Минем әтием нефтьче!

Мин Әхмәтвәлиева Мәликә Рәшид кызы Нурлат шәһәренең 1 санлы “Чишмәкәй” балалар бакчасының татар төркеменә йөрим. Миңа биш яшь. Ә апам Гөлназга 10 яшь. Ул Норлат шәһәренең 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлады.  Без  сезгә әтиебез турында язарга булдык. Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Ул ­ туган як. Безнең дә туган ягыбыз­ Нурлат шәһәре.  Безнең як хуш исле икмәге, ак шикәре, кара алтын ятмалары белән данлыклы. Әле ул  кара алтыны белән генә түгел, шушы җан байлыгын тудыручылары күп булуы белән дә горурлана ала. Туган ягыбызның җир астындагы зур хәзинәсе ул – кара алтын. Шәһәребез кара алтынга бай булгач, димәк аны эшкәртүчеләре дә безнең якташларыбыз, әтиләребез һәм бабаларыбыз. Безнең якта бер йорт та юктыр  нефтьчесез. Һәр йортта бер генә түгел өчәр, дүртәр нефтьче. Җир йөзендә иң якын кешеләр әти-әнидер. Әни үзенең назын бирсә, әти һәр яктан терәк булып тора. Әтиләрнең канат астында үзеңне көчле һәм иркен хис итәсең. Безнең әти  бик яхшы, олы җанлы, әйбәт. Әтиебез Әхмәтвәлиев Рәшид Хәниф улы  «Сургутнефтегаз», компаниясендә  эретеп ябыштыручы булып 15 ел эшли. Ул бер ай эштә һәм бер ай өйдә була. Аның хезмәте бик авыр һәм катлаулы хезмәт.  Ул бораулау вышкаларында метал кисәкләрен эретеп ябыштыра. Шулай ук бораулау вышкаларын сүтеп җыя һәм аларны бер урыннан икенче урынга  күчерә.  Алар төрле һава торышларында да эшлиләр. Кар, яңгыр, бураннар аларны куркытмый.  Ул үзенең хезмәтен яратып башкара. Әти белән кичләрен утырганда без аңардан үзенең нефтьче һөнәрен ни өчен сайлавын сорадык һәм сезгә дә әтиебезнең ничек нефтьче булып киткәнен язарга булдык. – Без абыем Рифкать белән  яланаяклы, ялтыр борынлы шәһәрдә үскән шук малайлар идек. Мәктәпкә киткәч  җитди һәм акыллы, октябрятьлар, пионерлар аннары комсомоллар булдык. Еш кына безне мәктәп укучыларын Норлат шәһәренең үзәгендә урнашкан нефть бораулау идарәсенә алып барып анда хезмәт итүче олы яшьтәге нефтьчеларның хезмәте белән таныштыра иделәр. Ул гына миңа җитмәгәч, бер вакыт әти белән әнидән качып  нефть бораулау идарәсенә үзем генә бардым. Капкасыннан керергә куркып аның тирәли шактый гына  әйләнеп йөргәч бер тишек таптым. Керергәме-юкмы дип мин басып торганда шул тишектән эшчеләрме, үтеп баручылармы чыгалар да керәләр . Мин дә шул тишектән кереп буровой  вышкасы куелган урынны табып барып бастым. Мине нишләп йөри дип яныма бер олы яшьтәге эшче абый килде. Шул кадәрле кызыксынуым йөземә чыккан бугай. Ул абый мине куып җибәрәсе урынга, вакытын кызганмыйча буровой вышкалары турында озак кына сөйләде.  Вышканың ватылган, җимерелгән чаклары да була диде. Ә мин аңардан аны ничек төзәтәләр дигәч, ул миңа ябыштырып диде. Өйгә мин атлап түгел очып кайттым. Шул көннән минем бер генә хыялым иде. Киләчәктә мәктәпне тәмамлагач эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштереп бая басып торган вышкаларны эшкә яраклы итеп ябыштырып төзәтергә. Өйдә кичке аш вакытында әтигә сораулар бирә башладым. – Син кем булып эшлисең? Әти эретеп ябыштыручы диде. Шул көннән минем дә әти кебек оста итеп ябыштырып карыйсым килде. Ял көнне  әти белән әни бер туганнарыбызга кунакка киттеләр. Без өйдә абый белән генә калдык. Үзем куркам, ә үзем кечкенә герой кебек абыйны котыртам. – Әйдә мин әйтәм әтинең эретеп ябыштыра торганын алып әнә теге тимерне ябыштырып карыйбыз. Абый да курка. Әти  белсә, башта мине орыша . Шулай да мин абыйны күндердем. Ай-хай җиңел түгел икән! Без кулларыбызны авырттырып бетереп, эретеп ябыштыру аппаратын  урынына әти куйганча ясап куйдык. Тик әти белде. Күпме тырышсак та, дөрес итеп куеп бетерә алмаганбыз. Мин читтә калдым, абыйга эләкте. Икебезне дә янына утыртып дөресен сөйләвебезне сорады. Ә без бер авыздан: – Без үсеп җиткәч нефтьчелар булырга телибез. Ә бу аппарат сезгә  ни өчен иде? Кара алтынны җир астыннан  бораулап алу өчен вышкалар кирәклеген әйткәч әти көлеп җибәрде. Менә нидә икән эш дип ул безне үзе эретеп ябыштыру аппаратында эшләргә өйрәтә башлады. Аның нечкә  үзенчәлекләренә  төшенергә ярдәм итте. Мин укып бетереп эшкә урнашканда инде эретеп ябыштыру аппараты белән эшли белә идем. Беренче эш көнем минем өчен җиңел узды. Әтиемнең тырышлыклары бушка булмады.  Яхшы эретеп ябыштыручылар исемлегенә мин бик тиз эләктем. Эш урынымдагы коллективым мине бик җылы каршы алды. Эш булгач, төрлесе була. Күп кенә эшнең нигезләренә мине  беренче тапкыр эшли башлаган буровойдагы прораб төшендерде. Ул нефть конструкцияләрен эретеп ябыштыруның  төп нечкәлекләрен өйрәтте. Ул катгый, әммә гадел прораб иде. Шулай ук ГОСТның барлык күләмен ничек үтәргә кирәклеген аңлатып бирде. Минем эшем ябыштыру гына түгел, ә металларны дөрес итеп кисү дә. Аның нечкәлекләренә мине бергә эшләүче иптәшем Павел өйрәтте. Ул шәп металл кисүче. Һәр ел саен  без белемнәребезне ныгытып торабыз. Балачактагы хыялым тормышка ашты – мин нефтьче дия алам. Минем кулдан күпме буровой вышкалары узды. Аларны ябыштырырга да туры килде. Бик беткән тәөшләрен кисеп яңа металлар белән ялгарга туры килде шушы 15 ел эшләү дәверендә. Сайлаган һөнәремне бүген дә  яратып башкарам. Без әтиебез белән горурланабыз!
Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: