Логотип Казан Утлары
Хикәя

Буш йорт (хикәя)

Зөлфәтнең, үз өендә асылынып үлгән, дигән хәбәр яшен тизлегендә авыл буенча таралды. Авыл халкының күңеле миһербансыз түгел. Кем генә бакый йортка китсә дә, кызгана, жәлли, хәер-сәдакасын бирә, догасын укый. Зөлфәтнең сәер үлеменә авылда кайгыручы да булмады. Киресенчә, күпләр җиңел сулап куйды...

Тормыштан алынды

Туганыннан артык күреп яраткан күршесе Зөһрә карчык үлеп, өч-дүрт ел үтүгә, аның өен авылның теге башында яшәгән ике балалы, яше утыздан арткан Зөлфәт сатып алгач, ялгызы яшәп яткан Гөлсемнең тынычлыгы югалды. Зөлфәтнең авыл халкына ясаган этлекләрен күреп-ишетеп белгән хатын, яңа күршеләре белән бик якыннан аралашмаса да, йорт-бакчалары терәлеп торгач, алардан качып та яши алмады. Әрсез һәм үҗәт Зөлфәт, колхоз председателен юхалап-юмалап, бригадир да булып алгач, җирдән түгел, күктән йөри башлады. Колхоз эшен юньләп алып бардымы-юкмы, билгесез, ә тарала башлаган хуҗалык малы көне-төне Зөлфәт өенә ташыла торды. Күз алдында шулай, оятын югалтып, урлашкан бурга намуслы, хәләл көче белән тормыш көтүче Гөлсем түзеп-түзеп караса да, вөҗданын баса алмады. Зөлфәтне: “Урлашудан туктамасаң, мин жалу язам”, - дип куркытмакчы булды. Зөлфәт, әлбәттә, өркеп калмады. Председатель үзе дә булдыра андыйга. Карга карганың күзен чокымый... Тик менә бу барысын да күрә торган күрше хатыны гына теңкәгә тия. Көндезен түгел, төннәрен күбрәк йөрергә туры килә. Җайсыз...Ну, погоди, Гөлсем! Кем белән бәйләнешкәнеңне аңлатам әле мин сиңа!

Көннәрдән беркөнне, Гөлсем, иртән көтүгә мал куарга дип ишегалдына чыкса, абзарының ватылган йозагын күреп, ушы китте. Абзар эчендә җан биреп яткан, муены суелган ике сарыгын күреп, йөрәгенә тотынды хатын...

Шундый этлекләр кабатлана торды. Милиция чакыруның да файдасы тимәде. Гөлсем ачыктан-ачык күршеләреннән шикләнсә дә, тотылмаган – бур түгел. Авыл халкының малы югалуны кешеләр Зөлфәттән күрсәләр дә, аның белән ныклап бәйләнүче булмады. Иренә бик пар килгән усал, шакшы телле Хәмдүнә иренә, урлашуны, караклыкны яраткан ике улына авыл халкыннан сүз тидермәде.

Вакыт үтә торды. Замана үзгәрде. Колхоз таралды. Гөлсем, лаеклы ялга чыгып, әзме-күпме пенсиясенә яши башлады. Балалары тәүфиклы. Еш кына кайтып, булышып китәләр. Ни кирәк тагын тыныч картлык өчен? Яхшы күршеләр кирәк икән шул... Кеше хакын ашамый торган, кирәк чакта ярдәмгә әзер булырга торган ут күршеләр кирәк икән... Юкка гына, күршең үзеңнән яхшырак булсын, дип әйтмәгәннәр... Гөлсем карчык инде ничә тапкыр элекке күршесе Зөһрә әбине рәхмәт хисе белән сагынып искә алды...

Авыл халкы бу начар гайлә белән бик бәйләнергә дә курыкты. Зөлфәт белән ачыктан-ачык дошманлашкан каршы як күршесе Рәзифнең йорты бер сәбәпсез төнлә янып киткәч, авыл халкы пошаманга төште.

Колхоз да таралды. Авылда тәртип дигән нәрсә дә әзәйде. Элек тә андый нәрсәнең ни икәнен белмәгән Зөлфәт рәхәтләнеп начар сыйфатлы аракы сата башлады. Әзмәвердәй өч ир-егет агуланып үлгәч, Гөлсем карчык тагын түзмәде, Зөлфәтнең йортына милиция чакыртты. Бу юлы законсыз рәвештә аракы сатканы өчен, Зөлфәттән штраф түләттеләр. Шулай да, яман кәсебеннән туктамады. Төннәрен сатыштыра торды. Кирәкмәгән җиргә тыгылган Гөлсем карчыкны Зөлфәт белән хатыны Хәмдүнә ачыктан-ачык дошман күрделәр. Пычрак телле Хәмдүнә Гөлсемне тыныч кына урамнан уздырмады. Алдына барып та, артыннан да оятсыз, тәртипсез сүзләр кычкырып калды. Гөлсемнең, әнисенә ачыктан ачык янауларына түзмәгән кече улы Марат, кайтып, Зөлфәтне муеннын алып бераз һавада селкетеп торгач кына әзрәк тынды ир белән хатын.

Ни дисәң дә, Ходай бар шул ул дөньяда. Барысын да күреп, белеп тора. Тик аның түземлеген сынарга гына кирәкмидер...

...Зөлфәтнең, үз өендә асылынып үлгән, дигән хәбәр яшен тизлегендә авыл буенча таралды. Авыл халкының күңеле миһербансыз түгел. Кем генә бакый йортка китсә дә, кызгана, жәлли, хәер-сәдакасын бирә, догасын укый. Зөлфәтнең сәер үлеменә авылда кайгыручы да булмады. Киресенчә, күпләр җиңел сулап куйды... “Эткә-эт үлеме”, - диделәр. Зөлфәтнең асылынуын да үзе асылынмаган, ә усалдан усал бер улы аскан, дип сөйләделәр.

Ата бүре киткәч, бу яман гайләгә күптән рәнҗү саклап килгән күрше хатыннары бар халык белән дошманлашып, тиргәшеп яшәгән Хәмдүнәне дә җиңде. Аракы саткан өчен штрафка башта бер сыерын алдырдылар. Тиргәшеп, әхлаки зарар китергән, кеше кимсеткән, кеше күңелен калдырган өчен, судлашып тагын бер сыерыннан яздырдылар. Шулай, кайчандыр ире аркасында бик көчле булган яман телле Хәмдүнәгә авылда көн бетте. Бер улын төрмәгә утырттылар. Икенче улы, әнисенең әзме-күпме пенсиясе өчен, Хәмдүнәне янына сыйдырды.

...Кичләрен Гөлсем карчык, төнге догасын укый-укый, шомлы уйларын басарга тырышып, тәрәзә аша күршедәге буш йортка күз ташлый. Кайвакыт йорт буш та түгел кебек күренә... Өйнең элекке төп хуҗабикәсе изгеләрдән изге Зөһрә карчык, утын сүндереп, йокыга талгандыр кебек тоела Гөлсем әбигә...

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

 

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев