Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Ватанымның төп байлыгы

Ватанымның төп байлыгы – Кара май, кара алтын. Туган халкым өчен син бит Зур мөмкинлекләр ачтың. Күз алдына китереп булмый Тормышны кара майсыз. Көннәре салкын, кояшсыз, Төннәр караңгы, айсыз. Җир төбеннән кара алтын Ак алтын булып менде. Үлеп барган авылларга Өр-яңа сулыш өрде. Чишмәләргә ак мәрмәрдән Сукмак салды кара май. Төзелгән йөзләп мәчетнең Манарасы алтын ай. Таба кебек шома юллар Сала бүген кара май. Яшиселәр килеп яши – Татарстан җире бай. Катлы йортлар бизәп тора Шәһәр, бистә, авылын. Якты киләчәк вәгъдәли, Суыртып кара алтынын. Күп бина сала кара май, Сабыйлар өчен бакча. Бүген сорап керсәң әгәр, Кулыңа бирә акча. Гарипләргә зур ярдәме Тия кара алтынның. Җитмеш биш ел булып тордың Горурлыгы халкымның. Мин, нәни кыз, аз беләмдер Кара алтын хакында. Изге гамәлләрең үлмәс, Яшәр бөек халкыңда. Ватанымның төп байлыгы – Хезмәт итүче халкым. Уңган халкымның тормышын Бәхетле итә алтын!

Галиева Айзилә Рафик кызы,

Муниципаль бюджет гомум белем учреждениесе
"В.Г.Тимирясов исемендәге Аксубай беренче номерлы урта мәктәбе"нең
6 нчы сыйныф укучысы

Исегезгә төшерәбез!
Татар әдәбиятында нефть сәнәгате үсешен пропагандалауга багышланган повесть һәм хикәя жанрларын камилләштерү, татар халкының телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, иҗатта яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максатында "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы – "Казан утлары" журналы редакциясе, "ТАТНЕФТЬ" ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә, Татарстанда кара алтын чыга башлауга 75 ел тулу уңаеннан, нефть промышленносте тарихы һәм хезмәтчәннәре турында иң яхшы повестька, хикәягә "Хәзинә" дигән ачык әдәби конкурс игълан итте.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат: http://kazanutlary.ru/?p=42055.
Әлеге бәйгегә инде шигъри һәм чәчмә әсәрләр килә башлады. Сез дә катнашмый калмагыз!

Фото: expert

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев