торган яшь гүзәл хатын да ишетә, тоя иде.
Көй әнә шулар хакында сөйләде...
Бригадир мәгълүм указдан соң эшсез торган спирт заводын да үзенеке иткән иде. Бер цехны ул көмешкә коя торган итеп, махсус көйләргә уйлады. Дөресрәге, виски ясыйсы килә иде аның. Виски белән көмешкәдән бер үк тәм килә, исләре дә шул ук. Ата-анасы бала чакта өйдә кайнаткан көмешкә пары, күрәсең, аның кайсыдыр күзәнәкләрендә җуелмаслык булып сеңеп калган һәм шул әледән-әле үзен искә төшерә, тынгылык бирми. Бәхетсез балачагы төшләренә кереп йөдәтә, куркытып уята. Ләкин ул алардан һич качып котыла алмый. Ошбу истәлекләр ут тирәсендә әйләнгән күбәләкләр кебек. Бәлки, аны тормышка чынлап ашырсаң, юньсез хатирәләр битәрләүдән туктар дип уйлый ул. Хәер, хәзер көмешкә үзе дә модада. Шул ук көмешкә – виски кыйммәт, белгән кеше куганны эчә. Үги әтисе, карт яһүд, көмешкәгә тавык тизәге салырга куша. Әнисе карыша, үтерә бит ул, ди. «Үтерми, башны гына аңгырайта. Тагын сорап килә андый кеше!» – ди атасы.
Әүвәл яңа куганны үзләре сынап карый. Абрар әнисенә килеп асылына 
да: «Син эчмә, яме, әнием-бәгырем!» – дип ялвара. Атасы аны этеп җибәрә. «Йөрмә, көчек!» – ди. Ана кеше малаен якламакчы була: «Үзеңнеке булмагач та!» – ди ул. Сүзен әйтеп бетерә алмый, атасы аның башыннан каптырып ала да, авызын каерып, көмешкә агыза. Әни кеше беркавымнан үзгәрә.
Малай елап, урамга чыгып йөгерә. Күршедә Галиулла исемле әйбәт абый яши. Яклау эзләп аларга керә. Галиулла хатыны малайны кочаклап юата. Галиулла абый үзалдына мыгырдана: «Эчеп йөргән яһүдне күргән юк иде әле моңарчы!» – ди. Бу турыда Сәминең үзенә ишетелгәндә, ул авызын ямьсез чалшайтып: «Минем әни марҗа бит!» – дип горурланып, күкрәген суга.
Бәхти Абрарның башка кеше малае икәнлеген өлкәннәрдән ишетте. Әнисе көмәнле чакта үз әтисен урман басып үтергән, Абрар туарга өлгермәгән дә булган әле, Сәми – йортка кергән үги әти. Бәхти моны Абрарга малайлар янында әйтте. Тегесе аны тотып ашардай булып карап торды да: «Үзең син! Үзең!» – дип чыгып йөгерде. Ни дип әйтүе булгандыр инде: «Үзең син!» Абрарның зур моңлы күзләрендә Бәхтигә карата кара нәфрәт уты кабынганын берәү дә күрмәде. Абрар моны ул чакта үзе дә белми иде әле.
Хатирәләр хиссиятенең бу өлешен флейта башкарырга тиеш. Сыбызгыны хәтерләткән, әмма салкын көй...
Сызылып таң ата башлады. Кошлар уянды. Кошлар сайравы аның күңеленнән ургылган көйне бутый, саташтыра иде. Ул көч-хәл белән аягына торып басты. Җирдән таяк сыман бер юан ботак алды, шуңа таянып бистәгә таба китте. Көй шул урында әлегә тукталып торды. Ул дөрес якка китмәгән иде, чөнки урман караңгыланганнан-караңгылана барды. Күзләре күрмәс булды. Колагы яхшы ишетә. Ул еракта, караңгылык эчендә кемнеңдер сулыш алганын тойды, шунда таба атлады. Әлеге сулыш аннан ерагайганнан-ерагая бара, ул аның саен адымнарын кызулатып, калмаска тырыша. Шулай куыша торгач, Бәхти урман аланына, бистә ягына килеп чыкканын абайламый да калды. Теге тавыш хуҗасы ак сакаллы карт кыяфәтендә күзенә чалынып кына алды да каядыр эреп югалды. Дәшмәсә дә, ул аның сулышын аермачык тойды лабаса! Бу бернинди саташу да, акылдан язу да түгел, ул сулыш ниндидер илаһи җылы дулкын, һава дулкыннары иде бугай. Бәхтинең күңелендәге «оркестрны» алар хәрәкәткә китерде.
Якты көннең үз көе башланды.
Аны арттан җигүле ат куып җитте. Арба кырыенда аякларын салындырып, алдына дилбегәсен салган агай утыра, уртада, тезләренә таянып, бер яшь кыз чүмәшкән. Туктап аны утырттылар. Агай сорау да бирмәде, кузгалып та китмәде. Кулы белән тыгылып, арбадагы кожан астыннан шешә тартып чыгарды, бөкесен тешләре белән каерып ачып, аны юлчыга сузды.
– Мә, җиңеләеп китәрсең. Әйбәт нәрсә.
Ул сусаган иде, нәрсә бу дип сорап тормады, борын очына ипи исе килеп бәрелде, эчемлекне йотып куйды. Шундук гәүдәсе җылына башлады, тагын йотты, тагын берне. Агай шешәне кире тартып алды:
– Җитәр, ату ике таякка калуың бар! – диде. – Болай бергә генә таянгансың әле.
Болар урман артындагы ерак болыннан кайтып килүчеләр икән. Иртүк барып агай печән чапкан, кызы аңа булышкан, күрәсең. Агай шул хакта әйтте дә аның каян килүен, кем булуын да сорап тормыйча, үзенекен сөйләргә кереште.
– Элек печәнне бистә кырыендагы урман аланыннан чаба идек. Бригадирның чучкалары таптап бетерде көтүлекне, – дип көрсенде ул. – Үзе начар кешегә дә охшамаган инде карап торышка. Бер җене кузгалса, күзенә ак-кара күренми түлке.

– Әйбәт ул, – дип куйды, аны җөпләп Бәхти.
– Хатынына әйбәттер! – диде аңа каршы агай, тавышын күтәреп. – Менә безгә юк. Печәнлек кырыенда ун баш умартам да бар минем. Шуны алырга куша. Кортлар чага, имеш. Хатынында корт агуыннан аллергия, имеш. Чуртым булсынмы хатын-кызга корт чагудан?! Файдага гына ул. Бәлкем, үзе бала табар корт чакканнан соң.
– Бригадирның балалары бар бит! – диде Бәхти, аның сүзен бүлдереп. – Икәү. Малай белән кыз!
– Булса ни! Үзенекеләр түгел бит. Детдомнан икесе дә. Икенче хатыны Айгизәне кысыр, диләр.
Моңарчы сүзгә кушылмыйча тын гына барган кыз:
– Бабай, инде! – дип куйды.
– Нәрсә, бабай! Дөрес әйтмимме әллә?! Байлык белән генә булмый шул әле ул! Ходай берсен бирсә, икенчесен бирмәскә дә может!
– Бабай, инде!
– Йә, ярар, бетте, бетте.
Кыз, кулын Бәхтинең җилкәсенә салып, аны үз ягынарак тартты:
– Син Бетховен түгелме соң? Абау, чынлап та шул бит! Бабай, карале!
– Бетховен! Кем тәпәләде болай?! Таң тишегеннән нишләп йөрисең урманда ялгыз башың?
Бәхти дә үзенә музыка түгәрәгенә йөргән бу Фагыйлә атлы кызны танып алды. Скрипкада бик матур уйный иде ул. Ләкин беркөнне Фагыйлә кинәт кенә дәресләргә йөрүдән туктады. Хәтерендә, Бәхти ул талантлы кызны эзләп, өенә дә барды, әмма аны бусагадан кире бордылар:
– Скрипка аңа «Матурлык конкурсы»нда катнашу өчен генә кирәк. Юкка акча әрәм итеп йөрисе юк! – диде анасы. Әлеге сүзләрдән аптырап, каушап калган Бәхти:
– Бушка йөрсен. Миңа сездән бер тиен кирәкми! – дип тә карады.
– Бушка?! Һе, беләм мин бушка дигәннең нәрсә икәнен! Йөрмә монда, бар, кем әле? Ә Бетховен иптәш! Вахит Алиевич безне болай да ярдәменнән ташламый!
– Аю! – диде Бәхти Фагыйләнең соравына каршы, башка ни дип әйтергә белмәгәннән.
– Аю белән сугыштың мәллә?!
– Синең умартаңа килгән булгандыр инде. Миңа очрады да бәргәләп атты менә!
– Әәә, әйтәм аны. Беркөн умартага килгән булган шул ул ләгънәт, этләр куркытты, ди каравылчы. Кырмыска аюы. Менә рәхмәт, алайса син җибәрмәгән инде аны умарта ягына.
– Күсәк белән тондырдым мин аңа! – дип куйды Бәхти, кыюланып. Инде кәефе дә күтәрелгән. Сызланулары да басылган иде. Ә болай мактанып алу аның кәефен күтәрү өчен кирәк иде. Аюга күсәк белән тондырган, имеш! Нинди кыю, нинди көчле ул!..
– Иртүк урманга кошлар җырын отып алырга баргансыңдыр инде, име? – диде кыз бер шаярусыз.
– Ие, – диде Бәхти. – Симфония язам.
– Симфония?! Нинди темага, исеме ничек була?
Агай кызының сүзләрен куәтләде:
– Музыкант булырга укый безнең Фагыйлә, – дип куйды.
Кыз шундук аны бүлдерде:
– Мин биергә яратам!
– Анаң да күбәләк иде. Ни булды! Канатын утка яндырды да хәзер әнә! Син бит скрипкада шәп уйныйсың! Шул дәресләреңне генә дәвам итсәңче канә!.. – Бабай, инде!
Аларның сүзләре Бәхтинең эчен пошыра башлады. Тизрәк сүзгә кушылды: – Исемеме? Исеме «Фәрештәләр» булыр, бәлки.
– Абау, кызык! Тыңларга мөмкинме? Мин ноталар да укый беләм! Бәхти ризалашкандай башын какты.
– Син бию көе уйный беләсеңме?
– Белмим!
– Композитор була торыпмы?
Сүзгә агай кушылды:
– Безнең Бетховенның кәҗәләре килгән. Хәер, Фагыйлә, борчыма син аны.
Күрәсең бит, аю кулларын да җәрәхәтләгән. Фагыйлә көлеп куйды.
– Колагына да баскандыр аю аның алайса!
– Котыртып утырма! Аюга каршы чыгу – зур батырлык ул.
– Каяле, Бәхти абый... Бәхти дип кенә әйтсәм, ярыймы? Кулларыңны карыйм әле! Бабай, аптечка!
Агай кожан астыннан бәләкәй тартма чыгарды. Ат арбасында машина аптечкасы йөртә икән! Фагыйлә бабасыннан шешәле су да сорап алды. Шуның белән бармакларын, кулын юды. Кызның куллары кечкенә, бармаклары озын. Аның кул җылысын тою Бәхтигә рәхәтлек бирде. Җае килгәндә, ул аның бер кулын учына салып иркәләмәкче дә булган иде, тегесе Бәхтинең кул аркасына йомшак кына итеп сугып алды да дәвалавын дәвам иттерде. Яраларны юып чистарткач, кечкенә шешәдән ниндиер сыекча салды. Бәхти ачытуга түзә алмыйча чыраен җимерде, кулын тартып алмакчы булды. Ләкин Фагыйлә аны ычкындырмады. Күңелең булсын дигәндәй, башын ия төшеп, авырткан урынга кайнар сулышын өрде, тагын рәхәт булып китте. Бармак-кулларны бәйләп куйгач, авырту басыла төште, тик сулкылдау басылмады. Бәхти кызның йомшак нәни кулын тагын учына эләктерде һәм йөрәк турысына куйды. Кыз бу юлы карышмады.
– Бәйлисе бар йөрәкнеме?
– Бар шул.
– Хатының бәйләр анысын, өеңә кайткач.
Бәхти кызның кул аркасын үбәргә дип башын иде. Кыз бу юлы да карышмады, шаян күзләре көлә, хәзер ул үзгәргән кебек, кырыс түгел. Әнә, Бәхтине кочаклап диярлек, арбадагы кожанны аның өстенә бөркәде, шул чакта аңа орынып та алган сыман булды. Бәхти эреде.
– Мин яза башлаган көйнең бер өлеше син булырсың.
Кыз чыркылдап көлеп җибәрде.
– Безнең профессор әйтә, көйнең әүвәл умырткасы булырга тиеш, ди.
– Ул синең теоретиктыр?
– Вахит Алиевич аны зур акчалар түләп, Италиядән кайтартты! Мине
укытырга!
– Ооо! Шулай укмы?
– Ул мине Италиягә чакыра. Монда харап буласың син, ди. – Китәсеңме?

– Бик китәр идем. Вахит Алиевич каршы.
Агай аларның сүзләрен тагын тыңлый башлаган иде.
– Нинди китү! Үзебездәге пестивалларда кем катнашыр? Ни җитмәгән сиңа?! Бригадир монда кайтып, беркавым вакыт үтүгә, бистәдә музыкаль
фестивальләр оештыра башлаган иде. Кемдер аны музыка ярата, диде. Хәтерләгән кеше: «Әнисе музыка укытучысы иде бит!» – дип җөпләде. Кайсыдыр тагы: «Шул җәбрәйне йортка кертеп кенә харап булды ул», – дип кызганып та ала иде.
Айгыр бүре барын сизгән кебек колакларын шомрайтып, башын чайкап куйды, пошкырды, барган көйгә тибенеп алды. Юкка түгел икән, алар каршысына кара джип килеп туктады да, аннан ике ярдәмче-бурзай төшеп, арбага таба килә башладылар. Бәхти бригадирның тән сакчыларын күреп, башын кожан астына тыкты. Шул арада сакчы бурзайларның берсе Фагыйләне шәле-ние белән күтәреп алып, машинага таба алып китте. Бабай да дәшмәде. Кыз үзе дә чәбәләнмәде, әйтерсең, шулай тиеш иде. Икенче ярдәмче «бульдог» агайга ниндидер кәгазь сузды булса кирәк. Ул: «Вәт сиңа мә! Аргы басудан! Бер гектар җир! Рәхмәт төшкере бу бригадирга! Болай булгач, умарталарны йөз баш итәм!»
Шул арада арба янына машинаның ишеген ачык калдырып, Фагыйлә йөгереп килде һәм кожанны күтәрде дә, Бәхтигә төртте. Тегесе башын калкытуга фәрештә канатыдай куллары белән битеннән сыпырды һәм маңгаеннан үбеп алды да кире йөгерде. Машина кузгалып китте. Ат тынычланды. Бәхти ут булып янган битенә учын куйды. Кулы аша кайнар дулкын йөгереп узып, гәүдәсенә таралды, каны кайнарга кереште, шул кайнар кан, тамырлары буенча шаулап, баш миенә ыргылды. Ул кожанны читкә этәрде, арба артыннан баягы көйнең дәвамы ияргән иде...
Агай һаман мөһерле кәгазе белән маташа. Соңында ул аны бик пөхтәләп бөкләде дә куен кесәсенә яшерде.
– Менә бәхет!
– Нинди бәхет?! Кызыңны алып киттеләр бит, күзле бүкән!
– Вахит Алиечның ярәшкән кызы минем онык!
– ...?!
– Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына. Спиртзавод артындагы
болынлыкта өч катлы коттедж хуҗасын белмисеңме әллә син? Бар шәһәр шул турыда гына сөйли. И Бетховен, Бетховен...
Вахит Алиевич дигәне бригадирның шәһәрдә бергә «кайнашкан» дусты иде. Бригадир аны үз янына тартты, фазенда салу өчен гектарлап җир бирде. Дөрес, Вахит Алиеч атлы ул «әзәри»нең бизнесы шәһәрдә иде, аны офисына вертолётта йөри, дип сөйлиләр.
Бетховен бистә кырыенда арбадан төшеп калды. Аның белән бергә арба тәгәрмәчләренең ышкылган, шыгырдаган тавышлары урынына скрипка өчен бер яңа көй дә калды. Ул бәхетсез бер кызчык турындагы көй иде. Җиңел, уенчак көй. Кыз бала бәхетсезлеге турында. Әлеге көй китеп барган кызчыкның маңгай чәчләрен йолкый, алар белән уйный, аның йөзенә бәрелә, колак яфракларын чеметә. Тегесенең кытыгы килеп, чыркылдап көлеп куя, шул ук вакытта бу кинәт барабан тавышы белән алышына да олы юл буйлап китеп барган арбаны туктатмакчы була, атның алдына чыга, ялына ябыша, йөгәненнән тарта. Атның чыгымчылавын күргән карт, тез өстендәге дилбегәсен кулына ала, аны каты итеп тартып куя, чөңгереп җибәрә. Тегесе күндәм генә алга таба атлавын дәвам итә.
Көй Бәхти янында кала. «Кыз бала бәхетсез булыр өчен яратылмый!Чөнки ул дәвамчы, тереклекнең бердәнбер дәвамчысы!.. Гамәл дәфтәренә дә шулай дип язылгандыр... Кайчан да булса, аңа барыбер бәхет елмаячак.
Башына капылт килгән әлеге уйлар баягы көйне өзде, бераздан ул юл кырыендагы тигәнәк, билчән, алабуталар арасына кереп югалды; басу уртасында шайтан өермәсе кубарып, аннары тоташ баганага әверелде дә басу тирәли әйләнеп-чабып йөри башлады. Талгын, моңлы көйне шашкын бию көе алыштырды. Туй башланды. Шайтан туе...
***
Бригадирның нәселен хәтерләүче тагын бер кеше бар икән әле бистәдә. Чыннан да, аның әнисе Аня апа әүвәлрәк мәктәптә музыка дәресләре укытты. Ире, көмәнле хатынын калдырып, ГЭС төзергә дип киткән урыс агае Матвей Петрович гаиләсенә кире әйләнеп кайта алмады. Берара төзелештә трактор астында калган дигән хәбәр йөрде дә онытылды. Абрар атасыз туды, яңа әти аңа шул ике-өч яшьләр тирәсе булганда гына, каяндыр пәйда булды.
Бәхти белән Абрар бер сыйныфта укыдылар. Аня апа (Матвей Петрович Ания апага шулай дип дәшә иде) музыкага сәләте булган Бәхтине аеруча якын итте, уку елы башлангач, ул аларны – Абрар белән икесен – бер парта артына утыртты. Өстәмә дәресләр алу өчен Бәхти аларның өйләренә дә барып йөрде. Ул чакта мәктәпләрдә махсус музыка укытучысы булу сирәк хәл, Бәхтинең бәхетенә югары музыка белемле укытучы туры килүе – шатлыклы күренеш иде. Тик бу бәхет озак бармады, Аня апаны алып, музыка укытырга бистә башлыгының эшсез йөргән бер туганын куйдылар. Анысы гармунда бию көе генә уйный белә. Дәрестә балаларны гел биетә генә иде ул. Бәхти белән махсус шөгыльләнүче булмады. Биергә дә хирыслыгы юк иде. Аның каравы Абрар шәп бии. Исенә төшкән саен укытучы аны чыгарып биетә иде. Кайвакыт Абрарның бию түгел, ул уйнаган көйгә селкенәсе дә килми, әмма мәҗбүр иткәч, карыша да алмый. Туйды бер көн малай музыка дәресләреннән, биюләрдән кача башлады. Бәхетеме, бәхетсезлегеме, бер көнне укытучы аңа парта өстенә басып биергә кушты. Менми хәле юк Абрарның. Биергә тотынган иде – юри катырак сикерде бугай – парта тактасы сынып, ул аска мәтәлде. Шуннан соң аны биетүче булмады, Укытучы юк дип, музыка дәресен бөтенләй укытмый башладылар.
Көй, үткәннәрнең шушы хатирәләрен үз хиссиятенә салды да башка дулкынга күчте, болары да хатирәләр белән бәйле бүгенге халәт-хиссият иде. Ни гаҗәп, иртән урманда отып алган кошлар тавышы һаман тынгылык бирмәсә дә, күңел тагын башка көй эзли, җанның кылларына әлеге дә баягы һаман үткән көннәр, хатирәләр дулкыны сугыла, көйне дә шулар чыгара, яза иде.
Үткәне кешене һәрдаим эзәрлекләп торыр, диләр.
Бәхтине үткәне гел эзәрлекли. Ул аларны математик хисаплаулар буенча түгел, күңел көе аша гәүдәләндерә. Дөресрәге, алар аннан сорап та тормыйлар. Агылган моңны туктатырлык түгел.
Аларның күрше подъездларында чәчәк кебек игезәк кызлар яши иде. Бер мәктәптә укысалар да, көндезләрен аралашмыйлар, ә кич ишегалдына бер-бер артлы тезелешеп чыга иде ул кызлар. Алардан зуррак апалары бар, анысы, китап алып, мәйданчыкның иң читендәге берәр эскәмиягә барып чүмәшә дә әледән- әле сеңелләренә күз ташлый-ташлый, китап дөньясына чума. Кызларның икесе – игезәкләр, берсе – алардан ике яшькә генә кечерәк. Алар өчесе дә бертөсле киенеп чыга: чәчләрендә һәрчак ал бантик булыр, ак кыска оек, ул тез астына 
кадәр генә. Таганда атынырга бик яраталар. Ара-тирә баудан да үрмәлиләр, асфальтка ясалган шакмаклар буенча да чыпчыклар кебек сикерешәләр иде. Бәхти аларны таганда атындыра. Подъезд ишегеннән ул күренүгә кызлар чәүкәләр кебек «Бәхти! Бәхти!» дип черкелдәшергә керешә. Бәхти яннарына бара да өчесе берьюлы утырган таганны тирбәтә. Алар тагын да күңеллерәк «сайраша» башлый, көләләр, чыркылдашлар. Абрарның да аларны таганда атындырасы килә, бик килә. Кайвакыт Бәхтидән алданрак чыгып, таган янына да килеп баса. Тик кызлар нигәдер аның атындыруын теләмиләр. Абрарның моңа эче поша, кызлар янында батырлык кыласы килә. Җәһәт кенә мәйданчыктагы каен башына үрмәли, иң очына менеп җитә. Анда кадәр күршеләрнең сары мәчесе дә менә алмый, ә Абрар куркак түгел, батыр малай, ул бернәрсәдән дә шүрләми. Апа кеше, китабыннан аерылып, агач башында утырган малайны әрли, төшергә куша. Ә тегеләре, бармакларын чигәләренә куеп боралар да, агач башындагы малайны онытып, уеннарын дәвам иттерәләр. Менә Бәхти чыга ишегалдына. Кызлар тагын куанычлы тавышлар чыгарып сайраша-гөрләшә. Бәхти теләр-теләмәс кенә барып, таганны этә, атындыра. Беркавымнан Бәхтине аларның апалары үз янына дәшеп ала. Аның кесәсендә сыбызгыга охшаган уен коралы бар. Ул аны Бәхтигә тоттырып, уйнавын үтенә. Бәхти шул гади генә сыбызгыга өреп, әллә нинди тавыш-көйләр чыгара. Кызлар, таганнарын ташлап, аның янына килеп баса.
Төпчек кыз Айгизәнең күрше малае Бәхтидән колагын тешләттергәннәр иде. Күкләр ярәштергән иде аларны.
Бәхти кызларның кыланышын белеп, күреп тора. Абрарны кызгана ул. Аңа ярдәм итәргә теләп, биюнекенә охшаган көй чыгара. Әлеге көй башта салмак кына башлана, аннан кызулана. Биюгә оста булган Абрар, мәйданчыкта сикерә- сикерә биергә керешә. Кызлар беркавым карап торалар да тагын үз уеннарына чумалар. Апа кеше Бәхтигә башка көй уйнарга куша...
Хатирәләр. Балачакның беркатлы хатирәләре. Алар бүген Бәхти күңелендә көй-моң булып агыла. Абрарның көе юк иде, ул хатирәләр бүгенге «бригадир»ның көе булып агылмый, көе юк бригадирның...
Бригадир монда әйләнеп кайтуга Айгизәгә өйләнде. Бәхтинең яшьтән ярәшкән кызы икәнлеген белә торып өйләнде. Бәхти хәзер Айгизәгә сүз кушарга да кыймый, хәзер инде ишегалдында теге таган да юк, булса да, җиләк кебек пешеп, өлгереп җиткән бу гүзәл аңа утырмас иде. Айгизә атлы әлеге «җиләк» хәзер бригадирның ялтырап торган кап-кара чит ил машинасына утыра. Машинаның карасу тәрәзәсеннән Бәхти аны күрми, ләкин кыз күрә. Күрсә, Бәхти турында ни уйлый икән ул?
Бәхти шул турыда көй язды. Исемен «Таганнар» дип атады. Бер кичәдә уйнады ул аны. Мәдәният йорты шыгрым тулы иде. Көйне башкарыр алдыннан алып баручы аның язылу тарихын, кемнәргә багышланганлыгын сөйләде. Ал бантиклы кызлар таганда атына. Аларны күрше малае атындыра. Кызлар бәхетле. Күрше малаена рәхәт. Ул малай кызларның игезәк сыңарына үлеп гашыйк.
Ул көнне Бәхти мәдәният йортына иртәрәк килгән иде. Җыештыручы хатын, аңа ачкычны калдырып кайтып китте, каравылчы әле күренми. Бүген ял көне, ял кичәләре буласы түгел. Бәхти рояль каршысына утырды да языла башлаган яңа көен уйнарга кереште. Ишек ачылганны да, аяк тавышларын да ишетмәде. Менә уйный торган көе капылт кына өзелде, бармаклары клавишлар өстеннән бер кат йөгереп узды да «Таганнар»ны уйнарга кереште. Ул муенына, аркасына җылы дулкын бәрелгәнен тойды. Дулкын булып аның янына бүген Айгизә 
килгән иде. Бәхти, башын борып, аңа карашын ташлады да күз кысып алды һәм бераздан уйнавыннан кинәт туктап калды.
– Уйна, – диде Айгизә тын гына. Аларның бригадир белән балалары юк. Моның өчен бригадир аны каһәрләп-кыерсытып тора. Бу турыда ишетеп белә иде Бәхти. Ләкин хәзер аның Айгизә язмышына бернинди катнашы юк. Үзе сайлаган тәкъдир. Тик яшьлек хатирәләре һаман тынгылык бирми. Гел эзәрлекли. «Таганнар» көе дә юкка гына тумагандыр.
– Уйна инде! – дип ялварды тораташ кебек катып калган Бәхтигә Айгизә. Бәхти көйне башыннан уйнарга кереште. Айгизә аннан башка көйләр уйнавын да үтенде. Кич җитү генә түгел, күптән караңгы төшкән инде. Бригадир ташкалага киткән иде, Айгизә һаман кайтып китәргә ашыкмады. Ләкин Бәхти ашыга, кабалана. Ул моны күңеленең ярсуыннан тойды. Кайларга ашыга аның моңлы җаны?!
Айгизә музыкага хирыс. Аның көе бар. Әйе, Айгизәнең дә, Бәхтинең дә көйләре бар. Көйсез адәм булмый, дигән идек. Бригадирның да көе бардыр. Бәхти аны әлегә таба гына алмый.
Төн пәрдәсе клуб тәрәзәләрен каплый. Клубта эңгер-меңгер. Шул ярым караңгылык эчендә ике көй бергә кушылмакчы була. Күз күрми, ләкин йөрәк һәрнәрсәне тоя торган ярым караңгылыкта аларның иң яшерен көйләре бергә кушылды...
Бу хәлгә бер ел була түгелме соң иде? Бәлки, азрактыр. Хисабын белми Бәхти, күңелнең сәгате юк, вакытны гына сәгать белән исәплиләр.
***
...Шәһәргә җитәрәк, Бәхти аттан төшеп калды. Бистә кырыенда ук аның яшьлеге үткән ике катлы кирпеч йорт бар. Анда әле һаман кешеләр яши. Бәхтинең элеккеге күршеләре күптән юк, бригадир аны ремонтлап, тулай торак ясады. Ләкин бер өлешендә фатирлар сакланып калган иде әле. Бәхти яшәгән фатир да исән. Күрше подъездда да тулай торак түгел, аерым фатирларда карт-коры яши.
Бәхти, бу кыяфәтендә кеше күзенә күренәсе килмичә, йорт ишегалдына керде. Берәр элеккеге танышын очратып, кыяфәтен рәткә китереп алырга ниятләде. Чөнки аның хәзер яши торган йорты шәһәрчекнең икенче ягында ук, Мәдәният сарае артында.
Аларның фатирында күптән читләр инде, ишетеп белүенчә, Айгизәнең олы апасы монда яшәргә тиеш. Игезәк сыңары түгел, Айзирәк исемлесе. Ул балачак ишегалды буенча икенче подъездга таба атлады. Аларның таганы күптән юк инде, синең балачагыңны яхшы хәтерлим әле дигәндәй, искән җилдә ябалдашларын җилфердәтеп, ялгыз каен гына утыра. Каен төбендә теге чакта ук әтисе ясап куйган эскәмия исән! Монда күптән килгәне юк инде! Шуны уйлагач, Бәхтигә бик тә уңайсыз булып китте, сулышы кысылды, йөрәге каен башына очып кунарга омтылган кошчыктай ярсып тибәргә кереште.
Балачак – ул өеңдәге песи синнән олырак булганда гына. Адәми затның үткәннәре һәрдаим аны эзәрлекли. Ләкин аның бөтенләй башка нәрсә икәнлеген Бәхти монда гына аңлады. Балачак истәлекләре җанны сафландырса, үткән тормыштагы гамәлләр вак-зур адымнары белән үкчәңә басып килә, баш миенең яшерен күзәнәкләренә кереп урнашкан ниндидер тылсым-хатирәләр әледән- әле үзләрен сиздереп ала, алар кешенең язмышында яңадан кабатлана; читкә тайпылырга ирек бирми, син үзең дә моны сизмичә, аңламыйча, алар ихтыярына буйсынасың. Үткәне булмаса, композитор Бәхти-Бетховен симфония кадәр симфония тудыра алмас иде. Адәм баласының җанындагы көе аны үткәне белән 
тоташтырып торучы күпер сыман... Шул күпере җимерелгән кешедән бернинди көй чыга алмый; туа алмый ул, моң булып агылмый; башкаларның йөрәгенә үтеп кереп хисләндерә, моңландыра, күңелендәге «җан» хиссиятен иркәли алмый.
Көй ул адәм күңелендә бүген генә тумаган, ерак тарихтан, үткәннәр авазы булып милләт, халык һәм нәсел-буын хәтере аша килә... Милләтеннән язган кешенең көе сыңар нотадан гына тора торгандыр, сыбызгы тавышы кебек кенәдер ул, мөгаен...
Композиторның күңелендә симфониясенең яңа өлеше бөреләнеп килә, ул инде «күңеленең тулгак тота» башлаганын тоя, бар җанын шул көйне кабул итәргә яңадан әзерли.
...Бәхти таныш фатирның кыңгыравына басты. Эчке яктан хәтта гадәттәгечә «кем бар?» дигән сорау да ишетелмәде. Аның килүен күптән көтеп торгандай, бик тиз ачтылар, Айзирәк апа ишекнең теге ягыннан ук: «Скорыймы?!» – дип сорады да йозакка бикләнмәгән ишекне эчке яктан төртеп кенә җибәрде. Өй эчендә ачыргаланып кычкырган, ухылдаган, уфылдаган, хәтта ыңгырашкан тавыш килә. Бәхти ярдәмгә ташлангандай эчкә атылды. Ләкин аны ярты юлда туктаттылар.
Айгизәне тулгак тота башлаган! Бригадир йортын ташлап киткән Айгизә апасы янында бәби табарга әзерләнеп ята. Аста шулчак ашыгыч ярдәм машинасының сиренасы ишетелде. Чүп түгүче йөк машинасы, күрәсең, юлын бикләп куйган, тегесе подъезд янына үтеп керә алмый.
Бәхти ачыргаланып илергән тавыш һәм шуның артыннан ук яшь сабыйның беренче мәртәбә кычкырып елаганын ишетеп, имәнеп китте.
Инде бер ел буе диярлек азапланып та, ләззәтләнеп тә эзләгән көенең баштагы ноталары ишетелгәндәй булды. Алар ачык калган ишектән ургылып-ургылып чыктылар, җылы дулкын булып бәрелде ул аңа һәм берара колаклары бары шуны гына ишетте, моң булып агылган җылы дулкын капылт көчәеп, хәтта бермәлгә башын да чыңлатып алды, аннары тигез бер ритм бар гәүдәсе буйлап таралды.
Айгизәне бәбие белән бергә кул күтәрмәсендә машинага алып чыгып киттеләр. Подъезд мәйданчыгында Бәхти аларга юл бирде, аны күргән Айгизә, ни ара кулын сузып, кәчтүм итәген эләктерде, ни ара каты итеп тартып куйды. Ул хәзер бәхетле, газаплану эзләре җуелып бетмәгән аксыл йөзендә бәхетле елмаю. Бер елмаю композитор өчен яңа көй язарга сәбәпче булырга мөмкин, Айгизәнең әлеге елмаюы симфониягә башлангыч булыр, бәлки!
Ул Айгизәнең аңа ни әйтергә теләгәнен шундук аңлады... Дөньяга композитор Бәхти-Бетховенның иң талантлы, иң бөек көе – баласы туган минутлар иде бу!..
Айзирәк «ашыгыч ярдәм»не озаткач кына, Бәхтинең нинди кыяфәттә икәнлеген күрде. Күрде дә әле генә бер шоктан айный башлаган хатын тагын сискәнеп куйды: «Ни булды!? Кем эше бу?!» – дип сорады. Ул бик акыллы, ушлы хатын иде, сорауларына җавап көтеп тормастан, шундук аны фатир ишегеннән эчкә төртеп кертте дә ваннага су җыеп бирде, кулына эскәтер чаклы хуш исле зур сөлге, иренең киемнәрен тоттырды. Ул барысын да белә иде, күрәсең, артык сораулар биреп маташмады; Бәхти сизә бит: Айгизәнең апасы бригадирга караганда, әлбәттә, Бәхтине якын күрә, сеңлесенең аның белән булуын тели кебек күңеленнән. Хәер, хатын-кызның күңелендә ни барын кайлардан белеп бетермәк кирәк, төпсез упкын хатын-кыз күңеле, «күзле бүкән»нәр бик тиз адаша, башын югалта ул упкында.
Киемнәр Бәхтигә таман иде. Ул ишегалдына чыкты һәм, гөнаһ шомлыгына каршы, каенанасына юлыкты. Инде өченче ир алыштырып та гаиләдә хатыны-кыз бәхетен таба алмаган һәм беренче көннән үк киявенә кырын караган каенана ярты ел чамасы инвалид бишегендә. Яше кырыктан узса да, матурлыгын югалтмаган хатынның, үзе әйтүенчә, ирдән бәхете булмады. Өченчесендә бай эшмәкәргә юлыгып, ниһаять, бәхеткә тиендем, мул тормышка ирешәм дигәндә генә, алар ире белән икесе дә вертолётта һәлакәткә юлыктылар. Ире үлде, ул исән калды, тик гарипләнеп, хәзер инвалид бишегендә.
Каенана белән салкын гына бер-ике сүз алыштылар да, Бәхти тизрәк моннан китү ягын карады. Каенана Бәхтинең киемнәренә баштук игътибар иткән иде, ул бишектәге җәймә астыннан кесә телефонын алып, кызына шалтыратты. Әйе, булдыксыз киявен өнәми, беренче көннәрдә үк аның сүзен тыңламаганы өчен яратмый иде аны каенана. Югыйсә тәмле телләре белән әйтте, җырлар яз, җыр язган кеше акчаны күп эшли, маташма шул симфония-минфонияләрең белән, диде. Тыңламады тегесе. Үҗәт, кире. Кызын бәхетсез итмәкче була! Итми торсын әле менә, каенана моңа юл куячак түгел!
Бәхти ерак ара китмәде. Йорт читендәге чәчәк кибетенә керде. Аннан каенанасының иң яраткан чәчәкләрен – кызыл розалар сатып алды, унбиш данә! – Һәм мәйданчыкта утырган гарип ханымның алдына салды, җилкәсеннән җиңелчә генә кочаклагандай итте. Хатын алдында таралып яткан чәчәкләр өстенә берничә тамчы кайнар күз яшьләре төште. Ләкин берсе дә башлап сүз катмады, тынлык хөкем сөрде мәйданчыкта. «Ә тынлыкның үз көе бар бит!» – дип уйлап куйды Бәхти үзалдына һәм, кызу-кызу атлап, китеп барды. Бите буйлап агарга керешкән күз яшьләрен, Аллаһ рәхмәте, җәйге җил киптерде...
Хатыны өйдә иде. Ишектән керүгә ул иренә сарылды.
– Син әйткәч, мин полициягә шалтыратмадым инде, – диде ул, аклангандай. – Полициянең катнашы юк монда, – диде Бәхти, хатынны сак кына читкә этәреп. – Мин спирт заводына эшкә керәм! Бер айда еллык зарплата анда! – диде. Бәхти җавап кайтармады. Аның дәшмәвен үзенчә аңлаган Зәмирә акланырга
кереште:
– Бу эт оясы кебек фатирда күпме яшәп була! Синең зарплатаң юк! Әни дә ярдәм итә алмый хәзер! Үз хәле хәл.
Бәхти дәшмәде.
Өйләнешеп, күпмедер яшәгәч, гаиләдә мәхәббәтне акча алыштыра. Хәер, дөрес тә инде, суган суы суырып утырып булмый бит «эт оясы»нда. Һәр кешенең мул тормышта яшисе килә. Ләкин ир-ат шуны да белергә тиеш: күктә күпме йолдыз бар, хатын-кызның күңелендә шулчаклы яшерен сер яши. Бәхти шул серләрнең берсен чишәргә теләгәндәй, кухняда нидер эшләп маташкан хатыны янына килде дә аны арттан кочаклап алды һәм каерып үпте. Хатынның кулындагы пычагы идәнгә төшеп китте. Ниндидер яшерен, ләкин бик көчле бер дулкын аларны почмактан залга этеп чыгарды, аннары әле җыелмаган агач караватка төртеп аударды.
Ул дулкынга берәү дә каршы тора алмый... Кешелек дөньясы дистә мең еллар яшәсә дә, ир-белән хатын арасында әлегә яңа, ягъни башка төрле якынаюның булганы юк. Бүген дә нәкъ шулай иде. Гадәттәгечә булды...
Әмма тәннәре берләшсә дә, өйләнешкәннән бирле көйләре һаман кушылып бетә алмый. Икесен дә әнә шул шомландыра. Бәхти моңа үзен гаепле саный, югыйсә композитор буларак, иң беренче итеп уртак көйне ул табарга тиеш иде.
Әллә?.. Әллә инде... Кем әйтмешли, ул чын композитор түгелме? Элек көйне талантлар тудырса, хәзер тыңлаучылар үзләре дә яза һәм аларда, гадәттә, шырдый- бырдый була... Ул көйләргә сөяккә дип барган эт тә сөртенеп егылырлык...
Зәмирәне иренең мәхәббәте йомшартты, дөресрәге, күңелен нечкәрткән иде.

– Бармак белән дә орындырмадым мин аңа, – дип куйды ул, аклангандай. – Син кирәкмисең аңа!
– Синме әллә?
Бәхти хатынга күтәрелеп карады.
– Мин.
– Китче, Бәхти?! Алай булса, сине бурзайларыннан талаттырмас иде?
– Нинди беркатлы син, Зәмирә, нинди наив!
– Миңа багышлап, бер көй дә язганың юк, җыр да...
– Көеңне таба алмыйм әлегә.
– Башкаларга тапкансың! Теге көнне күршең Айгизә клуб түшәменә чаклы сикерә язды. Бригадир бәреп үтерә әле аны!
– Бригадирны ташлап киткән ул.
– Бригадир эшкә мине чакыра, дидем. Каяндыр Казанда укып кайтканны да ишеткән.
– Эшкә генә чакырамы икән ул сине?
– Билләһи, валлаһи, бармак белән дә орындырмадым мин аңа!
– Мә! – Бәхти кесәсеннән хатынының лифчигын алып, үзенә сузды. Тегесе моны күргәч, тораташ булып катты да калды. Беркавымнан һушын җыеп: – Ә син... Ә син үзең!
– Мин синең көеңне таба алмыйм, Зәмирә.
Хатын караватка ауды һәм, мендәргә капланып, тын гына еларга кереште.
Бәхти башка чактагы кебек аны юатып тормады, булган кием-салымын, нота кәгазьләрен бер капчыкка салды да ишектән чыгып китте. Идән такталары бер көйгә шыгырдап калды. Артыннан ишекне япмады.
Ире турындагы гайбәт, димәк, Зәмирәгә чаклы килеп ирешкән. Әгәр кеше артыннан гайбәт сөйлиләр икән, начар инде ул, ә менә сөйләмәсәләр, тагын да яманрак.
Урман ачыклыгында күзенә күренгән аксакаллы карт аңа һаман тынгылык бирми, анысыннан да бигрәк төнге сулыш тынычлыгын алган иде. Теге чакта, әнисе намазын тәмам кылгач, малай аңа җылы дулкын турында сөйләгән иде шул. Дөресрәге, нәрсә ул, дип сорады бугай. Абрар белән икесе иде алар. Намаз беткәнне тын гына көтеп утырдылар.
Әнисе ул чакта гаҗәпләнеп, улына карады, дәшмәде. Шулчак икесен дә шаккатырып, Абрар: «Фәрештә канатларын җилпи, шуның җиле ул!» – дип әйтеп куймасынмы! Әнисе тагын телсез калды. Беркавымнан Абрарны кочагына алып, аркасыннан сыйпады. Аннары үз малаен кочты, авыз эченнән нидер пышылдап, башыннан сыпырды.
«Мин дә тояммы аның сулышын?» – дип куйды Абрар, нигәдер капылт күңелсезләнеп. Аннары кинәт сикереп торды да: «Тоям! Тоям бит менә! Ул миңа бию көе уйный! Юк! Мин үзем – фәрештә! Мин – фәрештә!» Малай тиктомалдан җүләр нәрсә кебек котырып биергә кереште. Ә Бәхтинең колагына башта барабан каккан тавышы ишетелеп торды, аннары аны виолончель, аннан соң скрипка, альт, башка коралларның талгын яки ярсу көе алыштырды. Бәхти кинәт аңын югалтып егылды. Сикерә-сикерә биегән Абрар аңа сөртенеп, маңгае белән шапылдап, идәнгә ауды. Бәхтине әнисе аңына тиз кайтарды, тик Абрарның егылганда, тагын тез капкачы ярылган иде, ул аягына баса алмады. Аны хастаханәгә озаттылар. Шуннан соң ул аларда яшәмәде. Савыгып чыккан малайны үзләренә спирт заводы директоры Афанасий дәдәй гаиләсе алды. Ә «фәрештә» кушаматы малайга ныклап ябышып калды.
 ***
Янгын төнлә чыкты. Бәхти йокысызлыктан интегеп, караватында аунап ята иде, кинәт аны кемдер төртеп уяткан кебек булды. Ул шыбыр тиргә батып, сикереп торды. Өйдә ялгызы иде. Хатыны күптән спиртзаводта төнге сменада. Төнге сменада булмаса да, кунарга кайтмаган булыр иде, бригадир аңа аерым фатир юнәтте.
Ул, кранны ачып, башын салкын суга тыкты. Пошкыра-пошкыра юынды, элгечтәге сөлгене тартып алды, элгеч урыныннан кубып, шалтырап, идәнгә төште. Бәхти аны аягы белән эштереп кенә җибәрде дә сөлгесен ванна кырыена ташлап, бүлмәгә чыкты, пианино янына утырды.
Бу вакытта кара төтенле янгын көчәйгәннән-көчәя бара, урамда ыгы-зыгы купкан иде. Тик төнге караңгылыкта төтен түгел, кызыл янгын телләре генә күренә. Бәхти тиктомалдан яңа көй уйнарга кереште. Ниһаять, тапты ул аны. Ачык форточкадан өйгә әллә янгын кызуы, әллә Җәбраил фәрештә сулышы ургыла иде – аңламады. Ярсып-ярсып уйнавын дәвам иттерде, онытылды, берара юкка чыгып торды. Янгын сүндерүче машиналарның берсе каты чабып килгән шәпкә аларның йортына бәрелмәсә, бик озак шулай уйнаячак иде әле. Өйнең урам як дивары авыр шыгырдап, аның өстенә таба килә башлады. Бәхти тиз һушына килде, эшнең нидә икәнлеген аңлады һәм ишеккә ташланды. Аның артыннан уйный башлаган көй дә ургылып тышка чыкты.
Машина-техника, кешеләр тавышы, ачы төтен исе, янгыннан шарт-шорт килгән шифер тавышлары бөтен урамны тутырган иде.
Завод эчендә кешеләр калган, диделәр. Аларны коткарып булмады, диделәр.
Кешеләр беркайчан да чын дөреслекне белеп бетермиләр яки белеп тә сөйләмиләр, нәрсәнедер әйтмичә калдыралар: янгын эчендәгеләрнең берсе – япь-яшь хатын-кыз, диләр – котыла алган, аны бригадир үзе күтәреп чыккан да, башкаларны коткарырга тагын эчкә ташланган. Шуннан соң бригадирның кире чыкканын күрмәгәннәр...
Бәхти әле һаман дөрләп янган янгын телләренә шаклар катып, аптырап карап торды да, капылт уянып киткәндәй шунда таба ыргылды... «Зәмирә!» – дип, ачыргаланып кычкырып, янгын эченә ташланды, әмма аны шул вакытта кемдер тотып калды, читкә өстерәде. Кулларын каерып бәйләп салдылар. Кулларын бәйләсәләр дә, янгын телләре белән аллы-гөлле һәм кып-кызыл чәчәкләр өстендә уйнаган күбәләкләр кебек әйләнә-әйләнә, бөтерелә-бөтерелә агылган көйне – күптән башланган төнге симфония агышын – бәйли, туктата алмадылар. Гүелдәгән, ыжгырып шаулаган янгын тавышына кушылып ишетелә иде ул, аннары янгыннан котлары алынган кешеләрнең күз алмаларында үзгә бер яктылык булып чагыла, күмергә әйләнгән такта-бүрәнәләрне шартлатып вата, шифер кисәкләрен сындырып, читкә ата да, кара төтен баганасы булып, төнге күк катына күтәрелә; күзгә күренми, ләкин тавышы ишетелә, гүелдәгән авазлар төнге күк куенында изрәп йокымсыраган болытларны тузгыта, ул болытлар аша шулай тәңре катына омтыла, анда бригадирның үги атасының, газиз әнкәсенең ничәмә-ничә дистә еллар элек янгында эрегән гәүдәләрен ташлап чыгып, илаһ катына ашкан рухлары белән тоташа. Янгынның ялкын телләре бар, янгынның кызыл утлы, кара төтенле хәтере бар. Ул хәтер эчендә бүген яңа язмышлар пыскый, дөрли-дөрли, ялкынланып тузгый-тузгый яна алар. Шуңа күрә дә бик эссе, кайнар, якты кызу утлы, кара төтенле иде ул көй. Ялкынны кара төтен урап алганлыктан кешеләр аның эчендәге яктылыкны күрмәделәр. Бәхти исә 
күрмәсә дә, тойды, аһәңен ишетте. Ул аһәңнәр арасында бригадир көенең ахыры да, хатыны Зәмирә рухы булып төнге күк авазы белән бергә кушылган тагын бер үзгә көй дә бар иде. Йөрәкләрне ачыттыра торган көй иде монысы...
Исән калган бер хатын-кыз белән Бәхтине «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә алып чаптылар.
Күккә сузылган янгын телләре өскә күтәрелгән саен ниндидер үзгә кыяфәткә керә бара, караңгы төн куенындагы ут шәүләләре арлы-бирле чабышып йөргән колыннарны, әле усал ырылдаган юлбарысны, әле очып барган кошларны хәтерләтте. Тик ул кошларның барысы да канатсыз икән һәм менә, үзләренең кош сурәтен югалтып, фәрештә кыяфәтенә керделәр, аннан соң ачы сызгырган тавышлар чыгарып, күкләр тарафына атылдылар. Бәхти кайнар, утлы сызгыру авазлары арасыннан бары бер көйне генә аерып алырга өлгерде, аермачык ишетте ул аны; ишетте дә шаккатты: «Фәрештәләр» көенең ахыры аның үз күңеленнән агыла иде. Бу аның үз җаныннан ургылган көй икән ләбаса! Ул көй әнә – Бәхтинең күкрәк читлеген ташлап чыкты да яшьтәше Абрарның, көндәше бригадирның өч катлы коттеджын ураган биек койма аша җиңел генә ишегалдына сикереп төште; пожардагы төтен исенә вольерында әрле-бирле килгән аюның куркудан дымланган күзләрен җиле белән өреп киптерде, юешләнгән борынын сөртеп алды; аннары хуҗасы ябарга онытып калдырган форточка аша өй эченә үтте, анда диварларга, кызыл агачтан эшләнгән затлы мебельләргә, юлбарыс манекены эленгән почмакка, император Наполеонның бутафор киемендә төшкән бригадир портретына, шуннан бераз арырак тагын бер алтын кысалы портретка орынды; монысыннан махсус тектерелгән фәрештәләр киемендә Абрар белән компаньоны Вахит Алиевич карап торалар, ике дус «канатлар»ын бер-берсенең иңенә салганнар, аларны хатын-кыз сурәтендәге шәрә фәрештәләр уратып алган; дөньядагы иң кыйммәтле бокото агачыннан таучык кебек ясалган шкафтагы алтын каймалы савыт-сабаларга кагылып узды; ишеге ярым ачык фарфор ташаяклар белән бизәлгән һәм юынгычы алтыннан коелган ванна бүлмәсендә әкияти Су анасы тарагына охшатып, фил сөягеннән ясалган көмеш каймалы элгечтә Айгизәдән онытылып калган халатның итәген җилфердәтеп уйнады; идәнгә җәелгән ак аю тиресендә мәтәлчек атынгандай итте һәм, монда үзенә башка эш-гамәл тапмаганга эче пошкандай, шул ук форточкадан урамга агылды...
Урамга чыгуга, ут телле көй, Вахит Алиевичның күршедәге шундый ук биек коймалы өч катлы сарай-йортына барып керде. Анда яшь хатын Фагыйләнең бакчадан үзе җыеп алган сары розаларына килеп сарылды һәм карават белән шуның янәшәсендә үк идәндә сузылып яткан ир-ат белән хатын- кыз гәүдәләренә юлыкты. Аларның берсе – хуҗа үзедер, ахрысы, төтеннән тончыгып җан биргән, ул көйне бөтенләй ишетмәде дә, диванда капланып яткан хатын-кыз исә кыймылдады, ыңгырашты, көйне ишетеп булса кирәк, күзләрен ачты һәм идәнгә тәгәрәп төште дә ишеккә таба шуышты. Көй монда озак юанасы итмәде, тагын тышка ургылып чыкты.
Ул көй, ыңгырашып сызланды да, елаган, сыктаган тавышлар чыгарып, тагын бер мәртәбә кызу утлы янгын тирәли әйләнеп, теге фәрештәләр артыннан төнге күк катына ашты.
Ул фәрештәләр канатсыз иде...

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: