Канатсыз фәрештәләр (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Бригадир мәгълүм указдан соң эшсез торган спирт заводын да үзенеке иткән иде. Бер цехны ул көмешкә коя торган итеп, махсус көйләргә уйлады. Дөресрәге, виски ясыйсы килә иде аның. Виски белән көмешкәдән бер үк тәм килә, исләре дә шул ук. Ата-анасы бала чакта өйдә кайнаткан көмешкә пары, күрәсең, аның кайсыдыр күзәнәкләрендә җуелмаслык булып сеңеп калган һәм шул әледән-әле үзен искә төшерә, тынгылык бирми. Бәхетсез балачагы төшләренә кереп йөдәтә, куркытып уята. Ләкин ул алардан һич качып котыла алмый. Ошбу истәлекләр ут тирәсендә әйләнгән күбәләкләр кебек. Бәлки, аны тормышка чынлап ашырсаң, юньсез хатирәләр битәрләүдән туктар дип уйлый ул. Хәер, хәзер көмешкә үзе дә модада. Шул ук көмешкә – виски кыйммәт, белгән кеше куганны эчә. Үги әтисе, карт яһүд, көмешкәгә тавык тизәге салырга куша. Әнисе карыша, үтерә бит ул, ди. «Үтерми, башны гына аңгырайта. Тагын сорап килә андый кеше!» – ди атасы.

Әүвәл яңа куганны үзләре сынап карый. Абрар әнисенә килеп асылына да: «Син эчмә, яме, әнием-бәгырем!» – дип ялвара. Атасы аны этеп җибәрә. «Йөрмә, көчек!» – ди. Ана кеше малаен якламакчы була: «Үзеңнеке булмагач та!» – ди ул. Сүзен әйтеп бетерә алмый, атасы аның башыннан каптырып ала да, авызын каерып, көмешкә агыза. Әни кеше беркавымнан үзгәрә.

Малай елап, урамга чыгып йөгерә. Күршедә Галиулла исемле әйбәт абый яши. Яклау эзләп аларга керә. Галиулла хатыны малайны кочаклап юата. Галиулла абый үзалдына мыгырдана: «Эчеп йөргән яһүдне күргән юк иде әле моңарчы!» – ди. Бу турыда Сәминең үзенә ишетелгәндә, ул авызын ямьсез чалшайтып: «Минем әни марҗа бит!» – дип горурланып, күкрәген суга.

Бәхти Абрарның башка кеше малае икәнлеген өлкәннәрдән ишетте. Әнисе көмәнле чакта үз әтисен урман басып үтергән, Абрар туарга өлгермәгән дә булган әле, Сәми – йортка кергән үги әти. Бәхти моны Абрарга малайлар янында әйтте. Тегесе аны тотып ашардай булып карап торды да: «Үзең син! Үзең!» – дип чыгып йөгерде. Ни дип әйтүе булгандыр инде: «Үзең син!» Абрарның зур моңлы күзләрендә Бәхтигә карата кара нәфрәт уты кабынганын берәү дә күрмәде. Абрар моны ул чакта үзе дә белми иде әле.

Хатирәләр хиссиятенең бу өлешен флейта башкарырга тиеш. Сыбызгыны хәтерләткән, әмма салкын көй...

Сызылып таң ата башлады. Кошлар уянды. Кошлар сайравы аның күңеленнән ургылган көйне бутый, саташтыра иде. Ул көч-хәл белән аягына торып басты. Җирдән таяк сыман бер юан ботак алды, шуңа таянып бистәгә таба китте. Көй шул урында әлегә тукталып торды. Ул дөрес якка китмәгән иде, чөнки урман караңгыланганнан-караңгылана барды. Күзләре күрмәс булды. Колагы яхшы ишетә. Ул еракта, караңгылык эчендә кемнеңдер сулыш алганын тойды, шунда таба атлады. Әлеге сулыш аннан ерагайганнан-ерагая бара, ул аның саен адымнарын кызулатып, калмаска тырыша. Шулай куыша торгач, Бәхти урман аланына, бистә ягына килеп чыкканын абайламый да калды. Теге тавыш хуҗасы ак сакаллы карт кыяфәтендә күзенә чалынып кына алды да каядыр эреп югалды. Дәшмәсә дә, ул аның сулышын аермачык тойды лабаса! Бу бернинди саташу да, акылдан язу да түгел, ул сулыш ниндидер илаһи җылы дулкын, һава дулкыннары иде бугай. Бәхтинең күңелендәге «оркестрны» алар хәрәкәткә китерде.

Якты көннең үз көе башланды. Аны арттан җигүле ат куып җитте. Арба кырыенда аякларын салындырып, алдына дилбегәсен салган агай утыра, уртада, тезләренә таянып, бер яшь кыз чүмәшкән. Туктап аны утырттылар. Агай сорау да бирмәде, кузгалып та китмәде. Кулы белән тыгылып, арбадагы кожан астыннан шешә тартып чыгарды, бөкесен тешләре белән каерып ачып, аны юлчыга сузды.

– Мә, җиңеләеп китәрсең. Әйбәт нәрсә. Ул сусаган иде, нәрсә бу дип сорап тормады, борын очына ипи исе килеп бәрелде, эчемлекне йотып куйды. Шундук гәүдәсе җылына башлады, тагын йотты, тагын берне. Агай шешәне кире тартып алды:

– Җитәр, ату ике таякка калуың бар! – диде. – Болай бергә генә таянгансың әле.

Болар урман артындагы ерак болыннан кайтып килүчеләр икән. Иртүк барып агай печән чапкан, кызы аңа булышкан, күрәсең. Агай шул хакта әйтте дә аның каян килүен, кем булуын да сорап тормыйча, үзенекен сөйләргә кереште.

– Элек печәнне бистә кырыендагы урман аланыннан чаба идек. Бригадирның чучкалары таптап бетерде көтүлекне, – дип көрсенде ул. – Үзе начар кешегә дә охшамаган инде карап торышка. Бер җене кузгалса, күзенә ак-кара күренми түлке. 

– Әйбәт ул, – дип куйды, аны җөпләп Бәхти.

– Хатынына әйбәттер! – диде аңа каршы агай, тавышын күтәреп.

– Менә безгә юк. Печәнлек кырыенда ун баш умартам да бар минем. Шуны алырга куша. Кортлар чага, имеш. Хатынында корт агуыннан аллергия, имеш. Чуртым булсынмы хатын-кызга корт чагудан?! Файдага гына ул. Бәлкем, үзе бала табар корт чакканнан соң.

– Бригадирның балалары бар бит! – диде Бәхти, аның сүзен бүлдереп. – Икәү. Малай белән кыз!

– Булса ни! Үзенекеләр түгел бит. Детдомнан икесе дә. Икенче хатыны Айгизәне кысыр, диләр.

Моңарчы сүзгә кушылмыйча тын гына барган кыз:

– Бабай, инде! – дип куйды.

– Нәрсә, бабай! Дөрес әйтмимме әллә?! Байлык белән генә булмый шул әле ул! Ходай берсен бирсә, икенчесен бирмәскә дә может!

– Бабай, инде!

– Йә, ярар, бетте, бетте.

Кыз, кулын Бәхтинең җилкәсенә салып, аны үз ягынарак тартты:

– Син Бетховен түгелме соң? Абау, чынлап та шул бит! Бабай, карале! – Бетховен! Кем тәпәләде болай?! Таң тишегеннән нишләп йөрисең урманда ялгыз башың?

Бәхти дә үзенә музыка түгәрәгенә йөргән бу Фагыйлә атлы кызны танып алды. Скрипкада бик матур уйный иде ул. Ләкин беркөнне Фагыйлә кинәт кенә дәресләргә йөрүдән туктады. Хәтерендә, Бәхти ул талантлы кызны эзләп, өенә дә барды, әмма аны бусагадан кире бордылар:

– Скрипка аңа «Матурлык конкурсы»нда катнашу өчен генә кирәк. Юкка акча әрәм итеп йөрисе юк! – диде анасы.

Әлеге сүзләрдән аптырап, каушап калган Бәхти:

– Бушка йөрсен. Миңа сездән бер тиен кирәкми! – дип тә карады.

– Бушка?! Һе, беләм мин бушка дигәннең нәрсә икәнен! Йөрмә монда, бар, кем әле? Ә Бетховен иптәш! Вахит Алиевич безне болай да ярдәменнән ташламый!

– Аю! – диде Бәхти Фагыйләнең соравына каршы, башка ни дип әйтергә белмәгәннән.

– Аю белән сугыштың мәллә?! – Синең умартаңа килгән булгандыр инде. Миңа очрады да бәргәләп атты менә!

– Әәә, әйтәм аны. Беркөн умартага килгән булган шул ул ләгънәт, этләр куркытты, ди каравылчы. Кырмыска аюы. Менә рәхмәт, алайса син җибәрмәгән инде аны умарта ягына.

– Күсәк белән тондырдым мин аңа! – дип куйды Бәхти, кыюланып. Инде кәефе дә күтәрелгән. Сызланулары да басылган иде. Ә болай мактанып алу аның кәефен күтәрү өчен кирәк иде. Аюга күсәк белән тондырган, имеш! Нинди кыю, нинди көчле ул!..

– Иртүк урманга кошлар җырын отып алырга баргансыңдыр инде, име? – диде кыз бер шаярусыз.

– Ие, – диде Бәхти. – Симфония язам.

– Симфония?! Нинди темага, исеме ничек була? Агай кызының сүзләрен куәтләде:

– Музыкант булырга укый безнең Фагыйлә, – дип куйды. 

Кыз шундук аны бүлдерде:

– Мин биергә яратам!

– Анаң да күбәләк иде. Ни булды! Канатын утка яндырды да хәзер әнә! Син бит скрипкада шәп уйныйсың! Шул дәресләреңне генә дәвам итсәңче канә!..

– Бабай, инде!

Аларның сүзләре Бәхтинең эчен пошыра башлады. Тизрәк сүзгә кушылды:

– Исемеме? Исеме «Фәрештәләр» булыр, бәлки.

– Абау, кызык! Тыңларга мөмкинме? Мин ноталар да укый беләм! Бәхти ризалашкандай башын какты.

– Син бию көе уйный беләсеңме?

– Белмим!

– Композитор була торыпмы?

Сүзгә агай кушылды:

– Безнең Бетховенның кәҗәләре килгән. Хәер, Фагыйлә, борчыма син аны. Күрәсең бит, аю кулларын да җәрәхәтләгән. Фагыйлә көлеп куйды.

– Колагына да баскандыр аю аның алайса!

– Котыртып утырма! Аюга каршы чыгу – зур батырлык ул.

– Каяле, Бәхти абый... Бәхти дип кенә әйтсәм, ярыймы? Кулларыңны карыйм әле! Бабай, аптечка!

Агай кожан астыннан бәләкәй тартма чыгарды. Ат арбасында машина аптечкасы йөртә икән! Фагыйлә бабасыннан шешәле су да сорап алды. Шуның белән бармакларын, кулын юды. Кызның куллары кечкенә, бармаклары озын. Аның кул җылысын тою Бәхтигә рәхәтлек бирде. Җае килгәндә, ул аның бер кулын учына салып иркәләмәкче дә булган иде, тегесе Бәхтинең кул аркасына йомшак кына итеп сугып алды да дәвалавын дәвам иттерде. Яраларны юып чистарткач, кечкенә шешәдән ниндиер сыекча салды. Бәхти ачытуга түзә алмыйча чыраен җимерде, кулын тартып алмакчы булды. Ләкин Фагыйлә аны ычкындырмады. Күңелең булсын дигәндәй, башын ия төшеп, авырткан урынга кайнар сулышын өрде, тагын рәхәт булып китте. Бармак-кулларны бәйләп куйгач, авырту басыла төште, тик сулкылдау басылмады. Бәхти кызның йомшак нәни кулын тагын учына эләктерде һәм йөрәк турысына куйды. Кыз бу юлы карышмады.

– Бәйлисе бар йөрәкнеме?

– Бар шул.

– Хатының бәйләр анысын, өеңә кайткач.

Бәхти кызның кул аркасын үбәргә дип башын иде. Кыз бу юлы да карышмады, шаян күзләре көлә, хәзер ул үзгәргән кебек, кырыс түгел. Әнә, Бәхтине кочаклап диярлек, арбадагы кожанны аның өстенә бөркәде, шул чакта аңа орынып та алган сыман булды. Бәхти эреде.

– Мин яза башлаган көйнең бер өлеше син булырсың.

Кыз чыркылдап көлеп җибәрде.

– Безнең профессор әйтә, көйнең әүвәл умырткасы булырга тиеш, ди.

– Ул синең теоретиктыр?

– Вахит Алиевич аны зур акчалар түләп, Италиядән кайтартты! Мине укытырга!

– Ооо! Шулай укмы?

– Ул мине Италиягә чакыра. Монда харап буласың син, ди.

– Китәсеңме? 

– Бик китәр идем. Вахит Алиевич каршы.

Агай аларның сүзләрен тагын тыңлый башлаган иде.

– Нинди китү! Үзебездәге пестивалларда кем катнашыр? Ни җитмәгән сиңа?!

Бригадир монда кайтып, беркавым вакыт үтүгә, бистәдә музыкаль фестивальләр оештыра башлаган иде. Кемдер аны музыка ярата, диде. Хәтерләгән кеше: «Әнисе музыка укытучысы иде бит!» – дип җөпләде. Кайсыдыр тагы: «Шул җәбрәйне йортка кертеп кенә харап булды ул», – дип кызганып та ала иде.

Айгыр бүре барын сизгән кебек колакларын шомрайтып, башын чайкап куйды, пошкырды, барган көйгә тибенеп алды. Юкка түгел икән, алар каршысына кара джип килеп туктады да, аннан ике ярдәмче-бурзай төшеп, арбага таба килә башладылар. Бәхти бригадирның тән сакчыларын күреп, башын кожан астына тыкты.

Шул арада сакчы бурзайларның берсе Фагыйләне шәле-ние белән күтәреп алып, машинага таба алып китте. Бабай да дәшмәде. Кыз үзе дә чәбәләнмәде, әйтерсең, шулай тиеш иде. Икенче ярдәмче «бульдог» агайга ниндидер кәгазь сузды булса кирәк. Ул: «Вәт сиңа мә! Аргы басудан! Бер гектар җир! Рәхмәт төшкере бу бригадирга! Болай булгач, умарталарны йөз баш итәм!»

Шул арада арба янына машинаның ишеген ачык калдырып, Фагыйлә йөгереп килде һәм кожанны күтәрде дә, Бәхтигә төртте. Тегесе башын калкытуга фәрештә канатыдай куллары белән битеннән сыпырды һәм маңгаеннан үбеп алды да кире йөгерде. Машина кузгалып китте. Ат тынычланды. Бәхти ут булып янган битенә учын куйды. Кулы аша кайнар дулкын йөгереп узып, гәүдәсенә таралды, каны кайнарга кереште, шул кайнар кан, тамырлары буенча шаулап, баш миенә ыргылды. Ул кожанны читкә этәрде, арба артыннан баягы көйнең дәвамы ияргән иде...

Агай һаман мөһерле кәгазе белән маташа. Соңында ул аны бик пөхтәләп бөкләде дә куен кесәсенә яшерде.

– Менә бәхет!

– Нинди бәхет?! Кызыңны алып киттеләр бит, күзле бүкән!

– Вахит Алиечның ярәшкән кызы минем онык!

– ...?!

– Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына.

Спиртзавод артындагы болынлыкта өч катлы коттедж хуҗасын белмисеңме әллә син? Бар шәһәр шул турыда гына сөйли. И Бетховен, Бетховен...

Вахит Алиевич дигәне бригадирның шәһәрдә бергә «кайнашкан» дусты иде. Бригадир аны үз янына тартты, фазенда салу өчен гектарлап җир бирде. Дөрес, Вахит Алиеч атлы ул «әзәри»нең бизнесы шәһәрдә иде, аны офисына вертолётта йөри, дип сөйлиләр.

Бетховен бистә кырыенда арбадан төшеп калды. Аның белән бергә арба тәгәрмәчләренең ышкылган, шыгырдаган тавышлары урынына скрипка өчен бер яңа көй дә калды. Ул бәхетсез бер кызчык турындагы көй иде. Җиңел, уенчак көй. Кыз бала бәхетсезлеге турында. Әлеге көй китеп барган кызчыкның маңгай чәчләрен йолкый, алар белән уйный, аның йөзенә бәрелә, колак яфракларын чеметә. Тегесенең кытыгы килеп, чыркылдап көлеп куя, шул ук вакытта бу кинәт барабан тавышы белән алышына да олы юл буйлап китеп барган арбаны туктатмакчы була, атның алдына чыга, ялына ябыша, йөгәненнән тарта. Атның чыгымчылавын күргән карт, тез өстендәге дилбегәсен кулына ала, аны каты итеп тартып куя, чөңгереп җибәрә. Тегесе күндәм генә алга таба атлавын дәвам итә.

 Көй Бәхти янында кала. «Кыз бала бәхетсез булыр өчен яратылмый!Чөнки ул дәвамчы, тереклекнең бердәнбер дәвамчысы!..

Гамәл дәфтәренә дә шулай дип язылгандыр... Кайчан да булса, аңа барыбер бәхет елмаячак. Башына капылт килгән әлеге уйлар баягы көйне өзде, бераздан ул юл кырыендагы тигәнәк, билчән, алабуталар арасына кереп югалды; басу уртасында шайтан өермәсе кубарып, аннары тоташ баганага әверелде дә басу тирәли әйләнеп-чабып йөри башлады. Талгын, моңлы көйне шашкын бию көе алыштырды. Туй башланды. Шайтан туе...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: