Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Кара алтын

Татарстан - туган җирем Анда яши күп халык. Туфрагы бик уңдырышлы Җир асты тулы байлык. Татарстанда байлык күп Мин язармын тик берсен Туган якның һәр кешесе Моны бик яхшы белсен. Ул хәзинәне атыйлар Бездә “кара алтын” дип. Нигә кара, сары түгел? Алтын кара булмый бит. Сораша, эзләнә торгач Төшендем асылына Нефтькә тиң байлык бит ул Була ала алтын гына. Кара аның төсе генә, Табуы – җиңел түгел. Шуңа алтындай кадерле Илем байлыгы ул, бел!

Гирфанова Газизә Радик кызы,

МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"нең 5 нче сыйныф укучысы


Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев