Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Табигать хәзинәсе

Әтием нефтьче минем, Кара алтын чыгара. Ул беркөнне эштән кайткач, Сорау бирдем мин аңа: – Алтын кара буламыни? Сары әни алкасы... Бер дә юып булмыймыни, Әти, аны тапкачтын? – Җир астыннан, бик тә төптән, Җир маен суыртабыз. Табигатьнең хәзинәсен – Нефтьне кудыртабыз. Алтыннарга тиң күрәбез, Чөнки авыр табыла. Нефтьтән син белгән бензин, Ягулыклар алына.

Нефтьче әтием белән Горурланам мин гелән. Илебезне баета ул Хәләл хезмәте белән.

Әмир Сафин, Башкортстан Республикасы, Уфа шәһәре,  Октябрский районы М.Искужин исемендәге 136 нчы башкорт лицееның 6 нчы сыйныф укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев