Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Туган җирнең кара алтыны

Алтынны бит җирдә ятмый, диләр. Хак сүзләр бу, мин дә килешәм. Кара алтын дигәненең хакын Бәян итәргә дип керешәм.     Биеклеккә, зур үрләргә дәшеп, Гүзәл Татарстанымның халкын, Нәкъ җитмеш биш ел элек бездә Чыга башлый ургып, кара алтын.   Җир астының катлам-катлам маен Кара алтын дип йөртәләр. Һәр тамчысы өчен нефтьчеләр Армый-талмый хезмәт итәләр.   Татарстан, сине данга күмеп, Нефть фонтаннарың аттыра. Җир маең, шуышып яктыга,   Синең дәрәҗәңне арттыра.   Татарстан гына түгел, бу алтынны Чит илләр дә зарыгып көтәләр. Бөтен илгә мәгълүм бу датаны Быел зурлап бәйрәм итәләр.   Татарстан нефтьчеләренең Шатлыкларын уртак итәбез: Җир астында − байлык, җир өстендә Имин булсын һәрбер иртәбез.  

Гиниятуллин Ильяс Мансур улы, Түбән Кама шәһәре 35 нче лицейның 7 нче сыйныф укучысы

Укытучысы: татар теле һәм әдәбият укытучысы  Яруллина Гөлүсә Сәетгәрәй кызы


Фото: newsader

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев