Өлкән яшьтәге нефтьче

Нефтьче… Күпме хезмәт, тырышлык һәм шул исәптән җаваплылык. Һәр кеше аңлыйдыр, нинди куркыныч хезмәт икәнен. Белгәнебезчә, нефтьче геолог та, бораулаучы да, монтажчы да, торба үткәрүче дә. Алар җир катламнарын өйрәнеп, тикшереп, нефть ятмаларын эзлиләр. Нефть ятмаларына скважиналарны бораулыйлар. Скважиналарны кирәкле җиргә урнаштыралар. Шулай ук, нефтьне дә кудыралар. Әлеге саналган хезмәтләр, барысы да, "нефтьче" сүзенә берләшә алар. Мин яшәгән төбәктә, кара алтын табылмаса да, нефтьче булып эшләгән кешеләр яши. Ул – минем бабай. Мин аны – өлкән яшьтәге нефтьче – дип горурланып әйтә алам. Бабам нефтьче булып эшләгән көннәрен бүгенгедәй хәтерли һәм бик теләп истәлекләре белән уртаклаша. Авылыбызда тормыш авыр булу сәбәпле, ул үзенә эш эзләп, авылдан читкә китә. Шулай итеп, ул Минзәләгә таба юл тота. Кочегар өйрәнчеге булып эшкә кергән чакларын әле дә булса моңсуланып искә ала. – Анда эшләүче кешеләр: ” Ничек эшләрсең инде?” – дип, мине кызганалар иде. Миңа өйрәнүче васифасын үтәргә озак туры килмәде, дизелист итеп сайладылар. Шулай ук, мактау тактасына да элгәлиләр иде. Авылда яшәргә туры килгәнлектән, буровойга бара-бара ярты көнебез үтә. Күп тә үтмәде, миңа "Инсевнефть" идарәсендә инженер-бораулаучы итеп билгеләделәр. Анда эш җиңел булмады, бер килограмм ипи бирәләр иде. Эш киемнәрен дә төгәл хәтерлим. Кышын фуфайка, җәен җиңел кием. Ә менә, аякка агачтан ясалган аяк киемнәре бирүләре күңелгә уелып калган, – дип моңсуланды бабай. “Ник алай моңсу искә аласың?”, – дип сорагач, ничек уңайсыз икәнлеген аңлатып бирде миңа. – Кызым, нефтьче эше – бик куркыныч эш – ул. Төрле механизмнар, төрле агулар белән эш итәргә туры килде. Скважиналарны 650 метр тирәнлектә казый идек. Бервакыт, шул тирәнлектән, нефть яңгырыдай, аның бәреп чыкканын әле дә булса хәтерлим, шаулап килде. Ул вакытта шатлыгыбызның очы-кырые юк иде. Бабай әле дә, ничек үзенең туган ягын, балаларын һәм, әлбәттә, тормыш иптәшен өзелеп сагынганын, моң-зар белән искә алды. Бабаем лаеклы ялга чыккач, туган ягына кайтырга була. Бүгенгесе көндә бабам, үзенең туган ягы, Чувашстанның Комсомол районы Тукай авылында, уллары, кызлары, оныклары тәрбиясендә яши. Нефтьче эше авыр булса да , бабаем, анда эшләгәненә бер дә үкенми. – Ә хәзер инде барлык җайланмалар да тудырылган, кирәк аппаратлар бар. Шуңа да карамастан, минем уемча, нефтьче эше авыр булган, һәм авыр булып калачак та, – ди ул. Бабаемның сүзләренә өстәп, шуны әйтәсе килә: нефтьче эше гасырлар буе сакланып килгән авыр хезмәт икәнен, без инде беләбез.

Чувашстан Республикасы, Комсомол районы, Тукай урта мәктәбе укучысы Зарипова Айсылу.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: