Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Нефтьчеләр бишеге

Лениногорск – назлы бишегем, Нефтьчеләр тирбәләләр бу бишектә. Бер йорт та юк нефтьчесез бу төбәктә, Нефтьчеләр атлап кергән һәр ишектән. Кара алтын – зур хәзинә җир астында, Ромашкалар иркәләнә болыннарда. Ак чәчәкләр үскән якты болыннардан Кара алтын суыралар көн-төн корылмалар. Таулы ягым минем, Лениногорск, Халкың уңган: игенчеләр, нефтьчеләр. Сабантуй да ике тапкыр үтә бездә: Чәчү беткәч һәм августта икенчегә. Туган көнең, гүзәл калам, һич ким түгел Гасырлардан безгә килгән Сабантуйдан! Республикам туган көне, шәһәр көне – Һәрбер балаң бөеклегең синең тойган.

Лениногорск – газиз калам, туган йортым, Язлар килгәч алмагачлы – ак бизәкле. Горурланам: минем туган-үскән җирем Нинди данлы кара майлы – хәзинәле!

Мөхәммәтҗанов Айгиз, Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге «Куакбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең VIII класс укучысы


Фото: kudort.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев