Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Нефтькә дан!

Нефтьче уйный малайлар, Кәгазь каскалар киеп. - Үсеп җиткәч чын белгечләр Булырбыз әле диеп. Татарстанның нефтенә Җитмеш бише тулган ел. "Хәзинә" дигән бәйгене Уздыралар ич быел. Мин дә каләмем кулыма, Алдым да яздым әле. Шагыйрь булмасам да, әйдә, Катнашып карыйм әле. Нефтьче булып эшләгән Абый һәм апаларга Изге теләкләр юллыймын Шушы зур юбилейда. Бик зур хезмәт башкаралар, Илне муллыкка күмеп. "Кара алтын" дисәләр дә Даны ак аның бүген.

Фәсахова Илзирә Габделхәевна, Татарстан республикасы Аксубай муниципаль районы МБГББМ “З. Т. Шәрәфетдинов исемендәге Карасу төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 5 нче сыйныф укучысы


Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев