Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Мин дә нефтьче кызы

Төпчек кызы булып үстем Нефтьче гаиләсенең, Шәүләләре дә калмады Арада икесенең. Истә калган әтиемнең Шакмаклы күлмәк җиңе, Юар өчен кирәк иде Сабынның юан, киңе. Өйгә кайткач, гел аңкыды Аннан солярка исе, Килә иде һәрчагында, Танау кысып “Фу-у”, - дисе. Капка тавышын ишетеп, Ишеккә барам очып, Каршы алам әтиемне, Ул ала мине кочып. Кабинада ул утырган Сәгатьләрен үткәреп, Җир астына бер-бер артлы Бик күп торба төшереп. Җәен тәгәрмәч өстендә, Кыш айлары - чанада, Гел ияреп йөри будка Ял өчен буш арада. Күз алдыма килү белән Сиземләп алам исен, Беркая да куеп булмый Бәләкәй чакның хисен. Тутыкмый торган тимердән Булган ашка җамаяк, Минем дә ризыкка язды Йөретеп торгач аяк. Ничек язарга да белмим, Ахырыннан, башыннан, Шулай тамак туйдырганнар Ашханәнең ашыннан. Җиләк  аланы очраса Әгәр эше янында, Җыйган аны бик яратып, Мал табу бит канында. Алдынгылар белән рәттән Алган ул машинаны, Тирә-якка нык таралган Ул вакыт аның даны. Ике күлнең арасына Нефтьтән фонтан бәрә, Ул урынга үлән үсми Һәм хәтсез ята шәрә. Ак казлар да кайчагында Кайта батып карага, Әле дә түзә җиребез Тирән эзле ярага. Уяларны мөлдерәтеп Тула иде тозлы су, Искә төшкәч күңелләргә Булып куя ямансу. Өстән күзәтеп тордылар Бардамы, дип, тәртиптә, Очкычларының тышлары Булды гел сары төстә. Мичкә яктык ваклап утын Файда күрмәдек газдан, Килә иде аның исе Кайвакыт хәтта баздан. Ниләр генә чыгармыйлар Кара алтын аертып, Булыр иде моның белән Бөтен илне баетып. Иртән китеп, кичен кайтып, Йөрде кара эшчеләр, Мәктәптә укып үстеләр Безнең кебек кечеләр. Кызыклы хәлләр сөйләнде Иртәсен тукталышта, Ярышкан мәлләр дә булды Сүз белән сүз алышта. Печән өләшкән чагында Кимсеттеләр эшчесен, Бирә иделәр аңарга Чабыр җирнең кечесен. Анысы да әле аның Була иде гел дүмгәк, Асрый иде мескеннәр Берәр сыерны, имгәк. Тракторлар үтә иде Йортларны нык селкетеп, Тын алмый тора идек без, Үтеп киткәнен көтеп. Саклый идем уем белән Яшәгән йорт почмагын, Башкалар хәтерли микән Куркулы сабый чагын? Ямьсез итеп кулланганнар Хатын-кызның көчен дә, Әнием эшләгән ул чак Торба салу өстендә. Өстенә кигәннәр алар Ак мамык эчле сырма, Салкында өшетмәгән ул, Бары тик кенә торма. Торба өстенә утырып, Кимергәннәр туң икмәк, Эләккән шунда җылы чәй, Эчкә кергәч җаң бирмәк. Саклаган баш, муеннарын Кәҗә мамыкның шәле, Соң кайтып җиткәч ул өйгә, Һич тә калмыйча хәле. Кызу атлап кайтыр өчен Булмаган юньле юлы, Бияләй эчендә өшеп Каткан кайтканчы кулы. Авылыбыз эчкәредә Юлдан бишләп чакрым, Аны үтәргә кирәккән, Чамача, сәгать ярым. Чүмечле трактор белән Өйрәнеп җир казуны, Башлый эш кенәгәсендә Абыем да язуны. Армия хезмәте көтә Башкаларны бу яшьтән, Аңа шулай туры килә, Бәхете булгач эштән. Ун яшьтә басып карадым Мин дә аның педален, Ике-өч өй ара уздым, Чыгарып бер амәлен. Акчасына хуҗа булды Әти белән икесе, Үзенә яңы кәгазьдән, Галиханга - искесе. Әнигә алган шәленең Чәчкәсе эре бизәк, Анысын дөрес эшләгән Шулай бит, диләр, кирәк. Гаилә дә корып җибәрде Бер елдан соң өйләнеп, Тату гына көн күрделәр, Дөнья барды көйләнеп. Дәвам итте сабыр гына Ул да әтинең юлын, Сәләмәтлеге кимсетте Аның бердәнбер улын. Кул көчен һич җәлләмәде, Акты гел аның тире, Бер-бер артлы килеп торды Начардан-начар чире. Нык газаплый аның җанын Эшләр-эшләмәс йөрәк, Моның өчен сәбәп булды Каты җир һәм дә көрәк. Гомерендә күпме михнәт Күрә адәм баласы, Рәхәт тормыш итер өчен Килә исән каласы. Әтиле-уллы икесе Уйнадылар гармунын, Тире иләп тектерделәр Ничәмә-ничә тунын. Нәселне дәвам иттерә Бары бик тә ныклы ир, Без дә лаек ул кешегә Ныгыт һәм уллар да бир. Химияны яхшы белә Бер кызыбыз - лаборант, Барыннан алда барырга Үз-үзенә биргән ант. Академия бетерде, Дипломы булды кызыл, Акыллы егет син булсаң, Бүген чиратка языл. Конкурсларда яулады Гел алдынгы урынны, Әйдәли үзе артыннан Ул киләчәк буынны. Зур терәк булып барсына Өләшә гел сөенеч, Мактап тора түрәләре: “Өметле”, - дип-  “яшь белгеч”. Илтеп бирде таныклыгын Нефть көллиятенә, Тимур исемле улыбыз Үзенең бәхетенә. Югарыда утыручы Ныклы адәм булырмы, Ак кәгазьгә кара белән Һөнәре язылырмы? Күргән-белгәннәрне яздым Бу тарафтан әлегә, Салмак кына бора тормыш Көнкүрешне хәллегә. Чынбарлыктан алып яздым Башымнан кичкәннәрне, Беркая да куеп булмый Шул юлдан үткәннәрне. Үзем генә тоеп үттем Эчтәге әрнүләрне, Дошманыма да теләмим Бу кадәр күрүләрне. Тагын бармы түгүчеләр Чиләк-чиләк яшьләрен, Минем аша җиткерәләр, Бәлки, хатирәләрен. Берничә язмышны рәттән Шигыремә сыйдырдым, Әллә инде дүртәр юллап Зур бер әсәр булдырдым. Язганнарыма, белгечләр, Бирерсез әле бәя, Шулай тумый да микән ул Башкаларда хикәя? Авызымнан чыккан сүзнең Һәрберсен мин ия, Интернетка куйдырмыйлар, “Хуҗа табылыр”, - дип, - “я”. Артта калды инде хәзер Авыртулар, сызлану, Кирәк булыр киләчәктә Бераз гына моңлану. Өмет итәм мин ходайдан Бар кешегә яхшылык, Тирә-якны нурландырып Балкып торсын яктылык. Көн күрергә иде җирдә Кулыма тотып каләм, Яраткан һөнәре белән Тамак туйдырсын адәм. Бер ел эчендә тупладым Хәтсез генә мин “рәхмәт”, Аларга кушылып килде Шушы яшемдә хөрмәт. Алда әле, белеп торам, Тирә-якка танылу, Гәзит, журнал битләрендә Күп нәрсәләр язылу. Конкурста катнашуым Минем әле беренче, Вакыт та бик күп калмады Елау катыш көлгәнче.

Рәзилә Саитова


Фотода автор. "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев