Айзидә (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

9

Никах мәҗлесенә кеше күп чакырылмаган иде. Остабикәсе белән мулла һәм тагын якын туган дип аталган берничә пар гаилә килгән иде. Тар гына кысынкы бүлмә буйлап сузган өстәлнең түрен олы яшьтәге, күп ашаудан корсаклары салынып төшкән, кыска буйлы, бераз кәкре аяклы мулла белән юан, кызыл битле остабикәгә бирделәр. Алардан уң якка Тимерхан белән Айзидә, берничә ир-ат һәм каршы якта – калган хатын-кызлар утырды. Өстәл белән кәбәркә арасында авыр аякларын сөйрәп бары Мөнәүвәрә генә йөреп торды. Мулла абзый, гадәттәгечә бераз вәгазь сөйләде, аннары, йокымсыраудан авырайган башын өстәл өстендә чайкалдыра-чайкалдыра, иренеп кенә догасын укырга тотынды.

Айзидәгә бу хәл куркыныч төш кебек тоелды. Ул кимсенүдән кечерәеп калган бичара тәнен өстәл алдында хәрәкәтсез калдырып, күңеле белән әллә кайларга очты – әнисенә кайтып, аның үзе өчен бикле ишеген какты, Тимерхан белән сугышканнан бирле юкка чыккан Газизне эзләде. Иң мөһиме, үз аяклары белән шушы шәһәргә чыгып киткән көнен каргады.

– Атаң-анаң бармы соң, балам? – дип сорады мулла, сәер тын утырган кәләшкә сынаулы караш ташлап. Айзидә эндәшмәде. Ул аны хәтта, ишетмәде дә. – Килеп җитә алмадылармы? – дип, мулла сорау алуын дәвам итте.

– Әйе, килә алмадылар, – диде Мөнәүвәрә, бу турыдагы сүзне шушы урында тәмамларга теләп. – Абый-апа, энекәш-сеңелләрең дә юкмы? Мулла абзыйның һаман нидер ачыклыйсы килде. Шуңа ул, каршында утырган бу сабыйның рәвешеннән сынаулы карашын алмады. Ул, күрәсең, өй эчендә торган атмосферадан ниндидер яшерен, серле нәрсәдер тойды, нидер чамалады. Айзидә җавап бирмәде. Сорау бирүнең мәгънәсе булмаганлыктан, ә башка кешеләрнең фикере кызыксындырмаганлыктан, мулла да тынып калды. Башкалар исә мулладан узып сүз катырга кыймый тик утыра бирделәр. Бу хәлгә Мөнәүвәрә белән Тимерхан гына шат иде.

– Беттеме? Миңа чыксам ярыймы? – дип телгә килде кинәт Айзидә. Кунаклар тәмам аптырашып бер-берсенә караштылар. – Әйе, әйе, киленкәем, аш чыгарыр вакыт җитте, – дип, хәлне төзәтергә ябышты Мөнәүвәрә.

– Башка беркайчан да миңа ул сүзне әйтмәгез! Мин сезнең киленегез түгел! – Айзидә, урыныннан торып, астындагы эскәмия аша атлап чыкты да, үзенең почмагына барып, чаршавын каплап утырды. Тимерхан әйтер сүз тапмады. Ул, урыныннан торып, кулларын югары күтәреп: «борчылмагыз, аның белән мондый хәлләр булгалый», дигәндәй, һавада ниндидер билгеләр ясап маташты. Кунаклар моны аңлагандырмы, билгесез. Тик беркем берни эндәшми, карашларын гына түбән төшерделәр. Өйдә авыр тынлык урнашты. Ара-тирә, чаршау артыннан Айзидәнең генә мышык-мышык борын тартканы ишетелде.

 ...Никах мәҗлесеннән соң Тимерхан берничә тапкыр Айзидәгә сүз катты. Ләкин, кыз тәкәббер кыр кәҗәсе кебек, йөзен дә бормады. Аерым ашады, аерым йоклады. Мөнәүвәрә һаман кысташканга, кызга һәммә ысулларны кулланып, ярарга да тырышып карады. Нәтиҗәсе булмады. Кыз, авызына су капкандай, ләм-мим бер сүз эндәшмәде.

Башка чарасы калмаган Тимерхан көннәрдән бер көнне яхшы гына исереп кайтып керде. Аякларын сөйрәп лаш-лош йөрүеннән, шапылдатып ишекләрне кагып ябуыннан ук салганы тәненә сеңеп бетмәгәнлеге билгеле иде. Ир, ишек катында бераз туктап торганнан соң, өс киемнәрен салып чөйгә элмәкче булды. Тик элгән һәр нәрсәсе ишелеп идәнгә төшә торды. Аннары, шул коелган әйберләре аша сөрлегеп атлап чыкты да, туп-туры Айзидә йоклый торган почмакка юнәлде.

Кыз, тезләрен кочаклап, тәрәзә каршында уйланып утыра иде.

– Нихәл, бичәкәй, – диде Тимерхан, дорфа гына. – Аллаһ ризалык биреп кавыштырган ирең белән хәзер исәнләшмисең дәме? Аллаһтан курык.

Кыз эндәшмәде.

– Ярар, эндәшмә, эндәшәсе килгән чакларың булыр. Но, әле син минем хатын, онытып җибәрмә, – диде Тимерхан, бармагын һавада уйнатты. Аннары чайкала-чайкала кызга якынлашты. Шушы гамәлне кылыргамы, әллә кылмаскамы, дип, үз-үзе белән көрәшеп килгәндә, нәфесе шулай да җиңде. Һәм ул кызны йолкып кочагына алды.

– Яратырсың, яратырсың. Беркая да бармассың. Яратырсың. Мин бит сине яратам, нык яратам, Айзидә, – дип, карышырга маташкан кызның иреннәренә үрелде.

– Тимәгез миңа, зинһар, Тимерхан абый. Зинһар, тотынмагыз. – Юк, юк, җаныкаем, менә күрерсең, бар да яхшы булыр. Бар кешене көнләштереп яшәрбез әле. Алтыным, кошчыгым минем... Бу хәлгә шаһит өй эче тын торды. Бары тик тышта, бүлмәнең зәгыйфь тәрәзәләренә бәрелә-бәрелә, көзге салкын җил улады...

10

Айзидә ул көнне Газизне очратырмын дип һич тә уйламаган иде. Сөткә, дип кенә чыкты. Яндагы кибеттә сөт беткәнлектән, аргы урамдагы ларёкка китте. Йөзенә җепшек март кары бәрелеп эреде. Инде йомрыланып килүче корсагын эченә сыйдырып бетерә алмаганга, урта төймәләрен ычкындырып җибәргән пәлтәсе аша язның елгыр, салкын җиле кереп, кызның җылы тәненә сыланып җылынды.

Мәдәният йорты яныннан узганда, нишләптер туктап, аның тәрәзәләренә карап торды. Кемнедер күреп алырга өмет иттеме? Әллә болай гына, сагынып кынамы? Бераз тын торганнан соң, Айзидә, авыр сөт шешәсе салынган сеткасын җирдән сөйрәтеп, ары китте. Үзе дә аңламады – әллә җырлыйсы, әллә елыйсы килде.

Һаваларда оча ике аккош,

Каурыйлары җиргә коела...

– Айзидә, исәнме, Айзидә? Кинәт Газизнең тавышын ишетеп, Айзидә туктап калды.

– Исәнме, Газиз? Газиз дә, үз чиратында, Айзидәнең хәйран үзгәргәнлеген күреп каушап төште.

– Син... син, – дип төртелеп торды ул.

– Син... матурайгансың. Кыз күзләрен дымлы керфекләре астына яшерде.

– Нишләдең инде син, Айзидә? Нигә ашыктың?

Газиз, әллә чабып килүдән тирләгән битен, әллә күз яшьләрен җиң очы белән сыпырып төшерде.

Айзидә җавап бирмәде. Аның бүгенге бәласендә Газиз үзе дә сәбәпче икәнен әйтәсе, елый-елый ачуланасы килде. Тик түзде. Чираттагы җүләрлек кылып, тагын адәм көлкескенә калсынмы?! Бер тапкыр ышанып карады бит инде ул аңа.

– Шулай язгандыр инде, – диде ул сабыр гына, керфеген дә селкетмичә. Газиз, атылып килеп, Айзидәне кочагына алды, карлы битләреннән үпте.

– Нишлисең, кеше күрер, Газиз.

– Күрсен. Булырның иң куркынычы булды. Куркырлык ни калды соң, Айзидә? Син нидән куркасың? Ярсуыннан Газиз нишләргә белмәде – эре-эре атлап, үзе тирәли әйләнеп чыкты, учлары белән йомарлап йолкый-йолкый, чәчләрен сыпырды. Әйтерсең, менә хәзер кемнедер тотып алып дөмбәслисе, үч аласы килде.

– Ә син? Алдында тораташ кебек катып торучы Айзидәдән Газиз башка нәрсә көткән иде. Шуңа ул сорауны бераз аңламый торды.

– Минем балам булачак, Газиз. ...Тимерханныкы. Тирә-юньдәге тынлыкны бозмый, сиздерми генә бу икәүнең өстенә күк гөмбәзе ишелеп төште дә, кайчандыр бербөтен булырга омтылган әлеге ике җан арасына упкын булып ятты. Бер-берсен күрергә теләгән күзләр, бер-берсен күрми башлады, бер-берсенә сузыласы куллар бер-берсенә сузылмады. Аларны уратып алган орбитада сукыр һәм саңгырау тынлык иде. Тәкъдир әнә шундый икән ул. Үзе теләгән вакытта сукыр һәм саңгырау итә дә, язмыш куласасының астын өскә әйләндерә дә куя. Аның кануны шундый.

– Хәзер нишлибез инде, – диде Газиз, башка әйтер сүз таба алмыйча. Айзидә, керфекләрен төшереп, авыз чите белән генә елмаеп куйды. – Телисеңме, икәү качабыз моннан иртәгә. Балаңны да үз балам кебек яратырмын. Айзидә эндәшмәде дә, шул ук вакытта борылып та китмәде. Ул Газиз белән бәйләп тоткан күңелендәге җепселнең тәмам өзелгәнен, үзен ычкындырганын көтте.

– Әйтмә бер сүз дә, Газиз. Сөйләмә юкны.

– Айзидә, әйдә качабыз. Качарга кирәк моннан. Качсаң гына котылып була бу җүләрләр йортыннан. Кил иртәгә шушы урынга, яме. Мин дә әзерләнеп киләм.

– Газиз, тукта, сөйләмә, димен юкны! Әйтерсең, Газиз аны ишетмәде. Карашын һаман Айзидәнең ычкынган төймәләре аша йомрыланып торучы корсагына төбәп сөйләвен дәвам итте.

– Мин эштән китәм, бүген үк. Әйберләрне җыям. Машина сөйләшәм яисә вокзалдан автобус белән китәрбез. Юк, автобустан безне тотып алырга мөмкиннәр. Шуңа попуткага чыгарга кирәк...

– Газиз! – дип кычкырды кыз, паркны яңгыратып. – Җитте сиңа. Син тәмам акылдан язган! Хәзер үк тукта, алайса...

Айзидәнең кискен тавышыннан Газиз кинәт туктап калды. Аннары җүләрлек кризисыннан айнып киткән күзләрен кызның йөзенә күчерде. Айзидәнең йөзе ябык китап кебек буш иде. Ул аннан берни дә укый алмады.

– Чынлап, – диде егет, тәмам аптырап. – Кил иртәгә, Айзидә. Мин сине көтермен... безгә күптән, күптән качарга кирәк иде. Мин, кыйналганнан соң, ,хастаханәдә озак яттым, шуңа...

– Гази-и-из!

Айзидә бу хәлгә башка түзеп тора алмады. Ул, берни ишетергә теләмичә, колакларын куллары белән каплады да, җирдә яткан сөт шешәсе салган сеткасын да алырга онытып, бозлы сукмактан кире йөгерде...

...Айзидә йөгереп капкадан килеп кергәндә, Тимерхан, киенеп, каршына чыккан иде инде.

– Син нәрсә? Кайда йөрисең?

Айзидә эндәшми генә узып китмәкче булды. Тик көнләшүдән күзләре кызарган Тимерханга хатынының дәшми генә узып китүе аз иде. Ул аның рәвешен дә, елаудан шешенгән күзләрен дә күрмәде. Әлеге хәл башкача кабатланмасын өчен, яхшылап дәрес бирәсе килде. Шуңа ул хатынны иңсәләреннән эләктереп алды да, өйгә җилтерәтеп алып кереп, бүлмәсенә таба этеп җибәрде. Идәнгә үк аумаса да, карават башына чак тотынып, корсагы белән җайсыз егылудан сакланып калды Айзидә.

– Чыгып киткәнеңә егерме биш минут? Кайда йөрдең? – дип ярсыды ир.

– Тимерхан абый, – диде Айзидә, бар көченә фикерен тупларга тырышып. – Мин кибеттә генә булдым.

– Алган әйберең кайда? Бу сүздән коты чыгып, Айзидә, кабалана-кабалана, сеткасын эзли башлады, кая куйганлыгын исенә төшерергә тырышты. Эшнең нидә икәнлегенә төшенеп, ул ни дип җавап бирергә белмәде. – Кибеттә сөт юк иде. Мин... икенче кибеткә бардым. Аннары...

– Алмагач, акчаң калгандыр бит? Кая, бир монда акчаңны. Айзидә калтыранган куллары белән кесә турысын капшап куйды.

– Мин, Тимерхан абый, югалттым... акчаны. Гафу итегез.

– Абый түгел мин сиңа, соңгы тапкыр әйтәм. Алдашасың бит, кызыкай. – Сугарга дип кизәнеп килгән җиреннән Тимерхан чак тыелып туктап калды.

– Мин бары тик сөткә бардым, Тимерхан абый. «Абый» сүзеннән үртәлеп, ир йодрыгы белән шкаф ишегенең яңагына китереп бирде.

– Әйттемме сиңа, мин абый түгел, дип?

Инде шкаф ишеге дә беркеткән җиреннән кубып идәнгә авып төшкәч, ир артыгын кыланганын аңлап, чыгу юлына юнәлде.

– Тимерхан абый, сез нигә Газизне кыйнадыгыз? Чыгып китәргә дип ишек тоткасына үрелгән ир, яшен суккандай, кинәт катып калды. Шушы бер мизгелдә барына да төшенде – җиңелде ул! Тамырсыз, ялган өстенә утырткан бәхетне нинди терәү белән терәсәң дә, бер җимерелеп төшәсен белде. Тик әле болай тиз җимерелмәс, хатынының үзен яратуын өмет итмәсә дә, бәлки әле, вакыт барын да җайлар, яшәп тә кителер, дип ышанган иде. Ул сүнгән карашын Айзидәгә күчерде. Һәм хатынын танымады! Бу – үзенә төбәлгән усал йөз, нәфрәт һәм ут чәчеп торган караш Айзидәнеке түгел иде.

– Газизеңнең муенын борам, аңлашылдымы?! – диде Тимерхан, әллә нинди шомлы тавыш белән. – Тагын бер шуның исеме чыксын, авызыңны сугып җимерәм, белдеңме! Ә алай-болай аның белән очрашканыңны белсәмме, смотри, кызый.

Тимерхан хәлсезләнгән аякларын чак сөйрәп чыгып китте. Каерылып ачылган ишек, кире ябылмыйча, җаваптан өметен җуйган сорау билгеседәй, яңакларына асылынып тынып калды. Ачык ишектән җылы тупса аша, ашыга-кабалана, боз салкыны шуышты.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: