Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Кара Батыр (ПОЭМА)

Гасырларны берәм-берәм Тарихлардан эзләп табыйк.

Гасырларны берәм-берәм Тарихлардан эзләп табыйк. Чор үтсә дә, язу кала, Димәк, юллар түгел ябык. Кара Батыр мең ел элек Җир астында тамыр җәйгән. Үз куәтен исбатларга Сорамаган ачык мәйдан. Тәрәзәче Петр Берләр, Галиҗанәп Әби патша... Кара Батыр барысының Хыялында чынга аша. Уразмәтләр нәселенең Надир атлы бер угланы Озак эзләгән, имештер, Кара Батыр хак юлларын. Бирешмәгән Кара Батыр. Еллар арты еллар узган. Фидакарьләр “чабатасы” Әрдәнәләп, имеш, тузган. Океан арты галимнәре Хыялланган булса кирәк, Кара Батырны тиз генә Чыгарырбыз диеп сөйрәп. Ансат кына бирешмибез, Холык шундый, нишләтәсең. Мәйдан тотыйм дисәң, әгәр, Баш батырга көрәшәсең. Көрәш Адәм басмаган урында Сукмак салу гаять авыр. Шуңа өстәп, килеп чыкса Күз күрмәгән яңа давыл. Кара Батыр тирәндәрәк, Анда – сугыш, монда – сугыш. Хыял өчен жәл түгел ул Түккән көчең, алган сулыш. Ватан көтсә синнән җиңү, Батырларга тиңләшерлек. Ил дошманы белән яуда Акыл җигеп көрәшерлек. Ил язмышы кыл өстендә, Синең өстә изге бурыч. Йөрәгеңдә көч барында Мең тапкырлар күбрәк тырыш. Җир-Ана дип юкка гына Әйтмәгәндер бездә халык. Ярдәменнән ташламый ул, Сөйләшә бел җаен табып. Иң катлаулы мәлләрдә дә Шатлык тулы килә хәбәр: Көчлеләргә көч бирим дип, Кара Батыр ишек кагар. Күрешү Ургылды көч, бәрде куәт, Кара Батыр көнгә чыкты. Ышанмаган өметсезне Җиле белән җиргә екты. Һәм таралды илгә шөһрәт, Пәһлеванга мактау яуды. Һәрвакытта хаклык – өстен, Дошман чүкте, дошман ауды. Ничә гасыр хыял булган Ул көн килде киләчәктән. Бу мәлдәге тырышларны Дан-шөһрәткә күмәчәкләр. Тәкыядагы гөлләр кебек Тезелеште зур җиңүләр. Кара Батыр әй кинәнде, Акландылар бу көтүләр. Татар илен колачлады, Каһарманның күңеле киң. Булыр микән тагын берәү Аңа тиңдәш, аңарга тиң? Янартаудай күккә ашты Җир бәгыреннән кара алтын. Батыр булыр күпме ирнең Йөрәгенә капты ялкын. Үр арты үр Үзәнлекләр, калкулыклар Кара Батыр ишеме соң? Үрләр аша офыкларга Синең җырың ишетелсен! Алкышларны, дан-шөһрәтне Кем яратмый җир йөзендә? Мактасалар, уздырырсың Соңгы көчкә үзеңне дә! Һәм уздыра Кара Батыр, Тарих яза киләчәккә. Һәм ышана, килер буын Үзен күккә чөячәккә. Ышанды ул. Ышандылар. Акландылар өметләр дә. Инде күптән чал кунгандыр Ул чактагы егетләргә. Үрләр яулау җиңел түгел, Иң авыры үрдә калу. Көчең беткән чагыңда да Егылмаска куәт табу. Кара Батыр тауга менгәч Көч-дәрманын ныгыткандыр. Үзәнлектә үзен-үзе Тауга карап юаткандыр. Уйлагандыр: килер ул көн, Хуҗа булыр акыл көче. Шул чагында юмарт булыр Кешелеккә җирнең төше. Акыл гасыры Үтте ул чор, күзне йомып, Хуҗаларча җирне яулау. Иртәгене искә алмый, Бүгенгедән барын даулау. Кара Батырга янәшә Килде акыл, килде заман. Билен бирде дигән Батыр Әле һаман тота мәйдан. Ил тоткасы булыр ирләр Акыл белән көйли эшен. Бүген түккән маңгай тирең Киләчәккә илтсен өчен. Җирдән чыккан алтын әүвәл Баетсын дип рух дөньясын Хезмәт итә икән кеше, Тапкан димәк, чын кыйбласын. Кара Батыр бүген дә бит Ватанымның таянычы. Шушы җирдә туганнарның Килер көнгә ышанычы. Еракларга җитәр һәрчак Үз илемнең яхшы аты, Көч-куәте, горурлыгы Булган чакта Кара Батыр!

“Хәзинә” конкурсына

Габдрахманова Ландыш Альберт кызы

Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев