Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Нефтьчегә мәдхия!

Татарстан – минем туган җирем, Урманнарга бай ул, кырларга. Килегез сез нефть чыккан якка, Нефтьчеләр җырын тыңларга! Бу җырларда Әлмәт һәм Азнакай, Ромашкино, Тимәш һәм Шөгер! Ару-талу белмәс нефтьчеләр Ил куәтен арттыра, шөкер. Зур хөрмәткә һәм мактауга лаек Кара алтын тапкан һәр эшче, Байлык өсти һәр көнебезгә, Дан сиңа, дан, тырыш нефтьче!

Сәйфетдинов Умар Рәис улы, Үзән районы Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы


Фото: teknoblog.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев