Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Алыштыргысыз матдә...

Нефтьчеләр космонавтлардай, ләкин Күкне түгел, җирне өйрәнә.

Нефтьчеләр космонавтлардай, ләкин

Күкне түгел, җирне өйрәнә.

Нефть табылган җирдә тезелешкән

“Тукран-качалкалар”, күр әнә!

Кызык күренеш: ул тирбәлмәләр

“Тук-тук” җирне гүя чукыйлар,

Бөтен дөньяга нефть кирәк диеп

Бер секундка туктап тормыйлар.

Казаннан көньяк-көнбатышка таба

Вышкаларны бар санап карыйсы,

Сарман, Әлмәт, Бөгелмәдә икән

Татарстанның “алтын” запасы.

Баксаң, нәрсә генә эшләмиләр

“Кара алтын” - сыек майлы нефтьтән...

Составында нефть та бар икән бит

Һәр нәрсәдә- алган кибеттән.

Хәтта әниемнең иннегендә,

Аспиринда һәм вазелинда,

Пластикта, резинада, киемемдә,

Нефть - керосинда һәм бензинда!

Рената Сәмигуллина,

Казан шәһәре 182 нче политехник лицееның 7 сыйныф укучысы


Фото: “Казан утлары” архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев