Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Нефтьче булам!

Кем буласың, – диеп, – үскәч, Һаман сорыйлар миннән. Җавапны эзлим  шул чакта Әниемнең күзеннән. –  Җир йөзендә һөнәрләр күп, Барысы да яхшы, – ди. Ләкин хәлдән килгәннәрен Сайласаң бик яхшы, – ди. – Укытучы – белем бирә, Табиб сине дәвалый. Төзүчеләр йорт салалар, Хәрбиләр илне саклый. Нефтьчеләр нефть таба Җир астыннан бораулап. Төсе кара, үзе сыек – Ил өчен мөһим байлык... Көне буе уйлап йөрим: Кем булыйм икән үскәч? Шулчак телевизор аша Бер шәп хәбәр ишетәм. Кемне мактыйлар дисәгез – Кара алтын иясен! Эшләре авыр булса да, Алган хөрмәт бәясен! Ул – ягулык та икән бит, Төзелешкә дә әйбәт. Илебезнең мактанычы – Баулы, Сарман һәм Әлмәт. Шулай булгач, мин уйладым Нефтьче булам, диеп. Минем тырышлык белән дә Илебез үссен,  диеп. Әлегә тырышып укыйм Шәвәли мәктәбендә. Нефть серләрен өйрәнәм Химия дәресендә. Нефтьчеләрне котлыймын Зур бәйрәмнәре белән! Татарстан  алда барсын Сезнең тырышлык белән!

Шәфигуллин Рияз Нияз улы

 Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы “Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбе”нең

5 нче сыйныф укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев