ҖИҢҮ КӨНЕ (хикәя)
Клауслар бакчасында оештырылган бәйрәмдә миңа да катнашырга насыйп булды. Мин анда бердәнбер чит ил кешесе идем. Үзем сорап кермәдем, Клаус – минем күршем, безнең бакчалар бер-берсенә терәлеп тора. Күрешкәч, аралашабыз, күбрәк бакчачылык турында гәпләшергә яратабыз, эш турында бик сөйләшмибез.
1991 елның 9 мае.
Көнчыгыш Алмания. Саксония-Анһальт җирендә урнашкан
Стендаль шәһәрчеге. «Кояш нуры» дип аталган алман бакчачылык
ширкәте.
Клаус Бухмайстерның бакчасында бәйрәм рухы хөкем сөрә.
Өстәлдә эчемлекләрнең ниндие генә юк: ликёр, аракы, ак, кызыл
төстәге шәраблар дисеңме, кайсын телисең... Агач күләгәсенә төрле-
төрле сыра банкалары өелгән. Тирә-юньгә, авыз суларын китереп,
күмердә кыздырылган ит исе таралган. Кемдер мәзәк сөйли булса
кирәк, кычкырып көлгән тавышлар ишетелә.
Шулвакыт берәү карлыккан тавыш белән элек ГДРда тыелган җыр
куплетын сузып җибәрде:
«Халло, гутен морген, Дойчланд!*
Их вюнше дир айнен гутен таг!»
Бүген алманнар «Ирләр көне»н бәйрәм итә. Шунлыктан биредә
бары тик ир-атлар гына җыелган. Чынлыкта, ул – дини бәйрәм,
һәрвакыт Пасхадан соң кырык көн узгач билгеләп үтелә... Дөресрәге,
бу – Гайсәнең күккә ашкан көне.
Алманиянең рәсми календаренда «көчле затлар» үз сәламәтлеге
өчен законлы рәвештә сыра эчә алырлык бер генә дата да юк. Россиядә генә ул бик сирәк ай ир-атлар бәйрәм итәрлек сәбәпләрдән башка үтә:
Ватанны саклаучылар көне белән Җиңү бәйрәмен әйтеп тә торасы юк,
аннан кала һава десанты гаскәрләре, чик сакчылары, шахтёрлар, һич
югы төзүчеләр көне бар. Теләсәң, тагын әллә нинди сәбәпләр табарга
була. «Кемгәдер барысы да, ә кемгәдер берни дә юк», дигәндәй, дөнья
шулай корылган. Мондый гаделсезлек белән килешергә теләмичә,
алман ирләре дини бәйрәмне «хосусыйлаштырган». Җәмгыять тә
моның белән килешкән, ягъни хатын-кызлар каршы килмәгән. Тик
«бәйрәмне нинди колач белән билгеләп үтәргә» дигән мәсьәлә килеп
туган. Ә монда инде, кем әйтмешли, һәркем үз зәвыгы һәм гадәте
буенча эш итә.
Шунысын әйтергә кирәк: Берләшкән Алманиянең башка
җирләрендәге кебек үк, бу көнне биредә бик зурлап билгеләп үтәләр.
Ә быелгы бәйрәм нәкъ 9 майга туры килде.
Клауслар бакчасында оештырылган бәйрәмдә миңа да катнашырга
насыйп булды. Мин анда бердәнбер чит ил кешесе идем. Үзем сорап
кермәдем, Клаус – минем күршем, безнең бакчалар бер-берсенә
терәлеп тора. Күрешкәч, аралашабыз, күбрәк бакчачылык турында
гәпләшергә яратабыз, эш турында бик сөйләшмибез. Клаус хатын-
кызлар поликлиникасында гинеколог булып эшләгәнлектән, бу гаҗәп
тә түгел. Әгәр күршем мине чакырмаса, бик сәер булыр иде, ә инде
чакырып та, баш тартсам, мине бөтенләй аңламаслар иде.
Безнең бакчаларны такта койма гына аерып тора. Ә күршемнең
бакчасының икенче ягыннан егерме метрлап читтәрәк биек соры
дивар корылган. Аның артында СССРның танк дивизиясе урнашкан.
Кызыл йолдызлы биек су башнясы аяз көнне утыз чакрымнан ук
күренеп тора. Дөрес, хәзер шәхси составның төп өлеше бөтен
техникалары белән бергә Советлар Союзына кайтып киткән,
монда бары ун казакъ солдатын гына калдырганнар. Базаны Алман
хөкүмәтенә тапшырганчыга кадәр, аларга территорияне каравыллап,
тәртип саклап торырга кушылган. Инде бишенче ай шунда яталар.
Казакъларның командиры – танк гаскәрләренең гвардия сержанты
кыска буйлы, юан гәүдәле, кәкре аяклы Талай-Бәк Бәхтияров бүген
иртә таңнан үзенең аз санлы отрядын сафка тезде. Плацта тузган,
ләкин чиста гимнастёрка, тапталып беткән, әмма ялтыратылган
кирза итекләр кигән, чип-чиста итеп кырынган, түгәрәк йөзле, кара
тутлы солдатлар селкенмичә басып тора. Алар көр тавыш белән бөтен
мәйданны яңгыратучы командирларын тыңларга җыелганнар.
– Иптәш солдатлар! СССР Кораллы Көчләре җитәкчелеге һәм
шәхсән үз исемемнән гвардия танк дивизиясе составын Җиңү бәйрәме
белән тәбрик итәм! Барыгызга да, газиз якташларым, сәламәтлек,
уңышлар һәм тиз арада туган якларга әйләнеп кайтуны телим!
Тигезлек – байракка! Байракны дивизиядәге иң югары ноктага –су башнясы түбәсенә менгезеп куярга! Яшәсен җиңелмәс куәтле
армиябез, яшәсен Советлар Союзы! Ура!
Ун совет солдатының бердәм һәм озак итеп кычкырган «ура»
тавышы, буш казармалар арасында кайтаваз булып яңгырады,
түбәләрдәге күгәрченнәрне куркытты һәм Клаус Бухмайстер
бакчасындагы өстәлләр артында утыручыларның сыра бокалларын
чәкешергә мәҗбүр итте.
Бирегә җыелган ирләр арасында иң зур, юан гәүдәле Дирк кинәт
урыныннан сикереп торды. Калганнар, сыра эчүдән туктап, бер-
берләренә караштылар. Ябык Томас куркып кына:
– Тагын руслар киләме? – дип пышылдады.
Бары тик мин генә дивар артындагы хәлләрне яхшы аңладым,
чөнки часть территориясендә казакъ солдатлары барлыгын белә
идем. Шуңа күрә, булдыра алганча, искитәрлек берни дә булмавын,
бары совет солдатларының Җиңү бәйрәмен шулай билгеләп үтүләрен
немецларга аңлатырга тырыштым.
Ирләр, тынычланып, яңадан сырага ябышты. Әмма миндә күңел
ачу теләге калмады. Бу икеләтә бәйрәмнең болай тыныч кына
бетмәячәге турындагы уйлар эчемне пошыра башлады. Дөрестән дә,
вакыйгалар озак көттермәде.
Шунда мин бер солдатның баскыч буйлап су башнясына менеп
баруын шәйләп алдым. Өскә менүченең нияте көн кебек ачык
– куеныннан калын кызыл тукыма күренеп тора. Немецлар да,
кашларын җыерып, өскә үрмәләгән фигура артыннан күзәттеләр.
Менә солдат иң югарыга күтәрелде дә, коточкыч биеклектән тирә-якка
горур караш ташлап, тиз генә байракны яшен кайтаргычка беркетеп
куйды. Астан иптәшләренең кабат өч тапкыр «ура» кычкырганнары
яңгырады. Дирк, үзенең канәгатьсезлеген белдереп, ярсулы тавыш
белән:
– Карале, нәрсә кыланалар! Күрегез әле боларны, нәрсә кыланалар
бит, ә! – дип куйды.
– Бу – Алмания икәнен аңламыйлар, ахрысы, болар! Монда башка
руслар юк бит! – дип, сүзгә кушылды Томас.
Калганнар да шул ук рухта үз фикерләрен әйткән булдылар.
Берсеннән-берсе куркынычрак хәлләр күз алдыма килде.
Башланырга торган ызгышны ничек булдырмый калырга икәнен
мин һич кенә дә белмәдем. Ул арада Дирк үзенең «Егермайстер»
ликёрын берьюлы эчеп куйды да буш стаканы белән бөтен көченә
өстәлгә шакылдатып:
– Бу хәл булмас! – диде.
Башкалар да, аңа кушылып, сыра бокаллары белән бер тактка
өстәлгә суга-суга:
– Булмас! Булмас! Булмас! – дияргә тотындылар.
Дирк, иптәшләренең үзен хуплауларын күреп, тагын да
дәртләнебрәк китте. Ул, йөгереп кенә, Клаусның бакчадагы йортына
кереп, аннан Германиянең зур флагын күтәреп чыкты.
– Бу – безнең җир, аны яңадан русларга бирмибез! – дип кычкырды
ул, баш күтәргән гладиатор сыман. Аның хәрби частьны штурмлауга
башкаларны да алып барырга әзер икәнлеге күренеп тора, һәм,
ниһаять, мин арага керергә батырчылык иттем.
– Тынычлан инде, Дирк! Аңла, бу бит совет гаскәре территориясе.
Алар киттеләр, тик әле барысы да түгел. Сәясәт бу, аңа кагылмавыбыз
хәерлерәк... – дидем мин аңа һәм, аек фикерле кешеләрнең хуплавына
өметләнеп, акыллы Клаус белән башкалар ягына таба борылдым.
Ләкин минем яклылар бик аз булып чыкты. Тора-бара сүз Берләшкән
ике Алманиянең үзара хезмәттәшлегенә, русларга, 1945 тәге җиңелүгә
һәм миңа, «рус нимесенә», күчте.
Дирк, минем каршыга утырып, стаканнарга аракы салды да:
– Йә, бәйрәм белән! Тот әйдә! – диде, туп-туры күземә карап.
Мин дә, аңа җавап итеп:
– Бәйрәм белән! – дидем һәм эчеп тә җибәрдем.
Шулвакыт Дирк торды һәм, минем иңемнән кагып:
– Аңлыйм мин сине, картлач... Аңлыйм. Ахмак түгел бит мин! Тик
ни өчен нәкъ менә бүген?! Шундый көнне борын төбендә үк. Алар
нәрсә, юри кыланалармы?
– Алар әлегә үз территорияләрендә. СССР халкы өчен зур бәйрәм
көне бүген, син моны бик яхшы беләсең. Флаг эленеп торсын, карама
ул якка...
– Булмый! Карамый булдыра алмыйм! Хәзер барам да шул
кызыл чүпрәкне тартып төшерәм. Берәү дә миңа комачаулый алмас.
Теләсәләр, атсыннар. Бу – минем җир!
Кинәт барысы да берьюлы кабалана башлады, бакча тузган
умарта корты оясын хәтерләтте. Бу немецларны ничек тә булса
тынычландырырга кирәк иде. Ләкин мин уйлап бетергәнче, Дирк
белән тагын берничә кеше Алмания флагын эләктерделәр дә Совет
армиясе часте торган якка йөгерделәр. Клаус белән мин аларны
туктатырга тырышып карасак та, файдасы булмады. Зур гәүдәсенә
карамастан, Дирк җиңел генә дивар аркылы сикереп чыкты һәм,
якын-тирәдә кеше юклыгына инангач, су башнясына таба ыргылды.
Мин аны куып тотмакчы булдым, ләкин мине дивардан өстерәп
төшерделәр. Бу минутларда йөрәгем менә-менә күкрәгемнән сикереп
чыгар да миннән качар кебек тоела башлады. Шул арада Дирк,
башня түбәсенә менеп, СССР флагын аска ыргытты, аның урынына
Алманиянекен элеп куйды. Төшкәч, бик канәгать кыяфәт белән өстәл
артында яңадан сыра чөмерүен дәвам итте.
Ләкин бу тынлык озакка бармады: кулларына кызыл флаг тоткан ике солдат кырмыскалар шикелле җитез генә баскыч буйлап өскә
үрмәли башладылар.
Мин тыелып кала алмадым, русчалатып:
– Молодцы, мужики! – дип кычкырдым.
Немецлар, нәфрәтләнеп, минем шатлыктан балкыган йөземә
төбәлделәр, ләкин бер сүз дә әйтмәделәр. Алар үзләренчә мине дә
аңлыйлар иде кебек.
Алмания флагы һавада бөтерелә-бөтерелә, акрын гына җиргә
төште. Шулвакыт казакъ егетләренең берсе, безнең якка карап,
йодрык янады. Немецлар, инде тәмам ярсып, яңадан башняга таба
йөгерделәр. Алманиянең бер почмагында «Сталинград бәрелеше»
әзерләнә башлады.
Уйлап торырга вакыт калмады. Мин җитез генә өстәлдәге санап
бетергесез шешәләр, кружкалар астыннан ак ашъяулыкны өстерәп
алдым. Йөгергән уңайга аны помидор түтәленнән эләктергән тырма
сабына урадым да, бәлки, аңларлар дип, татарча кычкырырга булдым:
– Казакъ егетләре, атмагыз! Ярамый! Казакъ егетләре! Атмагыз!
Диварга ничек менеп, ничек сикереп төшкәнемне үзем дә аңламый
калдым... Дивар артында кулларына таяклар, ломнар һәм көрәкләр
күтәргән совет солдатлары көрәшкә әзерләнеп басканнар иде. «Аллага
шөкер, автоматлары юк», – дип уйладым мин һәм:
– Казакъ егетләре! Солдатлар! Хәзер, хәзер разберёмся! Аларда
да бәйрәм бит бүген! Әйдәгез, сөйләшик! – дип, хәлне аңлатырга
тырыштым. Әмма аңлашып торырга һич вакыт калмаган иде, минем
арттан тагын бишәү сикерешеп төште. Мин, кем ягыннан сөйләшергә
килгән кеше булуымны үзем дә аңламыйча, казакълар белән немецлар
арасында ак әләм күтәреп басып калдым. Нәкъ минем каршыма Талай
бәк килеп чыкты. Аның күз карашы бер дә өметле түгел иде.
– Егетләр, мин – совет кешесе... – дидем мин, көчкә сулыш алып. –
Монда аңлашылмаучанлык килеп чыкты... Әйдәгез, сөйләшик. Алар
ачудан түгел, бары аларда да бүген бәйрәм... Тик башка бәйрәм.
Шулчак башыма бик шәп идея килде.
– Егетләр, әйдәгез, безнең илләр арасындагы дуслык хөрмәтенә ике
флагны да элеп куябыз! Бабайларыбызның сугышканы да җиткән...
– дидем.
Сержант үз солдатларына карап алды. Алар дәшмәде.
Мин, немецларга борылып, бер-ике сүз белән тәкъдимемне
аңлатып бирдем. Йа Раббым!.. Дирк риза булды! Калганнар да каршы
килмәде.
Инде солдатлардан гына җавап аласы калды.
– Тегеләр нәрсә диләр? – диде сержант.
– Алар риза... Миңа калса, бу начар карар түгел бит, ә?
Солдатларның тыныч кына басып торуларын ризалык билгесенә санап, сержант җирдән Алмания флагын алды да Диркка сузды.
Дулкынланудан тегенең маңгаена хәтта тир бәреп чыккан иде.
Сержантның кулыннан флагны алгач, Дирк башы белән су башнясына
ымлады.
Баскычтан, инде менә бүген генә дүртенче тапкыр, байрак күтәреп
менеп киттеләр: алдан сержант, аның артыннан алман флагы тоткан
Дирк, иң арттан – мин. Менеп җиткәч, Дирк үзенең каешы белән
СССР флагы янына Алмания флагын беркетеп куйды.
Бакчалар ягыннан немецларның шатлыклы тавышлары ишетелде.
– Хо! Хо! Классе! Фройндшафт! Фройндшафт! Фройндшафт! –
диеште алар.
Казакълар тыныч кына немецларга карап торды. Мин, күз
яшьләремне көчкә тыеп, башнядан җирне күзәттем.
Сержант миңа карады да:
– Зирәк татар икәнсең. Өченче бөтендөнья сугышын булдырмый
калдың бугай. Рәхмәт! – диде. Һәм, ап-ак тешләрен ялтыратып,
дусларча елмайды. Мин дә аннан:
– Сиңа сүз булмасмы соң моның өчен? – дип кызыксындым.
– Булмас. Без аны уйладык. Дөресен генә әйткәндә, бу территория
инде рәсми рәвештә немецларга тапшырылган. Без монда читләр
кереп йөрмәсен дип кенә саклап торабыз. Тиздән без дә өйгә
кайтачакбыз. Шуңа күрә барысы да тәртиптә.
Бер-бер артлы барыбыз да җиргә төштек. Аста иң беренче күзгә
ташланган нәрсә – ул немецларның дивар өстеннән тырпаеп торган
башлары иде.
Дирк, казакълар янына килеп, барысына да аңлаешлы ымнар
белән аларны табынга чакырды. Сержант сораулы күзләре белән
иптәшләренә карап алды, чакыруны кабул итү теләге аларның йөзенә
чыккан иде. Көлешеп торган солдатлар өчен бер тәбәнәк буйлы казакъ
җавап бирде:
– Иптәш сержант! Монда ничек бит... Сугыш сугыш белән, ә
әбәтнең үз вакыты бар!
Аңлаган сыман, солдатларга кушылып, немецлар да көлештеләр.
Бәйрәм дәвам итте. Без – казакълар, немецлар һәм бер татар – өстәл
артына утырып, сүзләрен бутый-бутый булса да, һәркем үз акценты
белән, «Катюша»ны җырладык...
Җырлап бетергәч, мин кабат су башнясына күз салдым. Аның
түбәсендә хәзер инде дус ике илнең флаглары җилферди иде.
* Хәерле иртә, Германия!
Мин сиңа хәерле көн телим.
Нәсүр ЙӨРЕШБАЕВ (1961) – язучы, журналист, режиссёр, сценарист; 24 документаль,
4 нәфис фильм, 5 китап авторы. Казанда яши.
Н Ә С Ү Р
Й Ө Р Е Ш Б А Е В
«КУ» 10, 2026
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев