Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Кемгә сөйлим серләремне...

Буровойда гадәти булмаган тынлык. Көнне төнгә ялгап, дөбердәп эшләгән кырык бер метрлы манара-вышка тынып калган.

Буровойда гадәти булмаган тынлык. Көнне төнгә ялгап, дөбердәп эшләгән кырык бер метрлы манара-вышка тынып калган. Янында брезент киемгә төренгән эшчеләр дә күренми. Вышка түбәсендәге лампочкалар да, кемгәдер үпкәләгәндәй, тонык кына яктырталар. Вышкадан арырак урнашкан культбудкада бораулаучы Баязит кулдашы Зиннур белән шахмат уйнап утыра. Боксёр перчаткасы кигән верховой Булат, яшьлек кайнарлыгы белән, кызып-кызып күнегүләр ясый. Юк-юк та стенаны да дөмбәсләп ала. Беләкләрендә көч-куәт ташып торган егет китереп бәргәч, дивалардагы «Бишьеллык планны – дүрт елда!», «КПССка дан!», «Яшәсен!..» дигән лозунглар да, юлбашчыларның кадакка эленгән портретлары да дерелдәп калтырап куя. Хәер, тәгәрмәчләр өстендә утырган, көчлерәк җил иссә дә чайкалган будкага күп кирәкмени?

Шахматчыларның Булатта кайгысы юк. Терсәккә таянган куллары белән чигәләрен учлап, уенга мавыкканнар. Баязит, катгый карарга килеп, тиз генә бер фигурасын күчерә.

– Шах!

Булат, күнегүләрдән туктап, өстәл янына килеп баса, уйнаучыларга сиздермәскә тырышып, бер фигураны күчереп куя. Шулай да Зиннур моны күреп ала.

– Шаярма әле син, Булат, шаярма! Безнең монда кискен көрәш бара... Булат күчергән фигурасын кире урынына этәрә.

– Көне буе «Шах!» та «Мат!» Җитәр инде сезгә! – Егет бияләе белән Зиннурның җилкәсенә җиңелчә генә төрткәләп ала.

– Әйдә бокслашабыз!

– Нинди бокс?! Күрәсең ич, минем корольгә «покушение» бара. Зиннур, королен сакларга тырышып, йөреш ясый. Баязит, шуны гына көткәндәй, тиз генә үзенең бер фигурасын шахмат тактасының икенче шакмагына күчерә һәм тантаналы рәвештә башын югары күтәрә.

– Сиңа мат, Зиннур! – Аннары, дөнья чемпионатында җиңү яулаган гроссмейстерларча горур кыяфәттә кулын көндәшенә суза. Зиннур «ничек булды соң әле бу?» дигәндәй, бер мизгел шахмат тактасына текәлеп тора. Ахыр чиктә, чарасыздан, җиңелүен танырга тырыша.

– Да-а, бүген миңа иртәдән бирле «мат» тондыра башладың әле син, Баязит. Юньлегә булса ярар иде.

– Глина китерергә булса ярар иде, дип юра. 

– Әйе, фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килсен иде, – ди ул, елмаеп. Бераздан җитдиләнеп өстәп куя.

– Шахмат тактасындагы «мат» – чепуха! Кичәдән бирле простойда утырабыз. Менә кайда ул настоящий «мат!» Эшчеләрнең борчылуы инде йөзләренә чыга. Әңгәмә үзеннән-үзе эшкә: уртак борчу-мәшәкатьләргә күчә.

– Кичә конторага киткән мастер да күренми...

– Ярый ла, юлы уңып, бер машина глина төяп кайтса... Бораулаучыларның глина дигәннәре – он кебек төелгән яшькелт тау токымы. Суга салып болгаткач, камырдай үзле измәгә әйләнә. Бораулаганда, скважинаның ян-якларына сыланып, ишелүдән саклый. Борын-борыннан чүлмәк ясау өчен кулланылган бу үзле балчыкны сынлы сәнгатьтә дә файдаланалар.

– Кайчан без адәм рәтле кешеләр кебек туктаусыз эшли башларбыз инде, ә?

– Эшсезлектән үзем дә туйдым, – ди Баязит, исемен төбәп әйтмәсәләр дә, аның бакчасына таш атуларын чамалап. Зиннурның сүзе бетмәгән икән әле.

– Безнең вахтада син – старший. Сине беләбез. Таләп ит! Требуй! Китерсеннәр! – ди ул. – Көн саен болай тик ятсак, башкалар уч тутырып акча алганда, безгә нәрсә, аю шикелле тәпи суырырга кала инде...

Баязит үз сменасы өчен җавап бирсә, мастерлары Сәетгали барысы өчен дә җаваплы.

– Ярар, мастер кайтканны көтик инде, – ди ул. – Мәсьәләне кабыргасы белән куям, дип китте бит.

– Кабыргасына гына түгел, сыртына салып сөйләшергә кирәк монда. Без Горшковныкылардан киммени? Аңа барысын да бирәләр... Ә безгә?..

Нефтьчеләр мастерларының уйнап йөрмәгәнен белә, билгеле. Баязитка шул ачуларын басар өчен генә бәйләнәләр инде.

Тышта машина тавышы ишетүгә, үзара бәхәсләшкән нефтьчеләр дәррәү тәрәзәгә ташлана: Сәетгали түгелме? Түгел икән шул. Будкага план бүлеге инженеры Люба килеп керде. Кулындагы түгәрәкләп төрелгән ватман кәгазен җәһәт кенә җәеп җибәрде дә, кнопка ярдәмендә, приказлар тактасы янәшәсенә беркетеп тә куйды.

– Әнә, күрегез ничек эшләгәнегезне!

«Яшен» битендәге сурәттә, 48 саны сугылган буровой вышкасы, авызлары колакка кадәр ерылган эшчеләре белән самолётта оча. Ә аларның 47 нче вышкасы «Менә авам!», «Менә авам!» дигән кебек, ташбака өстендә сөйрәлә иде.

Кайсы кая таралган егетләр дә, машина тавышын ишетеп, будкага йөгереп керде. Алар, «Яшен»дә үзләренең карикатураларын күргәч, плановик хатынга ябырылдылар.

– Безнең адәм мәсхәрәсенә калуыбызга сез... – Зиннур аздан гына «контора күселәре» дип ычкындырмады, – конторскийлар гаепле! Аның сүзен башкалар да күтәреп алды.

– Әйе! Безнең бригаданы вакытында измә белән тәэмин итмәүләренә сез гаепле!

– Ак эт бәласе – кара эткә!

Любовь Степановна – үз эшендә азау ярган белгеч – тиз генә бирешә торганнардан түгел, каушамыйча, каударланмыйча гына дәлилләр китерә-китерә аңлатырга тотынды.

– Без тәэминатчылар түгел бит. Безнең бүлек саннар белән эш итә, – диде ул, ярыйсы гына кызып барган егетләрнең учагына су сибеп. – Горшковныкылар мең метрга җитеп киләләр. Ә сезнең бораулаган метрларыгыз ташка үлчим генә. Койрыкта сөйрәләсез! Шулай булгач, кемгә үпкәләргә?

Ханым егетләр белән бәхәсләшеп тормады, «вездеход»ка утырды да китеп барды. Аның артыннан әчкелтем бензин исе генә таралып калды.

Кәефләре кырылган бораулаучылар янына, көтмәгәндә, алюмин бидон күтәргән кыз килеп басты. Оялмый-тартынмый гына:

– Абзыйлар, катык кирәкмиме? Свежий катык! – дип, тәҗрибәле сатучылар кебек, товарын мактарга кереште.

Әле һаман ачуы басылмаган Зиннур күзенең агы белән кызга карап алды.

– Нинди катык?! Катык кайгысымыни монда! Базарга барыгыз! Әмма кыз да тиз генә бирешә торганнардан булып чыкмады. Зиннурның сүзләрен колак яныннан гына үткәреп җибәрде дә, бидонын чирәмгә куеп, сумкасыннан стакан тартып чыгарды, бидон капкачын ачып, бәләкәй чүмеч белән стаканга катык салды. – Менә, кабып карагыз әле! Мәгез, кем беренче?

Егетләргә елмаеп карап торган чибәр кызның тәкъдименә кем каршы килсен инде. Берьюлы берничә кул стаканга үрелде.

– Ай Алла! Түгәсез бит инде!

Кызның катыгы, чыннан да, тәмле иде.

– О-о, телеңне йотарлык!

– ОРС кибетенең әчегән кефиры түгел инде бу!

– Сеңлем, сөт өсте түгелме соң бу?

Мактаганны кем генә яратмый. Кызның көләч йөзе тагын да яктырак балкыды.

– Сыерыбыз шулай куе сөтле безнең, абый. Катыкны да аертылмаган сөттән генә оетабыз.

Минут эчендә кызның катыгы сатылып та бетте.

– Сеңлем, иртәгә дә... Ә юк, көн саен кил инде син! Безне онытма! – Яңгыр яумаса, килермен...

– Причём монда яңгыр?

– Яңгыр яуса, юлның юл дияр җире калмый, абый. Тездән пычракка әйләнә.

– И-и, бичаралар, юлсыз тилмерәсез икән.

– Һи, тилмерү генәме?

– Кыз катык оетырга гына түгел, сүзгә дә оста булып чыкты.

– Гүр газабы кичерәбез. Менә сез безнең авылга юл салсагыз иде ул.

– Нефть чыкса, обязательно салырбыз, сеңлем. Ә авылыгызның исеме ничек?

– Суыксу.

– Кара инде син, ә! Салкын сулы авылда шундый чибәр кызлар үссен әле.

– Ә синең исемең ничек?

– Икенче килгәндә әйтермен.

– Ай-яй-яй! Бигрәк чая икән бу кыз. Авыл баласы димәссең.

– Хәзерге заман балалары туганда ук сигез класс тәмамлап туа, беләсең килсә...

– Шулайдыр... Шулайдыр...

Электрик Зәбиров сүзен әйтеп бетерми, нәрсәгәдер үкенгән кыяфәттә телен аңкавына тидереп, чыртлатып ала.

– Э-эх!.. Эх! Бераз соңрак туасы калган. Ничек яшисен белер идем.

– Аннары, кыз тирәсендә бөтерелгән Булатка дәшә.

– Булат, син безнең арада иң яше. Бар инде, бу чибәр кызны өенә кадәр озатып куй, адашмасын! 

– Ә мин юлны үзем дә беләм. Сез килгәнче, безнең монда җәйге лагерь иде.

Уйласаң, адәм баласына күп кирәкмени? Бер бәләкәй генә чәтертән кыз ирләрнең салынган борынын күтәреп китте.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев