Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Кара алтын табучыга

Уңышларың безне рухландыра, Без алардан көч-дәрт алабыз. Синең тырыш эшче икәнлекне Һәркем белә, олы агабыз.

Уңышларың безне рухландыра,

Без алардан көч-дәрт алабыз.

Синең тырыш эшче икәнлекне

Һәркем белә, олы агабыз.

 

Тормыш юлың бик катлаулы булган,

Яңа тармак булып тугансың.

Ләкин яшәү дәртең көчле булгач,

Рухи яктан ныгый баргансың.

 

Җаваплылык сине сындырмаган,

Ялкаулыкны кире каккансың.

Бәхетеңне, хак һәм туры юлны

Хезмәт өлкәсендә тапкансың.

 

Фәнни ачыш якын дустың булган,

Зур үрләрне яулый баргансың.

Халык бәхете өчен көрәшүдә

Зур ихтирам, шөһрәт тапкансың.

 

75 ел армый-талмый хезмәт итү

Шушы чорда ачык чагыла.

Дәүләтебез якты киләчәге өчен,

Зур җиңүләр яулап, син атла.

 

Мостафина Камилә Дилүс кызы,

Арча шәһәренең алтынчы мәктәбе 9 сыйныф укучысы


Фото: “Казан утлары” архивыннан

Теги: хәзинә шигырь татарча бәйге шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев