Генерал (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

2

Бу бригадага командир итеп ул полковник дәрәҗәсендә билгеләнде. Аның кандидатурасын караган комиссиядә утырган генерал-полковник уңга борылды:

– Татардан башка кеше юкмыни?

– Юк шул! – Ярдәмче катгый иде. – Куеп карадык, тыныч, тынчу җир, барысы да запойга китә. Именно татар кирәк.

Кушияк уңга борылды:

– Протоколга кертегез, Абдуллинны часть командиры итеп, – бераз паузадан соң өстәде, – генерал дәрәҗәсе бирмичә генә билгеләргә.

– Генералсыз булмый. – Ярдәмче сүзгә кушылмакчы иде...

– Була! – Генерал-полковник авыр сулап урыныннан кузгалды. – Татар бит ул, алар генералсыз да үзләренекен эшлиләр...

Килеп төшкәч тә хәлләрнең начар гына түгел, коточкыч икәнен аңлады. Мондый шартларда гаиләңне үзең белән йөртү күз алдына китергесез нужа булыр иде. Бәләкәй уллары Әмир һәм Камилне җитәкләп авыл капкасында басып калган хәләлкәе Халисә белән аралары көннән-көн, елдан-ел ерагая барды.

Илнең нәкъ үзәгендә булганлыктан, бригада чит илләргә әледән-әле мускуллар күрсәтеп алу максатыннан үткәрелгән өйрәнүләрдә катнашмый, конкрет максат һәм бурычлар өчен түгел, гомум гаскәр саны өчен генә тотыла, шуңа күрә аңа башкала игътибар итми. Бармы – бар! Кирәге чыкса, эндәшербез. Шуңа күрә офицерлар эчә, солдат үз ирегенә куелган, аның бар максаты бүген нидер урлап сатып, тамак туйдыру. «Дедовщина» чәчәк ата. Әмма гаҗәп, барлы-юклы тәртип, көндәлек тормышның агымы әнә шул дедовщина аркасында. Чөнки офицер килеп күрсәтмә бирә дә югала, үтәлешен яшьләрне мәҗбүр итеп һәм эшләтеп, өлкән чакырылыштагы солдатлар тәэмин итә.

Урнашып алуга, Гамир өлкән офицерлар белән бер атна эчте. Моны махсус эшләде, шул вакыт эчендә кемнең кем булуын, нәрсәгә сәләтле икәнлеген ачыклады. Нәкъ бер атнадан, иртәнге киңәшмәдә, штаб начальнигын, тыл һәм строевой хезмәт, автомобиль хезмәте командирларын аек, астан сөзеп караучы, һәр каршылыкны кичекмәстән сындырырга әзер Гамир каршылады. Шешенгән, авызларыннан үлгән мәче исләре килеп торган хәрбиләр, башларын да күтәрергә иренеп, кирәк булганга һәм нидер хәл итәргә түгел, ә болай, гадәт буенча гына, түгәрәк өстәл артына кереп урнашуга, Гамир кискен торып басты:

– Офицер иптәшләр! – Тавышы бугаздан, кыргый дуамаллык белән яңгырады, гаскәриләр кинәт айнып, үзләре дә сизмичә, торып бастылар, – Офицер иптәшләр, бүгеннән эшли башлыйбыз һәм Ватанга хезмәт итәбез!!!

Бригада берьюлы тузгытылган умарта күченә дә, таяк тыгып болгаткан кырмыска оясына да охшаган иде. Иң кирәкле документларын таба алмаган штаб начальнигына төбәлгән пистолетлы кулын вакытында тотып калдылар. Автоколонна начальнигы, төн йокысын онытып, машиналар янында кунды. Батальон һәм рота командирлары казармада яши башлады. Солдатларны хәрби осталыкка өйрәтү программасының үтәлеше Гамирның шәхси контроле астында башкарылды.

Шома гына бармады. Гамир өстеннән башкалага жалобалар китте, прокуратура килде, янаулар да күренгәләде. Гамир кара көйде, ябыкты, ләкин күзләрендәге үҗәтлек, тавышындагы тимер чыңы артканнан-артты. Аны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында автопаркта, ашханәдә, казармада күрергә мөмкин иде. Частьта дисциплина, тәртип урнашты, күрсәткечләр яхшырды. Ләкин иң яхшы күрсәткеч дигәндә: командирның хезмәтен танып – дембельләрнең аның белән саубуллашып китә башлавы һәм Гамирга генерал дәрәҗәсе бирелү булды.

Солдатлар аны үз итеп «батя» яки «Бату хан» дип йөрттеләр. Гамир очраклы рәвештә «батя» сүзенең Бату исеменнән яралган икәнен укып белгәч, бик гаҗәпләнгән иде. Димәк, тарих дәресләрендә язылганча, бернинди татар изүе булмаган, чөнки иң якын кешегә иң баш колонизатор исеме белән эндәшмәсләр иде. Димәк, Бату хан зур һәм дус гаиләнең хуҗасы – хөрмәт ителгән хуҗасы булган.

 «Берәү үлми – берәү көн күрми», дигән кебек, берәүләр хезмәтне тәмамлый, икенчеләре башлый. Бүген яшь солдатларның ант итү тантанасы. Генерал, сәгатенә күз ташлады да, ярдәмчеләрен ияртеп, часть ишегалдындагы трибунага таба кузгалды. Солдатлар рота-рота булып тезелгән. Әлегә ирекле торалар, офицерлар тыз-быз чабыша. Кинәт шул тирәдә чуалган берничә хатын һәм ир-ат, яшүсмерләр күзенә чалынды. Аңлашыла, әти-әниләр, туган-тумача җыелган, ләкин иртәрәк бит әле, алар территориягә ант башланыр алдыннан гына кертелергә тиеш.

– Иптәш полковник, – дип, урынбасарына җикеренде Гамир, – нишләп ишегалдында чит кешеләр йөри? Ханым, – дип мөрәҗәгать итте ул плацка ашыгучы хатынга, – сез кая барасыз?

Хатын борылды, генералның кырыс тавышына исе китмичә, мөлаем елмайды.

– Халисә! – Генерал әүвәл югалып калудан, фуражкасын салды, аннан яңадан киде. – Син! Син ничек монда? Хатын янә елмайды. – Исәнме, Гамир. Улыбыз монда хезмәт итә, бүген присяга бирә.

– Кем? Әмирме? Ул монда! – Генерал хисләрендә буталды, ыкы-мыкы килде, нәрсә генә әйтсә дә, җавап гайре табигый булачак иде.

...Алар аерылышканда, Гамир олы улына өч тәгәрмәчле велосипед бүләк итеп калдырган иде. Шул малай хәзер солдатмы? Велосипеды кайда?.. Ә Халисә һаман елмайды:

– Әйе, монда. Әнә, кече улың, Камил белән килдек, Казаннан өч егет бу частьта...

Гамир хатыны күрсәткән тарафка борылды да имәнеп китте, анда аңа училищега кадәр булган яшьлеге карап тора иде.

– Исәнмесез?! – Камил генералга үзе кулын сузды. Шул ук бәяләүчән караш, шул ук физик ныклык, буйга гына калкурак. Гамир алгарак чыгып торган җилкәләргә, колак яфракларының имгәнгәнлегенә игътибар итте. Димәк, йә ирекле, йә классик көрәш белән шөгыльләнә. Исәнләшкәндә уң кулына, бармак төпләрендәге төзәлеп килүче характерлы яраларга күз төшереп өлгерде. Мондый эзләр сугышкан чакта көндәшенең тешенә бәрелүдән кала.

Кич белән ашханәнең «вип» залында дүртәү бик озак утырдылар. Хатыны белән улларын кунакханәгә урнаштырганнан соң, баскыч төбендәге эскәмиягә чыгып утырды.

3

Әфганда иде ул вакытта Гамир, разведка ротасының командиры. Аңа гаскәр һәм зур күләмле хәрби йөк үтәчәк юлның куркынычсызлыгын тикшерергә дигән бурыч куйдылар. Уттай яндырган кояш астында унбиш чакрымлап җир баргач, Гамирны кинәт нидер борчый башлады. Колакны ярырлык сәер тынлык иде моның сәбәбе. Ротаны туктатып, солдатлары бераз тын алгач, кирегә борылырга мәҗбүр булды һәм йөрәкне сирәк, әмма тирән итеп тибәргә мәҗбүр иткән беренче ату тавышы яңгырады. Нәкъ вакытында, алдагы калкулыкка барып җитмичә туктаткан булып чыкты ротасын. Анда күпсанлы әфганлылар уңайлы позициядә көткән булган аларны.

Вакытында туктаган булсалар да, үзебезнең төп көчләргә ара ерак. Болай да шактый йөгергән егетләр йончыдылар, мышнап төштеләр. Тар уйсулык буйлап йөгергәндә, Гамир команда бирде: – Беренче һәм икенче отделениеләрнең пулемётчылары, минем янга! Кулы белән зур валуннарга таба күрсәтте: – Менә сезнең позиция! Дошманны шушында тоткарлыйсыз! Сез бер сәгать торырга тиеш, аннан чигенәсез...

Лимонка, гранаталарын, пистолетын отделение командирына бирде дә, сержантның күзләренә карамаска тырышып, рота артыннан йөгерде. Белә иде, унике кеше бер сәгать буе каплап тора алмаячак, аларны ярты сәгатьтән, күп дигәндә, кырык минуттан юк итәчәкләр, ләкин төп көчләр — туксан кеше, исән калачак.

Минималь югалтулар белән бурычны үтәгән өчен Гамирны бүләкләделәр һәм вакытыннан алда майор дәрәҗәсе бирделәр. Әйе, сугыш кагыйдәләре буенча ул дөрес эшләде: ун солдатны корбан итеп, туксанын саклап калды. Ләкин генерал бүген уйда: ә бит ун солдат, ул ун кеше – кемнәрнеңдер балаа-сы!

Менә, Әмир, аның улы, бүген илгә хезмәт итәргә ант бирде, кем ул хәзер: баламы, солдатмы? Гамир өчен ул бала, ә командиры буларак, солдатмы? Ул аны да беренче отделение белән башкаларның чигенүен сакларга калдырырга тиешме? Булдыра аламы?

Сигаретын үкчә белән басып сүндерде дә урыныннан торды. Авыр торды, авыр атлап машинасына таба кузгалды, нәрсәдер ияргән кебек. Артына борылды – берни дә юк. Кузгалды, юк, нәрсәдер, ниндидер йөк иярә. Акыллы кеше буларак аңлады, буй җиткән уллары белән очрашкач, бер хакыйкатькә төшенгән икән: аңа – солдат, кемгәдер – бала. Ә арттан ияргән йөк һәр сугышчан хәрбинең соңарып булса да килә торган мәңгелек соравы – хаклы идеме ул теге чакта?

***

Кунакханә каршындагы эскәмиядә бөтен язмышын күз алдыннан кичергәнче утырырга риза иде Гамир. Ләкин көтелмәгән, дөресрәге, генералның үсеш юлында тавышсыз-тынсыз югалып калган яшьлек мәхәббәте Халисәне, газиз уллары Әмир белән Камилне иртәгә ул тагын югалтырга мөмкин.

Генерал бу төнне кунакханәдә кунып калды.

 

"КУ" 05, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: