Исәр (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Хәрби түрә бик ачулы иде. Аңа бит тагы алты авылны яшәгән урыннарыннан сөрергә боерык бирелгән. Ә монда һаман бер авылны тимер юл стансасына алып барып җиткереп булмый. Күктә тәүдә тәннәргә сихәт биреп җылыткан кояш хәзер инде рәхимсез кыздыра башлады. Халык сусады. Балалар ачыктылар. Башта тик кенә утырган балаларның күбесе ачыгып һәм сусап шыңшырга тотынды.

Менә өйлә намазына вакыт җитте. Дин тоткан картларның берсе урыныннан торып, кыйблага карап, азан әйтә башлады. Теге майор, тамагын ертып:

– Молчать, молча-а-ать! Перестаньте петь! – дип кычкырып караса да, барып чыкмады. Карт мулла азан әйтүеннән туктамады. Гүелдәшеп үзара сөйләшеп утырган халык тып-тын калды. Читтәрәк, беркемгә дә игътибар итми, чыркылдашып куышлы уйнаган шук малайлар да тынып, шым гына үз урыннарына барып утырдылар. Түрәләре кушкач, ике кяфер солдат, халык уртасында басып азан әйткән картны туктатырга чамалап, уртага үтәргә тырышып караганнар иде дә, барып чыкмады. Халык шулкадәр тыгызлап утыртылган, алар арасыннан җиңел генә йөрерлек түгел шул. Аннан да бигрәк хатын-кызлар, теге хәрбиләрнең әле аякларына, әле чалбар балакларына ябешеп, аларны уртага үткәрмәделәр. Хәрбиләрнең берсе хәтта хатыннар өстенә егылып ук китте. Торып басарга рөхсәт булмау аркасында авыл халкы барчасы утырып намаз укыды. Барча халыкны аптыратып, теге урамда яшәгән, динсез һәм сәрхуш, тәмәжник Гаффар да, картларга кушылып, намаз укыгандагы хәрәкәтләрне кабатлады. Яраланып яңа гына сугыштан кайткан, мәңге намазга басмаган комсомол һәм коммунист активистлар да тәүдәрәк берән-сәрән генә сәҗдәгә китсәләр, намаз ахырында барысы да халык белән бергә намазларын тәмамлады. Халыкка ничектер җиңелрәк булып китте. Алар өстеннән корал тотып, халыкны атарга әзер торучылардан да өстәрәк, биектә Аллаһ бар бит әле дигән хакыйкатьне искә төшерделәр.

Бала-чага бала-чага инде. Урыннарында утырып түзә аламы соң алар? Тагы чым-чыкыр килеп уйнарга тотындылар. Ә Зәйнәп уенга катышырга уйламады да. Кыз әнисенә кече энеләрен карашты. Үзенә быел унөч яшь тулды. Шулай булуына карамастан, буе яшьтәшләренә караганда бәләкәй. Әмма бик зиһенле һәм откыр кыз булып үсеп килә. Кыз Сабит күршесе турында уйлады. Чөнки Исәр һәрчак кулыннан килгәнчә аларга ярдәм итте. Кайтмый калган малларын да эзләп алып кайта, бәрәңге бакчаларын да казыша. Күршесен күрсә, авызын да җыеп ала алмый елмаер иде. Зәйнәп шул турыда уйлап, кече туганын аягына салып тирбәтеп йоклатканда, әниләренең һәм картәтиләренең үзара сөйләшкәнен ишетеп алды. Әнисе:

– Юкка җәйге көннәрдә аш пешерә торган бәләкәй казанны алмаганбыз. Ичмаса төенчеккә төйнәлгән ярмалардан ботка-мазар булса да пешереп алыр идек, – диеп уфтанды.

– Барыбер ут ягарга рөхсәт булмас иде. Күрмисезмени, ничек ажгыра бит, җаһил, – дип, хәрбиләрне каһәрләделәр. Халык кычкырыша-кычкырыша су сорап ризасызлык белдерә башлагач, майор, берничә ирне, солдатлар каравыллавында, су алып килергә җибәрде. Ярты сәгать тә үтмәде, пожар каланчасы астындагы сарайдан пожар аты белән сулы мичкә алып килделәр. Халык һәм балалар туйганчы су эчте. Халыкны саклаган хәрбиләр дә шул ук мичкәгә тутырылган салкын чишмә суын йотлыгып эчтеләр. Үзләренең биштәрләреннән, америка итләре тутырылган консерваларын алып, төшке аш ашадылар. Тушёнка исе барча халыкның танавын кытыклап, эчтә улый башлаган бүреләрне тагы да котыртып җибәрде. Зәйнәпнең әнисе казан алырга башына килмәүгә үкенде. Кыз тәүдә үзенең кырындагы төенчектән төсләре уңа башлаган яшькелт джемперын алып киде. Картәнисе, аптырап:

– Нәрсә, кызым, әллә шушы эсседә өшергә әйтәсеңме?

– Юк, картинәм, аркамны кояш нык кыздыра башлады. Эссе капмасын, – дию белән генә чикләнде. Үз ниятен беркемгә дә әйтмәде. Зәйнәп, итәгендә йоклаган бәләкәй энесен картәнисе утырган паласка шудырды да, җайлап-җайлап, куышлы уйнаган балалар төркеменә барып кушылды. Хәзер аның өстендә Хәдичә әбисе теккән матур күлмәге алай ерактан ук ялтырап күренми иде. Уйнаган балаларга хәрбиләрнең бик исләре китмәде. Уйнасыннар, тик эч пошырып елашмасыннар гына! Күпләре балаларга кызыгып карап тора, чөнки аларның да күбесенең өйләрендә балалары бар. Алар да кеше, балаларын сагынганнар. Шунысы гына эчләрен кыра: болар бит барысы да сатлыкҗан басурман балалары.

Төшке ашны ашаган хәрбиләр, майның эссе кояшыннан әлсерәшеп, илле-алтмыш метр читтәрәк йокымсырап утыралар. Берничәсе арырак китеп, бөтенләй йокларга ук ятты, чөнки хәрбиләр төне буе йокламаган иде. Аларны төнлә генә бу авыл кырына машиналар белән китереп бушаттылар һәм, таң алдыннан гына яшерен пакетны ачып, боерык белән таныштырдылар.

Зәйнәп, солдатларның йокымсырап утыруларыннан файдаланып, балаларны җайлап-җайлап иң кырдагы йорт бакчасын уратып алган читән янына ук алып килеп җиткерде. Үзе шук малайларны котыртып, утырган халык тирәли йөгерешеп ярышырга чакырды. Балалар утырган халык тирәли дәррәү чабыша башлады. Ә Зәйнәп, җаен туры китереп, инде хәтсез генә үскән кычыткан, әрекмәннәр арасына чумды. Ничек итсә итте, кычытканнан чагыла-чагыла читәннең астында бер ятеш кенә тишекне зурайтып, икенче ягына үтә алды. Алда тагы берничә ихатаны үтсә, үзләренең йортларына да барып җитә, Аллаһы боерса. Бу тирәдән халык та, аларны саклаган хәрбиләр дә күренми. Кыз, бакчада инде хәтсез генә күтәрелгән бәрәңге сабаклары арасыннан шуышып барды да, тагы бер күршеләренең абзар артына чыккач, үзләренең бакчаларына торып йөгерде. Менә, тыны бетеп, үзләренең йорт алларына килеп керде. Йөгереп барып, япма астындагы пич өстендә утырган ике казанның бәләкәен куптарып алырга чамалады. Ах, кызый ни итсен? Ничек кенә көчәнеп тартса да, казан урыныннан кымшанмады. Көче җитенкерәми икән. Кыз тагы барча көчен җыеп, казанны актарырга тотынды. Юк кына бит әй. Барып чыкмый. Нәрсә белән актарса, алып булыр икән? Шулай аптырап, тирә-ягына каранып, берәр тимер йә булмаса агач кисәге эзли башлады. Шунда колагына:

– Зәйнәп, Зәйнәп! Зәйнәп дип әйтәм бит, – дигән ярым пышылдау тавышы ишетеп, коелып төште. Куркуыннан чак кире чыгып йөгермәде. Теге тавыш абзар эченнән килә иде шикелле? Һәм тавыш тагы кабатланды.

– Зәйнәп, син миннән курыкма. Бу мин – Сабит. Сиңа нәрсә кирәк?

Зәйнәп тә Исәрне тавышыннан таныды. Бераз тынычлана төшеп, тирә-ягына карап алды да аның оңгаена, ярым пышылдауга күчеп:

– Мин синнән курыкмыйм да ул. Син кайда? Үзең нигә куркып качтың? – диеп, кызый башын боргалап, күзе белән Исәрне эзләде. Бераз тынып тордылар.

Шуннан Исәр:

– Мин синнән курыкмыйм, тик теге җаһилләр барыбызны да алып китәргә җыена бит, – диде. Зәйнәп Сабитның кайдалыгын күреп, елмаеп җибәрде. Һәм:

– Курыкмагач, чык монда. Сабит абый, шушы казанны алышырга ярдәм ит. Сабит, качып торган урыныннан, шикләнеп, тирә-ягына карана-карана, җай гына килеп чыкты. Үзе дикъкать белән нәрсәдер тыңлый иде.

– Син нигә безнең абзарга качтың?

– Сезнең абзарга качмасам, мине дә алып китәләр. Мин киткәч, картәнине кем карар? Картәни авырый бит. Озакламый әниләр янына, теге дөньяга китәргә җыена. Берүзенә аның бик кыен булачак. Аны кем юындырыр, кем ашатыр? – диеп сөйләнде.

Сабит кызчык кырына килеп басты да карашын кызның чем-кара күзләренә терәде. Әйтерсең лә кыз йөрәгенә аның күзләре аша үтеп керергә тели иде. Моны сиземләп алган кыз, кызарып, карашларын казанга күчерде.

– Сабит абый, монавы казанны актарып алып бир әле, – диде.

– Казан сиңа нәрсәгә? Сезне бит барыбер еракка алып китәләр. Син китмә. Монда кал, – дип, ялварулы тавыш белән кызның йөзеннән карашын ала алмыйча, якын ук килде. Зәйнәп, моны күңеле белән сизеп, тагы да ныграк кызарды.

– Сабит абый, зинһар өчен дип әйтәм, алып бир инде. Анда барчасы да ачыкты. Балаларга ботка пешерергә казан да юк. Рөхсәт итсәләр, теге урамнар бер чиләктә аш пешерергә чамалыйлар, ахыры. Ә безнекеләрдә бер әйбер дә юк, – дигәч, Исәр «эх» тә итми пич өстендә утырган казаннарның Зәйнәп күрсәткәнен актарып, кыз алдына китереп тә куйды. Һәм:

– Икенчесен дә алып биримме? – дип, тагы кызның тумыштан ук сөрмәле төпсез күзләренә текәлде.

Зәйнәпкә бу мизгелдә Исәр әйтерсең лә Галәветдин лампасыннан чыгып, аның теләсә нинди теләген үтәргә әзер торган бик сөйкемле гыйфрит малае иде. Шуны уйлап, кыз бераз көлемсерәп тә куйды. Кызның йөзендәге елмаю чаткыларын күреп, исәр тагы да кыюланып:

– Зәйнәп, син башкалар белән китмә, – диде дә, әзрәк тынып торгач, хәзер инде кызның күзләренә карамый гына дәвам итеп: – Зәйнәп… мин бит сине… яратам. Юкка гына мине Исәр диеп теге оч малайлары ирештерә. Мин бит бу җаһилләрнең киләсен дә, барча халыкны алып китәсен дә алдан сизәм. Мин укый да, яза да беләм әле. Менә кара, – диде дә, иелеп, Зәйнәп алдындагы туфракка, «Зәйнәп, Сабит сине ярата!» дип язып та куйды.

Зәйнәп бөтенләй кызарып, чак ишетелер-ишетелмәс:

– Беләм, Сабит абый, беләм. Тик мин китим инде, анда энеләрем, картәниләр ачыктылар. Казанны алып барыйм, – диеп, җиздән коеп эшләнгән казанның колакчыгына тагылган чылбырыннан күтәреп, бәрәңге бакчаларына таба атлап китте. Исәр Зәйнәпкә карап һәм йөрәгеннән чыккан бик әрнүле тавыш белән:

– Зәйнәп! Китмә! Сиңа анда кыен булачак. Бик кыен булачак. Монда икәү яшәрбез. Син булсаң, картәни дә терелер, – дип, еламсырап дигәндәй Зәйнәпкә ялынып, артыннан карап калды. Тик кыз гына һаман алга атлавын белде. Арт капкага җиткәч, нәрсәдер уйлап туктады да, Исәргә карамый гына:

– Мин бит әле бәләкәй. Аннан әниләр дә мине югалтса еларлар, – дип куйды. Шуны гына көткән Исәр, кыз янына йөгереп килеп җитте дә:

– Беләм, Зәйнәп, беләм. Үсәрсең. Мин озак көтәргә дә риза. Тик монда гына кал, – дип, кыз кулындагы казанның икенче ягыннан килеп тотты. Зәйнәп казанны үзенә таба тартты, тик Исәр генә казанны ычкындырмый:

– Зәйнәп, Зәйнәп! Кал минем белән, бергә яшәрбез, – дип кабатлады.

Кыз инде үзенең тукталып калганына үкенә башлап һәм Сабит күршесе аны җибәрмәс диеп куркып:

– Сабит абый, җибәр инде. Мин әнидән сорап булса да килим, – диеп хәйләләргә үк тотынды. Исәр кинәт кенә казанны үзе күтәреп алды да кайда иелеп, кайда шуышып дигәндәй ихата-киртәләрне үтеп, азаккы читән артына чаклы кызчыкны озатып куйды.

– Зәйнәп, мин бит сине яратам, – дип пышылдады.

Кызый бая читән астыннан шуышып чыккан урыныннан казанны аяклары белән этәреп, теге якка шудырды. Үзе читән астыннан шуып чыга башлаганда өстенә кигән джемперы, читәнгә эләгеп, һич ычкынырга теләмәде. Моны күреп Исәр шуышып килде дә кызның киемен читән ботагыннан ычкындырырга чамалады. Шул чакны кыз үрелеп Исәрнең битеннән үбеп алды.

– Сабит абый, мин дә сине яратам, – диде дә ялт кына тишектән теге якка шуып чыкты. Һәм серле сүзләрен дәвам итеп: – Тәүге килгән чагыңнан ук яратам. Хуш, Сабит абый, хуш! – дип пышылдады.

Сабит ни эшләргә дә белми кызга берчә аптырап, берчә мәхәббәт тулы карашы белән аның күзләренә текәлде. Шунда кызның читән казыгына тотынып торган кулын шәйләп, аның бармакларына иренен терәде. Кызыкай кулын тартып алмады. Шуңа да Исәр, Зәйнәпнең бармакларын үзенең зур кулына йомшак кына алып, тагы пышылдарга тотынды:

– Зәйнәп, тукта, ашыкма. Мин сиңа менә нәрсә бирәм… Бу минем бүләгем. Сиңа дип сакладым. Беркемгә дә күрсәтмә! – диде дә, чалбарының кайсыдыр үзе генә белгән ямау астыннан баш бармак зурлык кына төенләнгән яшел тасма тартып чыгарды. Аннары кызның учына салып, үзенең кытыршы куллары белән аның учын йомшак кына кысты. Һәм тагы пышылдап:

– Син әниеңә әйт тә кире кил. Яме!

Кызый кулын Исәрнең учыннан җай гына тартып алып, читәннән читкә шуыша башлады. Бераздан егетнең еламсырап дәшкән пышылдавын ишетеп, артына борылып карады. Исәр:

– Зәйнәп, кил яме. Кире кил. Әгәр син килмәсәң, мине үтерәләр бит, – диеп читәннең теге ягында ике яңагын алмаш-тилмәш чәбәкли-чәбәкли еламсырап кабатларга тотынды. Егет чынлап та елый иде. Күз яшьләрен кызга күрсәтмәскә була, хәзер инде җиргә үк капланды. Исәрнең елаганын кызчык аның аркалары дерелдәп куюыннан аңлады. Үзенең дә күзеннән яшьләре атылып чыгып, ул, ирексездән, казан төбендәге корымга буялган куллары белән битенә тәгәрәп төшкән яшьләрен сөртте. Зәйнәп тә шушы минутта аңлап, күңеле белән сизенде, алар башкача күрешмәсләр инде.

– Хуш, минем Сабит абыем! Хуш, минем Исәрем, минем мәхәббәтем, – диеп кабатлый иде бу яшь кенә үсмер кызның иреннәре.

Шул сүзләрне эчтән кабатлый-кабатлый, кыз үзенең тәкъдиренә буйсынып, шуыша-шуыша, әрекмән, кычыткан үскән баягы чокыр кырына да килеп җитте. Әмма әниләре янына барырга җае гына туры килми торды. Менә җае да чыкты. Тау ягыннан, алар китәсе юлдан, ике җайдак күренде. Болар да баштанаяк коралланган хәрби кешеләр иде. Җайдакларны авыл халкын саклаучылар да күреп калды. Солдатлар җанланышып, шаулашып алдылар да утырган җирләреннән торып бастылар. Зур таш өстенә пулемётларын халыкка төзәп куйган сакчылар да, бар нәрсәләрен онытып, килгән атлыларны күзәтә башлады. Зәйнәп, нәкъ шул чакны җаен туры китереп, үзе кырыннан йөгерешеп үткән балалар төркеменә казанын күтәреп килеп кушыла алды. Балалар, пичтән чыккан пәри баласы кебек пычранган кызны күреп, тәүдә аптырашып тын калдылар, аннары Зәйнәпне танып, тагы чыркылдашып көлешергә тотындылар. Зәйнәп, берсенә дә игътибар итми, тиз үк әнисе кырына барып чүгәләде. Бая ук кызыннан күз яздырган ана, Зәйнәпне балалар арасында күрмичә коты очып, тавыш күтәрергә әзерләнеп беткән иде. Бөтенләй морҗа пумаласы кебек пычранган һәм итәге ертылган кызын күреп, әни кеше тәүдә Зәйнәпне әрләргә тотынды. Тик, ул өстерәгән бәләкәй җиз казанны шәйләп, кызын кочаклап, шатлыгыннан елап җибәрде. Чөнки белә иде, сакчылар Зәйнәпне күреп калсалар, ике дә уйлап тормый һәлак итүләре мөмкин иде бит.

Менә җайдаклар сакчылар кырына ук килеп, берсе майорга ниндидер пакет тапшырды да бүген машиналар булмасын әйтеп, җыелган халыкны тагы да ныграк сакларга кирәклеген искәртте. Тапшырылган пакетны иртәгә төгәл сәгать иртәнге сигездә генә ачарга кушты һәм бу җайдаклар тагы да алга таба үз эшләре белән китеп бардылар. Тегеләр хәтсез генә китеп, сүзләр ишетелмәячәгенә тәмам инанган майор аларны катлы-катлы сүгенеп озатып калды.

Кич җитте. Халык бик тә нык шаулаша башлап, ашарга әзерләргә һәм җылыныр өчен ут ягарга кирәклеген таләп итте. Сакчылар да үзара сөйләшеп киңәшләшкәч, рөхсәт бирделәр. Чөнки ут яктысында качарга җыенучыларны алдан ук күреп калырга мөмкинлек туачак. Кем белсен, караңгыда меңгә якын халык әллә нәрсәләр эшләп ташларга мөмкин. Ул инде мондагы халык карт-коры, хатын-кыз белән бала-чага гына булсалар да – барысы да сатлыкҗаннар. Хөкүмәт шулай диеп карар чыгаргач, бу дөрес инде. Якындагы бер абзарны сүтеп, куылучы халык утырган урынга көндез су ташыган ат белән утын китереп ташладылар. Абзар хуҗасы үзенең абзарын сүткәнгә тавыш күтәрергә чамалаган иде дә, авылдашлары: «Кире кайткан көе бөтен авыл белән таштан яңа абзар салып бирербез», – диеп бердәм вәгъдә иткәч, тынып калды. Һәркем үзенең туган авылына озакламый кире кайтырбыз әле дигән өметтә иде. Зәйнәп алып килгән казан белән, кулдан-кулга дигәндәй йөртеп, бала-чагага булган кадәр һәм булдыралган чаклы ризык пешереп ашаттылар. Тик, бүген көтүгә куылмаган сыер-кәҗәләр генә, хуҗаларын чакырып, абзарда акырыштылар. Аларның шулай кычкырышуы кичке буш авыл өстеннән үтеп, әллә кайларга чаклы яңгырап, тауларга таралды. Бу җан өшеткеч тавышлар авыл халкының йөрәгенә утлы ук булып кадалды. Һәм ниндидер шомлы искәртү кебек тоелды. Бүгеннән башлап халык ниндидер билгесез һәм коточкыч аянычлы яңа тормыш белән яши башлады.

Кемдә нәрсә бар, балаларны шуның белән төреп, йокларга салдылар. Халык төне буе керфек тә какмады. Аларның хәле йокларлык түгел иде. Таң атмастан бу якларда май айларында еш була торган куе күкшел томан төште. Бүген ул бигрәк тә куе, хәтта бит-күзләргә сылашып тора иде. Таң атып, яктыра башласа да, кул сузымы җирдән бернәрсә дә чамаларлык түгел. Менә томан таралырга итә башлады. Шул чакта авыл халкын таң калдырырлык бик тә гаҗәеп нәрсә булып алды: халык кырында өсләренә чүпрәк капланган өч чиләк яңа сауган сөт белән әпәй һәм яртышар итеп төрле-төрле ярмалар салынган ике капчык пәйда булган. Сакчылар ничаклы уяу сакласалар да, беркем дә сизмәгән. Барысы да аптырашта калды һәм нәрсә уйларга да, ни дип фаразларга да белмәделәр. Тик Зәйнәп кенә әнисенә:

– Исәр китергән, – диде.

Әнисенең: «Кайдан беләсең?» – диюенә:

– Беләм инде. Сабит картинәсен саклый. Кичә казанны ул актарып алып бирде. Минем көчем җитмәс иде. Ул безнең абзар башында качып ята, – дип пышылдады, бер дә әһәмият бирмәгән төсле. Тик битенә генә сизелер-сизелмәс кызыллык йөгерде.

Әнисе күрше йортта түшәктә яткан карчыкны уйлап, догалар укып, Аллаһтан бу әбине үзенең рәхмәтеннән ташламавын үтенде. Менә әкренләп томан тарала башлады. Катлы-катлы булып катланды һәм җай гына диңгез ягына шуышты. Шул чакны каршы як тауга авыл көтүенең әкрен генә менеп барганы да томан катламы аша күренеп-күренеп калды. Бик тә гаҗәеп күренеш иде. Әйтерсең лә көтү томан өстеннән, җай гына йөзеп, кайдадыр китеп бара. Мираж дисәң, мираж түгел, ниндидер бер бик сәер күренеш иде… Барча халык тәүдә бу ни гыйльлә, әллә томан катламы аша күзебезгә генә күренә инде диеп торганда, кайдадыр бик еракта, тын һаваны тибрәтеп, әкрен генә бик моңлы итеп курай тавышы ишетелде. Шунда гына халык айнып китеп:

– Исәр бу! Исәр авыл көтүен көтәргә алып чыккан. И бахыркаем, ул, күрәсең, качкан җиреннән авылга кайткан, – диешеп, үзара пышылдашты. Бик ерактан яңгыраган бу курай тавышын халыкны саклаган хәрбиләр дә ишетеп алдылар һәм, таулар арасындагы томан өстеннән йөзеп барган көтүне күреп, алар бөтенләй шөбһәләнеп күзәттеләр. Үзенең дулкынлануын баса алмыйча, майор, тау буенда йөзеп барган көтүгә карап, пулемёттан ут сиптерергә боерды. Курай тавышы берара тынып калды. Хәрби түзмичә, кичәге фельдъегерьләр калдырган пакетны вакытыннан алда ачты һәм, ямьсез сүгенеп, өстәге түрәләрне әрләде. Боерыкта машиналар юклыкка сылтап, куылучыларны җәяүләп моннан утыз чакрымнар чамасы ераклыкта үтә торган олы юлга алып чыгарга кушылган. Тагы да карышучыларны һәм фетнә таратучыларны кичектергесез, урында ук атарга боерылган иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: