Нинди атага угыл без?

Әтиебездән тусак та,
Атабызга нинди угыл без?
Нинди угылга ата?..
Угылларыбыздан безгә
Атабыз нуры кайта.
Атабыз булып булмас.
Атабызга тиң булырга
Яңадан туып булмас.
...Беләм мин: «Үлем килер»
Дисәм дә үлем килер.
Тагын бер кат Булым килмәс,
Килсә дә Үлем килер.
ӘКБӘР ГОШАЛЫ
Азәрбайҗан теленнән
Рифат СӘЛАХ тәрҗемәcе
"КУ" 10, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз