Хезмәт юлы

Хәлмәкәй тавы. Сәгать кичке җиде. Бүтән көннәргә караганда, бүген бу тау икенче төрле күренә. Бу вакытта кояшның байый башлавы сизелә. Кояш көнбатышка авышкан. Хәлмәкәйнең каршында бөек баһадир – Аккош тавы тора. Аккош тавы, бу минутта кояш нурларына Хәлмәкәйгә төшәргә комачаулый. Кыш көне, бу Аккош тавының текәлегеннән курыкмаган малайлар, чаңгы белән шуалар. Ләкин аннан шуганда егылсаң, беттең инде. Бу Хәлмәкәй тавыннан уңга карасаң, өстәрәк Калатау күрерсең. Калатау дигәч тә, ул хәзер бәрәңге, җиләк, кәбестә үстерелә торган басу инде. Ә менә тугызынчы, унынчы гасырларда ул урында Кирмән шәһәре булган.

Хәлмәкәй тавының үзендә, уннан артык нефть чыгару скважиналары – чирәм утлап йөргән жирафлар кебек тоелалар. Алар - җиргә кереп киткән торбалар, нефтьне өскә алып чыгалар. Ә нефть үзе белән бергә иярчен газлар, суыкта ката торган парафиннар да алып чыга. Нефтьне – җирнең кара мае диләр. Ул кара майдан нәрсәләр генә ясап чыгармыйлар. Нефть – ул илебезнең байлыгы, кыйммәтле хәзинәсе. Менә шундый көчле тау инде ул Хәлмәкәй тавы.

Ә кояш нурлары, кан төсенә кереп, сул якта урнашкан Кирмән авылын әфлисун төсле палас белән каплады. Ерак кына түгел М-7 трассасыннан машиналарның гөрелтесе ишетелеп куя. Кич шулхәтле җылы. Аяк астындагы ямь-яшел үләннәр шундый тәмле исле ки, хәтта башны әйләндерә. Ни өчен Нәгыйм бүген шулай дулкынлана соң? Бөтен тирә-якны әле генә күргән кебек хис итә? Бөтен әйберне тамырыннан алып уйлый? Авылда әле кичә генә Сабантуй иде. Бәлки шуңадыр?

Авыл кешесе өчен Сабантуй нәрсә соң ул? Һәй Сабантуй, беренчедән басулардагы чәчүнең төгәлләнүе, ә икенчедән, анда бик күп кунаклар һәм барлык авылдашларыңны күрәсең. Нәгыйм кичә дә бик хисләнгән иде. Барлык классташларын, туганнарын, авылдашларын, авылга кайткан кунакларны күрү шатлыгынннан бәйрәм белән котлап моңлы җыр җырлады. Халык гөрләтеп кул чапты.

...Смена алмашынды. Нәгыйм килгәч, көндезге оператор кайтып китте. Нәгыйм көндәлек эшенә кереште. Җәйге эш кышкы эштән аерылып тора! Бер яктан караганда җиңелрәк: скважинадан менүче нефть катмый, аны пар машинасы белән җылытасы юк, кышкы салкын үзәккә үтми, карны көрисе юк, һәр секунд саен куркып тормыйсың. Тик барыбер, графигың килеп җиткәч, җиңел дип карасаң да, авыр. Бик куркыныч эш бит бу! Хәлмәкәй тавы астында девон катламының нефть бассейны урнашкан. Һәм унике сәгать буена скважиналарның дөрес эше өчен, син җаваплы.

Менә Нәгыйм кисәк кенә төшен исенә төшерде. Кичә төнлә, аның, нефть чыгару белән бәйле егерме биш еллык хезмәт юлы күз алдыннан үткән иде. Әйе, чынлап та Нәгыйм бүгенге уникенче июнь көнендә, бу Хәлмәкәй тавында, беренче тапкыр нефть чыгара башлаган иде. Менә күпме вакыт үткән бит. Менә ни өчен ул бүген үзен, икенче төрле хис иткән! Менә егерме биш ел буе ул яңгыр, буран, давыл, эссе кояш астында шушы скважиналарның манометрларын, счетчикларын барлап торды, җәй шул тирәнең печәнен чапты, кышын карын көрәде, нефтьне тоздан һәм судан аерды, бик күп тонна нефтьне камаз машинасы цистерналарына тутырып озатты. Алар Менделеевскидагы заводка эшкәртелергә киттеләр. Ә скважиналар янындагы торбадан иярчен газларның факелы “Прометей уты” кебек янып тора. Нәгыйм бүген бик күп уйланды, исән-сау эшләп йөрүенә куанды һәм үткән хезмәт юлы өчен горурланып куйды.


Фархуллин Әмир Раиф улы, Мамадыш районы Кече Кирмән авылы,

Урта Кирмән мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: