Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Нефтьче җизни

  Дөньяда һөнәрәләр бик күп, ләкин шулар арасында иң кызыклы һөнәр - Нефтьче. Нефтьче-ул нефть чыгару һәм эшкәртү буенча белгеч. Нефтьне «кара алтын» дип атыйлар. Һәм хәзер ул иң кыйммәтле, файдалы казылмаларның берсе булып тора. Нефтьче - мөһим һәм кирәкле һөнәр. Безнең гаиләдә дә Нефтьче бар. Бу минем җизни - Бессонов Сергей. Ул логистика буенча идарә итүче булып ООО «ГАЗПРОМ Нефть Шельф»та Мурманск шәһәрендә эшли. Җизни үзенең эше турында бик кызыклы итеп сөйли. Үз эше буенча ул бөтен дөньяны әйләнеп чыкты, күп кенә илләрдә булды. Хәзерге вакытта аның «Газпром нефть шельф» компаниясе - Россиянең Арктика шельфында нефть чыгаруны алып баручы бердәнбер нефть компаниясе. Алар «Приразломное» чыганагында эшлиләр. «Приразломное» чыганагы Печора диңгезендә урнашкан. Чыганак 1989 елда ачылган һәм 70 млн тоннадан артык нефть запаслары бар. 2013нче елның җәендә беренче скважина бораулау башланган, 2013нче елның декабрендә «Приразломное» платформасында нефть чыгару башланган. Нефть чыганагы булган беренче танкерны төяп җибәрү 2014 нче елның апрелендә булган. Төяп җибәрү өчен команданы Россия Президенты Владимир Путин биргән. Арктик нефтьнең Россия шельфында чыгарылган яңа сорт ARCO (Arctic Oil) исемен алдган һәм дөнья базарына беренче тапкыр кергән. Гади Россия экспорт нефте һәм Европаның башка сортлары белән чагыштырганда ул авыррак, ARCO нефть төньяк-көнбатыш Ауропаның катлаулы нефть эшкәртү заводында тирән эшкәртү өчен яхшы туры килә. ARCO нефте югары тыгызлыгы (куб метрына 906 кг чамасы) һәм күкерт микъдары югары булуы, шулай ук парафин микъдары түбән булуы белән аерылып тора. ARCO белән охшаш авыр күкертле нефть Якын Көнчыгышта иң таралган — Мисырда (Belayim, Gharib Blend, Ras Budran), Иранда (BSMR Blend, Aboozar), Кувейтта (Ratawi), Согуд Гарәбстаныда (Arabian Heavy) һәм Сирияда (Souedie). Төньяк Америкада иң охшаш сортлары - Мaya Мексикада һәм Cold Lake Канадада да бар . Көнбатыш Африкада - Бенинда һәм Конгода бар. Җизни әйтә: «Безнең Арктика нефте күпкә яхшырак, чөнки ул бик тыгыз». Җизни бераз платформа турында сөйләде. Проектны тормышка ашыру өчен диңгездә боз чыдамлы стационар «Приразломная» платформасы булдырылган, ул барлык технологик операцияләрнең үтәлешен тәэмин итә: скважиналар бораулау, нефть табу, саклау, танкерларга төяп җибәрү, җылылык һәм электр энергиясе эшләп чыгару. Аны проект ясаганда Американың, Канаданың һәм Норвегиянең алдынгы нефть-газ компанияләренең тәҗрибәсе исәпкә алынган, алар берничә дистә еллар инде мондый табигый-климат шартларында нефть чыгаралар. Платформа Арктика төбәгендә нефть чыгаруның максималь куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм иң зур боз йөкләнешенә исәпләнгән. Ул сөйләгәнчә, кечкенә Чаллы танкерлары нефтьне платформа белән ташый һәм аны экспортка китә торган зур диңгез танкерына сала. Җизнинең эше бик катлаулы, куркыныч һәм мөһим булуын аңладым. Безнең гаиләдә нефтьчеләр булуы белән горурланабыз. Машинага бензин салганда һәрвакыт нефтьчеләрне искә алабыз. Барлык нефтьчеләргә дә эшләрендә сабырлык, уңышлар телибез.

Алия Зарипова, Чувашстан республикасы Комсомол районы

Тукай урта мәктәбенең, 10нчы сыйныф укучысы


Фото: Алия Зарипова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев