Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

"Хәзинә" бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Казан утлары” журналы әдәби барышны халыкка җиткерүче төп басма булу белән беррәттән, әдәбиятны үстерү бурычын да үзалдына максат итеп куя.

“Казан утлары” журналы әдәби барышны халыкка җиткерүче төп басма булу белән беррәттән, әдәбиятны үстерү бурычын да үзалдына максат итеп куя. Шуңа да журнал һәрдаим конкурслар оештыра. Узып баручы ел Татарстанда нефть чыга башлауга 75 ел тулу вакыйгасы  белән дә истәлекле. Бу уңайдан “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы “Казан утлары” журналы, “ТАТНЕФТЬ” акционерлык җәмгыяте белән берлектә әдәби конкурс игълан итте, һәм менә ел азагында нәтиҗәләр билгеле булып, җиңүчеләр бүләкләнде. Әлеге әдәби конкурс Татарстанда кара алтын чыга башлауга 75 ел тулу уңаеннан, нефть сәнагате тарихы һәм хезмәтчәннәре турында иң яхшы повесть, хикәя һәм шигырьне билгеләде. “Хәзинә” конкурсы 2018 елның апрель аеннан башлап декабрьгә кадәр дәвам итте. Ул бик күп катнашучыларны үзенә җәлеп итүе белән дә сөендерде. Бәйгегә Төркия, Чувашстан, Башкортстан, Пермьнән һәм башка төбәкләрдән 11 повесть, 30 артык хикәя, мәктәп укучыларыннан 40 артык хикәя һәм шигырь килде.

25 декабрь көнне Казанда “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Хәзинә” әдәби конкурсының җиңүчеләре бүләкләнде. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасының “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов;  Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев;  “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте вәкиле, “Рухият” нәшриятының баш мөхәррире Рамил Миңнуллин; ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәсьәләләр идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова котлады.

“Хәзинә” бәйгесенең җиңүчеләре

“Хикәя” номинациясе:

I урын – Зәбир Гыймаев (Түбән Кама районы).

II урын – Рәмзия Габделхакова (Әлмәт районы).

III урын – Альберт Хәсәнов (Әлмәт районы).

Кызыксындыру бүләге  – Ирек Бәдретдинов (Азнакай районы).

Кызыксындыру бүләге  – Гәрәй Рәхим (Казан).

Кызыксындыру бүләге  – Рәфкать Шаһиев (Әлмәт районы).

Кызыксындыру бүләге  – Гөлфия Солтанова (Лаеш районы).

“Повесть” номинациясе:

II урын – Айзирәк Гәрәева (Төркия).

III урын – Рәмис Латыйпов (Казан).

III урын – Тәлгать Галиуллин (Казан).

Кызыксындыру бүләге  – Фәнзәлия Бәдертдинова (Башкортстан).

Кызыксындыру бүләге  – Марат Кәбиров (Казан).

Кызыксындыру бүләге  – Әхтәм Зарипов (Казан).

“Поэзия” номинациясе: (мәктәп укучылары арасында).

I урын – Ландыш Габдрахманова (Әтнә районы, Күнәр авылы).

II урын – Гөлгенә Шәкүрова (Чувашия, Комсомол районы, Тукай авылы).

III урын – Камилә Мостафина (Арча районы).

Кызыксындыру бүләге – Марат Ихсанов (Бөгелмә шәһәре).

Кызыксындыру бүләге  – Исламия Сафина (Питрәч районы, Шәле авылы).

Кызыксындыру бүләге  – Назлыгөл Сабирова (Нурлат районы).

Кызыксындыру бүләге  – Рияз Шәфигуллин (Апас районы, Бакырчы авылы).

“Хикәя” номинациясе: (мәктәп укучылары арасында)

I урын – Алинә Хәбибуллина (Актаныш районы).

II урын – Әмир Гыйбадуллин (Яшел Үзән районы).

III урын – Әмир Фәрхуллин (Мамадыш районы, Кече Кирмән авылы).

Кызыксындыру бүләге – Әдилә Маннапова (Бөгелмә районы).

Кызыксындыру бүләге  – Айзилә Мингалеева (Чувашия, Комсомол районы, Тукай авылы).

ФОТОРЕПОРТАЖНЫ МОНДА КАРАГЫЗ.

"Хәзинә" әдәби конкурсына йомгак ясау

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев