Логотип Казан Утлары
Хикәя

Айзидә (дәвамы)

Айзидә, сулкылдавын басарга теләп, Тимерханның караватыннан салдырып алган мендәр тышлыгы белән юеш битен сөртте...

( Хикәянең башын МОНДА укыгыз)

Айзидә, башка барыр урыны булмаганлыктан, Мөнәүвәрәләрдә берне дә кунды, икене дә. Аны беркем кумады. Рәхмәт йөзеннән Айзидә Мөнәүвәрәнең йорттагы булган-булмаган бар эшен башкарырга тырышты. Эш сөю – әнисеннән алган бердәнбер бирнәсе иде аның.

Кызның йорт белән өйне бер итеп бөтерелеп чабып йөрүе Мөнәүвәрәнең күңеленә май булып ятты. «Шәһәрдән мондый килен табып буламы? Моны ычкындырсакмы, икебез дә җүләр булачакбыз», дип уйлады хатын. Һәм җае туры килгән саен, Тимерханга үз ниятен җиткерергә, улының игътибарын кызга юнәлтергә тырышты. Тора-бара, кеше арасына чыгып йөреп, дөньяга күзе ачылып китмәсен, дипме, кызның өйдән чыгып йөрүләрен дә өнәмәгән кебек кыланды.

Айзидәгә төзелештә эш табылды. Аны маляр өйрәнчеге итеп алдылар. Ул анда да матур гына эшләп китте. Берникадәр вакыттан соң норманы остазыннан да артыграк итеп тапшыра башлады. Озак та тормый малярлар бригадасында тулы хокуклы эшче булды.

Шулай бар нәрсә дә җай гына уңай якка киткән, бар нәрсә дә үз урынына утыра башлаган сыман иде.

Айзидә иртән иртүк Мөнәүвәрәнең өй эшләрен бетереп, йөгереп эшенә килде. Кичләрен өйгә очып кайтып, аннан-моннан капкалап, клубка ашыкты.

Менә бүген дә Айзидә, эшеннән кайтып, сеткасыннан ипи-сөтен кәбәркә (кухня) өстәленә куйды. Ашыга-ашыга юынды, киенде.

– Кайттыңмы? Мөнәүвәрәнең кискен соравыннан кыз сискәнеп китте.

– Әйе.

Хатын, ризасызлыгын белдереп, шап-шоп табак-савыт кузгаткан булды. Анысын алды, монысын куйды. Кашык шалтыратты. Капкачларны ачып япты. Мөнәүвәрәне мондый халәттә күргәне булмаганга, кызга башта карчыкның кыланышы мәзәгрәк тә тоелды.

 – Мине бүген репетициягә чакырдылар, беләсезме, – дип, сүзне нәкъ кирәкмәгән җирдән башлап җибәрде ул. – Мин бит җырлыйм, Мөнәүвәрә апа. Кичә клубка алып кереп җырлатып карадылар да, әйбәт җырлыйсың, әйдә кил безгә, тиздән концерт була, диделәр. Миңа репертуар әзерлибез, диделәр.

Мөнәүвәрә шаккатты. Шушы гана җитми тора иде. Карчык кызның сүзеннән шартлардай булды.

– Кичке мәктәбеңә дә йөр, репетицияңә дә өлгер... Теләкләрең зурдан икән. Өйдәге эшне кем эшли? – дип, кинәт кенә алпавытбикә образына керде дә куйды Мөнәүвәрә. – Әнә, тәрәзәләрне юарга кирәк. Мөнәүвәрә кулына кайдандыр килеп эләккән пычак сабы белән тишәрдәй итеп тәрәзә пыяласына төртте. – Тимерханның урын-җирен алыштырып юарга кирәк. Эш өйдә дә күп. Җырлап йөрү нәрсә инде ул? Әнә, бакчада да эш бетмәгән, бик тик торасың килмәсә? Мөнәүвәрә тимерне кызган чагында сугарга ниятләде. – Сиңа, миңа калса, бу хәлеңдә җыр турында түгел, кияүгә чыгу турында уйларга кирәк. Квартирант булып озак яшәргә җыенасыңмы?

– Мин яшь бит әле, Мөнәүвәрә апа. Чыгасым килми минем кияүгә. Әле концертларда җырлыйсым бар бит. Бәлки, җырчы да булып китәрмен. Айзидә, сабыйлыгы белән баштарак, гомер иткән карчыкның мәкерен аңламады.

– Тәрәзәләрне иртәгә, ял көне юармын. Хәзер соң ич инде. Ә Тимерханның урын-җирен хәзер дә алыштырып өлгерәм. Аларны да иртәгә юармын.

Мөнәүвәрәнең үзенә төбәлгән ризасыз йөзен күреп, Айзидә кинәт туктап калды. Үзен гаепле хис итеп, нишләптер акланырга тотынды:

– Мөнәүвәрә апа, мин сезгә чиксез рәхмәтле. Акча алгач, әйттем бит, барсы өчен дә түләрмен. Сез әниемнән дә киңрәк күңелле, чынлап.

Авызыннан ялгыш очкан сүздән кызның тамагына төер тыгылды. Үз әнисе белән чагыштыра аламы соң бу карчыкны? Алуын аладыр, ләкин тиешме? Әни – изге бит ул. Ә аның әнисе изгеме? Әллә үзе шундый игелексезме? Нишләп йөри ул монда? Нигә шушы чит-ят кешеләр арасында кимсенеп ята? Кем төшерде аны шушы көнгә? Тискәрелегеме, әллә тәкъдиреме?

– Аннары, тулай торак та бирәбез, диделәр. Мин тиздән анда күчәм. Күчсәм дә, сезгә килеп йөрермен, булышырмын, яме. Борчылмагыз, – дип, әллә әйтте, әллә әйтмәде Айзидә. – Мин барыйм инде бүген репетициягә, Мөнәүвәрә апа, яме. Җибәрегез инде. Минем, чынлап, сәхнәгә чыгып җырлап карыйсым килә. Зинһар, җибәрегез?! Кызның үртәлүдән хәле бетеп, күз аллары караңгылангандай булды һәм инде каядыр бару теләге сүнде. Бары тик әлеге хакыйкатьтән тизрәк качасы килде.

– Бер чыгып ычкынгач, бик нык булышырсың инде син. Беләм сезнең кебек кылкойрыкларны. Койрыгыгызны тоттырмыйсыз инде сез аннары, – дип, һаман үз туксанын туксан итәргә тырышып мыгырданды Мөнәүвәрә карчык.

Айзидә алдындагы ипи валчыгын өстәлдән кулы белән генә сыпырып төшерде дә эндәшми генә шешәсен алып куйды. Аннары яшь тулы күзләрен карчыкка күрсәтмәскә тырышып, бүлмәдән чыгып китте. Тик Мөнәүвәрә генә һаман тынычлана алмады.

– Минем ачыгавыз өлгергәнче, чыгып та качар бу. Эзлә син аннары клублар, концертлардан. – Мөнәүвәрә карчык канын суырып алгандай хис итеп, Айзидә, аякларын чак сөйрәп, Тимерхан бүлмәсенең ишеге янына килде. Тупсасыннан атлап кермичә генә, ишек яңагына сөялеп, бүлмә эченә күз салды. Бүлмә зур түгел иде. Тар гына кысан бүлмәгә киң тимер карават, аркалы агач урындык, ике ишекле шкаф сыйган. Бердәнбер кечкенә тәрәзә, әйтерсең, шушы күңелсез күренешне күрәсе килмичә, йөзен кояш нурында уңып, ашалып беткән чаршау белән каплаган. Кыз бу күңелсез эштән котылырга теләп, тиз генә юрганмендәр тышларын салдырды да чирканудан борынын җыерып, бүлмәдән тизрәк чыгып китмәкче булды. Ләкин көтмәгәндә юлында «үсеп чыккан» Тимерханга бәрелеп, туктап калды.

Тимерханның нидер сиздерәсе, ниндидер мөһим сүз әйтәсе килеп йөргәнен Айзидә күптән сизенә иде. Шуңа күрә ул аның юлында очрамаска, күзләренә туры карамаска, кирәк-кирәкмәгәнгә сүз катмаска тырышты. Бүген ычкына алмас, ахры. Кыз үзен караклыкта тотылган кешедәй хис итеп, кызарынып башын иде. Ишек катында сүзне кайдан башларга белми аптыраган Тимерхан бер – артында сүз тыңларга торган анасына, бер – каршында куркудан куырылган Айзидәгә борылып карады.

– Айзидә, тукта, ашыкма әле. Сөйләшик, – диде ул, инде беркая да ашыкмаган кызны аптыратып. Айзидә дә, кайдадыр кереп качасы, яшеренәсе килгән сабый баладай, як-ягына каранды. Бүлмәдә ул качардай урын юк. Хәтта кечкенә тәрәзәләргә дә, көн яктысын каплап, көзге караңгылык сыланган иде.

– Нәрсә турында сөйләшәбез, Тимерхан абый, вакыт соң бит инде. – Әни әйтә, тулай торакка китәргә җыена, ди. Чынлапмы? Тимерхан бераз тынычланып түргә узды да, Мөнәүвәрәнең ачуын чыгарып һәм Айзидәне тәмам куркуга салып, бүлмә ишеген ябып куйды.

 – Мәңгегә монда кала алмыйм бит инде мин, Тимерхан абый, – дип, ялварулы карады кыз.

– Мин бит сезгә чит кеше. Болай да рәхмәт. Сез булмасагыз, белмим, кая барган булыр идем?

Вак-вак адымнар белән, Айзидә читләтеп кенә ишеккә якынлашырга маташты.

– Ашыкма, Айзидә. Китәргә ашыкма, дим. Без сиңа инде чит кеше түгел, бер-беребезгә ияләнергә өлгердек.

Тимерхан, бүлмәдән чыгып качарга маташкан Айзидәне, беләгеннән эләктереп алып, үзенә тартты. Бу хәлдән тәмам куркуга төшкән кыз, читлектәге җанвар шикелле ыргылып, ишеккә ташланды.

– Юк инде, китәргә кирәк. Кешедән оят, – диде Айзидә, ишек тоткасына ябышып.

– Болай да инде кызлар кемең соң ул синең Тимерхан, ирең мәллә, дип теңкәне корыталар. Минем танышларым, дигәнгә ышанмыйлар. Алайса таныштыр, диләр. Сез кызларга ошыйсыз, Тимерхан абый. Айзидә бу сүзләрне махсус, аның үзеннән күңелен төшерү, хисләре булган очракта аларны суыту өчен әйтте, әлбәттә. – Әгәр ирең булсам, начар булыр идемени? Миңа, син ошыйсың, Айзидә.

Тимерхан, хисләренә бирелеп, кызга тагын якын килмәкче булды. Тик Айзидә, кыр кәҗәсе кебек җитез генә икенче якка сикереп чыкты да, Тимерханның берүзен генә калдырып, бүлмәнең ишеген ябып куйды.

– Ни сөйлисез сез, Тимерхан абый? Акылдан шаштыгыз мәллә? – дип кычкырды Айзидә ябык бүлмә ишеге аша. Беразга тынлык урнашты.– Тимерхан абый, зинһар, бу турыда сөйләшмик. Сез бит олы кеше, – дип кычкырды ул ишек артыннан янә.

– Булса соң, олы булса? – Тимерханның да бирешәсе килмәде. – Мин сине кулларымда күтәреп йөртермен, Айзидә, – диде Тимерхан, бар көче белән ишекне этеп. – Синнән дә бәхетле кеше булмас. Телисеңме, мин сине диңгезгә алып барам, киләсе җәйгә, телисеңме... Тимерхан бу сүзләрен ихлас күңелдән, кызны чынлап бәхетле итәсе, аны тормышның аяусыз җил-яңгырыннан саклыйсы, яклыйсы килгәннән әйтте. Аның таянычы, терәге буласы килгәннән. Тик Айзидә аны ишетергә дә, күрергә дә теләмәде.

– Нәрсә турында сөйлисез сез, ни дигән кияүгә чыгу? Нинди диңгез? Чыга алмыйм мин сезгә кияүгә, аңлыйсызмы? Чыга алмыйм. Сезгә бит башка, олы хатын кирәк. Мин бит сезнең балагыз кебек. Аннары, әни мине бәреп үтерә, – дип, кычкырып, үкси-үкси еларга ук тотынды.

Әлеге хәлдән Мөнәүвәрәнең коты чыкты. «Карале, тымызык күл кортлы була, дигәндәй. Усаллаша башлады бит бу!» – дип уйлады карчык. Аннары, күрше-фәлән ишетмәсен, дип, йөгерә-йөгерә, ишек-тәрәзәләрне ябарга тотынды. Тимерхан да бүлмәдә тынып калды.

– Нинди әни турында сөйлисең син? Бармы соң ул синең? Булса да, кирәкме син аңа? Барлыгыңны да белгәне юк бит, Айзидә, – диде бераздан Тимерхан, үзүзе белән сөйләшкән кешедәй, тыныч кына. Сулкылдавы аша да ишетте аның сүзләрен Айзидә. Чөнки ул сүзләрне күптән, Тимерханның яисә Мөнәүвәрәнең авызыннан бер чыгачак, дип көткән иде.

– Сүз тидермә минем әнигә. Гадел кеше ул. Минем монда икәнне белми генә. Белсә, әллә кайчан йолкып алып кайтып киткән булыр иде. Бу җавапны да Айзидә инде күптән әзерләп куйган иде. Тик шушы әйтелгәннәргә башка бер сүз дә өсти алмады. Тимерхан тагын бераз тын торды. Аннары ишекне үзе сыярлык кына этеп ачып, кысылып чыкты да ишек төбендәге элгечтән алып пәлтәсен киде, баш киемен кулына тотты.

– Курыкма миннән, Айзидә. Мин сиңа дошман түгел. Мин дә тере кеше бит. Сине яраткач, нишлим инде...

Айзидә, сулкылдавын басарга теләп, Тимерханның караватыннан салдырып алган мендәр тышлыгы белән юеш битен сөртте, яшенә чыланган чәчләрен җыеп баш артына урады. Аннары матур чәчәкле чаршау яшергән үзе йоклый торган караватка барып утырды.

– Тимерхан абый, мин сезне бик хөрмәт итәм. Ләкин, мин сезгә кияүгә чыкмыйм. Үпкәләмәгез. Айзидәнең соңгы сүзе шушы иде.

– Әйдә, – диде Тимерхан, киенгән килеш ишек төбендә таптанып. – Синең бит бүген клубка барасың килгән иде. Әйдә, киен, киттек. Әни борчылмасын өчен, үзем илтеп куям. Айзидә, дөрес ишеттемме соң дигәндәй, җәлт итеп чаршауны тартып, Тимерханга карады.

– Әйдә, барсаң. Борын мышкылдатып утырма, киен. Мин чыга торам. Озак торма, – дип, ачык ишектән тышка атлады ир-егет.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев