Логотип Казан Утлары
Хикәя

Канатсыз фәрештәләр (дәвамы)

Бригадир монда әйләнеп кайтуга Айгизәгә өйләнде. Бәхтинең яшьтән ярәшкән кызы икәнлеген белә торып өйләнде. Бәхти хәзер Айгизәгә сүз кушарга да кыймый, хәзер инде ишегалдында теге таган да юк, булса да, җиләк кебек пешеп, өлгереп җиткән бу гүзәл аңа утырмас иде.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Бригадирның нәселен хәтерләүче тагын бер кеше бар икән әле бистәдә. Чыннан да, аның әнисе Аня апа әүвәлрәк мәктәптә музыка дәресләре укытты. Ире, көмәнле хатынын калдырып, ГЭС төзергә дип киткән урыс агае Матвей Петрович гаиләсенә кире әйләнеп кайта алмады. Берара төзелештә трактор астында калган дигән хәбәр йөрде дә онытылды. Абрар атасыз туды, яңа әти аңа шул ике-өч яшьләр тирәсе булганда гына, каяндыр пәйда булды.

Бәхти белән Абрар бер сыйныфта укыдылар. Аня апа (Матвей Петрович Ания апага шулай дип дәшә иде) музыкага сәләте булган Бәхтине аеруча якын итте, уку елы башлангач, ул аларны – Абрар белән икесен – бер парта артына утыртты. Өстәмә дәресләр алу өчен Бәхти аларның өйләренә дә барып йөрде. Ул чакта мәктәпләрдә махсус музыка укытучысы булу сирәк хәл, Бәхтинең бәхетенә югары музыка белемле укытучы туры килүе – шатлыклы күренеш иде. Тик бу бәхет озак бармады, Аня апаны алып, музыка укытырга бистә башлыгының эшсез йөргән бер туганын куйдылар. Анысы гармунда бию көе генә уйный белә. Дәрестә балаларны гел биетә генә иде ул. Бәхти белән махсус шөгыльләнүче булмады. Биергә дә хирыслыгы юк иде. Аның каравы Абрар шәп бии. Исенә төшкән саен укытучы аны чыгарып биетә иде. Кайвакыт Абрарның бию түгел, ул уйнаган көйгә селкенәсе дә килми, әмма мәҗбүр иткәч, карыша да алмый. Туйды бер көн малай музыка дәресләреннән, биюләрдән кача башлады. Бәхетеме, бәхетсезлегеме, бер көнне укытучы аңа парта өстенә басып биергә кушты. Менми хәле юк Абрарның. Биергә тотынган иде – юри катырак сикерде бугай – парта тактасы сынып, ул аска мәтәлде. Шуннан соң аны биетүче булмады, Укытучы юк дип, музыка дәресен бөтенләй укытмый башладылар.

Көй, үткәннәрнең шушы хатирәләрен үз хиссиятенә салды да башка дулкынга күчте, болары да хатирәләр белән бәйле бүгенге халәт-хиссият иде. Ни гаҗәп, иртән урманда отып алган кошлар тавышы һаман тынгылык бирмәсә дә, күңел тагын башка көй эзли, җанның кылларына әлеге дә баягы һаман үткән көннәр, хатирәләр дулкыны сугыла, көйне дә шулар чыгара, яза иде.

Үткәне кешене һәрдаим эзәрлекләп торыр, диләр.

Бәхтине үткәне гел эзәрлекли. Ул аларны математик хисаплаулар буенча түгел, күңел көе аша гәүдәләндерә. Дөресрәге, алар аннан сорап та тормыйлар. Агылган моңны туктатырлык түгел.

Аларның күрше подъездларында чәчәк кебек игезәк кызлар яши иде. Бер мәктәптә укысалар да, көндезләрен аралашмыйлар, ә кич ишегалдына бер-бер артлы тезелешеп чыга иде ул кызлар. Алардан зуррак апалары бар, анысы, китап алып, мәйданчыкның иң читендәге берәр эскәмиягә барып чүмәшә дә әледән-әле сеңелләренә күз ташлый-ташлый, китап дөньясына чума. Кызларның икесе – игезәкләр, берсе – алардан ике яшькә генә кечерәк. Алар өчесе дә бертөсле киенеп чыга: чәчләрендә һәрчак ал бантик булыр, ак кыска оек, ул тез астына кадәр генә. Таганда атынырга бик яраталар. Ара-тирә баудан да үрмәлиләр, асфальтка ясалган шакмаклар буенча да чыпчыклар кебек сикерешәләр иде. Бәхти аларны таганда атындыра. Подъезд ишегеннән ул күренүгә кызлар чәүкәләр кебек «Бәхти! Бәхти!» дип черкелдәшергә керешә. Бәхти яннарына бара да өчесе берьюлы утырган таганны тирбәтә. Алар тагын да күңеллерәк «сайраша» башлый, көләләр, чыркылдашлар. Абрарның да аларны таганда атындырасы килә, бик килә. Кайвакыт Бәхтидән алданрак чыгып, таган янына да килеп баса. Тик кызлар нигәдер аның атындыруын теләмиләр. Абрарның моңа эче поша, кызлар янында батырлык кыласы килә. Җәһәт кенә мәйданчыктагы каен башына үрмәли, иң очына менеп җитә. Анда кадәр күршеләрнең сары мәчесе дә менә алмый, ә Абрар куркак түгел, батыр малай, ул бернәрсәдән дә шүрләми. Апа кеше, китабыннан аерылып, агач башында утырган малайны әрли, төшергә куша. Ә тегеләре, бармакларын чигәләренә куеп боралар да, агач башындагы малайны онытып, уеннарын дәвам иттерәләр. Менә Бәхти чыга ишегалдына. Кызлар тагын куанычлы тавышлар чыгарып сайраша-гөрләшә. Бәхти теләр-теләмәс кенә барып, таганны этә, атындыра. Беркавымнан Бәхтине аларның апалары үз янына дәшеп ала. Аның кесәсендә сыбызгыга охшаган уен коралы бар. Ул аны Бәхтигә тоттырып, уйнавын үтенә. Бәхти шул гади генә сыбызгыга өреп, әллә нинди тавыш-көйләр чыгара. Кызлар, таганнарын ташлап, аның янына килеп баса.

Төпчек кыз Айгизәнең күрше малае Бәхтидән колагын тешләттергәннәр иде. Күкләр ярәштергән иде аларны.

Бәхти кызларның кыланышын белеп, күреп тора. Абрарны кызгана ул. Аңа ярдәм итәргә теләп, биюнекенә охшаган көй чыгара. Әлеге көй башта салмак кына башлана, аннан кызулана. Биюгә оста булган Абрар, мәйданчыкта сикерәсикерә биергә керешә. Кызлар беркавым карап торалар да тагын үз уеннарына чумалар. Апа кеше Бәхтигә башка көй уйнарга куша...

Хатирәләр. Балачакның беркатлы хатирәләре. Алар бүген Бәхти күңелендә көй-моң булып агыла. Абрарның көе юк иде, ул хатирәләр бүгенге «бригадир»ның көе булып агылмый, көе юк бригадирның...

Бригадир монда әйләнеп кайтуга Айгизәгә өйләнде. Бәхтинең яшьтән ярәшкән кызы икәнлеген белә торып өйләнде. Бәхти хәзер Айгизәгә сүз кушарга да кыймый, хәзер инде ишегалдында теге таган да юк, булса да, җиләк кебек пешеп, өлгереп җиткән бу гүзәл аңа утырмас иде. Айгизә атлы әлеге «җиләк» хәзер бригадирның ялтырап торган кап-кара чит ил машинасына утыра. Машинаның карасу тәрәзәсеннән Бәхти аны күрми, ләкин кыз күрә. Күрсә, Бәхти турында ни уйлый икән ул?

Бәхти шул турыда көй язды. Исемен «Таганнар» дип атады. Бер кичәдә уйнады ул аны. Мәдәният йорты шыгрым тулы иде. Көйне башкарыр алдыннан алып баручы аның язылу тарихын, кемнәргә багышланганлыгын сөйләде. Ал бантиклы кызлар таганда атына. Аларны күрше малае атындыра. Кызлар бәхетле. Күрше малаена рәхәт. Ул малай кызларның игезәк сыңарына үлеп гашыйк.

Ул көнне Бәхти мәдәният йортына иртәрәк килгән иде. Җыештыручы хатын, аңа ачкычны калдырып кайтып китте, каравылчы әле күренми. Бүген ял көне, ял кичәләре буласы түгел. Бәхти рояль каршысына утырды да языла башлаган яңа көен уйнарга кереште. Ишек ачылганны да, аяк тавышларын да ишетмәде. Менә уйный торган көе капылт кына өзелде, бармаклары клавишлар өстеннән бер кат йөгереп узды да «Таганнар»ны уйнарга кереште. Ул муенына, аркасына җылы дулкын бәрелгәнен тойды. Дулкын булып аның янына бүген Айгизә килгән иде. Бәхти, башын борып, аңа карашын ташлады да күз кысып алды һәм бераздан уйнавыннан кинәт туктап калды.

– Уйна, – диде Айгизә тын гына.

Аларның бригадир белән балалары юк. Моның өчен бригадир аны каһәрләп-кыерсытып тора. Бу турыда ишетеп белә иде Бәхти. Ләкин хәзер аның Айгизә язмышына бернинди катнашы юк. Үзе сайлаган тәкъдир. Тик яшьлек хатирәләре һаман тынгылык бирми. Гел эзәрлекли. «Таганнар» көе дә юкка гына тумагандыр.

– Уйна инде! – дип ялварды тораташ кебек катып калган Бәхтигә Айгизә. Бәхти көйне башыннан уйнарга кереште. Айгизә аннан башка көйләр уйнавын да үтенде. Кич җитү генә түгел, күптән караңгы төшкән инде. Бригадир ташкалага киткән иде, Айгизә һаман кайтып китәргә ашыкмады. Ләкин Бәхти ашыга, кабалана. Ул моны күңеленең ярсуыннан тойды. Кайларга ашыга аның моңлы җаны?!

Айгизә музыкага хирыс. Аның көе бар. Әйе, Айгизәнең дә, Бәхтинең дә көйләре бар. Көйсез адәм булмый, дигән идек. Бригадирның да көе бардыр. Бәхти аны әлегә таба гына алмый.

Төн пәрдәсе клуб тәрәзәләрен каплый. Клубта эңгер-меңгер. Шул ярым караңгылык эчендә ике көй бергә кушылмакчы була. Күз күрми, ләкин йөрәк һәрнәрсәне тоя торган ярым караңгылыкта аларның иң яшерен көйләре бергә кушылды...

Бу хәлгә бер ел була түгелме соң иде? Бәлки, азрактыр. Хисабын белми Бәхти, күңелнең сәгате юк, вакытны гына сәгать белән исәплиләр.

***

...Шәһәргә җитәрәк, Бәхти аттан төшеп калды. Бистә кырыенда ук аның яшьлеге үткән ике катлы кирпеч йорт бар. Анда әле һаман кешеләр яши. Бәхтинең элеккеге күршеләре күптән юк, бригадир аны ремонтлап, тулай торак ясады. Ләкин бер өлешендә фатирлар сакланып калган иде әле. Бәхти яшәгән фатир да исән. Күрше подъездда да тулай торак түгел, аерым фатирларда карт-коры яши.

Бәхти, бу кыяфәтендә кеше күзенә күренәсе килмичә, йорт ишегалдына керде. Берәр элеккеге танышын очратып, кыяфәтен рәткә китереп алырга ниятләде. Чөнки аның хәзер яши торган йорты шәһәрчекнең икенче ягында ук, Мәдәният сарае артында.

Аларның фатирында күптән читләр инде, ишетеп белүенчә, Айгизәнең олы апасы монда яшәргә тиеш. Игезәк сыңары түгел, Айзирәк исемлесе. Ул балачак ишегалды буенча икенче подъездга таба атлады. Аларның таганы күптән юк инде, синең балачагыңны яхшы хәтерлим әле дигәндәй, искән җилдә ябалдашларын җилфердәтеп, ялгыз каен гына утыра. Каен төбендә теге чакта ук әтисе ясап куйган эскәмия исән! Монда күптән килгәне юк инде! Шуны уйлагач, Бәхтигә бик тә уңайсыз булып китте, сулышы кысылды, йөрәге каен башына очып кунарга омтылган кошчыктай ярсып тибәргә кереште.

Балачак – ул өеңдәге песи синнән олырак булганда гына. Адәми затның үткәннәре һәрдаим аны эзәрлекли. Ләкин аның бөтенләй башка нәрсә икәнлеген Бәхти монда гына аңлады. Балачак истәлекләре җанны сафландырса, үткән тормыштагы гамәлләр вак-зур адымнары белән үкчәңә басып килә, баш миенең яшерен күзәнәкләренә кереп урнашкан ниндидер тылсым-хатирәләр әледәнәле үзләрен сиздереп ала, алар кешенең язмышында яңадан кабатлана; читкә тайпылырга ирек бирми, син үзең дә моны сизмичә, аңламыйча, алар ихтыярына буйсынасың. Үткәне булмаса, композитор Бәхти-Бетховен симфония кадәр симфония тудыра алмас иде. Адәм баласының җанындагы көе аны үткәне белән тоташтырып торучы күпер сыман... Шул күпере җимерелгән кешедән бернинди көй чыга алмый; туа алмый ул, моң булып агылмый; башкаларның йөрәгенә үтеп кереп хисләндерә, моңландыра, күңелендәге «җан» хиссиятен иркәли алмый.

Көй ул адәм күңелендә бүген генә тумаган, ерак тарихтан, үткәннәр авазы булып милләт, халык һәм нәсел-буын хәтере аша килә... Милләтеннән язган кешенең көе сыңар нотадан гына тора торгандыр, сыбызгы тавышы кебек кенәдер ул, мөгаен... Композиторның күңелендә симфониясенең яңа өлеше бөреләнеп килә, ул инде «күңеленең тулгак тота» башлаганын тоя, бар җанын шул көйне кабул итәргә яңадан әзерли.

...Бәхти таныш фатирның кыңгыравына басты. Эчке яктан хәтта гадәттәгечә «кем бар?» дигән сорау да ишетелмәде. Аның килүен күптән көтеп торгандай, бик тиз ачтылар, Айзирәк апа ишекнең теге ягыннан ук: «Скорыймы?!» – дип сорады да йозакка бикләнмәгән ишекне эчке яктан төртеп кенә җибәрде. Өй эчендә ачыргаланып кычкырган, ухылдаган, уфылдаган, хәтта ыңгырашкан тавыш килә. Бәхти ярдәмгә ташлангандай эчкә атылды. Ләкин аны ярты юлда туктаттылар.

Айгизәне тулгак тота башлаган! Бригадир йортын ташлап киткән Айгизә апасы янында бәби табарга әзерләнеп ята. Аста шулчак ашыгыч ярдәм машинасының сиренасы ишетелде. Чүп түгүче йөк машинасы, күрәсең, юлын бикләп куйган, тегесе подъезд янына үтеп керә алмый.

Бәхти ачыргаланып илергән тавыш һәм шуның артыннан ук яшь сабыйның беренче мәртәбә кычкырып елаганын ишетеп, имәнеп китте.

Инде бер ел буе диярлек азапланып та, ләззәтләнеп тә эзләгән көенең баштагы ноталары ишетелгәндәй булды. Алар ачык калган ишектән ургылып-ургылып чыктылар, җылы дулкын булып бәрелде ул аңа һәм берара колаклары бары шуны гына ишетте, моң булып агылган җылы дулкын капылт көчәеп, хәтта бермәлгә башын да чыңлатып алды, аннары тигез бер ритм бар гәүдәсе буйлап таралды.

Айгизәне бәбие белән бергә кул күтәрмәсендә машинага алып чыгып киттеләр. Подъезд мәйданчыгында Бәхти аларга юл бирде, аны күргән Айгизә, ни ара кулын сузып, кәчтүм итәген эләктерде, ни ара каты итеп тартып куйды. Ул хәзер бәхетле, газаплану эзләре җуелып бетмәгән аксыл йөзендә бәхетле елмаю. Бер елмаю композитор өчен яңа көй язарга сәбәпче булырга мөмкин, Айгизәнең әлеге елмаюы симфониягә башлангыч булыр, бәлки!

Ул Айгизәнең аңа ни әйтергә теләгәнен шундук аңлады... Дөньяга композитор Бәхти-Бетховенның иң талантлы, иң бөек көе – баласы туган минутлар иде бу!..

Айзирәк «ашыгыч ярдәм»не озаткач кына, Бәхтинең нинди кыяфәттә икәнлеген күрде. Күрде дә әле генә бер шоктан айный башлаган хатын тагын сискәнеп куйды: «Ни булды!? Кем эше бу?!» – дип сорады. Ул бик акыллы, ушлы хатын иде, сорауларына җавап көтеп тормастан, шундук аны фатир ишегеннән эчкә төртеп кертте дә ваннага су җыеп бирде, кулына эскәтер чаклы хуш исле зур сөлге, иренең киемнәрен тоттырды. Ул барысын да белә иде, күрәсең, артык сораулар биреп маташмады; Бәхти сизә бит: Айгизәнең апасы бригадирга караганда, әлбәттә, Бәхтине якын күрә, сеңлесенең аның белән булуын тели кебек күңеленнән. Хәер, хатын-кызның күңелендә ни барын кайлардан белеп бетермәк кирәк, төпсез упкын хатын-кыз күңеле, «күзле бүкән»нәр бик тиз адаша, башын югалта ул упкында.

Киемнәр Бәхтигә таман иде. Ул ишегалдына чыкты һәм, гөнаһ шомлыгына каршы, каенанасына юлыкты. Инде өченче ир алыштырып та гаиләдә хатыны-кыз бәхетен таба алмаган һәм беренче көннән үк киявенә кырын караган каенана ярты ел чамасы инвалид бишегендә. Яше кырыктан узса да, матурлыгын югалтмаган хатынның, үзе әйтүенчә, ирдән бәхете булмады. Өченчесендә бай эшмәкәргә юлыгып, ниһаять, бәхеткә тиендем, мул тормышка ирешәм дигәндә генә, алар ире белән икесе дә вертолётта һәлакәткә юлыктылар. Ире үлде, ул исән калды, тик гарипләнеп, хәзер инвалид бишегендә.

Каенана белән салкын гына бер-ике сүз алыштылар да, Бәхти тизрәк моннан китү ягын карады. Каенана Бәхтинең киемнәренә баштук игътибар иткән иде, ул бишектәге җәймә астыннан кесә телефонын алып, кызына шалтыратты. Әйе, булдыксыз киявен өнәми, беренче көннәрдә үк аның сүзен тыңламаганы өчен яратмый иде аны каенана. Югыйсә тәмле телләре белән әйтте, җырлар яз, җыр язган кеше акчаны күп эшли, маташма шул симфония-минфонияләрең белән, диде. Тыңламады тегесе. Үҗәт, кире. Кызын бәхетсез итмәкче була! Итми торсын әле менә, каенана моңа юл куячак түгел!

Бәхти ерак ара китмәде. Йорт читендәге чәчәк кибетенә керде. Аннан каенанасының иң яраткан чәчәкләрен – кызыл розалар сатып алды, унбиш данә! – Һәм мәйданчыкта утырган гарип ханымның алдына салды, җилкәсеннән җиңелчә генә кочаклагандай итте. Хатын алдында таралып яткан чәчәкләр өстенә берничә тамчы кайнар күз яшьләре төште. Ләкин берсе дә башлап сүз катмады, тынлык хөкем сөрде мәйданчыкта. «Ә тынлыкның үз көе бар бит!» – дип уйлап куйды Бәхти үзалдына һәм, кызу-кызу атлап, китеп барды. Бите буйлап агарга керешкән күз яшьләрен, Аллаһ рәхмәте, җәйге җил киптерде...

Хатыны өйдә иде. Ишектән керүгә ул иренә сарылды.

– Син әйткәч, мин полициягә шалтыратмадым инде, – диде ул, аклангандай.

– Полициянең катнашы юк монда, – диде Бәхти, хатынны сак кына читкә этәреп.

– Мин спирт заводына эшкә керәм! Бер айда еллык зарплата анда! – диде. Бәхти җавап кайтармады. Аның дәшмәвен үзенчә аңлаган Зәмирә акланырга кереште:

– Бу эт оясы кебек фатирда күпме яшәп була! Синең зарплатаң юк! Әни дә ярдәм итә алмый хәзер! Үз хәле хәл.

Бәхти дәшмәде.

Өйләнешеп, күпмедер яшәгәч, гаиләдә мәхәббәтне акча алыштыра. Хәер, дөрес тә инде, суган суы суырып утырып булмый бит «эт оясы»нда. Һәр кешенең мул тормышта яшисе килә. Ләкин ир-ат шуны да белергә тиеш: күктә күпме йолдыз бар, хатын-кызның күңелендә шулчаклы яшерен сер яши. Бәхти шул серләрнең берсен чишәргә теләгәндәй, кухняда нидер эшләп маташкан хатыны янына килде дә аны арттан кочаклап алды һәм каерып үпте. Хатынның кулындагы пычагы идәнгә төшеп китте. Ниндидер яшерен, ләкин бик көчле бер дулкын аларны почмактан залга этеп чыгарды, аннары әле җыелмаган агач караватка төртеп аударды.

Ул дулкынга берәү дә каршы тора алмый... Кешелек дөньясы дистә мең еллар яшәсә дә, ир-белән хатын арасында әлегә яңа, ягъни башка төрле якынаюның булганы юк. Бүген дә нәкъ шулай иде. Гадәттәгечә булды...

Әмма тәннәре берләшсә дә, өйләнешкәннән бирле көйләре һаман кушылып бетә алмый. Икесен дә әнә шул шомландыра. Бәхти моңа үзен гаепле саный, югыйсә композитор буларак, иң беренче итеп уртак көйне ул табарга тиеш иде.

Әллә?.. Әллә инде... Кем әйтмешли, ул чын композитор түгелме? Элек көйне талантлар тудырса, хәзер тыңлаучылар үзләре дә яза һәм аларда, гадәттә, шырдыйбырдый була... Ул көйләргә сөяккә дип барган эт тә сөртенеп егылырлык...

Зәмирәне иренең мәхәббәте йомшартты, дөресрәге, күңелен нечкәрткән иде. 

– Бармак белән дә орындырмадым мин аңа, – дип куйды ул, аклангандай.

– Син кирәкмисең аңа!

– Синме әллә? Бәхти хатынга күтәрелеп карады.

– Мин.

– Китче, Бәхти?! Алай булса, сине бурзайларыннан талаттырмас иде?

– Нинди беркатлы син, Зәмирә, нинди наив!

– Миңа багышлап, бер көй дә язганың юк, җыр да...

– Көеңне таба алмыйм әлегә.

– Башкаларга тапкансың! Теге көнне күршең Айгизә клуб түшәменә чаклы сикерә язды. Бригадир бәреп үтерә әле аны!

– Бригадирны ташлап киткән ул.

– Бригадир эшкә мине чакыра, дидем. Каяндыр Казанда укып кайтканны да ишеткән.

– Эшкә генә чакырамы икән ул сине?

– Билләһи, валлаһи, бармак белән дә орындырмадым мин аңа!

– Мә! – Бәхти кесәсеннән хатынының лифчигын алып, үзенә сузды. Тегесе моны күргәч, тораташ булып катты да калды. Беркавымнан һушын җыеп:

– Ә син... Ә син үзең!

– Мин синең көеңне таба алмыйм, Зәмирә.

Хатын караватка ауды һәм, мендәргә капланып, тын гына еларга кереште. Бәхти башка чактагы кебек аны юатып тормады, булган кием-салымын, нота кәгазьләрен бер капчыкка салды да ишектән чыгып китте. Идән такталары бер көйгә шыгырдап калды. Артыннан ишекне япмады.

Ире турындагы гайбәт, димәк, Зәмирәгә чаклы килеп ирешкән. Әгәр кеше артыннан гайбәт сөйлиләр икән, начар инде ул, ә менә сөйләмәсәләр, тагын да яманрак.

Урман ачыклыгында күзенә күренгән аксакаллы карт аңа һаман тынгылык бирми, анысыннан да бигрәк төнге сулыш тынычлыгын алган иде. Теге чакта, әнисе намазын тәмам кылгач, малай аңа җылы дулкын турында сөйләгән иде шул. Дөресрәге, нәрсә ул, дип сорады бугай. Абрар белән икесе иде алар. Намаз беткәнне тын гына көтеп утырдылар.

Әнисе ул чакта гаҗәпләнеп, улына карады, дәшмәде. Шулчак икесен дә шаккатырып, Абрар: «Фәрештә канатларын җилпи, шуның җиле ул!» – дип әйтеп куймасынмы! Әнисе тагын телсез калды. Беркавымнан Абрарны кочагына алып, аркасыннан сыйпады. Аннары үз малаен кочты, авыз эченнән нидер пышылдап, башыннан сыпырды.

«Мин дә тояммы аның сулышын?» – дип куйды Абрар, нигәдер капылт күңелсезләнеп. Аннары кинәт сикереп торды да: «Тоям! Тоям бит менә! Ул миңа бию көе уйный! Юк! Мин үзем – фәрештә! Мин – фәрештә!» Малай тиктомалдан җүләр нәрсә кебек котырып биергә кереште. Ә Бәхтинең колагына башта барабан каккан тавышы ишетелеп торды, аннары аны виолончель, аннан соң скрипка, альт, башка коралларның талгын яки ярсу көе алыштырды. Бәхти кинәт аңын югалтып егылды. Сикерә-сикерә биегән Абрар аңа сөртенеп, маңгае белән шапылдап, идәнгә ауды. Бәхтине әнисе аңына тиз кайтарды, тик Абрарның егылганда, тагын тез капкачы ярылган иде, ул аягына баса алмады. Аны хастаханәгә озаттылар. Шуннан соң ул аларда яшәмәде. Савыгып чыккан малайны үзләренә спирт заводы директоры Афанасий дәдәй гаиләсе алды. Ә «фәрештә» кушаматы малайга ныклап ябышып калды.

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

 

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев