Генерал

1

Аның генерал дәрәҗәсенә ирешү юлы озак булды. Бу юл исә биш яшь чагында ике үпкәсенә дә салкын тиюдән башланды. Фашизмны җиңеп, галәмгә кеше очырып, дөньядагы иң зур армия тотарга куәте җиткән СССР империясенең үз эчендәге иксез-чиксез киңлекләрне яуларга, юллар салып, газ кертеп, халкының тормышын җиңеләйтергә әллә көче җитмәде, әллә теләге булмады. Шунлыктан, биш яшьлек Гамир авыл советы өстәлендә үлем белән көрәшеп ятты. Ашыгыч ярдәм машинасы язгы көпшәк карны һәм җебегән җирне үтә алмыйча туктап калды. Аңа каршы малайны кочаклаган әнисен утыртып, бозлы су тулган чокыр-чакырдан сикергәләп, җиргә тиярдәй булып агылган кургаш болытларга кара төтен ата-ата, «Беларусь» тракторы кузгалды.

Стена акшарлары кубып төшкән, тәрәзә ярыкларыннан җил өргән район больницасында алар айдан артык яттылар. Өйгә озатканда, врач ханым сакланырга, җылы киенергә, вакытында килеп тикшеренеп торырга дигән таләпләрнең бик озын исемлеген бирде. Алар гаять төгәл үтәлделәр: өч кат ыштан гадәти күренешкә әйләнде, эчкән дару һәм алган уколларның исәбе-хисабы юк иде. Малай физкультурага йөрмәде, чак кына төчкерсә дә, укырга җибәрмәделәр, урамга чыкмады. Китаплар – авыл китапханәсе мөмкинлек бирә алган кадәр китаплар – аның төп юанычына әйләнде. Менә шул китаплар һәм күпне күргән, тәрбияле һәм авыл фельдшеры булган акыллы хатынның әтисенә биргән киңәшләре олы юлның башлангычы булды бугай. «Яңа сауган сөткә бал болгатып эчегез көн саен, – диде фельдшер, – һәм спорт белән шөгыльләнсен».

Гамир үсештә иптәшләреннән бик калыша иде. Мәктәптә һәм сирәк-мирәк урамда уйнау бәхете тәтегәндә дә, ул иптәшләренең кыерсыту объектына әверелде. Елап кайткач, абыйлы малайларга кызыга, нишләргә, болардан ничек үч алырга дип озак уйлана, хыялында үзен көчле, берсеннән дә курыкмаучы итеп күрә иде.

Рус мәкале ничек ди: «Сәламәт тәндә, сәламәт рух» диме? Ә менә кытайлар: «Сәламәт рух сәламәт тән тудыра», – диләр. Гамир кытайларның бу сүзен белми иде әле, әмма фельдшерның «спорт» дигән сүзенә теше-тырнагы белән ябышты. Әйе, менә ул юл – шөгыльләнергә һәм көчле булырга. Ләкин нидән башларга! Бу мәсьәләдә авылда мәгълүмати ачлык. Спортзал юк, спорт түгәрәкләре турында сүз дә юк, әмма бөтен малайларның кумиры булган, озын буйлы, киң җилкәле, педучилище тәмамлап кайтып физкультура укытучы абыйлары бар. Ул көн саен чаңгыда йөри. Димәк, чаңгыдан башларга.

Ничек итсә итте, ләкин ботинкалы чаңгы алдырды. Көн саен шуды. Башта авыл тирәсендә, аннары кырларга чыкты, биш чакрым ераклыктагы урманга ук тәвәккәлләде. Кара тиргә батып, тыны кысылудан күз аллары караңгыланганчы, алдында торган көчле кеше образын куып җитәм дип чапты.

Җәй көне турник ясады, тимер-томырлар җыеп, күтәрә торган штанга оештырды, киндер капчыкка тыгызлап салам тутырды да боксёр грушасы элеп куйды. Спорт белән шөгыльләнүендә эзлеклелек тә, методика да, система да юк иде – ул бары чапты, күтәрелде, салам тутырган капчыкны төйде. Ләкин хәрәкәт һәм, мөгаен, әтисе тарафыннан кырыс контрольгә алынган, көн саен яңа сауган сөткә бер кашык бал болгатып эчү үзенекен итте: сигезенчедә укыганда, ул бөтен сыйныфташ малайларын да бәргәләп чыкты. Шул вакыттан катгый бер фикерне үзләштерде: нәрсәгә дә булса ирешәсең килә икән, эшләргә, үзең тырышырга, хәрәкәт итәргә кирәк.

Физик үсеш белән янәшә рухы да чарланды, ул максатчан, үзенә дә, тирә-юньдәгеләргә дә кырыс һәм таләпчән булып формалашты. Иптәшләрен куып җитү түгел, инде узып китсә дә, үзен камилләштерүдә, торган саен яңа биеклекләргә омтылуда ул туктый алмады, камилләшүнең яңадан-яңа юлларын эзләде. «Физкультура и Спорт», «Спортивная жизнь России» кебек журналлар яздырып ала башлады. Күнекмәләр даими һәм юнәлешле төс алды, ул хәзер бокс һәм самбо, дзюдо кебек көрәш төрләренең техникасын, аларны дөрес куллана белүгә басым ясады. Элеккеге елак һәм һәркемгә куркып карый торган ямьсез үрдәк бәбкәсе урынына, гәүдәгә зур булмаса да, нык бәдәнле, какча, әмма тире астында тимердәй мускуллар тырпылдап торган егет үсеп чыкты. Күз карашы бәяләүчән, төбәп, сөзеп карый, кичке якларда әтәчләнә башлаган егетләр, каршыларына Гамир килеп басуга, һәр мизгелдә каршылык күрсәтергә, йодрыкларын эшкә җигәргә әзер торган сугышчы күреп, шунда ук тынычланалар иде.

Армияне көтеп алды. Повестка килгәндә, яңа гына төзелгән авыл мәктәбенең спортзалында яшьләрне волейболга өйрәтә иде.

Гаҗәп, армиянең мәгънәсез, әмма тәртипле тормышы аңа ошады. Ул бер әйберне ныгытып аңлады: монда буйсынырга һәм буйсындырырга кирәк икән.

Төрле милләт вәкилләре очрады. Чечен һәм ингушлар белән, яшәр өчен дус булсаң да, аларның кызып китүчән-импульсив холыклары сагайтты. Белорусларның үз йөзләрен саклап калыр өчен күп кенә чигенешләргә баруы, украиннарның сержант лычкосын алыр өчен дә җан бирергә әзер торулары ят иде аңа. Гамир үзенекен бирмәде, кешенекенә кызыкмады, шуңа күрә замполит аны үз итте, чеченнар «Гамирҗан» дип йөрттеләр.

Монда бер кагыйдә катгый – армиядә гражданкадагы кебек ошый-ошамый дип тормыйлар, кирәк – кирәк түгелдән чыгалар. Ул офицер булырга карар кылды. Әтисенең куркытуларына, әнисенең күз яшьләренә бирешмичә, хәрби училищега гариза язды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: