Логотип Казан Утлары
Хикәя

Канатсыз фәрештәләр (дәвамы)

Бәхти әле һаман дөрләп янган янгын телләренә шаклар катып, аптырап карап торды да, капылт уянып киткәндәй шунда таба ыргылды... «Зәмирә!» – дип, ачыргаланып кычкырып, янгын эченә ташланды, әмма аны шул вакытта кемдер тотып калды, читкә өстерәде.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Янгын төнлә чыкты. Бәхти йокысызлыктан интегеп, караватында аунап ята иде, кинәт аны кемдер төртеп уяткан кебек булды. Ул шыбыр тиргә батып, сикереп торды. Өйдә ялгызы иде. Хатыны күптән спиртзаводта төнге сменада. Төнге сменада булмаса да, кунарга кайтмаган булыр иде, бригадир аңа аерым фатир юнәтте.

Ул, кранны ачып, башын салкын суга тыкты. Пошкыра-пошкыра юынды, элгечтәге сөлгене тартып алды, элгеч урыныннан кубып, шалтырап, идәнгә төште. Бәхти аны аягы белән эштереп кенә җибәрде дә сөлгесен ванна кырыена ташлап, бүлмәгә чыкты, пианино янына утырды.

Бу вакытта кара төтенле янгын көчәйгәннән-көчәя бара, урамда ыгы-зыгы купкан иде. Тик төнге караңгылыкта төтен түгел, кызыл янгын телләре генә күренә. Бәхти тиктомалдан яңа көй уйнарга кереште. Ниһаять, тапты ул аны. Ачык форточкадан өйгә әллә янгын кызуы, әллә Җәбраил фәрештә сулышы ургыла иде – аңламады. Ярсып-ярсып уйнавын дәвам иттерде, онытылды, берара юкка чыгып торды. Янгын сүндерүче машиналарның берсе каты чабып килгән шәпкә аларның йортына бәрелмәсә, бик озак шулай уйнаячак иде әле. Өйнең урам як дивары авыр шыгырдап, аның өстенә таба килә башлады. Бәхти тиз һушына килде, эшнең нидә икәнлеген аңлады һәм ишеккә ташланды. Аның артыннан уйный башлаган көй дә ургылып тышка чыкты.

Машина-техника, кешеләр тавышы, ачы төтен исе, янгыннан шарт-шорт килгән шифер тавышлары бөтен урамны тутырган иде.

Завод эчендә кешеләр калган, диделәр. Аларны коткарып булмады, диделәр.

Кешеләр беркайчан да чын дөреслекне белеп бетермиләр яки белеп тә сөйләмиләр, нәрсәнедер әйтмичә калдыралар: янгын эчендәгеләрнең берсе – япь-яшь хатын-кыз, диләр – котыла алган, аны бригадир үзе күтәреп чыккан да, башкаларны коткарырга тагын эчкә ташланган. Шуннан соң бригадирның кире чыкканын күрмәгәннәр...

Бәхти әле һаман дөрләп янган янгын телләренә шаклар катып, аптырап карап торды да, капылт уянып киткәндәй шунда таба ыргылды... «Зәмирә!» – дип, ачыргаланып кычкырып, янгын эченә ташланды, әмма аны шул вакытта кемдер тотып калды, читкә өстерәде. Кулларын каерып бәйләп салдылар. Кулларын бәйләсәләр дә, янгын телләре белән аллы-гөлле һәм кып-кызыл чәчәкләр өстендә уйнаган күбәләкләр кебек әйләнә-әйләнә, бөтерелә-бөтерелә агылган көйне – күптән башланган төнге симфония агышын – бәйли, туктата алмадылар. Гүелдәгән, ыжгырып шаулаган янгын тавышына кушылып ишетелә иде ул, аннары янгыннан котлары алынган кешеләрнең күз алмаларында үзгә бер яктылык булып чагыла, күмергә әйләнгән такта-бүрәнәләрне шартлатып вата, шифер кисәкләрен сындырып, читкә ата да, кара төтен баганасы булып, төнге күк катына күтәрелә; күзгә күренми, ләкин тавышы ишетелә, гүелдәгән авазлар төнге күк куенында изрәп йокымсыраган болытларны тузгыта, ул болытлар аша шулай тәңре катына омтыла, анда бригадирның үги атасының, газиз әнкәсенең ничәмә-ничә дистә еллар элек янгында эрегән гәүдәләрен ташлап чыгып, илаһ катына ашкан рухлары белән тоташа. Янгынның ялкын телләре бар, янгынның кызыл утлы, кара төтенле хәтере бар. Ул хәтер эчендә бүген яңа язмышлар пыскый, дөрли-дөрли, ялкынланып тузгый-тузгый яна алар. Шуңа күрә дә бик эссе, кайнар, якты кызу утлы, кара төтенле иде ул көй. Ялкынны кара төтен урап алганлыктан кешеләр аның эчендәге яктылыкны күрмәделәр. Бәхти исә күрмәсә дә, тойды, аһәңен ишетте. Ул аһәңнәр арасында бригадир көенең ахыры да, хатыны Зәмирә рухы булып төнге күк авазы белән бергә кушылган тагын бер үзгә көй дә бар иде. Йөрәкләрне ачыттыра торган көй иде монысы...

Исән калган бер хатын-кыз белән Бәхтине «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә алып чаптылар.

Күккә сузылган янгын телләре өскә күтәрелгән саен ниндидер үзгә кыяфәткә керә бара, караңгы төн куенындагы ут шәүләләре арлы-бирле чабышып йөргән колыннарны, әле усал ырылдаган юлбарысны, әле очып барган кошларны хәтерләтте. Тик ул кошларның барысы да канатсыз икән һәм менә, үзләренең кош сурәтен югалтып, фәрештә кыяфәтенә керделәр, аннан соң ачы сызгырган тавышлар чыгарып, күкләр тарафына атылдылар. Бәхти кайнар, утлы сызгыру авазлары арасыннан бары бер көйне генә аерып алырга өлгерде, аермачык ишетте ул аны; ишетте дә шаккатты: «Фәрештәләр» көенең ахыры аның үз күңеленнән агыла иде. Бу аның үз җаныннан ургылган көй икән ләбаса! Ул көй әнә – Бәхтинең күкрәк читлеген ташлап чыкты да яшьтәше Абрарның, көндәше бригадирның өч катлы коттеджын ураган биек койма аша җиңел генә ишегалдына сикереп төште; пожардагы төтен исенә вольерында әрле-бирле килгән аюның куркудан дымланган күзләрен җиле белән өреп киптерде, юешләнгән борынын сөртеп алды; аннары хуҗасы ябарга онытып калдырган форточка аша өй эченә үтте, анда диварларга, кызыл агачтан эшләнгән затлы мебельләргә, юлбарыс манекены эленгән почмакка, император Наполеонның бутафор киемендә төшкән бригадир портретына, шуннан бераз арырак тагын бер алтын кысалы портретка орынды; монысыннан махсус тектерелгән фәрештәләр киемендә Абрар белән компаньоны Вахит Алиевич карап торалар, ике дус «канатлар»ын бер-берсенең иңенә салганнар, аларны хатын-кыз сурәтендәге шәрә фәрештәләр уратып алган; дөньядагы иң кыйммәтле бокото агачыннан таучык кебек ясалган шкафтагы алтын каймалы савыт-сабаларга кагылып узды; ишеге ярым ачык фарфор ташаяклар белән бизәлгән һәм юынгычы алтыннан коелган ванна бүлмәсендә әкияти Су анасы тарагына охшатып, фил сөягеннән ясалган көмеш каймалы элгечтә Айгизәдән онытылып калган халатның итәген җилфердәтеп уйнады; идәнгә җәелгән ак аю тиресендә мәтәлчек атынгандай итте һәм, монда үзенә башка эш-гамәл тапмаганга эче пошкандай, шул ук форточкадан урамга агылды...

Урамга чыгуга, ут телле көй, Вахит Алиевичның күршедәге шундый ук биек коймалы өч катлы сарай-йортына барып керде. Анда яшь хатын Фагыйләнең бакчадан үзе җыеп алган сары розаларына килеп сарылды һәм карават белән шуның янәшәсендә үк идәндә сузылып яткан ир-ат белән хатын-кыз гәүдәләренә юлыкты. Аларның берсе – хуҗа үзедер, ахрысы, төтеннән тончыгып җан биргән, ул көйне бөтенләй ишетмәде дә, диванда капланып яткан хатын-кыз исә кыймылдады, ыңгырашты, көйне ишетеп булса кирәк, күзләрен ачты һәм идәнгә тәгәрәп төште дә ишеккә таба шуышты. Көй монда озак юанасы итмәде, тагын тышка ургылып чыкты.

Ул көй, ыңгырашып сызланды да, елаган, сыктаган тавышлар чыгарып, тагын бер мәртәбә кызу утлы янгын тирәли әйләнеп, теге фәрештәләр артыннан төнге күк катына ашты.

Ул фәрештәләр канатсыз иде...

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев