Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Нәрсә ул нефть?

Укытучы апа безгә: “Нәрсә ул – нефть?”- диде. Без аптырашып торганда Самат җавабын бирде:

Укытучы апа безгә:

 “Нәрсә ул – нефть?”- диде.

Без аптырашып торганда

Самат җавабын бирде:

 

“Нефть ул – җир мае,

 Ята ул җир астында”.

Әтисе нефтьче булгач,

Самат белә барсын да.

 

Төсе кара булган өчен,

Булган өчен хәзинә,

Кара алтын дигән исем

Бик килешә үзенә.

 

Нефтьне чыгару эше

Булганга авыр хезмәт,

Безнең илдә нефтьчегә

Һәрвакыт олы хөрмәт!

 

Нефть ятмаларына бай

Үз Татарстаныбыз.

Кара алтыныбыз булгач

Көчле бит Ватаныбыз!

 

Сабирова Назлыгөл Фазыл кызы,

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре

5 нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы.


 

Фото: “Казан утлары” архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев