Логотип Казан Утлары
Хикәя

Чыршы бәйрәмендә (дәвамы)

Монда минем күңел ташуларым ташкан, саташуларым башымнан ашкан, кайнар яшьләрем тамган иде!

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

2

Төне буе йоклый алмадым. Искергән чабаталарымны яңага алыштырыр алдыннан кабатлана иде бу хәл минем белән. Мин яңа чабаталарымны бер киеп, бер салып саташу, таушалып-тузып, мунчалага әйләнгән чыпталарны яңарту минем өчен бәйрәм дә, газап та иде. Бу юлы инде бу гамәл бөтенләй дә мәхшәргә әйләнде. Җитмәсә, боларга тагын бабайның чыршы ылысы дигән борчу өстәлде. Нәрсә була ул ылыс? Мин аны таба алырмын микән? Ылыста нинди сер бар икән?

Шунысын беләм: чыршы бәйрәмендә мин аеруча ыспай күренергә тиешмен. Минем өчен җир йөзендә чабатадан да матуррак аяк киеме юк иде. Гүя ул авылым урманнарындагы юкәләрдән суерылган гади курыс тезмәсе түгел, ә бәлки чәчкәле сурәтләр белән чигелгән хан читекләре иде! Тагын да ныграк кипсен, коргаксысын, күн итек кебек, тагын да кәттәрәк шыгырдасын өчен спут башына куйган чабаталарны мин бая телгә алган төшләремдә кидем дә салдым, кидем дә салдым. Алар миңа энҗеләре чәчелеп торган сафьян каталар булып күз алдымда уйнаклыйлар иде. Тез очларыма җиткән ап-ак тулаекларым өстеннән мин аларны ничек кенә кыландырып кими идем! Тора-бара, уянып, бу таң кайчан атар, чабаталарны кияр мизгел кайчан килер икән дип йөзгә кадәр саныйм да, йокыга китмәдем микән дип күземне ачам, саныйм да күземне ачам. Без, абзам, инәй һәм мин бер уртак чүпрәк палас астында йоклыйбыз. Мин, төпчек, уртага йомылганмын. Шулай иткәндә өшетми. Беребезнең тыны белән икенчебезнең арка үзәге җылына. Бер якта ятып, тәннәребез ойый башласа, барыбыз берьюлы икенче якка әйләнеп ятабыз. Болай иткәч, мичкә ягулыкка утын да азрак тотыла. Ята торгач, йокымсырап киткәнмен. Мичтә четер-четер килеп яна башлаган чытыр-чатыр тавышыннан күземне ачсам, мич алдына кунаклаган инәйнең йөзе утның үзеннән дә көчлерәк уйнаклап ялкынлана. Куркып киттем: чыршы бәйрәменә соңга калмаганмынмы?! Сул кулым терсәген сак кына кузгаткандай итәм – урыны буш, инәй чынлап та торган, уң кулым терсәге буш түгел – анда абзам мыш-мыш йоклый. Мин аңа сиздермәскә тырышып, тәңкәле балык кебек, шыпырт кына палас астыннан суырылып чыгам, песи җитезлеге белән спутка сикерәм, инде җылыда шикәр кебек агарган, хуш исләр килеп торган чабаталарымны эләктереп, киенә башлыйм. Бозлы тәрәзәләр әле кап-караңгы. Эресәләр, сулары агар өчен куелган чүпрәкле шешәләргә чүлт-чүлт итеп тамчы тамгалый. Андый-мондый тавыш юк. Димәк, тышта үр куяннарын үрле-кырлы сикертерлек салкын икәнлеген аңлау миңа, балага да, читен түгел...

Вак шакмаклы тастымал бәзеннән тегелгән күлмәгемне, ике кат итеп типчелгән нәзек кара бумази чалбарымны күз ачып йомганчы эләктереп алып, ниһаять, иң көтелгән, иң ләззәтле гамәлемне үтәргә керештем. Аякларыма эчке оекбашларымны, алар өстеннән тулаекларымны тезем очларына кадәр менгезеп кидем, аннан аларны йөзлекләре вак тешле көнбагыш мәмие кебек тезелеп киткән чабаталарым эченә тыктым, киндерәләрен аякны кысмас һәм бушак та итмәс дәрәҗәдә уратып бәйләгәч, тулаекны шаталакларымнан бераз гына югарыдарак катлап, киндерә очларын шуның астына яшереп каплагач, инде хәзер ап-ак шәм кебек тәмам бөтәеп калган тулаекларымны түбәнгә таба сыдырып, гармун күрекләре, күн итек сырлары кебек сыман дулкынлатып сырладым һәм аякларыма басып тыпырдап карадым.

Барысы да кып итеп тора иде!.. Чабаталарым чынлап та җырлый иде!

– Очып китә күрмә! Күнитекле идек, чабаталы булдык! – диде мич алдында кичәдән калган умачны җылытып азапланган инәй. – Җайлап атла, Кәркәле үрләре ай-һай биек!.. Кәҗә майларың чыгасы алда әле!..

Шушы мизгелне генә көткән шикелле, әле һаман йоклап яткан абзам, уянып, янәшәсендә мине дә мырлый дип уйлап, йокылы тавышы белән минем буш урынымны уятырга кереште:

– Тор! Бәйрәмнән каласың килмәсә!..

– Мин әзер!.. – дидем мин, сәке түбәненнән чак кына ишетелерлек итеп.

Кайнар умачны гаптыр-гоптыр җәмхәлләгәннән соң, без абзый белән тыннарны куырып барган салкын төн караңгылыгына чумдык һәм Шәрифҗан күпере каршында, олы юл чатында, күрше авылга йөреп укучы балалар белән җылыдан кубарылып чыгып, чыңрау торналар кебек, шыңгырдый-шыңгырдый еракка барган тезмәсенә килеп кушылдык. Өсләренә безнең кебек бер кат ыштан, юкадан-юка сырма, элпәдәй җиңел баш киеме кигән, суык энәдәй чеметкән сугыш ятимнәре, берсе-берсе белән куыша-куыша, шаярыша, үрләргә менгәндә-төшкәндә су өсләрендәге чөгермәкләр кебек буталыша, өшисе урында да өшеми, шушы гамәли хәрәкәт белән җылына, күңелен күтәреп, җан азыгы таба иде. Кар шыгырдый, аякларда хәтфә карлар өстеннән йөгергән чабаталар да шыгырдый. Мин шундый сәер күренешкә игътибар итәм: күзгә төртсәң күренмәс караңгы белән авылдашларымның гәүдә каралары ничектер кушылмый, алар үзләренә билгеле бер серле сызык белән аерылалар, сөйкемле сөякләре белән танылып торалар икән. Гүя бу сабыйлар юл буйларындагы көртләргә кара маяк булып кадалганнар да, сугыш яланнарында ятып калган аталарын, туган-тумачаларын каршыларга баралар. Шулар арасында мин дә бар. Чөнки сугыштан кайтмый калып, каршылар кешеләрем минеке дә бар бит. Бар гына диме, күпләр. Сиксән йортлык авылдагы Хәлим нәселеннән уналтау.

«Тырын Түбәсе»ндәге «Бүләк урманы»на да җитеп киләбез икән. Балалар арасында мин үзем укыган Кәркәлетамак башлангыч мәктәбенең башка укучыларын күрмәдем. Бу хәл минем яңа чабата куанычына «Алар бу бәйрәм хакында белми калганнардыр» дигән ялгызлык тойгысы уята иде...

Менә безнең боҗрага боҗра бәйләнгән тере чылбырыбыз әле ут та алып өлгермәгән Олы Кәркәле авылына килеп керде. Сулда атлар абзарының каравылчысы өендә мезелдәп яктырган кечтеки тәрәзәсе шәйләнде. Менә сүнәм, менә сүнәм дип калтыранып яна иде ат абзары эчендәге ялгыз соры фонарь. Шушы ялгыз, тирә-яктан караңгылык белән камалган ут әле безне тыштан гына өйкегөн суыкны ниндидер дәһшәт белән эчебезгә куып керткәндәй итә иде. Абзар эченнән малкайларның авыр көрсенгән, миһербан сорап пошкырган тавышлары ишетелде. Кая ди печән, саламының оннарына кадәр ялап алынып, авызларын түшәмгә элгән колхоз атлары күз алдыма килде. Минем күп тапкырлар күргәнем булды: салам кибәге борыннарына кергәндә, алар төчкерәләр, күзләре, күл кебек, яшь белән тула һәм туңа. Менә әле дә аларның күзләрендәге туң яшь шушы ялгыз фонарь салкынында чатнагандыр, тояклары тишкәләнеп ярылгандыр, кабыргалары саналып тырпайгандыр. Кайнар тыннарында коры суыктан яратылган бәс аларның тырпаешкан сирәк мыекларын, колак читләрен, борын тишекләрен көмешләгәндер, кашларын, башларын һәм ялларын он кебек ак кар кырпагына тыгып агарткандыр. Атлар, ятим балалардан да ятимрәк атлар, безнең кебек чабышып җылына алмыйлар иде шул. Минем аларның сөяк булып та шакыраеп туңган тоякларына үземнең тулаекларымны кидерәсем, шуны эшли алмавымнан җылыйсым килеп китә.

Җыларлык та шул. Менә бу күпер минем өчен бик моңсу истәлекле ядкяр. Хәтеремдә, моннан өч ел элек, җәй айларында, мин, дүрт яшьлек ятим, сугышта үлгән фронтовик-укытучы улы буларак, биредә оештырылган ач балалар йортында тукланып азапланган, авылымны, инәм һәм туганнарымны сагынып, берничә тапкыр бу «берәнник» вәгъдә итеп, ачы торма да бирмәгән йорттан качып кайтырга ниятләп, берничә тапкыр менә шушы нәгъләт төшкән күпер төбендә хәлдән таеп, егылып, кире кайтарылган идем...

Урамда авылның, безнең кебек кара маяктай серәеп, берәм-сәрәмләп мәктәпкә барган укучылары очраштыргалады. Йокыларын куып, алар күзләрен уыштыра һәм безнең карларны өзеп-өзлегеп атлауларыбызга карап юл бирә. Безнең артыбыздан авылга кергән җылы булып тәрәзәләрдә мезмез килеп хәлсез утлар кабына. Әйдәп баручылар сулгарак тартты. Яктыра, караңгылык сыегая башлаган икән. Алдыбыздагы янкапка буйлап сузылган тәбәшәк рәшәткәдән безне чакыру каршылады. Әле тәмам юкка чыгып өлгермәгән караңгылык эченнән «Мин дә мин!» дигәндәй чекерәеп кычкыра иде бу чакыруның эре кызыл хәрефләре. Мондагы «мин»нәр арасында мин үзем дә күпмедер күләмдә «мин» була башлаган идем бит әле, җәмәгать. Әйе, беләсегез килсә, беренче сыйныфның беренче яртысын бер дүртлесез майтарып ыргыткан идем мин. Боларнымы? Боларны абзагыз чәйнәп кенә ыргыта! «Комму-нистлар пар-тиясе... җит-тәк-челе-ген-дә... – дип иҗекләдем мин. – Ал-га коммунизм җиң-ңүен-нә!»

Капка аша кергәч, тапалган карлы сукмакта безнең чабаталар кинәт кенә шыгырдаудан туктады. Каршыбыздагы озын, бик тә тәбәшәк бинаның кыегы буйлап кычкырган икенче чакыруны да җиңел укыдым мин. «Яшәс-сен без-гә бәх-хетле бал-лач-чак бир-гән юл-баш-чыб-быз Ыс-тал-лин!»

– Бу безнең мәктәп, – диде абзый, горурлангандай итеп, алда утлары яктырган биек бина калкып чыккач. – Чыршы бәйрәме шушында була...

Ниндидер сирәк тойгы белән сизенеп, сизенеп кенә түгел, танып алдым: безнең ач балалар йорты нәкъ менә шушы бинада урнашкан иде ич! Монда минем күңел ташуларым ташкан, саташуларым башымнан ашкан, кайнар яшьләрем тамган иде!

 

"КУ" 02, 2017

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев